Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, ШаяРТ»: татар КВНына үзәктә ник урын табылмаган, татарларга – «Апушкинская карта»

10 апрель көнне Сәет-Галиев мәдәният йортында «Әйдә, ШаяРТ»ның чирек финалы узды. Чирек финал нәрсә соң ул? Нәрсә белән аерыла әлеге финал? КФУның Филология институтында укучы Илзирә Хәйруллина «Интертат» сайты өчен күзәтүләр ясады.

news_top_970_100
«Әйдә, ШаяРТ»: татар КВНына үзәктә ник урын табылмаган, татарларга – «Апушкинская карта»

«Әйдә, ШаяРТ» – һәр ел уза торган телевизион-юмор бәйгесе. Уен берничә этаптан уза. Фестиваль, чирекфинал, ярымфинал – бу этапларда югары баллар җыеп, финалга узу мөмкинлеге бар. Башта республиканың төрле районнарында командаларны сайлап алу этаплары – зональ этаплар уза. Шул зональ этапта югары баллар җыеп, беренче урын алган командалар, Казанда «Чирек финал»да үзләрен күрсәттеләр. «Чирек финал» – ул, ярымфиналга үтү өчен, командалар арасында көч сынашу.

Чирекфинал

Мәдәният йортына керүгә, яшьләрнең күплегенә күзем төште. Шулай ук, матур, милли, зәвыклы киемнәр кигән егет-кызлар күренә, болар бу чарада катнашучылар булды, дип уйлап куйдым. Каушыйлар, йөзләрендә бераз гына булса да куркулары сизелә. Ләкин сәхнәгә чыккач нык, кыю тордылар.

Сәгать 6, КВН башлана дип, залга уздым, зал шыплап тулмаган, урыннар бушрак иде. Минем урыным арткы рәттә. Сәхнәдән «арттагы рәтләр, алгарак утырыгыз» дигәч, алга барып утырырга булдым. Күтәренке кәеф, яхшы уен теләп, уенны башлап җибәрделәр. Дөрес, бераз тоткарлыклар булды. Телевидение төшерә бит, шуны җайладылар, ахрысы. Тамашачыларга «сагыз чәйнәп, ашап утырмасагыз иде» дип теләделәр.

Сәхнәгә «Әйдә, ШаяРТ»ның алып баручысы, КВНның баш редакторы Руслан Харисов чыкты. Жюри белән таныштырып үтте, «чирекфинал» ике «мотор»да, ягъни, ике өлештән узачагын әйтте.

Беренче өлештә катнашучы 8 команда чыкты, Руслан Харисов кайсы нинди команда икәнен таныштырып үтте.

Һәр команданың исеме, киемнәре, стильләре үзенчәлекле, юмор, сценкалары, этюдлары белән тамашачыны, жюрины көлдерә алдылар, дип уйлыйм. Мәсәлән, иң истә калган һәм кызыклы команда исемнәрен язып үтәм: алар «Сарман трактористлары», «Замба», «Неформат», «Кычыткан», «Дилүс улы», «Иштирәк» һәм «Саба егетләре».

Аерып, бер команданы да начар диясем килми. Һәрберсе кызыклы, үзенчәлекле, матур итеп чыгыш ясады. Үзләренә җәлеп итә торган яклары бар. Бөтен юморны, анда булган күренешләрне язып бетереп тә булмый. Иң истә калганнарын гына язам. Менә шундыйларның берсе – «Авыл малайлары һәм кызлары» Чаллы җыелма командасы иде. Ни өчен истә калды? Анда шундый түгәрәк, матур малай бар иде – 11-12 яшьләрендәдер. Баянда уйнады, командасын җырлатты. Исеме дә кызык әле – Фаяз Гомәрович. Бу команда беренче өлештә беренче урын яулады.

Халыкны ничек көлдергәннәре турында да язып үтим.

«Саба егетләре»

Беренче өлештә иң ошаган команда «Саба егетләре» иде. 4 яшь егет сәхнәдә үзләрен күрсәтте – сайлап алынган диярсең, буй-сыннары бер-берләренә охшап тора. Костюм-чалбардан, галстук такканнар. Сюжеты буенча, экскурсовод ханым Казан буйлап 4 егеткә экскурсия үткәреп йөри. Дүртесенең дә кулларында телефон, төшерәләр. Теге апа тырышып-тырышып сөйли инде. Казан белән якыннан таныштыра. Гаҗәпләнеп, сорау бирә: «Егетләр, тирә-ягыбызда нинди матурлык. Нигә сез һаман мине генә төшерәсез?» – ди. «Гафу итегез, безнең Казанда шулкадәр күп татарча сөйләшкән кешене күргәнебез юк иде әле», – ди тегеләр.

Егетләрнең чыгышын җылы кабул иттеләр, сәхнәдә үзләрен тотышы, көлдерә белүләре белән күңелгә кереп калдылар. «Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов: «Мин бүген начар смайликлар куймыйм. Миннән рәхмәт сүзе генә», – диде.

Ләкин Җәвит Шакиров: «Мин сезнең командадан күбрәк көткән идем», – диде. Ул шулай әйтеп куйгач, егетләрнең кәефләре төште. Бу егетләр уза алмый инде ярымфиналга, дип бик борчылган идем. Алла ярдәм итте, «добор» бирделәр. Ягъни актыктан нәтиҗәләр чыгаргач, ярымфиналга 9 команда үтте, һәм жюри карары, «Әйдә, ШаяРТ» лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев белән сөйләшеп, тагын бер команда алу турында уйладылар. Ул «Саба егетләре» – Байлар Сабасы җыелма командасы иде.

«Әйдә, ШаяРТ»та – яңа сүзләр»

Шәхсән үзем бу тамашадан бик күп мәгълүмат тупладым, яңа сүзләр өйрәндем. Мәсәлән, «импровизация» сүзенең татарчасы «тәмәрес» була, ә команда – «такым». Сүзлектән карадым – «такым» сүзенең мәгънәсе «оешма, төркем» дигәнне аңлата, ә «тәмәрес» сүзен таба алмадым. Ә менә «сканер» сүзен уйлап-уйлап карадылар да, уйлап таба алмадылар.

Нигә татарча КВН шәһәр читендә уза?

Икенче өлешкә күчсәк, беренче өлештәге командаларга караганда көчлерәк командалар чыгыш ясады. Сорау: нигә көчле командаларны иң беренче өлешкә куймадылар? Килгән халык утырсын, кайтып китмәсен, диделәр микән? Әмма тамаша озак бару сәбәпле, азакка кадәр җанатарлар гына калды.

КВН була торган мәдәният йорты еракта урнашкан – Дербышкида. Дербышки диюгә, куркыныч җирләр күз алдына килеп баса, бердәнбер татар телендә бара торган КВН «Әйдә, ШаяРТ»ны Казан үзәгендә куеп булмый микән? Юмор яратучы яшьләр күбрәк килер иде.

Ярар, ярымфинал, финал, бәлки, якынрак җирдә булыр, дигән өметтә калыйк.

«Дилүс улы»

Икенче өлештә көчле командалар чыкты, дип әйтеп узган идем, шундыйларның берсе – «Дилүс улы» командасы. Бу команданың аермасы шул – анда бер генә кеше катнаша. Ул – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм журналистика бүлегенең 2 курс студенты Дилияр Борһанов. Дилияр – «Әйдә, ШаяРТ» фестиваленең Гран-при иясе. Әзерлекле, күңелле итеп эшләнгән юмор иде аның.

«Барыгызга да сәлам. Минем исемем Дилияр һәм мин ТАТФАКтан», – дип сүзен башлады.

Дилияр эстрада, Пушкин карталары турында шаяртты. «Ярый, ярый, бөтен кеше Пушкин картасын куллана, ул безнең татарда да бар – нәни Тукай – «Апушкинская карта». Һәм шулай ук Салават Фәтхетдинов картасы («Липтонга» – 50 процент ташлама!»

Жюри Дилиярга югары баллар куйды. Ул, беренче урын яулап, ярымфиналга үтте. Җәвит Шакиров: «Бу малайга өмет бар», – диде. Өметләрен акласын гына инде.

Бу түбәтәй кигән малай – институтның йөзек кашы. Уңышлар теләп, сөйләшеп тә алдым.

Дилияр, син КВН белән кайчаннан бирле кызыксынасың?

Илзирә, дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыган вакыттан бирле катнашам. Бу – минем иҗади процессым. Бу процессым, студент булгач, бик нык активлашып китте.

Беренче курста укый башлагач, үземнең дусларым белән команда җыйдык, һәм төрле рус КВНнарында катнаштым, тәҗрибәне шулай тупладым. 

«Дилүс улы» командасы каян килеп чыкты?

Мин үзем генә чыгыш ясагач, әтиемнең исемен куярга булдым. Чөнки әтием – минем өчен олы шәхес. Ул – миңа тәрбия биргән кеше. Мин үземнең командамны «Дилияр», «ТАТФАК» дип тә атый ала идем...

Ник син берүзең чыгыш ясыйсың? Авыр түгелме чыгыш ясаганда?

Команда белән эшләүгә караганда, үземә чыгыш ясавы күпкә җиңелерәк. Чөнки командада эшләгәндә, фикерләр аерыла. Ә мин монда берүзем генә – чыгышым өчен үзем генә җавап бирәм. Мәсәлән, команда белән эшләгәндә җыелышырга, сөйләшергә кирәк, ә мин берүзем: телим икән, юлда барганда сүзләремне кабатлый алам, үземә үзем хуҗа. Һәм бу – минем командама үзенчәлек бирә. Мин «фишкамны» күрсәттем. Ул минем түбәтәй киеп чыгыш ясауда да чагыла. Әйе, түбәтәйне киеп бөтен кеше чыгыш ясый, ә монда мин берүзем.

Түбәтәй киеп кенә татарның миллилеген саклап калып буламы?

Минем чыгыш ясаганда түбәтәйгә карата мәзәкләр булмады. Ләкин мин ул түбәтәйне беренче чыгыш ясаганда да, икенче чыгыш ясаганда да кидем.Чөнки мин үземне татар икәнемне, милләтем белән, традицияләрем белән горурланганымны күрсәтәсем килә. Бәлки, татар миллилеген саклап калыр өчен булышадыр, шулай ук гореф-гадәтләребезне онытмаска кирәк.

Дилияр сәхнәдә бик иркен, кыю гына басып тордың. Сәхнәдә басып торганда нинди хисләр туды?

Мин сәхнәдә юмор форматында чыгыш ясаганда, үземне эшмәкәр сыман хис итәм. Чөнки син үзеңнең мәзәкләреңне тамашачыга сатасың. Һәм ул эшне башкаруы бик авыр. Синең «продуктың» сыйфатлы, уйланылган булырга тиеш, һәм тамашачылар сиңа үзләренең көлүе белән түлиләр. Мин сәхнәдә юмор форматында чыгыш ясавымны шулай итеп күрәм һәм тоям.

КВНның Дербышкида узуына ничек карыйсың?

Бу турыда мин чыгыш вакытында үземнең мәзәкләрем аша белдерәм.

«Һәр журналист артист та була ала» дигән идең, фикерең үзгәрмәдеме?

Фикерем үзгәрмәде. Журналистка укуым миңа мәгълүмәт эзләргә ярдәм итә. Минем чыгышымның концепциясе дә шуннан тора, татар эстрадасында, татар дөньясында булган яңалыкларны күрсәтеп, аларга кызыклы рәвештә комментарий бирәм. Бу – минем чыгышымның «фишка»ларының берсе.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2023
    Исемсез
    Дербышки диюгә, куркыныч урыннар килеп баса дигэнсез! Бу нинди сүз инде! Биредэ дэ шундый ук кешелэр яши! 5 ел шушы бистэдэ яшэвемэ, хэм бу сузлэрне Куру, кунелемэ тиде!! Кемгэдер кайту ягы унайлы булмаса да, бу эле кимсету сузлэрен куллану урынлы булачак дигән сүз тугел! Шундый киң аудитория укый торган жирдэ дэрэжэгезне тошермэгез инде!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100