Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасында гран-при иясе: «Һәр журналист артист була ала»

6 декабрь көнне Сәид-Галеев мәдәният йорты залында «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының зур фестивале узды.

news_top_970_100
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасында гран-при иясе: «Һәр журналист артист була ала»

«Әйдә, ШаяРТ» телевизион-юмор фествиле инде ничә еллар бара. Бу юлы да бик шәп кенә узып китте. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган командалар чыгыш ясады. Жюри – Рамил Закиров, Ленария Мөслимова, Әбри Хәбри, Җәвит Шакиров, Айваз Садыров һәрбер чыгышны карап күзәтеп бардылар һәм нәтиҗәләр ясады. Быел бәяләү системасы үзгәртелгән. Узган елларда ике смайлик кына күтәргәннәр – берсе елмаеп көлә торган, икенчесе моңсу, ә быел тагын ыржаеп көлә торган смайлик кертелгән.

КФУның Татфак җыелма командасыннан Борһанов Дилияр «Дилүс улы» дип исемләнгән исем астында чыгыш ясап, гран-при иясенә лаек булды. Ул зур сәхнәдә берүзе 10 минут дәвамында залда утыручы бар халыкны көлдерде. Дилияр моңарчы рус телле КВНнарда катнашып, призлы а урыннар яулап килгән иде. Инде менә быел татар КВНында катнашырга уйлаган. Аны жюри әгъзалары да мактады.

Айваз Садыров:

– Дөресен генә әйткәндә, бу, гомумән, Татар КВНында «Әйдә ШаяРТ» тарихында уникаль вакыйга. 10 минут вакыт эчендә бер генә катнашучы бик зур концентрацияле юмор күрсәтте. Дилиярга аерым алкышлар! Мин бу егет чыгып баскач та, бик күпне өмет итмәгән идем. Түбәтәй кигән егет тапталган теманы тагын сөйләр, юморны биреп бетерә алмас инде, дип уйлап куйдым. Мин ялгышканмын, һәм бу мине бик нык куандыра. Афәрин!

Дилияр Филология Институты директоры Рәдиф Рифкатовичка һәм әнисенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Дилиярга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Әле бу «Әйдә ШаяРТ» ка старт бирелде генә, шуңа күрә сез дә үз көчләрегезне сынап карагыз.

Дилияр үзенең чыгышында башлыча татар эстрадасыннан көлде.

Җиңүче белән сөйләшү бәхетенә дә ирештем.

Озак әзерләдеңме бу чыгышка?

Чыгыш ясарга алай озак әзерләнмәдем.

Җиңүдән нинди хис-кичерешләр?

Әлбәттә, шатландым. Институт исеменнән чыгыш ясау бик җаваплы иде. Берүзем чыгыш ясагачтын, бигрәк тә җаваплылык артты. Аллага шөкер, барысы да бик әйбәт кенә үтте. Бу җиңүне мин тәҗрибәм белән алдым, дип уйлыйм.

Сәхнәдә берүзең генә чыгыш ясаганың бар идеме?

Юк. Бу – минем өчен яңа тәҗрибә, яңа форматта чыгыш иде. Әле моңарчы команда белән чыгыш ясый идем.

Нишләп үзең генә? Командаң кая китте?

Татар телле КВНда чыгыш ясарга туры килгәч, татфакта укымагач, аларны бу эшкә ала алмадым.

Дулкынлану, курку булгандыр бит?

Курку булмады. Ә дулкынлану хисе булды.Тамашачыга керерме, кабул итерләрме бу форматны, дип.

Нигә сәхнәгә жюрины – Рамил Закировны чыгарырга уйладың? Нишләп Җәвит Шакиров, Әбри Хәбри түгел?

Миңа минем юморны аңлап ала торган кеше кирәк иде. Рамилне мин артист буларак та, юморны ничек кабул итеп алуын да бик яхшы белә идем. Шуңа күрә, аны сәхнәгә чыгардым.

Ник артислыкка укырга кермәдең?

Мин бит журналистлыкка укыйм. Һәр журналист артист була ала, ләкин артист журналист була алмый.

Теләк тә юк идеме?

Теләгем бар иде, ләкин әнием журналист булганга, бу һөнәрне сайларга уйладым.

Әйтер сүзең юкмы?

Әйтергә сүзем бар. Хәзер сезон башлана, җылы җанатучыларны көтеп калам. Чыгыш ясаганда дулкынлану хисен басар өчен, кешенең җан атуы бик нык булыша.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 декабрь 2022
    Исемсез
    Дилияр,молодец, АЛГА.зур унышлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100