Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үгез – үчле хайван», яки тәмәке исен яратмаучы һәм кәнфит ашаучы ел символы турында

Исеме җисеменә туры килә торган «Элита» нәселле эре терлек оешмасында үгезләр парадында булып кайттык. Авырлыклары тоннадан артык, җилкәләре Һималай тауларын хәтерләтүче, Татарстандагы ничәмә-ничә сыер, үгез, тана, бозауның аталары булган дөньякүләм танылган нәсел үгезләре киләсе елның символы да бит әле.

news_top_970_100
«Үгез – үчле хайван», яки тәмәке исен яратмаучы һәм кәнфит ашаучы ел символы турында
Салават Камалетдинов

Үгезсез яшәп буламы?

Шундый заманда яшибез: үгезләрне хәзер ит өчен генә асрыйлар. Үгезнең үгезлеген күрсәтә торган функцияләрен ясалма орлыкландыру дигән нәрсә йотып алды. Сыерларча «ЭКО» була инде анысы. Үгезләргә бераз «обидно»дыр инде дип тә уйлап куям кайчак. Оят булып та китә торгандыр инде, эчтән генә сызланып та алалардыр. Аларны да бит инде Аллаһы Тәгалә алар башкарырга тиеш төп миссия өчен яраткан бу дөньяга.

Ясалма орлыкландыру ул, әбиләр әйтмешли, бөтен яклап та «эканумия» өчен әйбәт. Цетнерлы үгез асраганчы, 200-300 тәңкәлек орлык алып кайтасың да каплатасың сыерыңны. Хуҗалыкларда да әллә ничә йөз сыерга бер генә үгез асрап булмый. Тагын кесәгә суга дигән сүз. Шуңа өстәп, әле нәселе, кем булачагына карап та сайлап була бит орлыкны. Бозау әле планда гына, ә нинди булачагы, ничә литр сөт бирәчәге билгеле.

Үгезләрнең авырткан җиренә тидең, диләр инде миңа хәзер. Ашыкмагыз әле, ясалма орлык дигәне дә химик операцияләр ярдәмендә пробиркада туган матдә түгел бит. Үгезсез барыбер яшәп булмый бу дөньяда. Бераз кимсетүләргә дучар булсалар да, үгезләрнең кадерен белергә кирәк. Ясалмамы, ясалма түгелме — хет нишләтегез, ну үгезсез «никак».

Аристотель галиҗанәпләре

Биектауның «Элита» нәселле терлек оешмасында киләсе елның символлары булган мәһабәт үгезләрнең авыр карашын тоеп, аларның җәмгыятькә кылган изге эшләре белән танышып кайттык.

Бу үгезне мин үгезләрнең үгезе дип атар идем. Аклы-җирән төстәге Аристотель атлы үгез — герефорд нәселле ит үгезе. Үгез булса, шундый булсын, кыяфәтен күрүгә куркырлык булсын. Шулай да Аристотельгә куркып карамыйсың ничектер. Беренче күрүдә күзләрне шакмакландырып аласың алуын, шаккатуны белдерә торган берничә аваз да чыгарасың, кайберәүләр тыелып тора алмау сәбәпле «анаңны...» дип тә куярга мөмкин. Аннары галимнәрчә күзләрне бераз кысып, бер кул белән иякне кашып, уйланып, һәр бөртек йонына да игътибар белән карыйсың аның. Карап торышка ук Аристотель инде. Ну бу үгезгә Йолдыз дип әйтеп булмый бит инде берничек тә. Нинди Йолдыз инде бу?! Койган да куйган Аристотель!

Аристотель салмак кына, уйлап кына атлап йөри. Артык боргаланмый да, сыргаланмый да, көен дә көйләтми, бары подиумнан дәрәҗәсен белеп кенә атлый. Ничек салмак кына килде, шулай салмак кына китеп тә барды. Тулы образ булсын өчен күзлек һәм тоякларына кияргә ак перчатка гына җитми Аристотельнең.

Үзебезнең Кама Тамагы районында туып-үскән, үгез булган Аристотель тамырлары белән Бөекбританиядән. Аристотельнең бозаулары айлап түгел, көнләп симерә, ди.

Елына 18 мең кило сөт бирүче сыер малае - Миф

Татарстан сөтчелек төбәге булганга күрә, монда да күпчелек үгезләр - сөт үгезләре. Ягъни, аларның буыны сөтле буын булачак. Әнисе дә рекордчы, кызлары да рекордчы бу үгезләрнең. Шуларның берсе — голштин токымлы Миф атлы үгез. Мифның авырлыгы тонна да 300 килограмм. Ул «Элита»дагы иң авыр үгез икән. Монысы чын инде, миф түгел. Карап торышка ук аның гадәти түгел икәнлеген аңлыйсың. Ул Һималай тавы кебек җилкәләр, авыр күз карашлары ега да сала инде. «И, шундый бәләкәч бит ул!» - дип килеп сыйпый торган түгел. Ипләп кенә дөньяның хозурлыгына сокланып барган җиреңнән каршыңа күзе- башы тонган Миф килеп чыксамы... Ай, белмим, адәм баласы нишләр иде икән?

Миф карап торышка гына куркыныч икән ул. Холкы тыныч аның, ди операторлар. Тамырлары ерак Америка иленә барып тоташса да, Миф Саба районында туып, Саба һавасы сулап үскән егет. Мифның әнисе иң продуктив заманнарда елына 18 мең килограмм сөт бирә торган була. Күз алдына китерегез менә: 18 меңне 365кә бүлсәк, 50 чыга. Көненә 50 кг сөт бирә торган сыер күргәнегез бармы әле сезнең? Тәүлеккә өч тапкыр саусаң, сауган саен 15 кг сөт бирә килеп чыга. Бу бит искитмәле зур сан! Әле бу ташлату чорын исәпкә алмасак. Анда инде көненә алтмыш, сауган саен егермешәр кг сөт биргән Мифның әнисе. Герой исеме бирергә кирәк бу сыерга!

Мифның Әтнә районындагы кызлары елына 14 меңешәр сөт бирә икән. Әбиләрен уздыралмасалар да, күпкә калышмыйлар булып чыга инде бу. Шаккаткыч!

«Үгезләр - минем бизнес партнерларым»

Голштин токымыннан булган үгезләр дә, сыерлар да Татарстанда күп. Сыер булгач, сөте дә булсын диючеләр шушы нәселне өстен күрә. Голштин нәселе аклы-каралы төсе белән аерылып тора. Элек көтүләрдә сыерлар йә кара, йә җирән төстә була иде. Ә хәзер киресенчә, аклы-каралы сыерлардан кала башкасы юк.

Голштин токымының Голландия селекциясеннән Ребел исемле үгезнең әнисе 167 көн эчендә 11 мең кг сөт биргән. Ребелның бераз кәефе киткән иде бугай — күзебезгә бага-бага үкерде генә инде. Тавышында: «Үгез күргәнең юкмыни соң синең?!» - дигән сүзләр дә ишетелгән кебек булды шунда. Әллә киләсе елда кем хуҗа икәнен шулай искәртеп үтте.

Ребелны бер апа җитәкләп алып чыкты. Курыкмый торган хатын-кызлар бар инде ул дөнья йөзләрендә! Рәшәткә аркылы гына карап торган ирләрнең дә аркаларыннан салкын тир акканндыр монда. Әле шул үкергән пәһлеваннарны тыеп та торырга, җитәкләп тә алып барырга кирәк бит. Карап торышка гадәти үгез кебек булса да, авырлыгы тонна бит аның. Көчләренә дә, кыюлыкларына да ис-акылың китмәле.

Лунтик — Россия, Ленинград селекциясе. Оялчан үгез. Якынрак киләсе килмичә, карышып та торды бераз. Лунтикның әнисе 12 мең дә 700 кг сөт бирә. Лунтикның токымы Арча белән Биектау районнарында киң таралган.

Нидерландлы РинтРикс

Америкалы Айрон

Тик менә ни кызганыч, абердин-ангусс токымлы кап-кара үгезләрне генә күреп булмады. Анысының киресе суккан чакка туры килгәнбездер инде, ишектән башын да тыгып карамады. Үгез токымына да, йонының көдрәсенә дә, төсенә дә карамастан, барыбер үгез булып кала инде.

Безгә үгезләрне тәкъдим итүче абый үгезләр арасыннан иң яратканын сайлап әйтә алмады. «Барысын да яратам. Алар минем бизнес буенча партнерларым бит», — диде шаяртып.

Исемнәре дә үзенчәлекле үгезләрнең. Ну араларында татар исемле үгезне очратмадык. «Элита» нәселле эре терлек акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннүр Зарипов үгезләргә исем кушу принцибын аңлатып китте.

— Элегрәк кайсы хуҗалыктан кайтуына карап куша идек. Соңгы елларда чит илдән кайткан үгезләрнең исемнәрен алмаштырмаска булдык. Электрон базада һәр үгезнең үз бите бар. Анда аларның бөтен күрсәткечләре язылып бара. Исемнәрне үзгәртү базада икеләнү, өчләнү барлыкка китерергә мөмкин. Бер үгез икегә әйләнеп куя. Шуңа чит ил үгезләренең исемнәрен алыштырмыйбыз. Россиядә туганнарына үзебез кушабыз. Иң мөһиме - бер-берсенә охшаган исемнәр булмасын. Татар исемнәре сирәк, — диде ул.  

Генетик материалның үткән юллары

 «Элита» — Татарстанда ясалма орлыкландыру өлкәсе буенча иң яхшы оешмаларның берсе. Мондагы үгезләрне кыяфәтләренә карап кына түгел, җөмһүриятебез өчен кылган изге гамәлләренә карап та мактарлык. Оешма базасында үгез үстерү белән генә шөгыльләнмиләр, орлыкны тикшерү, сатуга әзерләү өчен лабораторияләр дә гөрләп эшләп утыра.

Үгез ул үзенә кирәген эшли дә бетте. Ул биргән генетик матдәгә әле тагын берничә сынау этабын үтәсе була. Беренче булып, генетик материаллар орлыкларны фасовкалау һәм туңдыру буенча технологик лабораториягә җибәрелә. Алга таба орлыклар карантинга китә. Карантинда орлыкны төрле яклап тикшерәләр. Ветеринария ягыннан да, активлыгы да, сәламәтлек индексы да, чирләргә каршы торучанлыгы да шушы бер айлык карантинда ачыклана. Брак орлыклар шунда ук юк ителә, яхшы дип табылганнары саклауга куела. Шушы саклау бүлмәсеннән орлыклар туры хуҗалыкларга китә.

Орлыклар шушы приборлар ярдәмендә тикшерелә. Клиент теләге белән аңа да тикшереп күрсәтәләр. Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит әле. Клиент та яхшы орлык аласын аңлап, белеп китә һәм оешмага да кабат килеп яла ягулар булмасын өчен әйбәт практика бу.

«Элита» базасында заманында җиде миллион доза саклаганнар. Хәзер андый ихтыяҗ юк икән. Өч миллион ярым доза саклыйлар, аннан артыгы кирәк тә түгел, ди.

Орлыкларны сыек азотта саклыйлар. Бүтән төрле тирәлектә алар бозыла. Шуңа күрә хуҗалыкларда да сыек азотлы сосудлар бар. Кирәк чакта алып каплаттың да, аннары савытны ябып куйдың. Бәяләргә килгәндә дә чит илдән кайткан орлык сатучыларга караганда монда бермә-бер арзанрак, ди җитәкчеләр.

«Ясалма орлыкландыру табигыйгә караганда нәтиҗәлерәк»

Фәннүр Зарипов хәзерге көндә ясалма орлыкландыруның нәтиҗәлерәк ысул булуын әйтте.

— Кайбер хуҗалыкларда ясалма орлыкландырудан куркучылар бар. Хәзерге көндә ясалма орлыкландыру табигый ысулга караганда нәтиҗәлерәк. Бер үгездән елына 20 меңләп доза алып була. Сыер каплансын өчен 0,25 мллы доза җитә. Тик аның өчен орлыкның гына сыйфатлылыгы түгел, сыерның да сәламәт булуы кирәк. Шул очракта гына бозау туачагына гарантия биреп була, — диде ул.

10 ел дәвамында үгез тиешле эшен эшли дә, ничәмә-ничә мең бозауның атасы булу бәхетен татып, тыныч күңел белән озатыла. Иткә. Генераль директор үз практикасында булган бер хәлне дә сөйләп китте.

— Бер елны голштин токымлы үгезне сатып җибәрдек. Берничә көннән сатып алучылар килеп: «Абзый, бәясе дөрес булмаган моның. Үгезнең итенә караганда сөяге күбрәк бит», — ди. Сөякләре зур булу гәүдәдә барган матдә алмашы белән бәйле. Сөт күп булсын өчен, кальций кирәк. Ә кальций сөякләрдә. Ягъни, сөт күп булсын өчен кальций кирәк, шуңа күрә селекция вакытында сөякләрне зур итеп селекцияләгәннәр, — дип сөйләде Фәннүр Зарипов.

«Үгез тәмәке, алкоголь исен яратмый»

Нәселле үгезләрне берничек тә гадәти үгезләр белән чагыштырып булмый. Аларның рационнары да икенче, сыер кебек ашамыйлар да икән. Аларга, гомумән, күп итеп ашарга бирергә ярамый, ди. Формада торсыннар, симереп бетеп, мондагы төп миссияләрен онытмасыннар өчен ашарга санап кына бирәләр. Мин бу үгезләрне таулар белән чагыштырган булам. Туйганчы, күбенгәчне ашатсаң, болар валлаһи-билләһи тау булалардыр. Тәгәрәп кенә йөриселәре була аннары.

Генераль директорның токым эше буенча урынбасары Илсур Закиров та бу үгезләрнең үзенчәлекле булулары турында сөйләде. Бу үгезләр тәмәке тарткан, эчкән кешеләрне дә яратмый, ди. 

— Бу үгезләр - гадәти үгезләр түгел. Аларның рационы үзгә, сыерныкы шикелле түгел. Аннары холыклары да бик үзенчәлекле. Алар бик үч алучан хайваннар, аларны сүгәргә, кыйнарга ярамый. Авырттырасың икән, ничә ел буена шуны исләрендә тоталар. Ис сизү дигән функцияләре бик көчле эшли, шуңа караучыдан алкоголь, тәмәке исе килергә тиеш түгел. Ипләп кенә эшлиләр шуңа алар белән. Шулай да иркәләүне яратмыйлар, белмиләр нәрсә икәнен. Үгез үгез булырга тиеш бит инде, — диде ул.

Үгез бик үчле хайван дигәннән, ул үзеннән кем кан алганын исендә калдыра икән. Шуңа ветеринарлар кан алгандагы киемне башка кими. Үгез аны искә төшереп, үчен алырга мөмкин, ди. Кызыл төскә котыралар дигән сүз дөрес түгел, чөнки үгезләр төс аермый икән. Алар кисәк хәрәкәтләрдән өркә.

Кәнфит ашаучы үгез

Ун үгез караучы оператор Илназ Губаевның үгезләре кишер белән кәнфит тә ашый икән. Бу вазифада дүрт ел эшләүче Илназ үгезләрне нервыландырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте.

— Эшкә килгәндә бераз шикләндерде. Монда өйдәге шикелле биш, алты центнерлы үгезләр генә түгел, тонналы маллар белән эшлибез. Үгезнең акылы үзе белән. Кәефе дә иртән бер төрле, кич икенче төрле. Агрессивы да бар, бала-чага кебек уйнап-ялап тора торганы да...

Ребел дигән үгез татлы әйберләр ашарга ярата. Кишер, кәнфит тә ашый. Гомумән, үгезләрне вакытында ашатырга кирәк. Ашау вакыты сәгате, минуты белән билгеләнеп куелган. Әзрәк соңга калсаң, нервылана башлыйлар, — диде ул.

«Элита» дагы «элитный» нәсел үгезләре парадыннан шуны аңлап кайттым: үгез юләр түгел. Аны кыйнап, кычкырып, бакырып кына тыңлатып булмый. Үгез карау бала тәрбияләгән кебек икән. Кайсы-берсе иркә, кайсы агрессив, кайсы тыныч. Һәрберсенә җай табарга, көен көйләп торырга кирәк. Алайса үчле үгез кирәгеңне бирергә мөмкин. Шулай да үгез көч һәм ныклык символы булып килә күз алдына. Киләсе елның хуҗалары кебек елы да ныклы, сәламәт һәм булдыклы булсын!



Галерея: «Элита» предприятиесенә пресс-тур
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100