news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастинглар бара: Мәдинәне елата алырсызмы икән?

Кинорежиссер Александр Далматов һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастингларны башлап җибәрде. «Шәрык» клубында кастингның беренче көне үтте. Кастингларда безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да катнашты. Юк, ул роль таләп итеп килмәде, журналист буларак кына күзәтте.

news_top
«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастинглар бара: Мәдинәне елата алырсызмы икән?
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Күптән түгел генә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча телесериал караган тамашачыга тиздән яңа телесериал тәкъдим ителәчәк. «ТНВ» телеканалының «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм Александр Далматов яңа әсәргә алынырга җыена. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә 10 серияле фильм төшереләчәк. Хәзерге вакытта команда туплау һәм артистлар сайлау процессы бара. Киносценарийны Александр Далматов журналист һәм киносценарист Алсу Хәбибуллина белән язачак.

«Ай булмаса, йолдыз бар» – өлкән буынга таныш әсәр. Сәхнәдән күрмәгән кеше аны телевизордан караганын булса да хәтерли. Бу пьеса буенча спектакль иң элек Әлмәттә куелды һәм зур уңыш казанды, соңрак аны Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин куйды, хәзерге вакытта ул Әтнә театрында да бара.

Әсәрнең төп героинясы Мәдинә. Пьесада без аның әсәр авторы белән бәхәсен күрәбез. Язмыш белән бәхәс яхшыга илтми шул – Мәдинә барысын да югалта һәм...

Автор: Сез дигәнчә булыр. Ни әйтсәгез дә, эшләрмен.

Мәдинә: (елмаеп). Җиңеләсез бит, сизәсезме?

Автор: Җиңелгәнемне каршыгызга тезләнеп таныйм. (Мәдинә каршына тезләнә).

Мәдинә: (торып баса). Әллә чынлап тезләндегезме?

Автор: Әйе, Мәдинә ханым.

Мәдинә: Димәк, язмышым минем каршыма тезләнде?

Автор: Әйе.

(Мәдинә шәле белән йөзен каплый. Автор сикереп тора).

Автор: Сез җылыйсыз?! Сез?!

Мәдинә: Тимәгез миңа. Шул килеш калдырыгыз.

Пәрдә.

Пьесаның да, спектакльнең дә финалы шулай.

Искәртәм – бу совет чорында язылган һәм куелган пьеса. Ә бүгенге вазгыятьтә бу әсәр ничек яңгырый ала? Кем ул Мәдинә? Язмышының азагы шулай тәмамлануда аның үз гаебе бармы? Ул язмышын үзгәртә ала идеме? Кем ул автор? Автор дигәндә, драматургның күзаллавы нинди булган?

Александр Далматовның үзенең дә бу сорауларга тулысынча җавабы юк бугай әле. Ул уйлана булса кирәк. Чөнки шушы көннәрдә драматург Мансур Гыйләҗев җитәкчелегендәге Камал театры оештырган драматургия лабораториясендә әлеге пьесаның «читкасы» узды. Соңыннан катнашучылар фикер алыштылар.

Мансур Гыйләҗев: «Пьеса драматургия законнары буенча язылган. Композиция, завязка, экспозиция, кульминация, финал – бөтенесе эшләнгән. Шуны аңларга кирәк – күп нәрсә Туфан абыйның диалог коруына нигезләнгән. Үзе артист булгач, артистларның нәрсә уйнарга тиешлеген аңлый. Гаҗәеп матур тел. Без хәзер бу әсәрне сериал форматына күчерү турында сүз алып барабыз. Ике нәрсәне истә тотарга кирәк: бу – театр драматургиясе кануннары буенча эшләнгән әсәр һәм бөтенләй башка чор – 70 нче еллар.

Сериалларга килгәндә, ул – Россия күләмендә күтәрелеп бара торган жанр. Фестиваль фильмнары, автор кинолары түбәнәйде, хәтта блокбастерлар бик күтәрелә алмады, ә сериаллар форматы нык күтәрелде һәм күп очракта югары сыйфатта эшләнә. Безгә хәзер өлкән аудиториягә генә түгел, яшьләргә дә кызык булган сериаллар эшләргә кирәк. Минемчә, бу пьесада яхшы сериал өчен нигез бар. Беренчедән, героиня һәм аның кичерешләре бар. Аңа туры килгән сынаулар киң халык катламын җәлеп итәчәк. Бу сынауларны күрсәткән фильм төшерсәк, ул 1 сәгатьлек була ала. Безнең 10 серия турында сүз бара икән, димәк, безгә сюжет борылышларын киңәйтәсе, сынауларны арттырасы була. Монда авторларгы күп эшлисе бар, ләкин эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар – алар барысы да Туфан абый тарафыннан әсәр нигезенә салынган. Сынаулардагы бер нәрсә дә очраклы булырга итеш түгел – барысын да әзерләп барырга кирәк. Төп герой сынауларга эләгә икән, аңа кемдер ярдәм итәргә тиеш...»

Мин биредә, әлбәттә, мастерның бөтен киңәшләрен язмыйм. Ул киңәшләрнең күпмесен Александр Далматов һәм Алсу Хәбибуллина үз эшләрендә кулланыр – карарбыз.

Александр Далматов: Сезнеңчә, кем ул Мәдинә? Феминисткамы?

Мансур Гыйләҗев: Юк, ул феминистка түгел. Аның бит каядыр чын мәхәббәте булырга тиеш. Хәчтерүш Мирзанур түгел. Бәлки, мин ялгышамдыр. Ләкин, миңа калса, ул – чын хәчтерүш.

Александр Далматов: Биредә бер генә дә уңай ир-ат образы юк.

Мансур Гыйләҗев: Кертегез! Керттегезме сез язган кадәрегезгә андый образны? Шәһәрдә яши торган (ни өчен шәһәрдә икән? авт.) көчле ир-ат булсын! Ләкин...

Залдагы хатын-кызлар: Безнең көчле хатын-кызлар бар бит...

Мансур Гыйләҗев: Алай тирәнгә кереп китәргә кирәкме икән? Сезнең тамашачы көтеп алып карый торган кино ясыйсыгыз килә икән, язмыш, кызыклы борылышлар, кичерешләр... Мәскәүдәге көчле сериаллар шуңа нигезләнгән.

ххх

Кастингка соңрак килдем, чөнки оештыручыларның, килүчеләрне күзәтеп, күпмедер дәрәҗәдә фикер туплавы кирәк иде. Соңрак килсәм дә, иң мөһим урында килеп җиттем – залда Диләрә Фазлыева иде. Александр Далматовтан сорашканчы ук чамаладым – Мәдинә роленә Диләрәне алырга җыена кебек.

Беренчедән, Александр Далматов Әлмәттә «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен чыгарды һәм репетицияләр барышында труппаның потенциалын һәм аерым артистларның талантын чамалап өлгерде. Шуңа күрә бүгенге көндә Далматов төшергән татар киносында Әлмәтләрне еш күрәсез икән – бер дә гаҗәп түгел. Икенчедән, Диләрә – гаҗәеп талантлы актриса. Өченчедән, «Ай булмаса, йолдыз бар» – Әлмәт театрын Тукай премияле иткән спектакль. 1979 елда әлеге спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов һәм актриса Дамира Кузаева Тукай премиясенә ия булды. Әлмәтнеке икән – Әлмәтнеке булып калсын инде Мәдинә (спектакльдәге төп героиняның исеме).

Соңыннан Александр Далматов чыннан да Мәдинә ролендә Диләрә Фазлыеваны күрергә теләвен әйтте. Күздә тотылган артистлар булса да, әлегә Мирзанур була дип тәгаенләнгән артист юк.

Туфан Миңнуллин пьесасында катнашучылар 8 генә булса (Мәдинә, сөйгәне Мирзанур, әнисе Разыя, кызы Талия, күршесе Ания, абыйсы Исхак, гаилә бозарга сәбәп бирүче Хәмидә һәм Автор), киносценарийда 12гә җиткән. Ягъни, исеме генә искә алынган персонажлар үстерелгән, хәтта искә алынмаганнары да өстәлгән булса кирәк.

Кастингка Камал, Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, Әтнә театрлары, «Әкият» курчак театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Апуш» театр студиясенә йөрүче балалар килгән иде. Шулай ук, башка уку йортларыннан да, мәктәп укучылары арасында да үз көчен кино сәнгатендә сынап караучылар байтак иде.

Калфаклы, курайлы кызчыкны да сокланып карадык. Чөнки Мәдинәнең кызчыгы да кирәк бит әле.

Инде кастинг бетеп барганда залга Түбән Кама театры артисты Гүзәл Шәмәрданова килеп керде. Шәп актриса! Кайсыдыр персонаж өчен яшьрәк, кайсыдыр өчен картрак. Керфеген дә юдырдылар, яулык та бәйләтеп карадылар... Ул арада залга Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова килеп керде. «Рәхим итегез!» дип каршы алдылар аны. Дөрес, Миләүшә «Шәрык» клубы залында калган пакетын гына алырга кергән булып чыкты. Әмма аны утыртып эпизод уйнаттылар.

Кастинг ахырына якынлашты. Исемлеккә язылган булса да, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкләүче драматург Равил Сабыр гына килмәде. Мирзанур роленә өметләнгән булдымы икән? Әлмәтләр бит…

Мирзанур, дигәннән, әлеге рольгә Камал театрының популяр актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша да өметләнә. Үзе әйтте. «Мирзанурның яшь чагын да уйныйсы була бит, син 50дә», - дигән идем, «Битемне тарттырып яшәрәм», - диде. Ә сез Мирзанур булыр өчен ниләр эшләр идегез, ир-атлар?

ххх

Кастинглар икенче көнне дә дәвам итте. Александр Далматов, театр артистлары белән генә чикләнмичә, башка төрле профессия кешеләре арасында кызыклы типажлар эзләвен әйтә. «Мин бит инде нигездә артистларның типажларын беләм. Әйтик, миңа Илтөзәр Мөхәммәтгалиев кебек артист кирәк икән, аны кастингка чакырып торасы юк. Ә менә кечерәк рольләргә кастинг аша кызыклы кешеләр килеп чыга ала», – ди ул.

Шулай да төп рольләрдә нигездә, әлбәттә, театр артистлары булачак. Дөрес, театрлар белән эшләгәндә бер кыенлык бар. Актерның төп эш урыны театрда булгач, съемкаларга китәргә катлаулырак булырга мөмкин. Кайбер театр директорлары артистны үзләре китереп бирсә, икенче бер режиссерларның үз рөхсәтеннән башка артистларын кинода төшәргә җибәрергә теләмәгән очракларны да ишеткән бар. «Кайсыбер җитәкчеләр артистларга карата «крепостное право» урнаштыра», – дип зарланганнары да бар кинорежиссерларның. Ике ут арасында калып бәргәләнгән артистлар да бар.

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясенең башкарма директоры Алина Сөләйманова: «Безнең беренче сериал гына төшерүебез түгел. Театр артистлары кычкырып уйнарга өйрәнгән. Ләкин безнең белән эшли башлагач, режиссер аларны «үзгәртеп кора». Алар тынычрак сөйләшә башлыйлар, реакцияләре тирәнәя. Кинода эмоцияләр, күз карашы, мимика әһәмиятле. Без бүген кастингның беренче көне азагына төп рольләрнең кайберләренә генә түгел, икенче пландагы рольләргә дә артистлар карап куйдык. Алар арасында артистлар гына түгел, башка профессия кешеләре дә бар.

Артистларның театрларындагы мәшгульлегенә килгәндә, без аларга сайларга тәкъдим итәбез. Чөнки башка съемкаларда да бу проблема белән очраштык. Без алардан театр җитәкчелеге белән үзләре хәл итеп бетерүләрен сорыйбыз. 40 көн кинода төшәләр икән – димәк, төшәләр. Без бу проблеманы чишүдә катнаша алмыйбыз. Артист үз карьерасы турында үзе уйларга тиеш. Бөтен дөнья шулай эшли».

Съемкалар июль, август, сентябрь айларында планлаштырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар