news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Агроволга»да студентлар мөгезле эре терлекнең тоякларын кисү осталыгын күрсәтәчәк

news_top
«Агроволга»да студентлар мөгезле эре терлекнең тоякларын кисү осталыгын күрсәтәчәк
Фото: © «Татар-информ»

8-10 июльдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга – «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында күргәзмәгә һәм «Кооперация яшьләре: тармак үсеше өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар коооперациясе форумына багышланган брифингта билгеле булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында 70тән артык чара көтелүен әйтте. Алар арасында федераль экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр дә бар.

2026 елда күргәзмә катнашучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтә һәм ике яңа бүлекне ачып җибәрә: «Агротуризм» һәм «Спецтехника».

«Бу – күргәзмә кунакларына авыл туризмын, фермер хуҗалыкларын һәм авылда бизнесның яңа формаларын үстерү өчен өстәмә юллар, шулай ук агросәнәгать комплексында нәтиҗәле эшләү өчен махсуслаштырылган техника һәм җайланмалар табарга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Марат Җәббаров.

Күргәзмә кысаларында берничә төрле кызыклы чара узачак.

  • «Агроволга гүзәле» конкурсы: Татарстанның 13 районыннан 70 тән артык тана һәм беренче бозаулаган сыерлар номинацияләрендә иң яхшылары исеменә көрәшәчәк.
  • Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара студентлар спартакиадасы оештырыла. Россиянең һәм Беларусьның иң алдынгы аграр һәм ветеринария вузларыннан 115тән артык студент осталыкларын күрсәтү һәм иң яхшылар исеме өчен көрәшү өчен бер мәйданчыкка җыела.
  • Татарстан Республикасының иң яхшы механизаторлары арасында «МТЗ-ШОУ» өченче чемпионаты үткәрелә.
  • Күргәзмәнең сорт сынау полигонында заманча агротехнологияләр нәтиҗәсен бәяләү мөмкинлеге булачак: бөртекле, кузаклы, терлек азыгы, майлы һәм техник культураларның 200дән артык алдынгы сортлары һәм гибридлары үзләренең потенциалын кыр шартларында ук күрсәтәчәк.

«Агроволга» кунаклары, шулай ук, техниканың реаль шартларда мөмкинлекләрен күрә алачак. «Агроволга» белән параллель рәвештә «Казан Экспо» мәйданчыгында «Дрон Экспо» пилотсыз авиасистемалары күргәзмәсе һәм Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар