Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөтне күпмедән сатасыз, яки сыер асрау отышлымы?

Татарстанның төрле районнарында сөт ризыкларын күпмедән саталар? Сыер асрау быел отышлымы? «Интертат» үзләреннән арткан сөтне танышларына, авылдашларына сатучылар фикерен барлады.

news_top_970_100
Сөтне күпмедән сатасыз, яки сыер асрау отышлымы?
Владимир Васильев

Быелгы коры җәй мал асраучыларга зур сынау китерде. Мин сөйләшкән авыл кешеләре кышка җитәрлек печән әзерләп булмавын, яисә малларга ашатасы ризыкның бәясе сизелерлек артуын белдерде. Алар мондый шартларда сөтне җыючыларга тапшыруны бертавыштан зыянга эшләү дип атый. Авылларда хәзер сыерлар саны кимегәннән-кими бара. Киләсе кышны ничек чыгарга икән дип борчылучылар да күп.

Питрәч районы Чыты авылыннан Кәдрия Гайнетдинова:

Сыерым берәү. Элек икене асрый идем. Олыгаеп киткәч, берәү дә бик җиткән. Үзебездән арткан сөттән эремчек, каймак һәм май ясап сатам. Сөтнең литрын 50 сумнан, эремчекнең килограммын 160 сумнан, язган майны 600 сумнан алалар. Кайберәүләр базарга чыгып, кыйммәтрәккә дә сата инде. Өйгә килгән кеше шул бәядән алып китә. Сөт ризыкларын күбесенчә Казаннан кунакка кайтучылар, бакчачылар сорый. Майны, каймакны аеруча яратып алалар. Кайвакыт сораучыларга җитмичә дә кала. Ул шундый сары, тәмле була. Аңа бит бернинди химия кушылмый. Сыерны да кадерләп, яратып карыйм, әйбәтләп ашатам.

Терлек асрап кына баеп булмый инде. Эшсез тормыйм, күңелгә бер юаныч, иптәш булсын дип сыер тотам. Сөтне алып бетереп барсалар, сыерны ашатырга тотылган акча аклана. Сөт җыючыларга 20 сумнан бирсәң, акланмый. Берничә сыер асраучы исә, урамга чыгарып тапшырсаң да файдасы бар, ди.

Арча районы Шушмабаш авылыннан Гөлназ Шәкүрова:

Әлегә ике сыерым бар. Киләчәктә тананы да калдырып, өч сыер итәргә кызыгабыз. Авыл җирендә сыерсыз яшәүне күз алдына китерә алмыйм. «Сыйлы көнең сыер белән», дип әбиләр белмичә әйтмәгәндер. Күрше-тирәләр өч литрлы банкасын 100 сумга алып чыгып китәләр. Бу без сораган бәя дә түгел. Алар үзләре шул сумманы калдыра. Мин күбрәк эремчек һәм каймак белән эш итәм. Каймакның ярты литрлы банкасын 150 сумнан, бер килограмм эремчекне 130 сумнан бирәм. Каймакны 200 сумга сатучылар да бар, ләкин мин кешедән, бигрәк тә әби-бабайлардан аның кадәр сорый алмыйм. Хәзер халык сөтне аертырга күнекмәгән, ә каймак сораучылар күп. Казанда яшәүче балаларым, оныгым да безнең каймакны бик ярата. Күчтәнәчкә бирергә дә яхшы бит инде.

Сөт ризыкларына ихтыяҗ зур, чөнки сыер асраучылар елдан-ел кими бара. Кибеттәге сөт белән өйнекен чагыштырып та булмый инде. Күп кеше хәзер дөрес туклануга күчеп бара. Эремчек, каймак сораучылар күп. Бу эш тырышлык, чисталык таләп итә инде. Пөхтә булмасаң, сөт тәмле булмый. Әчегән, тәмсез эремчегең берәүгә дә кирәкми.

Сыер асрау, сөт ризыклары әзерләү бик зур хезмәт таләп итә. Хезмәтенә күрә отышлы эш булмаса да, моңарчы әзме-күпме үз-үзен аклый иде әле. Чиләген 200 сумга чыгарып бирүчеләр зыянга эшли инде. Быел ашлык, печән бәясе артты, шуңа күрә хәзерге моментта безнеке дә акламый. Ашлык бәясе 10 сумнан 18 сумга кадәр күтәрелгән. 40 мең сумга печән сатып алдык. Сыерга чит ил машинасына керткән кадәр акча тыгарга кирәк. Бу кышны чыгу бик авыр булачак инде. Ничек булса да, малларны бетерәсе килми. Балаларга чын, файдалы ризык ашатасы, авылдагы әби-бабайларны кулай бәядән чын сөт белән сөендереп торасы килә. Тормышта бөтен әйбер дә акча белән генә бәяләнми, кешелеклелек дигән әйбер дә бар.

Мин яшьләргә дә сыер асрарга тәкъдим итәм. Минем киңәш белән сыер алучылар булды. Үз гаиләң өчен булса да әйбәт бит: иртә-кич өстәлгә яңа сауган сөт куела.

Теләчедән Лилия Кыямова:

Әниләр Теләченең үзендә яши, күптәннән өч сыер асрыйлар. Алар шуны яшәү чыганагы диләр инде. Сыер булгач, бозавы була, күпләп тавык-чебеш тоталар.

Өч литрлы банкасын 120 сумнан бирәләр. Даими алучылар күбесенчә өйгә килеп ала, олы кешеләргә әти машина белән илтеп бирә. Сөт калганда әни каймак аерта, эремчек ясый. Каймакның ярты литрлы банкасы 150 сум тора, эремчекнең килограммы моңарчы 150 сум иде, хәзер 160 сум булды. Сыерны әни кул белән сава. Бәлки, шуңа да сөтләре тәмледер. Аппарат белән сауган сөткә ят тәм керә, диләр. Безнең сөтне халык ярата. Менә хәзер әниләрнең эремчегеннән сырник пешерәм әле.

Актаныш районы Тыңламас авылыннан Рузилә апа:

Мин сөтне җыючыларга гына биреп җибәрәм. Бигрәк очсызга — 21 сумга гына китә шул. Сөтне озак саклап булмагач, җыючыларга тапшырасың инде. Авылда күпләр сыер асрый, шуңа күрә ваклап сатып бетереп булмый, капка төбеннән биреп җибәрүең хәерлерәк. Ашлыкны, печәнне сатып алабыз. Быел печән булмады. Кышын сыерны асрап чыгарга мөмкинлек юк. Халык хәзер сыерын, бозавын бетерә башлады инде.

Биектау районы Айбаш авылыннан Әлфинур Низамиева:

Без бер сыер асрыйбыз. Арткан сөттән каймак аертып, эремчек ясап сатам. Сыерыбызның сөте генә сыеграк. Сораучылар булса, өч литрлы банкасын 120 сумнан бирәм. Каймагын аерткач, сатарлык әллә ни калмый да инде. Казанга якынрак авылларда күптәннән 150-160 сумнан саталар, диләр.

Эремчекне килограммын 160 сумга, каймакның 100 граммын 36 сумга сатам. Каймакны мин граммлап үлчәп салам. Каймак сыеграк булгач, банкасы җиңелрәк килә. Кешегә яхшы булсын, дим.

Сөт җыючылар бездә 20 сумнан алып китә. Бигрәк арзан инде. Әни колхозда сөт җыючы булып эшләде. Ул сөтнең литры өчен кешегә 33 тиен түләдек дип әйтә иде. Ягулык 16 тиен торган. Советлар Союзы заманында бер литр сөткә ике литр ягулык алганнар. Хәзер бөтен әйбер кыйммәт, ә сөтнең бәясе юк.

Сыер асрауның хезмәте буш инде. Саткан ризыктан бераз акча керсә дә, ашлыкка тотылып бетә ул. Кичә генә узган елгы арпаны 13 сумнан алдык. Әле ярый ирем печәнне үзе әзерли.

Без сыерсыз, сөтсез яши алмыйбыз шул. Көн саен кешегә банка күтәреп керү әллә ничек кебек. Сөтен, каймагын, эремчеген, катыгын ирем дә бик ярата. Көн дә алар өстәлдән өзелми. Олыгайгач ничек яшәрбез дип борчылам.

Хәзер авылда мал бик нык кимеде. Кызым авыл советында эшли. Күптән түгел генә субсидия түләү өчен авыллардагы сыерларны барладылар. Биш авылга 52 сыер калган икән. Күпме инде ул? Субсидия алу өчен район үзәгенә барып белешмә җыеп йөрисе юк. Аллага шөкер, авылда бөтен кәгазен эшләп бирәләр. Ветеринарларыбыз да бик әйбәт, белемле. Кайчан чакырсаң, шунда килеп прививкасын ясыйлар, башка ярдәм кирәк булса да булышалар. Алардан башка гына мал асрап булмас иде. Рәхмәт үзләренә.

Тәтеш районы Үтәмеш авылыннан Зөлфия Хөсниева:

Заманында өч сыер асрадык. Былтыр икәү иде, быел берне генә калдырдык. Аны арттырырга уйламыйбыз да, чөнки файдасы юк, сыер асрау өскә генә чыга. Бөтен әйбергә бәя коточкыч арта бара, ә сөт бәясе ничә ел инде шул килеш тора. Бу айга газ бәясе дә артып килде.

Сөт җыючылар 21 сумнан алып китә. Бу көлке бит инде. Быел печән юк. Сатып алырга да кыйммәт. Игенне дә быел кыйммәт була, диләр. Мал асрауның нинди файдасы бар соң инде? Халык аптырый.

Хәзер авылда сыер тотучылар әз. Безнекен күршеләр ала. Эремчек, каймак ясап сатканыбыз юк. Бик мәшәкатьле ул. Авылда болай да эш күп бит. Каймак ясарлык сөт калмый да инде. Сөтнең өч литрлы банкасын 100 сумнан бирәбез. Тирә-якта 120-140 сумнан сатучылар да бар дип ишеткән бар. Без алай бәяне арттыра алмыйбыз, чөнки бездән күбрәк пенсионерлар ала. Сыер исән булсын да, үзебез исән булыйк, дибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100