Агрофирма икътисадчысы Самат Нургалиев: «Күңелем белән мин гел сәхнәдә»
Самат Нургалиев – «Яңа йолдыз» музыкаль проектының 2нче сезоны финалисты. Аның җырлары «Болгар радиосы», «Татар радиосы»нда яңгырап, күпләрне сөендерә. Самат бүгенге көндә Тәтеш районы «Нур» хуҗалыгында экономист булып эшли. Кырда эшләсә дә, күңеле аның гел сәхнәдә. «Интертат» яшь башкаручы белән таныштыра.
Самат белән «Нур» агрофирмасына язгы кыр эшләре турында репортаж язарга килгәндә таныштык. Ул әтисенең – хуҗалыкның җитәкчесе Радик Нургалиевның агрофирмасында 3 ел икътисадчы булып эшли.
Биредә мин балачактан бирле эшлим. Әти мондагы бөтен эшкә дә өйрәтте. Балачакта әле монда бернәрсә дә юк иде. Биредә эшләве кызык булды. Әз генә эшләгән хезмәтеңә дә күп булып тоелган акча түлиләр иде. Шул рәвешле, бу хезмәтне акчалы эш дип күзалладым.
Аннары мин аграр университетына укырга кердем. Нәкъ менә институтта сәхнәгә минем «икенче сулыш» ачылды. Иҗатымны башлаганда, минем җырлаганны ошатучылар табылды, җырлауга ихтыяҗ артты, банкетларга чакыра башладылар. Аннары җәйләрен генә авыл хуҗалыгында эшли башладым. Күңел сәхнәгә тартты.
2021 елда «Яңа йолдыз» проектында «Барс медиа» белән эшли башладым. Шунда үземә: «Мин кешегә кирәк, артист булам!» – дип әйткән идем. Кая гына барсам да, таныйлар. «Болай да була икән!» – дип гаҗәпләндем. Кыскасы, илһамландым.
Өйләнгәч, әзрәк кенә приоритетлар үзгәрде. Шуңа күрә пауза алырга туры килде. Ләкин шулай да мин сәхнәдән читләшергә җыенмыйм.
Синең җырларың радио ешлыкларында да яңгырый.
Әлегә мин иске ротацияләремне радиога тапшырам. Бу эшне инде бөтенләй югалмас өчен башкарам. Бүгенге көндә «Болгар Радиосы», «Татар Радиосы» белән эшлим. «TMTV» татар музыкаль телеканалында клибымны күрсәтәләр.
Җырларыңның сүзләрен үзең язасыңмы?
Юк. Җырларның көй авторы – Реваль Хисмәтуллин, сүз авторы – Айгөл Вәлиуллина. Бер вакытны Альфред Якшимбетовка кунакка барган идем. Нык тәэсирләр калдырган иде ул миндә. Югыйсә янына онык кебек берәү килде инде. Ә ул шундый кунакчыл каршы алды. Чәйләр әзерләде, хатыны коймаклар пешерде. Шулай чәй эчә-эчә, бер җыр алган идем аннан. Салмак җырлар күбрәк ошый миңа. Шуңа күрә Реваль Хисмәтуллин белән хезмәттәшлек итәм.
Үзеңнең иҗат иткәнең юк, димәк?
Бар, әмма мин аларны чыгармыйм.
Нишләп?
Русча әйткәндә, «пороха не хватает». Ә болай минем уйларым барыбер сәхнәдә. Мин сәхнәне үзен дә, сәхнәгә чыгарга да, җырлар башкарырга да яратам. Минем октябрьдән мартка кадәр пауза алдым. Ихтыяҗ булмагач, бөтен җирләрдән югалдым. Яңа ротацияләрем булмады, кеше мине онытты. Менә март аенда кабат сәхнәгә чыктым. Әле дә ничек борчылганым исемдә. Әмма ул хис чыгу белән онытыла. «Кайф» инде!
Миңа хәзер агрофирмада эшләвем мөһимрәк. Күрәсез бит инде нинди территорияләр, мәйданнар (4999 гектар турында сүз бара). Аны әтигә үзенә генә башкарып чыгуы авыр. Аңа ярдәм итәргә кирәк.
Ә бу – үз теләкләреңә каршы баруны аңлатмыймы соң?
Юк, миңа монда киртәләр куймыйлар. Әтигә шалтыратып: «Концертка чакырдылар», – дип әйтәм дә, ул миңа гел: «Ярар», – ди. Беркайчан да: «Бармыйсың! Нәрсәгә кирәк ул сиңа?!» – дигәне булмады. Ул минем тырышлыгымны үзе күреп торды. Минемчә, миңа аз гына түземлек җитмәде. Сәхнәдә 1 елда гына уңышка ирешеп булмый. Әгәр миңа артист булырга насыйп икән, димәк, ул булыр. Хәзер булмаса да, 10 елдан. 30-40 яшендә генә дә уңышка ирешкән кешеләр дә бар.
Хәзер менә карагыз, Марат Яруллин уңышка иреште. Минем аның турында 10 еллап ишеткәнем бар. Ә ул «выстрелил» 1 ел элек кенә. Илмира Нәгыймова белән дә шул ук хәл. Гомумән, молодцы алар! Матур гына концертлар куеп йөриләр. «Татарча солянка»га килгәч, сәхнәдә чыгыш ясарга Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Гөлназ Асаева әзерләнә. Шул вакытта үз-үземә гаҗәпләндем. «Ничек мин монда килеп эләктем ул?!» – дим. «Барслардан» сорыйм: «Сез ничек мине «топлар» янына керттегез?» Алар миңа: «Син бит не затерялся!» – диләр.
Яңа гына өйләндем, дисең. Ничек соң гаилә тормышы?
Өйләндем. Әтрәч авылы кызына. Ә гаилә тормышы – искиткеч! Иртә белән уянасың, иртәнге аш әзер. Кич белән кайтасың, кичке аш өстәлдә тора. Симердем дә хәтта, – дип көлде Самат.
Хәзер эстрада, кыр һәм гаилә арасында өзгәләнәсеңме?
Минем приоритет – ул гаилә. Аннары инде калганы. Мин шулхәтле озак көттем Наиләмне! Мәхәббәтсез авыр иде миңа. Бу тормышта үз кешеңне табу – ул бәхет. Минем аның өчен адымнар ясыйсы килә. «Екнуло» дип әйтәләр бит әле? Безнең танышу көтмәгәндә булды. Ул мине белә иде, ә мин аны – юк. Кызлар белән бәйле минем 2 генә приоритетым булган иде. Ул исә – беркайчан да интернетта танышмау һәм беркайчан да үз ягыңнан кыз алмау. Ахыр чиктә интернетта да таныштым, үз ягымнан да булып чыкты, – дип елмайды Самат.
Ә синең «эстрада кызы»на өйләнү теләге юк идеме?
Мин җырчы кызлар белән аралаша идем, әмма «эстрада кызы»на өйләнү теләге булмады. Икебез дә гастрольдә йөрсәк, өйдә көтеп торучы кешең булмый. Өйләнгәч тә, мәсәлән, өйгә кайтасың, ә анда – бушлык. Нәрсәгә кирәк ул?
Димәк, син Ришат Төхвәтуллин шикелле инде. Ул да бит Алия Карачуринаның өйдә утыруы яклы.
Миңа калса, ул дөрес эшли. Мин аның белән килешәм. Киләчәктә, балалар булгач, аларны Россия буйлап «өстерәп» йөрү дә дөрес түгел.
Бала караучылар бар бит.
Аннары ана тәрбиясе түгел, «няня» тәрбиясе була бит.
Наилә сине сәхнәгә тартылуыңа ничек карый?
Әгәр мин аңа, хуҗалыктан китәм, җырлыйм, әмма акча булмый, дисәм, ул «ярар» дип әйтәчәк. Ул гел минем яклы, һәм мин моңа ышанам. Безнең хәтта никахтан соң алга таба торыр җирне сайлау мөмкинлеге дә бар иде. Өстәвенә, Наиләнең Казанда югары хезмәт хакы ала торган эше бар иде. Әмма ул: «Нәрсәгә китәсең, әйдә, үзем кайтам?» –диде. Наилә соңгы карарны миңа кабул итәргә калдыра. Ул шулай булырга тиеш тә инде. Ул мине илһамландыра.
Кемнәр белән дуэтлар яздырганың бар?
«Ямьле» төркеме һәм Вил Усманов белән дуэтлар башкарган бар. «Казан Экспо»да «Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне»ндә Татарстан Рәисе каршында чыгыш ясаган идек. Минем өчен зур тәҗрибә булды ул. «Ямьле» белән без әле дә яхшы мөнәсәбәтләрдә, аралашабыз, алар үз киңәшләрен бирә.
Эстрадада сине үсендереп торучы кешеләр бармы?
Менеджерлар (көлә). «Ямьле» төркеме үсендерә. Зәринә Хәсәншинада вокал белән шөгыльләнәм. Ул – минем остаз. «Продюсер юк», – дип әйтәбез дә, ә аның кирәге бармы соң ул? «Самат, хайп кирәк, бар әле берәрсе белән сугыш», – диюче кеше. «Берәр клубта эчеп, камерага күрен», – диюче. Нәрсәгә кирәк ул? Син бит үз тормышың белән яшәмисең. Нишләп хайпны, мәсәлән, картлар йортына барып ясап булмый? Ул хайп түгелмени? Кешегә яхшылык кирәкми шул, кешегә әшәкелек кирәк. Нәрсәгә миңа үземнең дәрәҗәне төшерергә? Мәсәлән, Салават абый белән талашып. Мин аның янына якын килергә дә куркам.
Хайп ясап мәшәкатьләнмәгәнгә, тиз арада күтәрелеп булмагандыр инде. Кыюлыгым җитмәгәндер кемгәдер нәрсәдер тәкъдим ясарга. Шулай ук авылга кайтып, кибеткә керәсең дә, кечкенә вакытта сиңа күчтәнәч биргән әбиләр: «Син шундый әшәкемени ул?» – дисәләр, намус дигән әйбер тыныч яшәргә мөмкинлек бирмәячәк. Кеше синең әшәкелегеңне онытса да хәтта, син үзең аны онытмаячаксың. Өйләнгәч, үземне, гаиләмне начар итеп күрсәтергә теләмим.
Татар эстрадасыннан кемне яратып тыңлыйсың?
Салаватны яратып тыңлыйм һәм Фирдүс Тямаевның берничә җырларын яратам. Мин – меломан. Марат Яруллинны да, Данир Сабировны да тыңлыйм. Кәефтән тора. Яшьләрдән Ислам Кәлимуллин бик ошый. Менә аның бөтенләй яңа стиль. Дустым Илшат Мөхәммәтҗанов бар. Аның да җырлары әйбәт. Мин аларның җырларын әйбәтрәк тә беләм, үземнекенә караганда.
Ә ничек сиңа «Гауга» төркеме?
Яңа юнәлеш, дип ишеткәнем бар. Ә болай «Караш» төркемен беләм. «Яңа йолдыз»да без туры конкурентлар идек. Алар быел җиңделәр.
Бүген ил вазгыятенә бәйле рәвештә татар эстрадасын тәнкыйтьләүчеләр бар. Бу вакытта җырлап йөрмәсәләр дә ярый, диючеләр бар. Син моның белән килешәсеңме?
Сез менә эшләп йөрисез бит. Ул бит сезнең ипиегез. Ә нишләп кеше җырламаска тиеш? Ул бит җырчы булырга укыган. Без чәчеп йөрибез, мәсәлән, тракторларда йөрибез. Аларның да ул – шундый ук эш. Җырчылар булмаса, күз алдына китерегез, ничек авыр булыр иде бу тормышта. Кешенең бит инде болай да кәефе юк, ә монда шул кәефне күтәрә торган җыр да юк. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында артистлар җырлаган. Безнең дә бит артистлар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән концертлар куя. Кеше алган билеттан кергән керемне шунда җибәрәләр. Гуманитар ярдәм белән шөгыльләнәләр.
Биредә нинди эшләр башкарасың?
Сезон вакытында кая авыр, шунда эшлим. Болай учетлар алып барабыз. Берәр сораулар килеп чыкса, аларны чишәргә тырышабыз. Хезмәт хакларын баш экономист Фаяз Салаватуллин белән эшлибез. Биредә мин 3 ел гына эшлим әле. Былтыр чәчү буе тракторда эшләдем. Кемдер эшкә чыга алмаса, аны алмаштыра идем.
Шулай 1-2 тапкыр чыккан бар иде, ә былтыр «от и до» эшләргә туры килде. 2017 елдан бирле сезон саен комбайнда эшлим. Миңа кырда булу ошый. Биредә эшләгән эшең күренә. Хәзер әзрәк кенә әти фикерләремне үзгәртә. Аның сүзләренчә, эшне үзеңә оештыра белү – бөтен эштән дә мөһимрәк. Мин бит инде һаман техникага барырга сорыйм. Ә кырда эшләргә кеше җитә. Ә монда бер-береңә терәк булу кирәк.
Кемгә охшап син җырлыйсың?
Әтием җырлый, баянда уйный. Эшчеләр белән җыелып, җырлап та ала.
Ә әниең кем булып эшли?
Әни Тәтештә көнкүреш техникасы кибете директоры булып эшли. Без гаиләдә 3 бала. Мин – иң олысы. Сеңлем 1нче курста Мәскәүдә укый. 7 яшьлек энекәшем бар.
Рәхмәт, Самат, әңгәмә өчен! Иҗат юлыңда да, гаилә тормышында да, агрофирмада алып барган эшчәнлегеңдә дә уңышлар телим!
Самат басуда «Әй, мәхәббәт» җырын башкара.