Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Агроном эше лотерея кебек". Авыл хуҗалыгындагы иң яхшы яшь белгечләрне данладылар

Аграр тармакта эшләүче яшь белгечләрнең иң осталарын белдек. Күптән түгел “Һөнәре буенча иң яхшысы-2019” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Беренче урын ияләре бер елдан Германиягә ике атналык стажировкага барачак. Алар “Татар-информ” хәбәрчесенә җиңүдән тәэсирләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
"Агроном эше лотерея кебек". Авыл хуҗалыгындагы иң яхшы яшь белгечләрне данладылар

Яшьләрне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков тәбрикләде.

— Авыл тормышы авыр диләр, тик мин килешмим. Алты ел агрофирма җитәкләдем, башта гади директор, аннары генераль директор булдым. Миндә омтылыш, авыл хуҗалыгын керемле бизнес итү теләге бар иде, — диде ул, яшь белгечләрне үз мисалында дәртләндереп җибәрергә тырышып.

«Авыл тормышы кирәкме соң миңа, юкмы, эх, шәһәрдә рәхәт» дип күңелен ымсындырып йөрүчеләргә бу сүзләр йөрәкләренә май булып яткандыр дип ышанасы килә.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгының өстенлекле бурычы — аграр тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү, аларга ярдәм итү. 2019 елда 76 белгеч укуын тәмамлап, авыл хуҗалыгында эшли башлады. Ел азагына кадәр югары уку йортын тәмамлаучыларга 300 мең һәм урта уку йортын тәмамлаучыларга 150 мең сум ярдәм акчасы биреләчәк. Шулай ук, ел дәвамында айлык хезмәт хакына 7500 сум акча өстәлә, — ди министр урынбасары.

«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә Саба районы Шекше авылыннан Нияз Мирзагаләмов җиңде. Бәйгедә өченче тапкыр катнашуы.

— Мәктәпне тәмамлаганда ук ветврач булырга хыяллана идем. Аннары академиягә укырга кердем. 2007 елда «Ирек» колхозы дип атала иде, үзебезгә эшкә кайттым. Хәзер «Игенче» ҖЧҖ исемен йөртә. Эшкә килгәндә, төрле вакыт бар, маллар да чирләми тормый, дәвалыйбыз, вакцинация үткәрәбез. Хуҗалыкта 3100 мөгезле эре терлек исәпләнә. Яңа технологияләр дә өйрәнергә тырышабыз. Алга таба да һөнәри бәйгеләр күбрәк булсын иде, — дигән теләген җиткерде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мал табибларының уртача эш хакы 25 мең сум икән.

Беренче урынга чыгып, Германиягә үк барачагы турында хәбәр көтелмәгәнрәк булган.

— Үземчә бәйгегә бик әзерләндем инде. Теория бирдек, аннары практика. Кырым картага (рубец) операциягә хәстәрлекне, минераль матдәләр алмашы бозылганда ничек итеп ярдәм күрсәтүне аңлаттым. Бөтенесен мал янында күрсәтү кирәк иде.

Германиядә, беренче чиратта, мал-туар белән ничек эшлиләр, нинди яңа технологияләре бар — барысын да күреп кайтсаң бик шәп инде, — ди ул.

«Агроном эше лотерея кебек»

«Иң яхшы агроном» номинациясендә Арча районы вәкиле Рөстәм Мөхәммәдиев җиңү яулады. Ул «Агрокомплекс Ак Барс хуҗалыгы» ҖЧҖ дә 2008 елдан бирле эшли. Шулай ук өченче тапкыр катнашуы.

— Аграр университетның агрономия факультетын тәмамладым. Әтием дә агроном булып, аннары җитәкче булып эшләде. Әтинең дәвамчысы дип әйтә алам үземне, — ди ул.

— Үз һөнәреңә кызыктырыр өчен, нәрсә дип сөйләр идең?

— Агроном эше лотерея кебек. Бик азарт эш ул. Иң беренче җирне, орлыгын әзерлисең, ашламаларын туплыйсың, үзең чәчтерәсең. Чәчү, басу эшендә без инде дирижер. Түккән хезмәтеңнән көзен лаеклы нәтиҗә дә аласы килә инде. Уңышлар югары булса куанабыз. Уңыш әйбәт булса, җитәкчелек тә ошата. Быел уңышлар бик югары булды. Ашламалар туплый алдык. 1 гектар чәчүлек җиренә 50 кг тәсирле матдә — ашлама керттек. Гектардан уртача 40,5 ц бөртекле уңыш ала алдык. 1 мең гектарга якын рапс урылды, уртача 20 ц уңыш чыкты. Төп эш терлек азыгы әзерләү, чөнки хуҗалыкта мөгезле эре терлек, атлар күп. Шуларны яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү бурычы тора. Ел ярымга җитәрлек терлек азыгы бар.

— Ә авыр ягы?

— Иртә торырга, соң кайтырга кирәк. Җәй көннәрендә ял юк.

— Менә хәзер Германиягә сәфәр көтә инде…

— Германиядә яңалык белеп кайтасың, анда чисталык, пөхтәлек, өйрәнер әйбер күп диләр. Танышлар ошатып кайткан.

— Авыл җирлегендә яшь белгечләргә дәүләт чараларының берәрсе сиңа тәтедеме?

–Укып бетереп кайткач, «подъемный» 30 мең сум иде, аннары ай саен хезмәт хакына өстәмә 3 әр мең сум түләп бардылар. Барыбер кызыксындыру чарасы булды. Яшь белгечләргә йорт җиткерү программасы бар бит. Ике бала тугач, 1 млн 200 мең сум күләмендә йорт салырга акча бирделәр. Бүген Арчада өйне эшләп бетереп ятабыз.

«Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә Балтач районы Салавыч авылыннан Рөстәм Зарипов беренче урынны алды. «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли.

— Техниканың төзеклеген тәэмин итеп торам. Кайсын ремонтка кертәсең, кайсын чыгарасың. Эштә техника да җитми торган вакытлар була. Эшләп, төзәтеп җитештерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын яңартып торсаң әйбәтрәк инде. Иске техниканы һаман ремонтлап торабыз. Техник регламент буенча эш срогы бар, ләкин аңа гына сыешмыйбыз, озынайтабыз.

Кечкенәдән авыл хуҗалыгы дип хыялландым. Аграр университетка механизация институтына кердем. Авылга кайтам, инженер булам дип йөрдем. Югыйсә, әти-әнинең һөнәрләре инженерлыкка бәйләнмәгән. Кайтып, авылга эшкә кердем, бер елдан белемемне арттырам дип, магистратурага бардым. Читтән торып белем алам. Киләсе елда февральдә магистратураны укып бетереп, инженер эшен дәвам итәчәкмен.

Авыл хуҗалыгы белгечләренә дәүләт программасы бар. Кайткач матди ярдәм, «подъемный» акчасы бирделәр. Ай саен түли торган акчаларны бирделәр. Төрле программалар белешеп торабыз, 3 процентлы ипотека булачак диләр, шуны белешергә җыенам. Йорт салырга дигән хыял бар.

— Германиягә стажировкага ниндирәк өметләр баглыйсың?

— Беренче урын ук булмаса да, беренче өчлеккә керермен дип уйлаган идем. Германиягә укыганда ук 4 айга практикага барырга тиеш идем. Финанс ягыннан кысылып, бармыйча калдым. Немец телен өйрәнгән идем.

«Терлек санын үрчетү буенча технолог» номинациясендә Мөслим районыннан Марат Вахитов беренче урынны алды. «Август-Мөслим» ширкәтендә эшли.

— Тумышым белән Буа районыннан. 2010 елда техникум тәмамладым, инде тугыз ел осеменатор булып эшлим. Төрле районнарда эшләдем, бәйгеләрдә катнаштым. Былтыр беренче тапкыр һөнәри бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Узган елда өченче урын алган идем.

Без тана, сыерларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнәбез. Безнең җилкәләрдә баш саны киләчәге ята. Һөнәребез җаваплы, түземлек тә кирәк.

«Малны күңелең белән тоярга кирәк»

Балтач районы Урта Көшкәт авылыннан Анна Федотова «Иң яхшы сыер савучы оператор» номинациясендә аппарат белән сыер савучылар арасында җиңүгә лаек.

— Мин бу өлкәдә 2011 елдан бирле эшлим. Марий Элдан Олы Карлыган авылыннан килдем. Анда кияүгә чыккан идем. Хәзер кире монда кайттым. Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Биредә тизлекне дә, сыйфатны да карадылар. Аппарат җыю-сүтү, җилемнәрне юу, киптерү, сөртү эшләрен күрсәттек.

Безнең эштә иң мөһиме иртә тору. Авыр инде ул. Бер атна иртән, бер атна кичен сменалап эшлибез. Терлекне яратырга, күңелең белән тоярга кирәк. Барысы да безнең куллардан тора, сөт сыйфаты да, терлек сәламәтлеге дә. Минем кәефем начар булса, сыер аны сизә. Тәүлегенә 900-1300 литр сөт савам. 67 сыерны 3-4 сәгатьтә савып бетерәм. — дип сөйләде Анна.

«Иң яхшы зоотехник» исеменә Аксубайдан Рәмис Мусин лаек. «Иң яхшы механизатор» номинациясендә Саба районыннан Динар Газизовка тиңнәр табылмаган. «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» номинациясендә Сабадан Айназ Шәйнурова җиңде. «Иң яхшы бухгалтер-экономист» исеме Лаеш вәкиле Екатерина Фадеевага бирелде.

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова быел бәйгедә катнашуга заявкалар буенча Балтач, Кукмара, Буа районы лидер булуын әйтте. Гәрчә былтыр Буадан нибары өч кенә гариза булган. «Кызганыч, узган ел белән чагыштырганда, Әгерҗе, Аксубай, Кама Тамагы районыннан гаризалар булмаган. Бу районнар белән эшләргә кирәк. Еш кына яшьләргә мәгълүмат барып җитмәгән була», — диде.

Яшьләр эшләре министрлыгы авыл яшьләренә ярдәм программасын эшли. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков әйтеп сөендерде. «Барлык районнарны тәкъдимнәр сорадык. Аларны планга керттек. Бүген килештерү процессы бара. Программаны раслап, киләсе елдан Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекләре яңа форматта эшләр», — диде.

Җиңүчеләргә беренче урын өчен 10 мең сум, икенче урынга 8 мең сум, өченче урын өчен 6 мең сум премия бирелде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100