Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казанга кире китү уемда да юк»: авылда йортлар төзү яшьләрне кайтарырга булышамы?

Авылның киләчәге яшьләр кулында. Тик коры кашык авызны ерта, шуңа күрә яшьләргә эш урыннары да булдырасы, акчасын да түлисе, баш өстендә түбәсе дә кирәк бит. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программалары белән авылларда торак төзелә, бу исә яшьләрне авылларга кайтарырга булыша.

news_top_970_100
«Казанга кире китү уемда да юк»: авылда йортлар төзү яшьләрне кайтарырга булышамы?
Гөлнар Гарифуллина

Саба районы Тимершык авылы — яшь белгечләр, яшь гаиләләргә торак төзелешендә үрнәк җирлекләрнең берсе. Журналистлар өчен пресс-тур да шул авылда башланды.

«Безгә булмас инде бу, озак көтәрбез әле дип уйлаган идем»

Арендага торак программасы буенча Наилә һәм Илназ Хәйретдиновларга 2019 елда Тимершык авылында 72 квадрат метрлы йорт бирелгән. Квадрат метры 50 сумнан исәпләгәндә, аренда түләүләре аена 3600 сум тәшкил итә. Йорт бәясе — 2 млн сум. Бу программа буенча төзелгән йортларда көнкүреш өчен барлык кирәк-яраклар, җиһазлар бар.

Хәйретдиновлар өч һәм бер яшьлек ике бала тәрбияләп үстерәләр. Наилә — Тимершык мәктәбендә физкультура укытучысы, әлегә декрет ялында, тормыш иптәше полициядә сак бүлегендә эшли. 

— Башта Шекшедә яшәдек, Тимершыкка килеп эшләп йөрдем. Чиратка язылдык, безгә булмас инде бу, озак көтәрбез әле дип уйладым. Бу мин көткәннән тизрәк булды. Хәзер бик рәхәт, ошый, җитешсезлекләр килеп чыккан очракта да, шундук килеп төзәтәләр. Документларны җыеп бетергәч, социаль ипотека программасы буенча бу йортны сатып алырга ниятлибез, — дип сөйләде хуҗабикә.

Арендага торак программасы буенча яшәүчеләрнең тагын берсе — Фларит Дәүләтҗанов. Ул «Саба» ҖЧҖнең Тимершыктагы филиалында мал табибы булып эшли. Ул эшли торган хуҗалыкта 400дән артык мөгезле эре терлек. Ул Тимершыкка Йосыф-Алан авылыннан күченгән. Тормыш иптәше белән биш һәм алты яшьлек балалар үстерәләр. Дәүләтҗановлар биредә инде өч ел гомер кичерә. Элекке бәя буенча, квадрат метры өчен аена 25 сум түлиләр. Айлык аренда түләве 1900 сум чыга.

— Миңа моны хуҗалык рәисе тәкъдим итте. Шундый өч бүлмәле йорт булыр дип башыма да китермәдем. Кердек тә яши башладык, җиһазлары, мунчасы барысы да бар иде. Бер проблема булмады.

Фларит Дәүләтҗанов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасында катнашып, субсидиягә лаек булган һәм яңа йорт сала башлаган. Торак бәясенең 70 проценты күләмендә дәүләт субсидия бирә. Ул яңа йортка күчкәч, бу арендага бирелә торган йортка торакка мохтаҗ башка белгечне кертәчәкләр.

«Социаль ипотека авылга килеп җитте»

Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов дәүләт программаларының әһәмиятен әйтте.

— Социаль ипотека зур шәһәрләргә генә яраклашкан иде, шөкер, «Авылларга кредитлар» исеме астында авылларга да килеп җитте. Авыл халкы Дәүләт торак фондыннан кайсы 500 мең, кайсы 700 мең сум займ алып, йортларны мөстәкыйль, үзләренә кирәгенчә итеп җиткерә ала, — ди ул.

Расих Закирҗанов сүзләренчә, авыл халкы өчен дә социаль ипотека программасы буенча барлык ташламалар үз көчендә. «Бала туса, торак бәясенең 200 мең сумы чигерелә», — ди ул.

Дәүләт торак фонды ярдәме белән йортлар төзелешендә районның подряд оешмалары катнашканын билгеләп узды.

— Без, беренчеләрдән булып, шушы эшкә тотындык. Сабаның 20 авыл җирлегендә арендага торак һәм башка программалар буенча йортлар салынды. Былтыр 25не төзедек. Быел 1 июльгә кадәр 40лап йортны кулланышка тапшырырга ниятлибез. Бүген районда мондый 65 йорт бар, 100дән артык булыр дип көтелә, — диде.

Тимершыкта Пионер урамы, 30 адресы буенча яшәүче Рәуповлар да йортларын социаль ипотека программасы буенча төзеп бетерә.

— Бу өйнең фундаменты һәм стеналары гына бар иде. Түбәсен ябып, эшләп бетерергә Дәүләт торак фондыннан 650 мең сум займ алдык. 2015 елда күчендек. Ике балабыз өчен 200әр мең сум акча чигерелде. Өлешчә ана капиталын да керттек. Дөресен генә әйткәндә, шәһәрдә яшәргә хыяллана идем, ләкин ирем теләмәде. Шушында төпләнеп калырга яхшы мөмкинлек булды бу, йортны җиренә җиткерә алдык. Планда икенче катны эшләп бетерү дә бар. Ипотеканы 20 елга рәсмиләштердек, ай саен 3 мең сум тирәсе түлибез. Шундый программалар күбрәк булсын иде, — ди Олеся Рәупова.

Ул Казахстаннан күрше Кызыл Мишә авылына үзенә дүрт яшь вакытта күченеп кайтканнарын әйтте. Тимершык егетенә кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрә. Бүген Тимершык мәктәбендә физика һәм биология укыта.

Байлар Сабасының Тынычлык урамында Дәүләт торак фонды программасы нигезендә 27шәр фатирлы өч йорт сафка бастырылган. Дүртенчесе төзелә, тагын берничә шундый йорт күтәрергә исәплиләр. Үзенә күрә бер микрорайон килеп чыгачак. Биредә социаль ипотека программасы буенча яшәүчеләр дә, торакны арендага алып торучылар да бар.

«Казанда да Сабадагы кебек шартлар юктыр»

Саба районының Ш. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе директоры Фәргат Нигъмәтҗанов социаль ипотека буенча бирелгән 59 квадрат метр мәйданлы ике бүлмәле фатирда гаиләсе белән яши. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.

— Монда 2015 елдан бирле торабыз. Мин эш белән тәэмин итүче буларак әйтә алам: каяндыр яшь укытучылар чакырып кайтарсак, беренче урында яшәү урыны мәсьәләсе килеп баса. Хәзер арендага торак төшенчәсе дә килеп керде бит. Мәсәлән, безнең рус теле укытучысы Удмуртиядән килеп, өченче ел инде шундый торакта яши. Кадрлар эзләгәндә бик җайлы, йорт төзеп бирәбез дибез, һәм аны чыннан да эшлиләр.

Су полосы буенча тренер Дмитрий Капитонов гаиләсе белән өч ел элек Казаннан Сабага күченеп кайткан. Нәни кызлары бар.

— РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров мине шушында эшкә чакырды. Хәзер Татарстанда су полосы үсеш ала, Сабада шушы спорт төрен үстерергә чакырдылар. Тиздән килгәнемә өч ел тула. 72 квадрат метрлы фатирны арендага алып яшим. Аена 3200 сум түлибез. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен дә бәяләр кыйбат түгел. Шартлар бик яхшы, Казанда да Сабадагы кебек шартлар юктыр. Барысы да ошый. Башта тулы өч ел эшләргә кирәк, аннары фатир социаль ипотека буларак милеккә күчәчәк.

Әз генә шәһәрне сагынган чаклар була инде, ләкин үкенмим, монда халык бик кунакчыл, киң күңелле. Эш хакы да яхшы. Казанга кире китү уемда да юк. Күңел ачарга барасы килсә, ялларда машинага утырасың да, кунакка барып кайтып була бит, — дип сөйләде тренер.

Расих Закирҗанов әйтүенчә, шушы йортларның берсеннән тугыз балалы Сәгыйтовлар гаиләсенә ике һәм өч бүлмәле фатирлар бирү планлаштырыла.

— Хәзер яши торган җирләре бик кысан, бирегә күченгәч, ул фатирлары да алар исемендә кала. Тагын бер күп балалы гаилә торакка чиратта тора, — диде ул.

Быел Сабада 26 мең квадрат метр мәйданда торак тапшырылырга тиеш. Киләсе елга 28 мең, 2022 елда 30 мең квадрат метрга чыгарга ниятлиләр.

«Халык уяна башлады»

Дәүләт торак фонды программалары Саба районына төрле һөнәр белгечләрен җәлеп итәргә булыша.

— Башта авыл җирлекләреннән кайсы авылларда нинди белгеч кирәк, күпме торак кирәклеген белешеп, заявкалар формалаштырабыз. Читтән килүчеләр дә бар. Килдебәк авылында математика укытучысы бик кирәк иде, ул Азнакайдан кайтты һәм торак белән тәэмин ителде. Шулай ук Сатыш авылында рус теле укытучысы Ижаудан кайтты.

Чулпыч авылында зур гына сөт комплексы салган егетебез бар, без аларга бер тирәдә биш йорт булдырдык. Шул инвесторның хезмәткәрләре тора. Бүген алар бер сыердан 30 кг нан артыграк сөт савалар. Төрле оешма җитәкчеләре дә мөрәҗәгать итә, чөнки аларга белгечләр кирәк. Арендага торак булмасмы икән дип сорап килүчеләр бар, инвесторларны кире какмыйбыз. Безнең максат — яшьләрне күбрәк авыл тормышына җәлеп итү. Саба агросәнәгать паркын булдыру нияте бар, инвесторлар да киләләр. Шәмәрдәндә дә шундый парк төзелеп килә, кешеләр кирәк булыр. Без аларны тиешле белгечлекләргә укытып, шушы эшләргә җәлеп итәрбез дип уйлап торабыз.

Халык уяна башлады, чиратта торучылар арта, бүген 32 гаилә чиратта тора. Яшьләр арасында әти-әнисеннән аерылып, башка чыгарга теләүчеләр дә бар. Дөрес, бу кайчак яшь гаиләләргә мөнәсәбәтләрен җайлап җибәрү өчен дә кирәк. Рәсми учетка басарга әле мөмкинлекләре юк, шуңа күрә арендага алып, үзләрен сынап карарга телиләр.

Иң мөһиме — бу фатирларга ихтыяҗ булсын һәм айлык кертемнәр түләнсен. Төзелеш башланган вакытта, бу йортларда кеше яшәрме икән дип шикләнүчеләр дә булды. Чыннан да, беркем яшәмәсә, акча һәм вакыт уздыру гына булачак бит, — диде.

Ул, шулай ук, РФ Хөкүмәтенең 696 Карары нигезендә, «Авыл ипотекасы» программасы буенча да күпмедер эшләр барганын әйтте.

— «Россельхозбанк» мөдире белән очрашкач, ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына заявкалар китте дип хәбәр итте, — диде.

Саба районы буенча торак фонды вәкиле Алмаз Ибраһимов мәгълүматлары буенча, АПК программасы буенча 2012-2019 елларда 539 кеше катнашкан, шул исәптән яшь гаиләләр — 295 кеше, ир белән хатынның яше 35тән арткан гаиләләр — 244 кеше. 2019 елда барлыгы 40 фатир бирелгән.

Социаль ипотека буенча биш йорт тапшырылган. Тагын чиратта 24 гаилә тора. Төзелешне тәмамлау өчен кредит алырга дүрт гаилә чиратка баскан.

2019 елда «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы буенча 60 кешегә субсидия кайтарылган. 104 кеше чиратта тора.

«Яшь гаилә» программасы буенча 20 гаилә чиратта тора.




25 еллык эшчәнлеге дәвамында Дәүләт торак фонды шәһәр һәм районнарда 170 меңнән артык фатир төзегән. Бүген аларда яшәүчеләр Яр Чаллы халкы санына тиң. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100