Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлак артист турында: «Әй балакай. Әллә ятим дә булган түгелме? Йөрәк әрни...»

news_top_970_100
Һәлак артист турында: «Әй балакай. Әллә ятим дә булган түгелме? Йөрәк әрни...»
Видеодан скриншот, социаль челтәрдән

Махсус хәрби операциядә Башкортстанның 43 яшьлек артисты Алмас Хуҗин һәлак булуы турында хәбәр иткән идек.

Алмас Хуҗин 18 ел район мәдәният сараенда эшләгән. Артистны соңгы юлга озату мәрасимендә Уфа дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Земфира Хөсәенова Алмаз Хуҗинның таланты Архангел районына кайткач ачылуын билгеләп үткән булган.

«Без бүген артистны соңгы юлга озатабыз, ә ул дәшми… Аның җыры өзелде... Без бүген аның төркемдәшләре белән бергә кайттык һәм Алмазның нинди булганлыгын искә төшердек. Йөзендә гел елмаю, һәрвакыт шаяртыр, үзе белән гел гармуны булыр иде. Безнең күңелләрдә ул шундый булып истә калачак. Ул алган белемнәрен дөрес итеп кулланды. Әмма аның чын таланты районга кайткач ачылды. Алмаз район турында матур сүзләр генә сөйли иде, үзенең тамашачысына рәхмәтле булды», – дип сөйләгән ул.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Башкортстанның халык шагыйрәсе Гүзәл Ситдикованың авылдашы Алмаз Хуҗинга багышлаган башкортча шигыре таралды. Аны татарча тәкъдим итәбез.

Өзелмәс моң
(Яугир авылдашым Алмаз Хужин истәлегенә)

Гармунчының исемнәре
Гармун каешларында,
Булмасын йөргән җирләрең
Кояш баешларында.
(Халык җырыннан)

Китте инде сөйгән ярлар
Кояш баеган якка,
Туган илне бирмәс өчен
Каныккан җиде яттан.

Өзелде гармун каешы,
Өзелде гармун моңы,
Тик өзелмәс батыр даны,
Сыналды яуда көне.

Тугры калып гасыр-гасыр
Каһарманнар рухына,
Язып калдырды исемен
Мәңгелек тарихына.

Бу шигырь урнаштырылган төркемнәргә язылучылар үзләренең кайгы катыш әрнүле сүзләрен яза.

«Ничә карасаң да, күз яшьләрсез карап булмый. Иле өчен хезмәт итеп башын салганнарның җаннары җәннәттә булсын иде»;

«Шулкадәрле жәл. Йөрәк әрни»; «Матур итеп гармун уйнап кайтыр дип көткән идек бит»;

«Бигрәк жәл. Шушы егетләр күкрәп яши торган чакларында әрәм генә булып беттеләр. Авыр туфрагы җиңел булсын»;

«Шултикле талантлы булган бит әле: матур җырлаган, оста биегән, шигырь язган, калай өздереп гармунда уйный. Әй балакай. Әллә ятим дә булган түгелме? Йөрәк әрни»;

«Әй чын башкорт ире, ихлас, ачык, булдыклы, барлык авырлыкларга карамый, көр күңелле, олы йөрәкле ир-узаман! Синдәйләр күбрәк булсын иде».

Фото: © https://arhangel.bashkortostan.ru

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    Җәй көне үк бу видеоны караганда йөрәгем әрнеп караган идем...исән сау әйләнеп кайтулар насыйп булмаган икән- шәһитләр арасында булсын урының...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100