news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов, Мөнир Рахмаев көянтә белән су ташый – видео

news_top

Тукай районы Мәләкәс авылы Сабан туенда Айдар Галимов белән Мөнир Рахмаев көянтә-чиләк белән су ташыган. Күңелле видео белән «Күңел» радиосындагы «Тукай авазы» тапшыруының социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашканнар.

«Первый раз. Бу – мин, мин бу! Җырласаң, җырла «Мәләкәс» диеп. Беренче тапкыр алъяпкыч киям», –- дигән Сабан туеның кунагы – Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов.

Мөнир Рамаев үзе дә мондый чараларны еш алып бара. Шуңа бер дә сер бирмәгән. Җырчыга көянтә белән су ташу ошап та киткән бугай әле.

Бәйрәмнең алып баручысы Илмир Ямалов көянтә белән су ташучы «кызларны» мәйдан әйләнәсе йөртеп алгач, «чишмәгә» – янгын сүндерү машинасы янына суга җибәргән. Артистлар сынатмаган – мөлдерәмә тулы чиләкләрен күтәреп, финишка бик тиз әйләнеп килгәннәр. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар