Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диктор Эльвира Фазлыева ире турында: «Без танышканда, ул гаиләле кеше иде»

news_top_970_100
Диктор Эльвира Фазлыева ире турында: «Без танышканда, ул гаиләле кеше иде»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Телетапшырулар алып баручысы, Аида псевдонимы белән җырлаучы Эльвира Фазлыева «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булган. Ул кызы Аиданың әтисе белән танышкан вакытта, аның өйләнгән кеше булуы турында әйтте.

Эльвира Фазлыева: «Мәрхүмә кызымның әтисен яратсам да, кичерә алмадым».

«Син – иреңнең икенче тормыш иптәше. Сез танышканда, ул гаиләсе белән яши идеме?» – дип сорады тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Танышканда, яши иде. Күп кеше мине гаепли дә. Миңа «аны гаиләсеннән алып киттең» дип әйткәннәре бар. «Менә шулай сиңа әйләнеп кайтты инде (Эльвираның кызы вафат була)» дип әйтүчеләр дә бар. Күп бит инде хатын-кызлар, чынлап гаиләсеннән алып киткәннәр…

Ерак барасы юк, җырчы Нюшаны алыйк. Ул чыннан да ирен гаиләсеннән алып китте, матур яшиләр, балалары туды, башка шундый танылган кешеләр дә бар.

Мин әле шулай «аны алып китәм гаиләсеннән» дигән максатлар да куймадым, минем андый теләгем дә юк иде. Мин аны шулай әкрен генә яратып яши идем. Аннары Аида тугач, үземне кызыма багышлап яшәдем. Минем аның белән яшисем дә килми иде, миңа Аида белән рәхәт иде.

Аннары ул миңа үзе килеп: «Без аерылышабыз, хатын икенче ир-ат тапты, – дип әйтте. Шуңа күрә мин белмим кайда дөреслек», – дип ачылып китеп сөйләде Эльвира.

Эльвира Фазлыева бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 32.00 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100