news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәтхетдинов: «Бүген сиңа 44 яшь тулган булыр иде...»

news_top
Айдар Фәтхетдинов: «Бүген сиңа 44 яшь тулган булыр иде...»
Социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның туганнан туган энесе, җырчы Айдар Фәтхетдинов вакытсыз гүр иясе булган сеңелләре Лилияне социаль челтәрләрдә искә алган.

«Бүген сиңа 44 яшь тулган булыр иде, Лилия сеңлем. Тыныч йокла, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын! Юксынабыз, сагынабыз, онытмыйбыз», – дип язган ул.

Фәтхетдиновларның сеңелләре быел гыйнвар аенда үпкә чиреннән вафат булды. Лилия җәй буе ютәлләп йөреп, хәле авырлашкач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Ләкин ул вакытта соң була инде. Аның гомере өчен бик нык көрәшсәләр дә, табиблар Лилиянең коткарып кала алмый. Бу турында мәрхүмәнең туганнары, дуслары биредә сөйләгәнәр иде.

Лилияне туган авылы Тәтешле районы Аксәет зиратына җирләделәр. Аның 2 улы ятим калды.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар