«Җәйге корылыкка яздан ук әзерләнергә кирәк»: кырдан репортаж
Татарстанда тулы көчкә язгы кыр эшләре бара. Игенчеләр шөбһәдә: синоптиклар быел корылык булачак дип фаразлый. Язгы кыр эшләре белән танышу өчен, «Интертат» хәбәрчесе Тәтеш районы басуларында булып кайтты.
Тәтеш районы Кече Әтрәч авылындагы «Нур» агрофирмасы – республиканың алдынгы хуҗалыкларының берсе. Агрофирма районда сөт һәм ит җитештерә, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерә торган алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Агрофирма «Татарстанның элиталы орлыклары» берлегенә керә, бүтән хуҗалыклар өчен дә чәчү орлыклары җитештерә.
Хуҗалыкка юл тотканда һава торышы искиткеч матур иде. Апрель азагы булса да, җәй кебек – кояш яктырта, җылы. Ямь-яшел болыннар күз явын алырлык.
Кече Әтрәч авылына җиткәч, хуҗалыкның административ бинасы кайда урнашканын юл читендәге бабайдан сорадым. Ул минем аның белән исәнләшүемне дә, нәрсә сораганымны да ишетмәде булса кирәк. Әмма «Нур» сүзен аңлагач, йөзенә нурлы елмаю чыкты, хуҗалык урнашкан якка таба бармагы белән төртеп күрсәтте. Алланың рәхмәте яусын.
«Нур» агрофирмасы хуҗалыгы машина-трактор паркында зур-зур комбайннар, тракторлар, машиналар. Шунда ук силос траншеялары, ашханә, ашлык складлары, иген чистарту комплексы, алга таба фермалар… Бөтенесендә кешеләр кайнашканны карап, биредә кызу эш барганына инанасың. Һәр якта зәңгәр спецовка кигән эшчеләр, аркаларында «ООО Агрофирма «Нур» дигән язу. Алар арасында олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар иде. Безне күргәч, гаҗәпләнеп карап торучылар да, бездән качырга ашыгучылар да булды. Трактор кабинасыннан безне күзәткән абыйны «эләктерә» алдык.
Абый, төшегез! – дим. Трактор шактый зур булу сәбәпле, тавышым менеп җитмәде бугай. Әмма ишеткәч, тракторист абый артык ялындырып тормады: без бер «дәрәҗәдә» бастык.
Бик мөлаем тракторчы абый бик ачык йөз белән исәнләште. «Нур» механизаторы Фәнис Гыйниятов иде ул.
Тракторист-механизатор булып 1991 елда армиядән кайтканнан бирле эшлим. Бу тракторга 2012 елда утырдым. Моңа кадәр «Беларус»та идем, анда яхшы эшләгәч, иномарка бирделәр, – дип көлде ул.
Иномарка әйбәт. Уңайлыклар бар, кондиционер булгач, эссе дә түгел. Хәзер чәчүдә. Яңа гына Алабирде авылы ягында бик күп ашлама керттек. Алла боерса, чөгендер үсәчәк. Ашламалар гомумән бик күп кертелде. 2 агрегат эшләде. Берсе алдан сиптереп барды, мин трактор белән чәчеп бардым. Безнең исәп яхшы уңыш алырга.
Яңгырлар яудымы соң?
Күптән түгел явып китте. Тагын бераз яуса, әйбәт булыр иде. Ә болай җир чәчмәслек түгел. Беребез яңа гына катокларга китте. Ул катоклагач, миңа рапсны чәчергә кирәк. Рапсны тирәнгә чәчергә ярамый. Җир йомшак булса, ул тирәнгә китәчәк һәм тишелмәячәк. Хәзер рапс чәчәргә команда көтәм… Быел бодай, арпаны чәчмиләр, ахрысы. Бәяләре түбән булгач, файдасы юк бит. Арзан инде бәяләре, арзан хәзер... Бөтенләй төшеп бетте!
Ә болай эшем белән мин бик канәгать. Хезмәт хакым да әйбәт. 40тан да ким түгел. Эш вакыты – иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр. Төнгедә булсак, киресенчә. Төшке ашта безгә ашханәдән китереп ашаталар. 2 балам бар. Улым Динар Казанда укый. Ул минем белән трамбовкада күп эшләде. Ә кызым Фирүзә мәктәпне тиздән тәмамлый. Аның хыялы – татар журналисты булу.
«Бәяләр түбән булу сәбәпле, быел орлыкка ихтыяҗ булмады»
Без сөйләшә торганда, «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев та килеп җитте. Аның белән кырларга чыгып киттек. Эш күп булу сәбәпле, ул башлыча кырда эшчеләр янында йөри – һәр нәрсәне контрольдә тота. Хәзер рапс чәчү белән мәшгуль икәннәр.
Без хәзер нинди орлыкның нинди тирәнлеккә төшкәнен карадык. Дөрес керәме ул, юкмы. Аннары нормасын исәпләп карыйбыз. Шулай бөтен әйберне әйбәтләп карап йөрергә кирәк. Карамыйча булмый, чөнки нәрсә чәчәсең – шуны урасың, – дип сөйләде ул.
Мең дә бер эшне башкарганда, Радик абый безнең белән сөйләшергә дә вакыт табарга тырышты. Иң элек ул үзе белән таныштырды.
Мин Кече Әтрәчтә туып үстем. Аннары укытучы һөнәрен үзләштерергә Казанга киттем. Бүген укытучы һәм юриспруденция буенча ике югары белемем бар. Казанда әйбәт кенә эшләп килгәндә, 2005 елда элеккеге район башлыгы миңа хуҗалыкны торгызырга тәкъдим итте. Ул вакытта мондагы «Ирек» дигән хуҗалыкның хәле бик мөшкел булгач, мине чакырганнардыр инде, күрәсең. Ә болай миндә агрофирма җитәкчесе булу хыялы юк иде. Мин тормышка зарлана торган кеше түгел. Аллага шөкер, исәнлектә-саулыкта. Язмыш шулай туры килде. Шөкер итеп яшәргә кирәк.
Бүген 4999 гектар эшкәртелә торган җиребез бар. 3 авыл җирлегендә эшлибез. Алабирде, Әтрәч, Монастырское авыллары. Командамда 50ләп кеше эшли. Кырда борчак, рапс, көнбагыш, чөгендер, кукуруз чәчәбез.
Быел орлыкка ихтыяҗ булмады. Кисәк кенә бәяләр төшеп китү сәбәпле, алудан баш тарттылар.
Яңа төзелгән комплекска монтаж бара. Менә җәйгә терлекчелек комплексын сафка бастырырга планлаштырабыз, Алла боерса. Анда безнең сыерларны робот савачак. Ул турыда сөйләве дә күңелгә авыррак. Чөнки сөткә бәяләр түбән. Үзкыйммәте югары булачак, дигән сүз. Ә андый яңа технологияләр зур чыгым сорый. Зур чыгым сорагач, аны капларга да кирәк. Ә ничек аны башкарып булачагы сорау астында.
Терлекчелеккә килгәндә,1300гә якын мал бар. 400 баш савым сыеры. 1 тонна сөт тапшырабыз.
Сөтнең дә бәясе төште, 18 сумга гына калды, диләр...
Бездә бәяләр югарырак. 18гә үк төшмәде әле.
Җыелган сөтне кая тапшырасыз?
Казанга алып китәләр. Элек «Касымовский» сөт комбинатына кабул итәләр иде.
Хуҗалык кереме арттымы?
Узган елны 25 процентка артты. Без гел уңай динамика белән бардык. Хәзерге бәяләр белән нәрсә буласын белмим. Быел орлык әз сатылды, сөткә дә бәя төште. Сөтнең күләме кирәгеннән дә артыграк савыла ул. Ә бәясе арзан булгач, акча кереме әзрәк.
Бәяләр төшү нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?
Бәлки, чит илдән үзкыйммәте арзан булганны кайтарттыралардыр. Без аны белмибез бит. Безгә бәясен төшерәләр – килешмисең икән, димәк, башка сатып алучыны эзлисең. Ә башкасы түбәнрәккә дә алырга мөмкин. Аннары аның белән килешмичә дә булмый. Игеннәргә дә бәя, үзкыйммәтеннән төшеп китеп, 7 сумга калды. Үзкыйммәте кыйммәтрәк булгач, ул бәягә сатасы килми.
Малларга нәрсә ашатасыз?
Азык үзебезнеке. Шрот, жмых, төрле өстәмәләр сатып алабыз. Ә силос, сенаж, печән, салам, фураж, кукуруз үзебезнеке.
Нинди техника кулланасыз?
Безнең 6 көчле иген комбайны, 2 азыкныкы («Ягуар» һәм «Полесье») эшли. 4 куатле һәм 10лап гадирәк тракторлар бар. 5 «КамАЗ», 1 манипулятор, «Амкадор», погрузчиклар, махсус техникалар бар. Чит ил техникасыннан Германиянең «Амазоне», Италиянең «GASPARDO»сы бар.
Санкцияләр аркасында запчастьләр белән проблемалар тумыймы соң?
Запчастьләрне кайтарттырып була, әмма бәяләре бик каты кыйбатланды. Аннары кайтару вакыты да озайды.
Сезне хуҗалыктан махсус операциягә китүчеләр булдымы?
Хуҗалыктан юк, ә авылдан булды. Хуҗалыкта олы яшьтәге кешеләр эшләгәч, аларның броньнары бар.
Гуманитар ярдәм белән шөгыльләнәсезме?
Әйе. Шәхси тәртиптә дә, район белән берлектә дә җыелышып ярдәм күрсәтәбез. Ул яктан безнең район башлыгы бик актив.
«Корылык булыр, дип әйтәләр. Булмасын иде инде»
Быел яз иртә килде. Бу чәчү барышына нинди йогынты ясаячак?
Яз иртә килде, әмма табигать барыбер үзенекен эшли. Иртә керсәң, җир тыгыз, салкын була. Соңга калсаң – кипкән, коры. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Тырмага да, чәчүгә дә үз вакытында керергә кирәк. Орлыклар юешкә төшергә тиеш. Югыйсә ул тишелмәячәк.
Яңгырлар яудымы соң?
Кече Әтрәчтә яңгыр әйбәт яуды. Әмма Алабирдедә күбрәк. Әле без тагын көтәбез яңгырларны, Алла боерса.
Җәй нинди көтелә дип уйлыйсыз?
Минем «өстәгеләр» белән элемтә юк (көлә). Корылык булыр, дип әйтәләр. Булмасын иде инде. Ничек булса да, без һава торышына карап тормыйбыз. Җәйге корылыкка яздан ук әзерләнергә кирәк. Без үзебездән торганны, технология таләп иткәнне эшлибез. Җирне эшкәртәбез, орлыкны сыйфатлы итеп чәчәргә тырышабыз, ашламалар кертәбез, саклау чаралары белән эшлибез. Калганы – Аллаһы Тәгалә кулында.
Чәчү эшләре кайчан тәмамланачак?
Бөртеклеләрне чәчеп бетердек инде. Кукуруз, көнбагыш, рапс, соя кебек культуралар гына калды. Бөтен нәрсә яхшы гына барса, бер атнадан бетәр, дигән фикердә.
«Авылның киләчәге – модернизациядә»
Сез, командада 50 кеше эшли, дип әйттегез. Яшьләр бармы?
Килгәлиләр. Тик шулай да күп дип әйтеп булмый. Күбесенчә, олыгая барган кешеләр. Практика үтәргә килүчеләр быел бишәү булды. Практика вакытында аларга нәрсә кушылган, шуны эшлиләр. Күбрәк техника янында йөриләр. Настройка, регулировка, ремонт кебек эшләр белән шөгыльләнәләр.
Бүгенге көндә яшьләрне хуҗалык эшенә ничек җәлеп итеп була? Яшьләргә нинди грантлар бар?
Грантлар бар. Техникум, институт бетереп кайтучыга да хөкүмәт 300 меңлек «подъемный» бирә. Алар инде 3 ел эшләргә тиеш була. Авылда бүгенге көндә эшчеләргә 3 йорт төзелде. Әтрәчтә икәү, Алабирдедә берәү. Әмма аңа карап кына кешене барыбер кызыктырып булмый. Алар барыбер шәһәргә китү ягын карыйлар. Югыйсә, авылда да шулай ук әйбәт кенә эшләп яшәргә була.
Студентларга максатчан укыту бар, аларга стипендия дә каралган. Мин мәктәптә дә ул турыда әйттем. Теләк белдерүчеләр генә булмады. Без моның өстендә эшлибез һәм гел болай булмас, дип өметләнәбез. (Пауза). Авыллар картая. Күзгә күренеп картая...
Авылның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Киләчәк – модернизациядә. Элеккеге технология белән генә эш бармый. Яңа технология, модернизация, механизация һәм шулай ук автоматизация хисабына эшләсәң генә.
Складта спецовкадан бер абый бер савыттан икенчесенә бензин салып басып тора иде. Аның сүзләренчә, биредә ул слесарь булып эшли. Үзенә 45 яшь, Кече Әтрәчтә яши, ә исеме Айрат Кәбиров. Иң башта сөйләшергә бик теләк белдермәде.
Мәктәптә дә «өчле»гә генә укыдым, сөйли белмим мин, – ди.
Абый, сөйләшергә мәктәпкә кергәнче үк өйрәнәләр бит. Нинди эшләр башкарасыз монда?
И-и-ий, нинди эш бар, бөтенесен дә. Ремонт, тегесе-монысы... Хәзер кырга безнин алып барам. Аммиак кертергә кирәк.
Көненә ничә сәгать эшлисез?
Без эш беткәнче эшлибез.
Гаиләгез бармы соң?
3 балам бар минем. Алар кечкенә әле. Иң олысы 7нче сыйныфта, уртанчысы 3нчедә, кечесе быел мәктәпкә керә.
Соң өйләндегезме әллә?
Әйе (көлә). Әмма тормышыма зарланмыйм. Буш вакытта ТНВдан артистларны тыңлыйм. Исемнәрен генә истә истә түгел. Бигрәк күп алар хәзер. Ел саен Салаватның концертына йөрим.
Бакчагыз бармы соң? Нәрсәләр утыртасыз?
Бар. Чөгендер, бәрәңге, карбыз, кавын. Терлек асрыйбыз. Бер сыерыбыз бар. Аның сөтен «Нур»га тапшырабыз.
Ничә сумнан?
22 сумга сатабыз. Мин үзем сөт ашамыйм. Кофега гына әллә нидә бер салып эчәм, ә болай – юк.
Аллергияме әллә?
Юк. Эчне йомшарта (көлә). Катык та ашамыйм мин. Сөт белән дус түгел. Аш, ит ашыйм. Җиткән. Башка бер нәрсә дә кирәкми миңа, – дип, эшен дәвам итте.
Техника янында яшь егетләр казына иде. Илнар Йосыпов биредә нинди эшләр башкарганы турында сөйләде.
Кырдагы тракторларга заправкадан солярка ташыйм. Күбрәк техника янымда йөрим, көпчәкләрне сүтеп җыям. Мин монда практика үтәргә килдем.
Алга таба нинди планлар? Бирегә эшкә кайтырга уйлыйсыңмы?
Юк.
Шәһәргә омтыласыңмы?
Шул якларга булыр.
Практикант Илсаф Абдуллин:
Мин Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында механизаторлыкка 4нче курста укыйм. Укуны тәмамлагач, армиягә барып кайтырга исәп. Эшкә шәһәргә барасым килә. Казанда да эшләргә кирәк, шәһәр күрәсе килә. Практика вакытында теләсә кайсы эшне башкарам. Машина, көпчәк ясыйбыз. Нинди эш килеп чыга, барысын да эшләргә тырышабыз.
Тәтеш районы Әтрәч авылының «Нур» агрофирмасыннан фоторепортаж