news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Җаббаров милли театрлар режиссерлары өчен лаборатория уздыра

news_top
Айдар Җаббаров милли театрлар режиссерлары өчен лаборатория уздыра
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали/архив

Казанда Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров җитәкчелегендә милли театрлар режиссерлары лабораториясе узачак. Лабораториядә катнашучыларның гаризаларын РФ Театр эшлеклеләре берлеге җыя. Мәгълүмат та РФ Театр эшлеклеләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 20 апрельдә игълан ителәчәк.

Лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве».

Дәресләр 11 — 18 майда Тинчурин театры бинасында узачак.

Лабораториядә катнашу түләүсез булу да ассызыкланган. Аларның Казанда яшәвен РФ Театр эшлеклеләре берлеге финанслый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар