«Бер әби башыгызны кисәм дип чалгы тотып чыккан иде...»: фермерлык хәрәкәтенә 30 ел | intertat.tatar

«Бер әби башыгызны кисәм дип чалгы тотып чыккан иде...»: фермерлык хәрәкәтенә 30 ел

Татарстанда фермерлар хәрәкәте оешуга быел утыз ел була. Кемнәр ул хәрәкәтнең башында тора? Фермерларның киләчәге бармы? Яңа фермерлар өчен җирләр калырмы?

Фермерлык эшенең инде утыз еллык тарихы бар, ул вакыт дәвамында инициативалы, көчле рухлы меңләгән кеше үз хуҗалыгын булдырды, ә кемнәрдер булдыра алмады.

«Фермерларны революционерлар һәм геройлар дип әйтергә мөмкин»

Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Камил Ногаев фермерлар барлыкка килә башлаган елларны искә алды:

Мин Спасс районында җиде елга якын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, 25 ел район җитәкчесе булып эшләдем. 90нчы еллар башы бик авыр иде. Беркем ничек һәм кая барырга белмәде. Шул вакытта фермерлар барлыкка килде. Аларны революционерлар һәм геройлар дип әйтергә мөмкин.

Ул вакытта 200-300 гектар җире булган егетләрнең күбесе инде зур җитештерүчеләр булып җитте. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыклар хәтта инвесторлардан җирне арендага ала. Ул вакытларда совхоз, колхозларда ике-өч йөз кеше эшләде, ә нәтиҗә юк иде. Чит илгә чыгып карыйсың, шул ук терлек санына 15-20 кеше эшләде, без шакката идек.

90нчы еллар уртасында җир алу бик җиңел иде. Элекке җитәкче буларак әйтә алам, элек җирләрне бик җиңел бирдек. Хәзер законнар да кырысланды, һәм җирнең күп өлешенең хуҗалары бар. Җирле хакимиятнең резерв җире булсын иде.

Халык авылдан китә. Юллар төзегәч, газ керткәч халык китмәс, дия идек. Хәзер бөтен авылда диярлек газ кергән, авыллар эчендә юллар бар, әмма халык барыбер авылдан китә. Ферма хуҗалыкларында хәтта читтән кергән кешеләр эшли. Ул проблема бар, — дип сөйләде депутат.

«Фермерларга дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк»

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов фермерларның эшчәнлеге һәм ул хәрәкәтнең башында торучылар турында сөйләде:

Нәкъ 30 ел элек авыллардагы реформалар булды. Фермерлар барлыкка килде. Фермер күпкырлы хуҗалык алып баручы, ул — чыдам. Фермер бухгалтер, менеджер, эшчеләр эзләүче, аларны алга этәрүче булырга тиеш. Фермерлык эш һәм хуҗалык алып бару гына түгел — ул сәләт. Фермерлык эше табигатькә, үсемлекләргә, хайваннарга мәхәббәт таләп итә. Шуңа күрә бу һөнәрне ешрак безнең авыл егетләре сайлый.

1991 елда 11,5 мең гектар җир мәйданы белән беренче 254 фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Бүгенге көндә дүрт меңгә якын фермер бар, аларга 370,4 мең га җир беркетелгән. Утыз ел дәвамында фермерның уртача җир кишәрлеге 45 гектардан 100 гектарга кадәр артты.

Фермер хуҗалыкларында 104,9 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 36,9 мең сыер, 10 мең баш ат, 40 мең баш сарык һәм кәҗә, 2,1 млн кош-корт.

Фермерлар хәрәкәтенең аталары — беренче дулкын фермерлар: Владимир Аппаков (Түбән кама),Рәфикъ Гыйльметдинов (Биектау), Зәмир Гыймранов (Питрәч), Илшат Гомәров (Алексеевск), Нәсим Дәүләтов (Минзәлә). Нәбиулла Ибәтуллов (Буа), Минзифар Исмәгыйлев (Балык Бистәсе), Миңталип Миңнеханов (Тукай районы). Зөфәр Мөхәммәтшин (Саба), Петр Погодкин (Аксубай), Фәнзәт Хәбибуллин (Лениногорск) һ.б.

Минемчә, яңа һәм эшләп килүче фермерлар өчен төп стимул — дәүләт ярдәмендә уңышка ирешкән фермерлар. Бүгенге көндә инде фермерлар нәселе бар. Уңышлы эш нинди була? Тиз сатарга мөмкин булган яки балаларга мирас итеп калдырырлык фермалар дип уйлыйм. Инициативалы кешеләр күп.

Грантлар кысаларында булса да, фермерларга дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Әлегә грант алырлык кешеләр бар. Әгәр без аларга хәзер ярдәм күрсәтсәк, алар авыл җирлегендә эшләрен дәвам итәчәк. Хәзер бер грантка биш-ун кеше туры килә.

«Агростартап» программасына 181 млн сум акча бүленде. Ул сумма бөтен республикага каралган. Бер грант — өч миллион сум. Димәк, 50-60 кеше генә үз эшен башлый ала, ә безнең 43 район бар. Узган елны Кукмарадан гына да грантка 37 гариза килгән иде, — дип сөйләде министр урынбасары.

«Бер әби чалгы тотып чыккан иде»

Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров фикеренчә, киләчәктә фермерлар өчен кояшлы көннәр күбрәк булачак.

Фермерлар өчен авыр да, җиңел дә вакытлар булды. Иң авыры башлаган вакытта иде. Алдан ук җир проблемасы бар иде, анысы хәл ителә башлагач, икенчеләре барлыкка килде. 1996 елдан 2006 елга кадәр безне сызып аткан кебек булган иде. Документларда без бар идек, тик безнең эшне эш дип санамадылар. Фермерларга ничек карыйлар иде? Мин үзем эшләгән авылда пекарня салырга тотынган идем. «Нигә монда саласыз? Башыгызны кисәм», — дип бер әби чалгы тотып чыккан иде. Җыелышлар вакытында үзләре гел: «Нигә безгә каткан ипи ашатасыз?» — дип сөйлиләр иде. Һәркем фермерлыкны төрлечә аңлады.

1999 елда Марат Готович министр булып килде, аннан соң программаларга керә башладык. Авырлыклар булса да, фермерларның нәтиҗәләре бар, алар ныгыдылар, шуңа күрә бу эшнең киләчәге дә бар.

Киләчәк фермерларның үз авырлыклары да булыр, ләкин безнең белән чагыштырганда, аларга җиңелрәк булыр. Без юлны таптадык. Фермерларны яклаган күп законнар чыкты, уйлары гына дөрес булсын. Кайбер фермерларның балалары, оныклары эшли башлады. Алар икенче дәрәҗәгә ирешер. Алар өчен яңа законнар чыгар. Крестьян эше җиңелдән түгел, тик алар эшкә тугры. Фермерлар өчен кояшлы көннәр күбрәк булыр дип уйлыйм, - дигән фикерен белдерде фермерлар башлыгы.

«Хәзер бөтен җирләр дә милектә, яңа фермерлар өчен җир юк»

Фермер һәм Алексеевск районының фермерлар ассоциациясе рәисе Илшат Гомәров фермерларның төп проблемалары турында сөйләде.

Минем эш стажы 1979 елдан башланды. Һәрвакыт авылда яшәдем. Эшче куллар һаман кими бара. Биш елдан соң беркем дә калмый. Кем ашатыр? Агрохолдинглармы? Юк. Алар бизнес ясау өчен килде. Ә фермер ни өчен үз хуҗалыгын төзи? Ул шул җирдә яшәргә, җитештерергә һәм ул эшен киләсе буынга калдырырга тели.

Хәзер шәхси хуҗалыклар арта бара. Ни өчен? Беренчедән, ул шәхси мотив. Мәсәлән, күршем дүрт сыер тота, аның өч баласы бар, икетуган апам алты сыер тота, аның өч баласы бар. Балаларны үстерергә, укытырга, ашатырга кирәк бит. Конкуренция дә үсә бара. Биш-алты ел элек бер бәйләм печән өчен 800-1000 сум сорыйлар иде, бүгенге көндә инде 700 сумга ул печәнне ишегалдына ук китереп бирәләр.

Бүген өч төп проблеманы карыйк. Беренчесе — кадрлар кытлыгы. Ни өчен? Хәзер техника бик авыр, аның белән эшләү өчен гади тракторчы түгел, ә белемле кеше булырга кирәк. Икенчесе — кредитлар алу. Кредит бирүдә банк тарафыннан баш тарту очраклары арта бара, ә кредит — ул рычаг. Акча булмый торып, фермер эшли, нәтиҗәләргә ирешә алмый. Өченчедән — продукцияне сату. 2017 елда ашлык бәясе 4 сум 50 тиен иде. Минем өчен ул үзкыйммәткә тиң булды, кем өчендер кимрәк тә булгандыр. Базарда бәяләр тотрыклы булсын иде, мин алдан күреп эшли алыр идем.

Яңа фермерлар барлыкка килерме? Хәзер бөтен җирләр дә милектә, яңа фермерлар өчен җир юк. Җирдән башка фермер була алмый. Шәхси хуҗалыкларны арттырырга мөмкин, алар сыер тота ала, ә ризыгын сатып алырга туры килә, - дип сөйләде фермер.

«Калдык җирдә эшләүче кечкенә кеше итеп күз алдына китерәләр иде безне»

Арча районы фермеры Камил Фатыйхов 1997 елда колхоздан аерылып чыккан да үз эшен башлаган. Җирдә эшләү теләге куркып торуга ирек бирмәгән.

Колхоздан өч кеше бүленеп чыктык. Җир алу бик кыен иде ул вакытта, каршылыклар күп булды. Фермерлар районда юк иде әле. Җир алганда тавыш булды, ерак басулардан бирергә теләделәр. Тиешле техниканы да алу авыр булды. Техниканы алмасын дип гаражларны бикләп куйдылар, милиция чакыртып техника алырга туры килде. 65 гектар җир алып эшли башладык. Амбарлар юк. Ашлык чыкты да, сакларга урын юк, бәрәңгене башка җиргә бушатып, шулай урын таптык инде.

Хәзер фермер булуның бер проблемасы да юк. Элек район җитәкчелеге, идарәнең фермерларга карашы тискәре иде. «Кем булып эшлисең?» — дип сорагач, «фермер» сүзен әйтергә дә ояла идек. Калдык җирдә эшләүче бер кечкенә кеше итеп кенә күз алдына китерәләр иде безне. Барысын да үз көчебез белән булдырдык.

Хәзер караш икенче, әлбәттә, тик узган елны грант оттык, аны ала алмадык. «Акча юк», — диләр. Фермага керергә юл юк, өч-дүрт ел инде сала алмыйбыз, төзелеше планга да кергән. Язын һәм көзен трактор, сөт машинасын фермага өстерәп йөрибез. Авылда дүрт-биш ферма бар иде, хәзер без генә калдык инде, барысы да ташлап качып киттеләр.

Мин колхоздан чыккан вакытта ук фермерлыкның көчәюенә, колхоз системасының дөрес булмавына ышанган идем. Колхозлар таралачагын да белдем, чөнки ул беркемнеке түгел бит, хуҗасы да вакытлыча гына. Алай эшләп булмый, үзеңне хуҗа итеп сизгәндә генә эш бара. Эшләсәң дә, эшләмәсәң дә ахыргы нәтиҗәсе үзеңә генә төшә.

Фермерларның киләчәге бар. Барысы да җитәрлек җир мәйданы, техникасы булган хуҗалыклар кулына гына калырга тиеш, чит илләрдәге кебек. Башкача була алмый. Безнең илгә бик зур холдинглар да туры килми. Җирләрне биргән вакытта ук кешесенә карарга кирәк. Безнең районда да кайбер җирләр дөрес хуҗага бирелмәде, таралу алдында торган хуҗалыклар бар.

Хәзер җирләр бүленеп беткән, ә яңа фермерлар өчен дәүләт җирләре бар. Холдинглар таралса, аларның җирләрен алып эшләрләр, бәлки. Фермер җире буыннан буынга бирелеп барырга тиеш. Банкротлыкка чыкса гына җире алына.

Минем эшне дә улым дәвам итә, ул барысын да күреп үсте. Мәскәүгә киткән иде, авыл хуҗалыгын яратам, дип кире кайтты. Проблема күп дип әйтәләр. Кайда юк соң ул? Эшләгәч, барысы да була. Эшче куллар табу авыррак инде.

Дәүләт ярдәменнән ташламасын иде, аннан башка эшләп булмый. Ярый узган ел әйбәт килде. Быелгы кар, яңгыр яву нигезендә, фаразлар бик үк яхшы түгел, - дип сөйләде фермер.

«Тагын утыз елдан соң да фермерлар эшләр»

Тукай районы фермеры Миңталип Миңнеханов сугыштан соң биш ел узгач туган. Әнисенең: «Син туганда өйдә бер тәлинкә солы оны гына бар иде», — дигән сүзләре аның яңа гасыр башында фермерлык эшен башлауга этәргеч булган.

Адәм балалары тук булсын, балалар-оныклар өчен хәләл хезмәт булсын өчен эшкә керешеп киттем. Балаларга дигән бер «малосемейка», ике гараж бар иде, шуларны сатып, иске техника алдык, аларга ремонт ясадык та башладык.

Ул вакытта әхлакый-психологик климат авыр иде. Фермерларны танырга теләмәделәр. Кирәкмәгән элементка караган кебек мөнәсәбәт иде. Фермер исән калу өчен тырышты. Аның өчен бик көчле ихтыяр көче кирәк. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр аз, диләр иде, ә фермерга йөз төрле һөнәр дә аз. Шундый фермерлар гына җиңеп чыкты.

Икенче проблема — матди-техник база, чөнки җыйган уңышны да сакларга урын юк иде. Элекке совхоз, колхозларга мөрәҗәгать итә идек. Без башлаганда 2000нче елларда бернинди ярдәм чаралары юк иде. Соңгы елларда дәүләт ярдәме бар. Хәзер Президент дәрәҗәсендә фермерлар турында сөйлиләр. «Без кирәк кеше икән», — дигән җылы уй керә күңелгә.

Үзебезне Татарстанның патриоты дип хис иттек, җыелган икмәкне комбинатка җибәрә идек. Бәрәңгеләрне мәктәпләргә, балалар бакчасына тараттык. Минемчә, бу эшне алып бару өчен ныклы гаилә дә кирәк.

Беренче буын буларак үзебез эшләдек, аннан соң балалар кул астына килеп керде, оныклар кушылды. Барысы да үзебездә эшли, Аллага шөкер.

Аңламаган кешеләр: «Сез үзегезгә эшлисез», — ди. Техника сатып алган фермер барлык салымнарны түли, кимендә 75-80 процентын дәүләт өчен эшли ул.

Безнең сәяси системаны алдан ук белеп торып булмый. Үз вакытында, революциягә кадәр дә төпле хуҗалар булган, аларны тар-мар итеп туздырганнар да икенче сәяси система ясап куйганнар. Алла сакласын андый хәл килеп чыгудан, тагын утыз елдан соң да фермерлар эшләр. Фермер — дәүләт өчен ышанычлы продукция җитештерүче. Ул ясаган продукциясен кесәсенә төяп каядыр чыгып китә алмый, үз илендә сата. Җиренә җиткереп эшләмәсә, фермер исән кала алмый, - ди фермер.

Проблемалар, дибез. Алар булган, бар һәм булачак. Бүгенге фермерлар узган еллар шартларында яшәсә, күбесе ул эшкә алынмас та иде, бәлки. Күп тапкыр кадрлар проблемасы турында әйтелде. Халыкны авылда калдыруның нәтиҗәле ысулын берәр галим уйлап табармы икән? Чыннан да кызык: киләчәктә фермерлар өчен җир бетсә, терлекчелек алга китәрме икән...