Айдар Җаббаровны спектакль куярга өйрәтеп кайттык. Кем дисәгез, без ул – журналистлар!
Тинчурин театрының яңа командасы яңа бинасында беренче мәртәбә журналистларны җыйды. Фойеда – өчпочмак, гөбәдия һәм чәкчәк куелган, бутафор самавырлар тезелгән озын өстәл. Татарстан Республикасы Рәисе журналистлар белән очрашканда гына була торган хәл – журналистларның кемнең кая утырасы да билгеләп, табличкалар тезелгән. Анысы артык иде, әлбәттә. Театрларның журналистлар мәсьәләсендә үз рейтингы һәм хөрмәт шкаласы булса да, кайда утырасыбызны «алдан килгән – урын өчен» принцибы белән булса да, үзебезгә сайларга рөхсәт итегез!
Мин, алдагы планнар турында сөйләшәчәкбез, дип килсәм дә, коллегаларым барысы да «Хыял артыннан» спектакле турында сөйләшүне хуп күрделәр. Хәер, җыелып сөйләшүнең темасы да «Үткән премьераның кайтавазы» дип куелган иде. Коллегалардан аеруча икесе – Айваз Садыйров («ТНВ»ның «Таяну ноктасы» тапшыруында Луизаның партнеры иде. – авт.) белән Рәмис Латыйпов озак итеп, бөдрәләп-бөдрәләп сөйләде. Башка журналистлар да Айдар Җаббаровка спектакльләрне ничек куярга икәнлеген аңлатып «киңәшләр бирделәр». Айдар Җаббаров – тамашачыга нәрсә кирәклеген белгән яхшы маркетолог кына түгел, яхшы психолог та бугай – барысын да тыңлады.
Айдар Җаббаровтан сүз башы: Элек спектакль алдыннан пресс-показ ясау бар иде. В.И. Немирович-Данченконың: «Прошу господ критиков не приходить до десятого спектакля» дигән сүзләре бар. Пресс-показ – ул репетиция генә: 50 кешегә һәм тулы залга уйнау башкача күренә. Үзенең нәтиҗәләрен күрсәтсә, алга таба да аралашуны шундый планда эшләрбез. Спектакль чыгып, 3-4 тапкыр уйналса, мактаулардан яки хейттан торган кайтавазлар ишетеп, аны тулы зал белән карап әзер булып киләсез. Һәр премьерадан соң иҗат төркеме белән иртәнге чәйләр уздырачакбыз.
ххх
Коллегаларымның киңәшләрен биредә тезеп язып тормыйм. Журналистларның һәм актриса Зөлфия Вәлиеваның «Хыял артыннан» спектаклен әзерләгәндәге совет чоры истәлекләренә дә тукталып тормыйм. Газировка аппаратларын, җиргә акбур белән сызып сикереп уйнаганнарыгызны, булкига карлыган вареньесы ягып бутерброд ашаганнарыгызны, трамвайдагы компостерларны искә төшереп, әлеге тексттан тәнәфес ясап ала аласыз. Ә менә Айдар Җаббаровның алдагы көнгә планнарын язам.
Айдар Җаббаровтан планнар: Алдан сөйләгән планнар әзрәк үзгәрде. Без юлда – бара-бара, ситуациягә карап, планнар да үзгәрә. Кичә безнең 2 спектакль буенча боерык чыкты. Мин берьюлы 2 спектакльгә репетицияләр алып барачакмын – шундый ихтыяҗ бар. Берсе – Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасы, икенчесе – Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» драмасы. Икесендә дә – бик көчле состав. Беренчесендә артистлар бүленгән – Ананы Ләлә апа Миңнуллина уйный. Икенчесендә әле команда гына бар...
- Шул урында журналистлар Камал театрында Наилә Гәрәева уйнаган «Гүзәлем Әсәл» спектаклен искә төшереп, фикер алышып алдылар, Ризәлә Исмәгыйлева «Тәртип» радиосында аудиоспектакль форматында баруын рекламалап куйды (молодец та инде).
Айдар Җаббаров: Мин татар театры тарихында «Гүзәлем Әсәл» спектакле барлыгын белә идем, аның «Тополек мой в красной косынке» икәнен белми дә идем. Караганым да булмады...
Рузилә Мөхәммәтова: Ни өчен «Әни килде»? Тамашачыны елатасы килеп киттеме?
Айдар Җаббаров: Психологик әйбәт драма кирәк иде. Артык музыкасыз, артык прозасыз. Аның әсәре үзе дә – артистларны тезеп утыртып укытсаң гына да көчле. Уйнасалар...
Рузилә Мөхәммәтова: Ялгышмасам, ул әсәр Ана ролендә Исламия апа башкаруында Тинчурин театрында да барган...
Айдар Җаббаров: Беренче вариантын Марсель Сәлимҗанов Тинчурин театрында куйган. Миңа шулай диделәр – бу мәгълүматны тикшерергә кирәк...
- Айдар, тикшердем: Тинчурин театры китабында язылганча, әлеге пьеса 1988 елда Тинчурин театрында Марсель Сәлимҗанов тарафыннан «Әниемнең ак күлмәге» исеме белән куелган. Монысы – өстәмә мәгълүмат: ул елны биредә Рабит Батулла да, үз әсәрен хәтта Туфан Миңнуллин да куйган. Ул елны театрга Тинчурин исеме бирелгән, театр үзе бина өчен көрәшеп йөргән чаклар булган, һәм шул елның декабрендә театрга, баш режиссер булып, яшь Дамир Сираҗиев килгән.
Резеда Сәлахова: Айдар Тәлгатович ниндидер бер кысаларга кертми торган режиссер икән. Иң беренче репетицияләрдән үк атмосферага кереп китү өстендә озак эшләдек. «Фикер йөртешегез шул заман кешеләренеке булырга тиеш, диде. Шул чорга бәйле өй эшләре бирелде – кемдер палас астына ачкыч тыгып китүне, капканы бикләмичә, көрәк терәтеп китүне искә төшерде. Без болар буенча кешеләрнең бер-берсенә ышануын күрәбез. Безнең спектакль режиссер тарафыннан киртәләр куелмыйча, бергә эшләнде. Айдар Тәлгатович Рәмис абыйның «Бу урында пәрдәне ябар идем» дигән киңәшләрен дә тыңлады. Ул аны тормышка ашырачакмы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Безнең белән дә шулай: һәр фикеребезне – юньлесен дә, юньсезен дә – хөрмәт белән тыңлый һәм булмаган мыегына чорный. Диктатура белән түгел, фикерләшеп эшли. Театрда иҗади иркенлек хөкем сөрә. Рәмис абый әйтмешли (Рәмис абый дигәндә, журналист Рәмис Латыйпов күздә тотыла. – авт.), безнең театр күпне күргән, күпне кичергән, ниһаять, «күк капусы» ачылды. Аллаһка шөкер, ниһаять, безгә дә бәхет елмайды. Шул бәхет кыска гомерле булмасын иде, дигән курку һәм дулкынлану да бар.
Артем Пискунов үзенең кабул ителеп бетмәгән бер идеясе белән дә бүлешеп алды: Мәскәүдәге вахтерларның берсе татар әбисе булырга тиеш иде. Ул егетне башта ишектән уку йорты эченә үткәреп җибәрергә, аннары милициягә барып әйтергә, аннары тотылган егеткә, «монда начар ашаталар» дип, чемоданнар белән ризык та китереп бирергә тиеш иде. Ләкин Айдар: «Болай ук итмик инде», – диде.
- Киңәш-комплиментлар белән чикләнмичә, режиссерга чын-чынлап кызыклы һәм файдалы мәгълүмат биргән журналистлар да булды.
Рәдиф Кашапов: 1967 елда Гагарин Казанга килгән, дип укыдым...
Ләйсән Сафина: Ул Идел буендагы «Волга» лагеренда булган. Анда бунгалолар тора иде – аның анда булуы факт. Яшьләр янына килгән.
Айдар Җаббаров: Моны нәкъ менә безнең спектакльдәге Хәйдәр янына килгән дип борырга була. Монысы – әйбәт мәгълүмат. Рәхмәт!
Рәдиф Кашапов: Ә сез бүген бу бинаның (Татарстан урамы, 1 нче йорт) туган көне икәнен беләсезме? Бүген (5 ноябрь) – бина төзелеп беткән көн, диләр.
Айдар Җаббаров: Кызык! Туры килүләр очраклы түгел...
- Ә мин мәгълүматны бирүче түгел, гафу итегез, алучы. Монысы – минем сорау иде (сүз башы белән).
Рузилә Мөхәммәтова: Мин Тинчурин театрының бу бинага күчүенә башта каршы идем (гәрчә миннән сорамасалар да), бу хакта Рәмис Латыйпов белән озаклап бәхәсләшкән дә булды. Чөнки мин Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасы янында яшим, һәм, театр китсә, ул якта татар тормышы калмый кебек. Анда урамда татарча сөйләшү дә ишетелми. Еш кына, Галактионов урамы буйлап, Тинчурин театры артистларының метродан менгәне күренә иде дә, күзгә рәхәт булып китә иде. Театрның аннан китүенә бераз борчылдым. Шулай да бу бинада татар мохите калуы сөендерде, бу – дөрес карар булган. Ә теге бинага Кариевлар күчсен дип, үземчә теләп йөрим.
Рәмис Латыйпов: Мин дә шулай уйлыйм – анда Кариевлар күчсә, дөнья түгәрәкләнә.
Рузилә Мөхәммәтова: Тагын бер әйбер генә әйтеп алыйм әле – миңа Айдар Җаббаровның ачыклыгы ошый. Яңа урынга куелган кеше башта журналистлар белән сөйләшмәскә тырыша. Айдар ачык булды, качмады, әңгәмәләрдән баш тартмады. Рәхмәт! Бу – башкаларга да үрнәк булсын иде. Бу спектакль буенча рецензия яздым – кабатланмыйм. Сез аларны укып тормыйсыздыр да, бәлки.
Айдар Җаббаров: Укыйм.
Рузилә Мөхәммәтова: Рәхмәт. Соравым шундый: совет чоры – ул романтика гына түгел иде, төрлесе бар иде. Гәрчә без аның балачак өлешен генә беләбез, чөнки монда утырганнарның яшьлеге – 90 нчы еллар иде. «Әни килде» драмасы да – совет чоры әсәре, һәм анда гел яхшы гына түгел. Бу әсәр дә совет чорына бәйләп куелачакмы?
Айдар Җаббаров: Аны бүгенге көнгә яраклаштырып куячакмын.
Рузилә Мөхәммәтова: Совет чоры буенча әйтәсен әйтеп бетердеңме? Әллә аның матур булмаганын да күрсәтә торган әсәрләр булачакмы әле?
Айдар Җаббаров: Әйбәт сорау, әле ул хакта уйламадым. «Әни килде»не бүгенге көн итеп куясы килә иде. Чөнки бүгенге көн пьесаларын куюы авыр. Әле бүгенге көн фикерләвен аңлап бетермим... Сезнең белән ул хакта «Хуш, авылым!»нан (Камал театры репертуарындагы әсәр. – авт.) соң сөйләшкән дә булды. Ниндидер чорны, ул беткәч, ерактан карап кына аңлап була, дигән фикергә килдек. Шуңа күрә бүгенге көн кешесе турында уйлыйсы килә: аның фикер сөреше, яшәеше... Миңа шәхсән бу хакта уйлавы бик авыр. Куюы да авыр, фальшь килеп чыга. Шуңа күрә «Әни килде»не бүгенге көн фикерләве белән куярга тырышачакбыз. Премьера – февраль азагы яки март башында булачак. Составта өлкән артистлар булганга, күбрәк вакыт кирәк – мин моны тәҗрибәм буенча әйтәм.
Рузилә Мөхәммәтова: Ул әсәрдә балалар гына гаепләнеп кала кебек – шулай истә калган. Чөнки татар әдәбиятында гел шуңа кайтып кала, югыйсә, балаларны шул хатын үзе тәрбияләгән ләбаса...
Айдар Җаббаров: Ул ягын да карыйбыз. Спектакльдә берсе – ак, берсе кара була алмый. Һәр персонажның үз дөреслеге бар. Конфликт ул – ак белән кара сугышы гына түгел. Капма-каршы фикер йөртү очрашканда гына чын конфликт барлыкка килә. Балаларның һәрберсе урынына тамашачы үзен куеп карасын...
- Аннары коллегаларым тагын киңәш-табыш итеп алдылар: режиссерга тамашачы алдына балалары белән ана арасындагы мөнәсәбәт турында сорау куеп калдырырга киңәш иттеләр, баланың кем булып үсүе тәрбиядән генә тормавын әйттеләр. Һәм кабат «Хыял артыннан» спектакленә әйләнеп кайттык.
Зөлфия Вәлиева: Мин бу рольне бик авыр чыгардым. Айдар янына килергә курка идем. Бер рәхәт әйбер булды: спектакль чыгаручы бөтен группа бергә җыела да һәр образ өстендә эшли. Минем образны эшләгәндә, нинди апалар булганны искә төшерделәр, бөтен кеше сиңа образ табарга булыша. Мин театрда 32 ел эшләп, алай иткәнебез булмады. Һәр артист үзенә йомылып, бикләнеп, саташып, шашып эзләнеп йөри иде. Айдар миңа: «Кашыгыз бик таныла, бәлки, кашыгызны алып карарсыз», – ди. Безне студент чактан ук кашны сабын белән сылап, бит тиресенә ябыштырып куярга өйрәттеләр – анысы беренче этап. Аннары, бит төсендәге гримны сылагач, каш юк була. Репетициягә шулай килә башладым – Айдарны тыңлыйм бит инде, көчле режиссер икәнен беләм.
«Тавышыгыз таныла, тембрыгызны нәрсәдер эшләтергә кирәк», – ди. Минем йөземне танымаган кешеләр дә тавышымнан таный. Мин шулай тилереп йөргәндә, Айдар бервакыт бик иртә – әллә 8дә, әллә 9да репетиция куйгач, ашыгып, бизәнмичә килдем. Мин сөйләгәндә, Айдар миңа карап куйды да: «Гримыгыз белән ни булды?» – ди. «Айдар Тәлгатович, мин өлгермәдем, хәзер салам», – дим. «Кирәкми», – ди. «Ничек инде?» – дим. «60 нчы елларда макияж культы булмаган», – ди. Минем өчен бу – ачыш булды. 30 ел сәхнәдә булып, болай чыкканым булмады. «Күзем кечерәк, үзем төссез», – дим. Ул мине менә шулай чыгарды.
Әле тагын бер әйбер бар – анысыннан хәзер көләсез. Рамил Минханов белән мәхәббәт уйныйбыз бит инде. Ул миннән өлкәнрәк булгач, үземне олыгайту өчен– күкрәкләрне күпертергә булдым, арт санымны да зурайтам, янәсе. Шундый «аппетитлы» хатын булам да, имеш, аны кызыктырам, шуның өчен ярата. Премьерага 1 атна кала сәхнә уртасына чыгып бастым... Айдар әйтә: «Зөлфия апа, сез үзегезгә нидер өстәдегезме әллә?» – ди. Оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым – «әйе» дияргә дә, «юк» дияргә дә белмим... «Әзрәк куйган идем – монда да, монда да», – дим. «Что это за театр! Киңәшләшегез инде андый чакта», – ди бу. Итагатьле генә итеп: «Алып ташлагыз, зинһар», – диде. Мин, сәхнә артына чыгып, бөтен җирләремне бушаттым. Айдар минем макияжларымны чистартты, куйган әйберләремне алдырды, мин сәхнәдә шәрә калган кебек басып торам. Шулай, үземне тыштан бизәп, образ табарга ияләшкәнмен.
Айдар Җаббаров кешене үзе белән үзен калдыра да – шулай итеп эшли. «Сез болай яшьрәк тә күренәсез», – ди. Хәзер шул чор фотоларын карыйм – мин нәкъ әнием булдым да куйдым. Шулкадәр яратам бу ролемне. Бөтен кеше алдында әйтим әле: рәхмәт, Айдар Тәлгатович!
Рәдиф Кашапов: Миңа Рамил Минханов белән Харис Хөснетдинов ошады...
Нурия Фәтхуллина: Беренче өлеш озын булды, икенчесе өлеше җырлар белән кыска тоелгандыр. Артем белән Резеданың тавышы бик матур. Нишләптер, Тинчурин театры тере тавышларыгызны күрсәтмәгән, ни кызганыч...
Ризәлә Исмәгыйлева: Мин, Кариев театры артистлары гына җырлый белә, дип белә идем...
Нурия Фәтхуллина: Юмор ягыннан бик яхшы булды...
Айдар Җаббаров: Юмор ягын режиссер эшли алмый. Ул режиссер эшли торган эш түгел. Артемны карасагыз – андагы фразалар... Без, юмор булсын иде, дип сөйләштек...
Артем Пискунов: Уйныйсың-уйныйсың – монда бер фраза, тегендә бер фраза... Минем алдан фразалар уйлап килү гадәте юк. Эшли башлагач, «тагын кыстырдың» дипа сүгәләр. «Өченчесен уйнагач, Айдар, килеп: «Җитте», – дип әйтәчәк инде», – дип уйлыйм. Әлегә әйтмәде. Шуңа тагын да озынаерга мөмкин.
Айдар Җаббаров: Импровизация.
Регина Яфарова: «Идрит-кудрит» та – импровизацияме?
Айдар Җаббаров: Юк.
Артем Пискунов: Режиссер ул юморның ситуатив моменты һәм мәгънәсе өчен җавап бирә – ул «тирән казый». Ә артист уйнаганда секундлык көлү: ул зур эмоцияләр күтәрергә дә, истә калмаска да мөмкин. Режиссер җитдирәк әйберләр өчен җавап бирә. Артистка рәхәтләнеп өстәргә җирлек бирелә. Режиссер фундамент салгач, без рәхәтләнеп уйныйбыз, рәхәтләнеп, кеше көлдерәбез.
Айдар Җаббаров: Әйе, артистка тере эмоцияләр өчен фундамент булдыру – режиссерның эше. Иң сөендергәне – артистлар тере эмоцияләр чыгарды. Аларга ышанасың. Елап-көлеп шулай чыкты инде...
Рәмис Латыйпов: Бу спектакль Мәскәүдә 2-3 ел элек күрсәтелгән варианттан нык аерыламы?
Айдар Җаббаров: Мәскәү варианты концерт формасындарак иде, җырларны тоташтыру сюжеты иде. Театр – ул эмоция, театр – ул эчтәлек. Монда инде эчтәлек юнәлешен тоттык. Спектакль чыгарганда иң авыры – идея. Идея булса, аны сатып була. Иң кыйммәтле әйбер – идея. Аны берничә җөмлә белән әйтеп була, һәм берничә миллион сумга сата аласың. Мәскәү варианты өчен идея барлыкка килгәч, калганы җиңел эшләнде.
Нурия Фәтхуллина: Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов кебек, роленә кайтырга теләмиме?
Резеда Сәлахова. Бирмим... Бирмим!
Зөлфия Вәлиева: Мәскәү вариантында уйнаган бөтен артистлар ул спектакльдә уйнарга үлеп хыяллана. Илгиз Мөхетдинов белән 4 дус булып уйнаган Илгиз Шәйхразиев, Инсаф Ганибаев, Рәсим Фасыйхов та хыяллана, Эльмира Кәлимуллина да хыяллана...
Рузилә Мөхәммәтова: Илгиз Мөхетдинов хәзер сезнең штаттамы? Без аны башка спектакльләрдә дә күрә алачакбызмы?
Айдар Җаббаров: Аның белән бу спектакль өчен генә килешү төзелде.
Рузилә Мөхәммәтова: Фотолары өчен театр фойесында урын әзерләгән яңа артистлар кайчан алыначак?
Айдар Җаббаров: Яңа елдан соң дип уйлыйбыз. Төрле бюрократик сорауларны хәл итеп бетерәсе бар. 10 кеше җыйсак яхшы булыр – 3-4 елга җитәчәк.
Нурия Фәтхуллина: Студентлармы яки икенче театрларданмы?
Айдар Җаббаров: Тәгаен икенче театрлардан түгел. Икенче театрдан килергә теләүчеләрне кастингка да җиткермибез. Чөнки алай коллегаларга карата этик яктан дөрес түгел. Андыйлар күп – төрле театрлардан язалар. Татарстаннан, Башкортстаннан... Казан театр училищесын тәмамлап, төрле сәбәпләр белән башка өлкәгә киткән кешеләр бар.
Рузилә Мөхәммәтова: Бөтенесе яшьләрме?
Айдар Җаббаров: Нигездә... Яшьләр.
Ризәлә Исмәгыйлева: Тинчурин театрының бөтен труппасы калачакмы?
Айдар Җаббаров: Әйе. Фотографияләр ясалган бит...
Тинчурин театрының пиар һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Луиза Закирова: Сезгә мондый форматта җыелу ничек?
Ризәлә Исмәгыйлева: Өстәл түгәрәк кирәк. Болай бер-беребезне күрмибез.
Айваз Садыйров: Кофе да булса...
Айдар Җаббаров: Сезне чакыру – мактатып утыру түгел. Төрле спектакльләр булыр: авыр спектакльләр дә, бәлки, начар спектакльләр дә чыгачак. Шуңа без төрле фикерләргә әзер. Киләсе очрашуыбыз – 22 һәм 23 ноябрьдә. Кече залда Салават Юзеев «Тәрәзәгә кем шакый?» дигән мистик драма чыгара. Шуңардан соң очрашырбыз. Бәлки, аңарчы өстәл дә түгәрәк булыр...