Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агроном – ул артист та, психолог та, педагог та, инженер да»

«Агроном булсаң, бөтен һөнәр вәкиле дә булып чыгасың икән», – ди Рәшит абый. Кеше белән эшләү – җиңел эш түгел шул. Актанышның «Наратлы» хуҗалыгында эшләүче, Татарстанның атказанган агрономы Рәшит Латыйпов белән агроном һөнәре, яшьлек дуслары, мәхәббәт һәм авылның киләчәге турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
«Агроном – ул артист та, психолог та, педагог та, инженер да»
Энҗе Габдуллина

Була шундый кешеләр: йөзенә карау белән аның нинди икәнлеген аңлыйсың. «Тышкы кыяфәткә карап бәя бирергә ярамый», — дисәк тә, «эчендәгесе тышында» булган кешеләр дә байтак бит. Үгез кебек сөзеп караучылар, гел дә май кояшы кебек янып торучылар бар. Рәшит абыйга карасагыз, шунда ук аның бик тә тыныч кеше икәнлеген аңлап була. Үзен тиешле дәрәҗәдә тота, масаю, шапырынуны, мактану ишене ишетеп тә белмидер шикелле тоела ул үземә.

Рәшит абый Актанышның «Наратлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә баш агроном булып эшли. Тумышы белән Актанышның Татар Суыксуы дигән авылыннан булса да, ул «Наратлы»га карый торган Чалманаратта төпләнгән. «Әти белән, мотоциклга утырып, басуга йөри идем», — ди Рәшит абый, җиргә мәхәббәт каян килүенә ишарәләп.

— Әтием пенсиягә чыкканчы җирдә, бригадир, учетчик булып эшләде. Җир эшенә мәхәббәт шуннан да калгандыр. Аның мотоциклына утырып йөри идем. Җәй көне гомер гел басуда үтте. Әти безне авыл хуҗалыгы эшенә тартып үстерә белде.

Унынчы классны тәмамлау белән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлегенә укырга кердем. Бер ел укыдым да, армия сафларына киттем. Миңа бәхет шулай елмайды: диңгез флотына эләгеп, бүтәннәр ике ел хезмәт иткәндә, мин өч ел хезмәт итеп кайттым. Армиядән кайтып, Авыл хуҗалыгы институтына агроном белгечлегенә укырга кердем. Аны бетердем дә, эшкә кайттым. 1991дән бирле шушы хуҗалыкта инде, — ди Рәшит абый.

«Язның бер көне ел туйдыра»

Интервьюны да кырда алдым. Язгы чәчү чорында агрономнарның утырып ашарга да вакытлары юк. Баш агроном механизаторлар, ярдәмче егетләр белән бергәләп үзе дә җиң сызганып чәчкеч көйләде. Алар белән басуны бер урап та килде. Кулында планшет баш агрономның. «Элек таяк күтәреп йөри идем, хәзер шушы планшет белән генә мәйданны билгелибез. Рәхәт», — ди үзе.

— Быел яз үзенчәлекле килде әле. Кар тиз эреп бетте, җирләр тиз җилләде. Минем эшләү чорында болай ук иртә чыккан юк иде чәчүгә. 13 апрель көнне чыккан булды, быел исә тугызы көнне керештек. Башта бик корытып торган иде, ул игенче өчен бик үк әйбәт түгел. Менә яңгырлар да явып китте, Аллага шөкер. «Язның бер көне ел туйдыра», — дигәннәр бит. Шуңа барысын да вакытында, җирдә дым бар чагында кертеп калырга тырышабыз инде.

— Игенчелек өчен язның иртә килүе әйбәтме, начармы? Сезнең җирлектә туң төштеме?

— Язның иртә килүенең зыяны юк. Без кыр эшләренә иртәрәк тотына алабыз. Иртәрәк чәчәбез икән, иртәрәк җыеп та алачакбыз. Август аенда урып-җыюны тәмамлау да бик отышлы булачак. Чөнки август аенда көз айларына караганда явым-төшем дә күп булмый.

Быел кар да аз яуды, туң да аз төште. Безнең җирлектә, мәсәлән, шулай булды. Басулардан су агу дигән күренеш тә күзәтелмәде. Димәк, ул дым туфракка сеңеп бетте.

Шулай да язның салкыннары булып алды. Уҗымнар уянып бетте дигәч кенә, кабат-кабат килеп карлар яуды. Бу бик үк кирәк әйбер түгел. Шулай да, хәзерге уҗымнар аңа гына бирешми инде. Мин эшли башлаган елларда көзге бодайлар ел саен өши иде, арышлар гына исән кала торган иде. Хәзер бодайлар да бирешми. Селекционерлар әйбәт эшли безнең.

«Кем буласың килә? — Агроном!»

— Нигә агроном һөнәре? Авыл хуҗалыгында эшләп тә әллә кемнәр булып була бит.

— Алтынчы сыйныфта укыганда: «Кем булырга телисең?» — дигән темага инша язарга куштылар. Шунда «Минем хыялым агроном булу», — дип язган идем. Бик матур килеп чыккан иде ул, «бишле» дә куйганнар иде. Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер инде.

— Институтта уку бөтен кешегә дә эләкмәгән. Авыл хуҗалыгы институтында укыган чаклар турында сөйләгез әле. Басу, романтика…

— Авыл хуҗалыгы институтында уку үзе бер бәхет булды. Гомерлек дусларны шуннан таптым. Алар белән һаман да аралашабыз. Бергә укыдык, бер бүлмәдә тордык. Ул чакта агроном белгечлеге факультетында өч төркемгә 70 кеше укый идек. Күп идек. Ул чорда агроном булырга теләүчеләр бик күп булган инде. Хәзер кайбер елларны минималь кеше саны да җитми дип әйтәләр.

Кайберләре бакый дөньяга да күчте. Шуңа ел саен күрешергә дип сүз дә бирештек. Студент чакларны искә төшереп утырам мин шулай. Күбебез агроном булып эшли. 1990нчы елларда дөньяның буталган чагында, кайбер иптәшләр буталып та киткән инде.

Казан янындагы фермаларга йөри идек. Студент отрядлары оештырып, урып-җыюга комбайнга утырталар, йә бәрәңге җыярга җибәрәләр иде. Безнең институт, белгечлек шундый бит инде — көз, яз буе басуда яттык.

Ял көннәрендә вагон бушатырга йөри идек. Акча ягы да чамалырак була бит инде студент халкының. Шулай да, утыз сум стипендия дә бик җитә торган иде.

«Агрономны аяклары туендыра»

— Яшь белгечкә хуҗалыкны ышанып тапшырдылармы? Беренче эш көннәре ничегрәк үтте?

— Без укыган чорда диплом алган һәр кешегә юнәлеш бирәләр иде. Диплом кызыл булмаса да, әйбәт укыдым. Шуңа миңа сайлау мөмкинлеге бирделәр. Гаиләдә бердәнбер малай булгач, әти-әни үзебезнең районга кайтасың, диде. Район хакимиятендә утырганда шушы хуҗалыкның җитәкчесе күреп алды да чакырды. Татар Суыксуы Чалманараттан бик ерак та түгел дип, ризалаштым.

Мин килеп эшли башлаганда хуҗалыкта Рәсим Хафизов исемле абый бар иде. Ул гомере буе агроном булып эшләгән. Нык ярдәм итте ул миңа. Мин килгәч, ул икътисадчы вазифасына күчте, миңа баш агрономны бирделәр. Эштә беренче практик дәресләрне аннан алдым.

Бер елда гына эшкә берничек тә өйрәнеп бетеп булмый ул. Аның өчен җирне белеп бетерергә кирәк, чөнки һәр җирлекнең үз үзенчәлекләре бар. «Начар җир юк, начар хуҗа гына бар», - дип әйтсәләр дә, туфракның нинди булуы зур роль уйный. Мәсәлән, бездә комсу туфрак. Шуңа күрә безгә башкаларга караганда өч тапкыр тырышыбрак эшләргә кирәк. Ашлама керткәндә дә, башкаларга илле кило җитсә, безгә бер центнер кирәк. Начар хуҗа булып каласы килми бер дә.

Әле ул чорда машина сорау дигән әйбер юк иде. Хәзер яшьләр эшли башлаганчы миллионын сорап куя да ул. Без «эшли алырбызмы икән» дип башлаган идек. Укыган чакта бер профессор: «Агрономны аяклары туендыра», — ди торган иде. Басудан басуга җәяү йөрдек башта. Аннары миңа беренче транспортым итеп ат бирделәр. Күпмедер вакыттан соң мотоцикл эләкте. Хәзер инде машинада йөрибез.

«Күккә карап утырган чаклар күп булды»

— Игенчелек өчен авыр еллар булганы бар. Ул чакларда ничек төшеп калмадыгыз?

— Бик авыр еллар булды. Игенченең хезмәте ачык һавада бара һәм барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора.

2010 елдагы корылыкны мәңге онытасым юк. Игенчелек өчен генә түгел, гомумән, яшәеш өчен зур сынау булды ул. «Кайчан яңгыр явар икән?» — дип, күккә карап утырган чаклар күп булды.

Шуңа күрәдер дә мин көзге культураларны күбрәк чәчәргә тырышам. Көздән ул ныгып калган, тамыр җибәргән, аның нинди дә булса уңышы булачак. Ә яз көне чәчеп, корылыкка эләккән икмәкләрдән уңыш булмаска да мөмкин. Мәсәлән, арпа, бодай бик авыр кичерә корылыкны. Ул елны җыеп алган уңыш гектарына 13 центнерга да җитмәгән иде.

Кыш көне уҗымнар өшемәсен иде, кар яусын иде дип күккә карап утырабыз. Язын, җәен яңгырын да телибез. Көзен, киресенчә, яңгыр яумасын, кояш чыксын, урып-җыюны төгәлләр идек, дибез. Гел күккә карап, теләп йөреш инде безнең эштә. Басу бит ул теплица түгел. Һава торышын берничек тә көйләп булмый. Шуңа күрә уңай вакытын эләктереп калырга дип көтеп йөрибез инде.

— Агроном җәй эшли дә, аннары ял итә, диләр.

— Җәй көне агроном, кыш көне укытучы, диләр әле аны. Килешә алмыйм. Хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Яз көне чәчәр өчен көз көне җыеп алган орлыкларны кыш буе әзерлисе дә бар. Әле бит хәзер фән белән шөгыльләнү көчле. Орлыкларның да әллә нинди төрлеләрен сынап карыйбыз. Безнең җирлеккә нинди сорт ныграк туры килә, шуны сайлап алырга да кирәк.

«Агроном — ул артист та, педагог та, психолог та, инженер да»

— Ничәдә торасыз да ничәдә ятасыз?

— Кояш чыкканчы торам. Иртәнге биштә «наряд»ка җыелабыз. Кайсы звено кайсы басуга барып эшләячәге, нәрсә чәчәчәге билгеләнә, көндәлек эш планлаштырыла. «Наряд»ка кадәр басуларны урап чыгып, кемне кая җибәрергә кирәген уйлап куябыз. Дүрттә, бишенче яртыларда аяк өсте булабыз инде.

Кичкесен төгәл әйтеп булмый. Кайбер көнне сигездә, кайбер көнне уникедә кайтыла. Планлаштырылмаган эш көне бит безнең. Урып-җыю вакытында төнге икеләргә кадәр эшләгән чаклар була. Икедә кайтасың да, дүрттә торып чыгып китәсең. Бер өйрәнгәч, бернәрсәсе дә юк аның. Мин үземне бүтән профессиядә күз алдыма китерә дә алмыйм. Эшли алырмын дип тә уйламыйм. Монысы канга сеңгән инде.

— Эштә усалмы сез?

— Үземне каты дип тә, йомшак дип тә әйтә алмыйм. Кайберәүләр: «Рәшит сүзен бер әйтә икән, ул аны эшләтмичә туктамый. Шуңа әйтү белән эшләп куйыйк», — диләр. Төрле вакытта төрлечә инде. Һәрбер кешегә аерым, русча әйткәндә, «подход» кирәк. Агроном гына түгел инде без, психолог та.

Берәүләргә: «Апаем, булдырасың да инде, син бик әйбәт эшлисең», — дияргә кирәк. Шулай итсәң, ул тагын да дәртләнеп эшли башлый. Әрлисең икән, эшләргә теләк тә калмый, ул басыла. Кайберсенә катырак та әйтергә туры килә. Аларына мактау сүзе килешми. Кайбер кешегә иҗекләп аңлатып, кулларыңа ала-ала күрсәтеп, өйрәтергә кирәк.

Шулай эшли-эшли артист та, психолог та, педагог та, инженер да буласың инде, агроном гына түгел. Бөтен профессия вәкилләре дә булып чыгасың. Кеше белән эшләү бик авыр, хәзерге заманда бигрәк тә. Элек тәрбия башкачарак иде, хәзер анысы да икенчерәк. Яшьләрнең холкы үзенчәлекле хәзер.

Күз алдымда үскән балалар эшли инде бездә. Кайсы-берсе мәктәптә укыганда ук ярдәмче булып эшли башлый. Минем ничек эшләгәнне күреп, аңлап үсәләр, шуңа сүзне дә тыңлыйлар.

— Җитәкчелекнең сезне тиргәгәне бармы соң?

— Эш вакытында була инде. Үзем дә әрләгәнне бик яратмыйм мин. Элеккеге җитәкчем Фагыйл Бариев чын мәгънәсендә педагог иде. Һөнәре буенча да укытучы ул. Кеше белән эшләргә шул өйрәтте мине. Психология бик кызык нәрсә бит ул. Фагыйл Абилович бик каты итеп әрли дә, үзе миңа гел теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм дә итә торган иде.

Эшеңне күрмәсәләр, тагын да авыр бит. Эшләгән эшне күрә белергә кирәк.

— Кеше белән эшләү бик авыр, дисез. Шуңа өстәп, яңгыр да вакытында яумаска, кояш та чыкмаска мөмкин. Ничек тынычланасыз? Тәмәке?

— Гомеремдә дә тәмәке тартмадым. Машина белән ипләп кенә басуларны бер урап кайтсам, тынычланам. Өйдәге стресс та, эштәгесе дә бетә, күңел тынычланып кала. Магнитофонны кабызып, кушылып җырлап кайту җитә миңа. Басудагы игеннәрнең үскәнен күрәсең, яз көне тургайлар да сайрый әле анда бик матур итеп.

«Мыек өши»

— Хатыныгыз Нурия апа белән ничек таныштыгыз?

— Мин эшкә килгәндә Нурия хуҗалыкта игенчелек буенча икътисадчы булып эшли иде. Иң яше ул иде, шуңа «бәләкәй Нурия» дип йөртәләр иде аны. Килү белән күреп алдым, «Әһә, бик матур кыз эшли икән монда», - дидем. Таныштык, йөри башладык, бер ел дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Ике кызыбыз — Чулпан белән Миләүшә бар. Хәзер инде алар үзләре дә югары белем алып, эшлиләр, Чаллыда торалар.

— Озак та очрашып йөрмәгәнсез икән. Берәр кызык вакыйга хәтерләмисезме?

— Миңа кызык түгел инде ул. Нурия апаңнан сорарсың әле. «Мыек өшеде дисең дә, кайтып китәсең», — дия торган иде. Егет чакта мыек үстереш иде инде, өшегәндер дә (көлә). Йөргәндә мин Чалманаратта фатирда тора идем. Өйләнешкәч, мотоцикл белән Суыксуга кайтып йөрдек. Аннары Чалманаратта иске мәктәп бинасын бирделәр безгә. Үзебезнең куыш булды шулай.

— Сезнең өчен тормышта төп казанышыгыз нәрсә?

— Үз эшемне яраттым. Эшемне күрделәр, югары бәя бирделәр. Аллага Шөкер, үткән гомергә үкенерлек түгел. Халыкка файда китереп яшәдем дип әйтә алам. Авырлыклары булды, тик үзеңә ошаган һөнәр булгач, булган авырлыклары сизелми дә аның.

«Авылда яфрак җилкәләргә яшәү авыр»

— Авылның дәрәҗәсе бармы?

— Элеккеге авыл кешесе белән хәзерге авыл кешесен чагыштырып булмый. Уты, суы, газы кергән, бүтән төрле шартлар да тудырылган. Һөнәр алып авылга кайтучы яшьләргә дәүләт тә бик ярдәм итә. Хезмәт хакын да вакытында тиешенчә итеп түләп торалар. 1990нчы елларда акча бирмиләр иде бит, бартер дип йөрдек. Ул чакта күп кенә гаиләләр таркалды. Без килешеп, аңлашып, яшәп калдык. Акча җитмәү тавыш чыгара бит.

— Алайса нигә яшьләр шәһәргә китә?

— Авылда яфрак җилкәләргә яшәү авыр. «Эш юк» дигән сәбәп табып, качарга гына торалар. Теләге булган кеше таба аны. Фермерлык белән шөгыльләнеп, бизнес ачалар хәзер. Начармыни?

Авыл барыбер бетми ул. Минемчә, бу тенденция кире якка эшли башлаячак. Шәһәрне кем тота? Авыл тота. Барыбер кайтачаклар. Шәһәрдә дә тормышлар җиңелдән түгел бит, анда да бал сылап куймаганнар. Авыл бетә дигән уй минем башыма сыймый. Бетмәячәк ул.

— Сез үзегез бу хуҗалыкка алмаш булып килгәнсез. Сезгә алмаш булырлык яшьләр бармы?

— Авыл хуҗалыгы университетында эшләүче профессор төркемдәшем бар минем. Ул әйткән иде моны. Бер елны агроном белгечлегенә укырга бер генә кеше дә кермәгән булган. Бу әйбергә җиде-сигез ел бар инде. Хәзер бераз укый башлаганнар.

Шулай да агроном булырга талпынып торучы яшьләр юк. Безнең районда да күпчелек өлкән яшьтәге агрономнар эшли. Агрономга акчаны да өеп бирмиләр инде. Монда эшеңне яратсаң гына, чын энтузиаст булсаң гына эшләп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100