Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизә фатирын нигә җыештырмавын әйтте: «Бу - «текә терапия»

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы Айгизә фатирын нигә җыештырмавын әйтте: «Бу - «текә терапия»
Фото: Айгизәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айдар Галимовның кызы, җырчы, блогер Айгизә социаль челтәрдәге сәхифәсен актив алып бара. Ул хейтерларына да «яңа азык» әзерләп кенә тора. Әле яңа образлары белән шаккатыра, эчке киемнәрдән фотосессия ясый, әле бер җирен, әле икенчесен кабарта-күпертә, тәненә татуировкалар өстәтеп тора. Аны әле яңа гына егете белән ясаган фотосессия өчен дә тәнкыйтьләделәр. Бу юлы ул язылучыларына ни сәбәпле фатирын җыештырмавы турында сөйләде.

«Мин мәктәптә «3»ле билгесенә укыдым, әни җыелышка киткәч, калтырап кала идем. Шул вакытта мин җыештырырга тотына идем.

Менә мин бер егетне очраттым, 4 ел бергә булдык. Шуның 3 елында ул «фатир чиста түгел» дип «башыма сугып» торды. Былтыргы депрессиядән көчкә чыктым, өй дә җыештырмадым. Бу – протест иде. Узган елгы депрессиядән көчкә чыктым. Җыештыручы чакырттым. Ул вакытта миңа 26 яшь, мин таза-сау, 2 кулым, 2 аягым булган килеш, кемнедер җыештырырга чакырдым. Ул миңа булышты, берсендә, «әйдә, икәү чәй эчәбез» дип, кыстыбый да алып килгән иде. Мин анда елаганымны хәтерлим.

Кайбер кешегә өй җыештыру энергия бирә, ул музыка астында рәхәтләнеп кәефләнеп эшли. Ә бу эшне мин күралмас булдым. Мин беләм, минем җыештыручы аны яхшырак эшләячәк. Мин аңа рәхәтләнеп түлим, мөмкинлегем бар. Аңа да, миңа да яхшы.

Җыештыручы Эльвирага шалтыраткан идем, ул килә алмады, эшкә чыккан. Яңа швабрага да заказ биргән идем, ул да килде. Бүген тагын рәхәтләнеп җыештырып чыктым. Бу эш кайвакытта – «текә» терапия.

Быел бу – минем үзем теләп икенче тапкыр өй җыештыруым, беренчесе берничә көн элек, Мәскәү өлкәсендәге теракттан соң, игътибарымны башкага юнәлтәсем килеп тотынган идем.

Минем өй җыештыру эшенә нәфрәтем күптән түгел барлыкка килде. Балачакта әни минем бүлмәне иң чистасы булганга мактый иде. Аннары мин әни җыелыштан кайткач ачуланмасын өчен җыештыра башладым. Соңыннан минем ир-ат белән мөнәсәбәтләрем булды, ул даими рәвештә «өйдә пычрак, син кирәгенчә юмыйсың» дип әйтеп торды. Без аерылышкач, минем йортка һәм андагы тәртипкә нәфрәт уянды, чөнки башка беркем алдында да моны эшләргә кирәкми иде», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Айгизә.

Фото: Айгизәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2024
    Исемсез
    Отвращение алдым әле бу язмадан... Оялмыйча шуны мир халкына сөйли бит әле, җитмәсә... Личный гигиенасын да язсын инде, җирәңгеч....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100