news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Җәббаров Камал театры труппасы белән хушлашты: «Яңа театр төзергә исәбем бар»

news_top
Айдар Җәббаров Камал театры труппасы белән хушлашты: «Яңа театр төзергә исәбем бар»

Режиссер Айдар Җәббаров бүген Камал театры труппасы җыелышында театр белән хушлашты.

«Камал театры –минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел «тепличный» шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым. Аллаһка шөкер, эшләдек. Китүемнең сәбәбе – күңелем белән шулай тоям, үсеш турында уйлыйм: башка театрны алып яңа театр төзергә, дигән исәбем бар. Бик зур рәхмәт! Фәрит абыйга, артистларга, цехларга бик зур рәхмәт!» – диде ул.

Киләсе атнада Айдар Җәббаровның Тинчурин театрының баш режиссеры итеп куелуы игълан ителер дип көтелә.

«Без 7 ноябрьгә Айдар Җәббаров «Туган батыр»ны өлгертер дип уйлаган идек, ләкин, финанс проблемалары аркасында, бу әсәрнең чыгу вакыты кичектерелә», – диде Фәрит Бикчәнтәев утырышта чыгыш ясаганда.

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Айдарның китүе кызганыч, әлбәттә. Мин каршы идем. Шул ук вакытта аңа үсәргә кирәклеген дә аңлыйм. Ул безнең бәгыребезнең бер кисәген алып китә. Без хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм. Шулай да без Тинчурин театры өчен бик шат, чөнки теләсә кайсы татар театрының уңышы – безнең уртак уңыш. Без – Татарстанның һәм татарның төп театры, димәк, бөтен театрлар – безнең туганнар, барлык театрлар да Камал театрыннан чыккан», – диде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 август 2025
    Исемсез
    Искиткеч яхшы яңалык. Югары дәрәжәдә куелган спектакльләр булачак. Тинчурин театрының труппасы искиткеч.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар