Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Әхмәдиев белән Миләүшә Хәйруллинаның «алтын күкәе» һәм «катлы гөбәдиясе»

«Кави – Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында документаль фильм төшерелгән. Фильм опера премьерасының 1 еллыгы уңаеннан Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителде. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге фильмны карап кайткач туган уйлары белән бүлешә.

news_top_970_100
Айдар Әхмәдиев белән Миләүшә Хәйруллинаның «алтын күкәе» һәм «катлы гөбәдиясе»
фото: Рузилә Мөхәммәтова, Владимир Васильев

«Без җитди мәгънәдәге фильм төшермәдек. Без режиссер һәм фотограф Рәмис Нәҗмиев белән, истәлек өчен дип, бэкстейджлар төшерә башлаган идек. Рәмис безнең репетицияләрнең масштабына сокланып, музыка белгечләре җәлеп ителгән эзләнү фильмы төшереп булу идеясен әйтте. Мондый фильм зур ресурслар һәм күп вакыт сорый. Без аны теләгәнчә эшләп өлгерә алмадык, чөнки безгә «Кави – Сәрвәр»не тагын бер кат күрсәтү бәхете насыйп булды – без хәзер шуңа әзерләнәбез. Без, команда әгъзаларыннан алынган интервьюларны җыеп, истәлек өчен эчке фильм гына ясый алдык. Бүген бу фильм безгә җыелып сөйләшү өчен сәбәп булды», – дип фильм тарихын сөйләүдән башлады очрашуны композитор, «Кави – Сәрвәр» операсы авторы Миләүшә Хәйруллина.

Фильм – катнашучыларның истәлекләренә корылган видео, ягъни, презентация ролигы иде. Анда композитор Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы Айдар Әхмәдиев, дирижер Айрат Кашаев, режиссер Илгиз Зәйниев һәм солистлардан алынган интервьюлар тыңланды.

Миләүшә Хәйруллина һәм Айдар Әхмәдиевның «КавиСәрвәр» операсы 2023 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале программасында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күрсәтелде.

Мәгълүмат өчен: «Кави – Сәрвәр» операсы 2019 елда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Хөкүмәте биргән грант хисабына язылды. Миләүшә Хәйруллинага 600 мең сум грант «Музыкаль-театраль жанр» номинациясендә бирелгән иде. Соңрак 2022 ел азагында Айдар Әхмәдиевка 2 бүлектән һәм пролог белән эпилогтан торган «Кави – Сәрвәр» либреттосы өчен 200 мең сум грант бирелде.

Интервьюлардан кайбер юллар:

Айдар Әхмәдиев: «Без Миләүшә белән опера язарга күптән хыялландык. «Балачак хыялы» кебек. Барысы да минем Радмила Хакова һәм Йолдыз Миңнуллинаның «Мергасов йорты» документаль спектаклендә Сәрвәр Әдһәмованың хатлары фрагментларын ишетүемнән башланды... Мергасов йорты территориясен чистартканда, безнең янга бер ханым килеп, китаплар өләште. Бу ханым – Кави Нәҗминең оныгы, Аграр университет профессоры Фәридә Тансыковна Нәҗметдинова булып чыкты. Бу китап Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатлары җыентыгы икән. Мин ишеткән фрагмент та шушы китаптан иде».

Миләүшә Хәйруллина: «Идеядән спектакльгә кадәр 4 елга якын вакыт узды».

Айдар Әхмәдиев: «Миләүшә, әйдә эшләп карыйк, дим. Мин 2 кеше өчен камерный спектакль итеп күз алдына китергән идем. Миләүшә сюжетка бик җитди карады...»

Миләүшә Хәйруллина: «Башта аз чыгымнар соралган кечкенә опера-спектакль булыр иде кебек. Әмма, күбрәк өйрәнгән саен, мин аны кино-опера итеп күрә башладым».

Айрат Кашаев: «Мин, бу эпоха шаһите буларак, операның, бер яктан, моңарчы булганнарның кысаларыннан чыгуын, икенче яктан, бу заманның мантыйкый дәвамы булуын күрәм. Элек болай итеп беркем дә язмады. Солженицынның «Один день Ивана Денисовича» хикәясе буенча Александр Чайковский операсы куелган иде. Бу – вакыйга иде. Хәзер Татарстанда да шундый опера барлыкка килде. Ул заманча музыкаль культураны гына чагылдырып калмый...»

Миләүшә Тәминдарова, Алсу Барышникова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Рөстәм Асаев, Айсылу Нуруллина, Денис Хан-баба, Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Ирек Фаттахов һәм башкалар сөйләде. Кат-кат сөйләде. Бер үк сүзне сөйләде. Кайсысыдыр, әйтик, Миләүшә Тәминдарова харизмалы итеп сөйләде, күпчелекнең сөйләве шактый күңелсез иде.

Интервьюлар җыелмасы 1 сәгать барды. Бер үк кешеләр бер, ике, өч кат сөйләделәр. Сүз, сүз, сүз... Әгәр инде алар хисләрен 1 ел элек җырлап биргән икән, без ул хис-тойгыларны музыка аша кабул иткән икән, нигә тагын сүз сөйләргә соң – аңламадым.

Иң кызыгы – фильм презентациясе авторлар белән аралашу буларак дәвам итте, ягъни, нәкъ 1 сәгать барган фильмнан соң шул ук кешеләр сәхнәгә тезелешеп утырды да тагын бер кат шул сөйләгәнен сөйли башлады. Алар нинди зур масштаблы эш башкарылуын, операның бик әйбәт булуын, үзләренең бик әйбәт җырлавын, дирижерның, режиссерның һәм катнашы булган һәрбер кешенең үз эшен яхшы башкаруын сөйләде.

Җәмәгать, сезне туйдыра башладымы минем алар сөйләве турында кат-кат язуым. Ә мин махсус язам – кат-кат кабатлауның нинди көлке әйбер булуын тагын бер кат аңлату өчен.

Очрашуда авторлар Миләүшә Хәйруллина, Айдар Әхмәдиев, дирижер Айрат Кашаев, Кави партиясен башкарган Артур Исламов, Сәрвәр партиясен башкарган Эльза Заяри, шулай ук Кави Нәҗминең варислары да катнашты.

Катлы-катлы гөбәдия булды инде бу, дусларым! Гафу итегез, дусларым, сезнең «фильмыгызга» монтаж «кайчысы» кертә белмәвегезгә түзеп утырдым, тагын бер кат тыңлый алмый идем – бераз тыңладым да, кайтып киттем.

Хөрмәтле иҗатчылар, фильм ясарга уйлагансыз икән, нигә музыка белгечләре, әдәбият белгечләре белән сөйләшмәдегез соң сез? Аларның фикере белән кызыклы гына документаль фильм була алыр иде, бәлки.

Нигә ул 1 сәгатьлек видеода грантлар турында сүз булмады? ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә зур күләмле музыкаль-театраль әсәр язу өчен грант 2 композиторга – Эльмира Галимовага (опера «Кол Шәриф») һәм Миләүшә Хәйруллинага (опера «Кави – Сәрвәр») бирелгән иде. «Кол Шәриф» операсы аерым әсәр дәрәҗәсендә күрсәтелмәде, аерым фрагментлар буларак, быел «Мирас» фестиваленең икенче концертында гына яңгырады. Эльмира Галимованың көче җитмәдеме язганын опера итеп куйдыру артыннан йөрергә? Фильмда боларны да әйтеп, опера куелу процессы турында сөйләнелсә, яшь композиторларга үз иҗатларын сәхнәгә чыгару дәрәҗәсенә җиткерү өчен бер кулланма булыр иде.

Сүз уңаеннан, Миләүшә Хәйруллина, Рөстәм Миңнеханов яшь иҗатчылар белән очрашканда, «Кави – Сәрвәр» операсын кую хыялын әйтте. Очрашуда операны чыгару өчен 7 млн. сумнан артык акча кирәклеге турында сүз булган иде. Болар барысы да – тарих.

Опера турында сөйләшәбез икән, сөйләшер сүз күп иде, югыйсә. Әйтик, опера ТР Дәүләт симфоник оркестрының «Мирас» фестивале кысаларында күрсәтелде. Сладковскийга рәхмәт! Ләкин нигә опера, әйтик, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күрсәтелмәде? Быел да кабат Зур концертлар залында күрсәтелә. Менә бу – тема! Түгәрәк өстәлләр ясап сөйләшерлек тема!

Ниһаять, тагын бер аптыраулы сорау: яшь кешеләр бер казанышны күпме күрсәтеп йөри алалар? Гомер үтә бит – иң актив иҗат чорында күбрәк эшләп калырга кирәк, егетләр-кызлар! Йөрмәгез инде, ачуым бер килмәгерие, әллә кайчан салган «алтын күкәегезне» ялтыратып. Яңасын салырга вакыт! Хәзер бит грант-фәләннәр дә күп! Миләүшә Хәйруллинаның данлыклы исеме дә бар, димәк, язарга да язарга!

Сүз уңаеннан, Миләүшә Хәйруллинаның «Татар халкы мәдәниятен саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән әсәрләр иҗат итү өчен» бирелгән грантка язылган «Шагыйрь» симфоник хор поэмасын да тыңлыйсы бар әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2024
    Исемсез
    Рузилә үзе хет бер җыр язса иде, аңлап иде опера кадерен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100