«Боларны әтиегез дә карыймы?» – Айдар Галимовның кызы Айгизә ярымшәрә фотоларын күрсәтте
Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның төпчек кызы Айгизә үзенең язылучыларын эчке киемнән төшкән фотолары белән шаккатырган.
Ак төстәге корсеттан төшкән фотоларына төрле комментарийлар киләчәген чамалап: «Нәнәйкәләр, комментарийларыгызны көтәм. Әтинең йөзенә кызыллыкны шулай матур итеп китерә белергә дә кирәк әле ул», – дип, алдан ук язып калдырган. Айгизәнең социаль челтәрдәге фотосын куеп, бу турыда «Иптәшләр.Татарлар» Телеграм каналы хәбәр итә.
Билгеле булганча, популяр җырчының кызлары Гүзәл белән Айгизә өйдә киеп йөри торган киемнәр сата. Бу киемнәрне алар үзләре киеп фотога төшә һәм Интернетка урнаштырып бара дип, «Интертат» язган иде. Бу юлы Айгизә корсетлар тегә торган ательены рекламалаган. Аның үзенекеме икәнлеге билгеле түгел.
Блогер Рөстәм Нәбиев Айгизәнең образын «ут» дип бәяләгән. Музыкант Алмаз Юныс та шундый ук смайл калдырган. Айгизәнең күпчелек язылучылары әлеге образда җилбәзәклек билгеләре тапмаган, киресенчә:
«Фигураң бигрәк шәп»;
«Бер кешедә бөтенесе – матурлык, талант, акыл, креативлык – бергә тупланган. Соклану хисләрен белдерер өчен сүзләр җитми»;
«Әлеге рилс – бөтен Башкортстандагы иң матур хурлык», – дип, мактау сүзләре язып үсендергәннәр.
«Искиткеч матур. Татарская Ри», – дигән комментарийга, татар Айдар Галимовның кызы Айгизә, никтер: «И башкирская, получается», – дип җавап биргән.
Әлеге фото астындагы комментарийлар арасында: «Әтиеңнең номерын бир, «төпчек кызың – «ут» дип шалтыратып әйтик»;
«Абау, бу кызның рәтле киемгә акчасы юк бугай. Әтисе бөтенләй карамый», – дип шаяртучылар да бар.
Айгизәнең язылучылары арасында «нәнәйкә»ләр артык күп табылмаган. Шулай да берничә комментарий бар.
«Айдар Галимов кызына болай киенергә нигә рөхсәт итә икән? Ул үзе концертларда һәрвакыт тыйнак киенә», – дип аптыраган берәү.
«Теләсә нинди гади кием эчендә дә, хәтта сезнекендә дә, матур трусик бар», – дип җавап кайтарган аңа Айгизә.
«Боларны әтиегез дә карыймы?» – дип сораган берсе.
«Әти карап кына калмый, сокланып, реакцияләр дә җибәрә», – дип язган Айгизә.