Милиционердан — фермерга: «Элек утырта идек, хәзер чәчәбез» | intertat.tatar

Милиционердан — фермерга: «Элек утырта идек, хәзер чәчәбез»

Озак еллар дәвамында милициядә эшләп, лаеклы ялга чыккан кияү белән бабай 2012 елда ферма ачып җибәрә. Балык Бистәсендә яшәүче Камил Гобәйдуллин сыерлар, ә кияве Шамил Нәбиуллин атлар асрый.

Фермаларның икесе дә Балык Бистәсе районының Әшнәк-Качкалак авылында урнашкан. Авыл сыерлар белән башлана һәм атлар белән тәмамлана. Авылда даими яшәүче бер генә кеше бар, ул фермада сакчы булып эшли, калган йортларда йозак эленгән, кайберләренә генә җәен кайтып йөриләр икән. Фермерлар авылга юл кертүгә ирешкән, тик ул юлдан матур атлап атлар гына йөрсә инде. Урамда ике ферма арасын тоташтырган машина эзе, сакчы йортына кадәр барган сукмак һәм бик күп куян эзләре генә бар. Авылда бер кеше, йөз сыер, кырык ат һәм дистәләп куян яши.

«Кияү минем белән эшләргә калмаса, булдыра алмас идем»

Фермерларның берсе дә бу авылдан түгел, бары тик җир шуннан бирелгән. Эш урыннары булдырганнар, юл салдырганнар, тик кеше генә кайтмаган.

«Җир шунда эләкте, бу ташландык хуҗалык „Фрунзе“ колхозының өченче бригадасы иде. Монда кеше дә, хайван да юк иде. Без килгән вакытта бер ферма бинасы бар иде, чистартканда түбәгә баш тия иде, шулкадәр тирес өелгән булган. Авылдан кешеләр китеп бетте, юл юк иде. „Сезнең авылда 125 кеше яшәми, шуңа юл булмый“, — дигәннәр иде, тик йөри торгач булды бит, чистартып та торалар», — дип сөйләде Камил Гобәйдуллин.

Кияве Шамил әфәнде сүзләренчә, бу рус авылы булган. «Монда инде әбиләр генә калган булган, аларның оныклары авылга кире кайтмый. Татар авылы булса, кайткан булырлар иде дип уйлыйм. Хуҗалык булдырып, авылны саклап калдык», — ди ул.

Камил әфәнде 40 ел милициядә эшләгән. «Армиядән кайткач милициягә эшкә кердем, „участковый“ идем. Лаеклы ялга җитәкченең беренче урынбасары вазыйфасыннан киттем. Әгәр кияү лаеклы ялга чыгып, минем белән эшләргә калмаса, үзем генә булдыра алмас идем. Бу хуҗалык хәзерге көнгә кадәр яши алмас иде. Эшне ышанып тапшырырлык кешем бар. 2012 елда үгезләрдән башлаган идек. Итне җитештерәбез, ә сату авыр иде. Бер елдан соң сыерга күчтек. Хәзер йөз баш сыерыбыз бар», — дип сөйләде ул.

Алар сарыклар да тотып караганнар, тик үстереп сатуның файдасын күрмәгәннәр. Камил әфәндегә 71 яшь булса да, киявеннән бер дә калышмый, йөгереп йөри. «Татарстанда 71 яшьлек ферма җитәкчесе таба алырсызмы?!» — дип елмайды Шамил әфәнде.

«Авыл хуҗалыгына кереп китү авыр булмады, мин бит авылда үскән малай. Әти-әни колхозчы иде. Яшь вакытта өчәр сыер, үгез тоттык. Участокта эшләгәндә биш ел ат җигеп йөрдем. Шушы авылга хезмәт иттем, халыкны белә идем. Без халык белән эшләдек, бәлки, шуңа күрә бу эшкә кереп китү җиңелрәк булгандыр», — дип сөйләде Камил әфәнде.

«Өч-дүрт елдан сыер савучылар булмаячак»

Урамда суык. Солы пешерә торган мичтән чыккан төтенгә карап, эт өреп тора. Йөз баш сыер торган фермага кергәндә бездән алда, берни күренмәслек булып, салкын һава керде. Эчтә җылы, Шамил әфәнденең абыйсы сыерларга печән таратып йөри иде, ул да фермада эшли. Эшегез ошыймы, дип сорадым. Ул туганына карап: «Ошый, кая барасың инде», — дип куйды. Без килер алдыннан гына бер бозау да туган.

«Эшләргә кеше бар әле, Аллага шөкер! Барыбер кеше авылга кайтмый, эшлиселәре килми, ялкаулар күбәйде. Шәһәрдә ачтан үлеп, эшсез ята, ә авылга кайтмый. Хезмәт хакы да бар, кайтмыйлар. Өч-дүрт елдан сыер савучылар булмаячак. Безнең кебек фермерларның сигез миллионлык роботлар алу мөмкинлеге юк», — ди Шамил әфәнде.

Икенче бинада бозаулар яши. Анда да Суык бабай белән барып кердек. Монда бозаулар өч ай сөт эчеп тора. Аларга кызыл һәм яшел төстәге тамгалар тагылган.

Фермер сүзләренчә, ясалма орлыкландырудан туган бозаулар ныграк була, аларның гәүдә төзелешендә дә аерма бар. 

«Атлар татар кебек кире»

Бераз түбәндәрәк урнашкан «йортта» спорт атлары яши. Узган елдан Шамил Нәбиуллин атлар белән шөгыльләнә башлаган. Хәзер кырык ат тота, аларның яртысы татар атлары. Татар атлары авылның икенче башындагы сарайда яши. Чабышларда катнашкан өч татар аты спорт атлары янында тора.

Атлар янына кергәндә «ишегалдында» утыннар өелеп тора. «Мичкә ягып торабыз, газ кыйммәт хәзер», — ди Камил әфәнде. Азык ясау һәм җылы су өчен аерым бүлмә бар. Ишекне ачуга дивар буеннан сикерә-сикерә бер тычкан узып китте. Җылынырга кергәндер, бәбекәй. «Фермада тычканнардан башка булмый ул», — дип елмайды Шамил Нәбиуллин.

Ат караучы Айрат әфәнде хайваннарны бүген чыгармаган, тышта нык салкын. Монда Казанда балаларны өйрәткән, чабышларда катнашка, ипподромда бик күп урыннар алган атлар җыелган. Хуҗалары ишекне ачуга, ат: «Шикәр бармы?» — дигән кебек кулга сузыла.

Атларны юындыру өчен душ та шунда гына, аларны хәзер элеккеге кебек елгага алып төшмиләр. Хәер, елга да юк. Якында буа бар, тик ул тирән икән.

Аннан без татар атлары янына киттек. «Атлар татар кебек кире. Тиз генә бирешә торган түгел», — ди Шамил әфәнде. Татар атлары урамда йөри, алар салкыннан курыкмый. Ике ат ятып ауный иде. Алай аунау атның үзе өчен хәтәр булуы бар. Шул вакытта аның эчәкләрен әйләнеп, ат үләргә мөмкин икән. 

Унсигез татар атының барысы да буаз, апрель-май айларына колыннар була, Алла теләсә. Ерактарак йөргән атлар әкрен генә безнең янга килә башлады. Беренче булып Хәтимә килде. Шикәр дә, алма да юк шул сезгә. Хан исемле айгырга унҗиде кыз йөри. Үзара тибенеп тә алалар, көнчеләр.

Үзләре гел арттан йөри, курыкмыйлар. «Без аларны тай килеш алып кайттык, кешегә ияләштеләр», — ди Шамил Нәбиуллин.

Фермер атларны нәселне яңадан торгызу өчен тота. «Атларны күңел өчен тотабыз. Алардан хәзер керем килми. Без аны белә торып, бу эшне башларга булдык. Атларны иткә үстерү бар планда. Аның өчен йөк атларын алырга кирәк. Ике елдан соң гына аттан акча керә башлый», — ди Шамил әфәнде.

Шамил әфәнде киләчәктә ат-спорт мәктәбен булдыру теләге белән янып йөри. «Балаларны өйрәтү өчен бөтен шартларны да булдырыр идек. Дәүләт тарафыннан ярдәм булыр дип көтәбез. Үзебез генә төзесәк, ун ел да җитмәс. Сабада ипподром, ат-спорт мәктәбе төзеделәр, тик тренерлар юк, шуның өчен яхшы команда җыярга кирәк.

Министрлык безгә башлаган вакыттан ярдәм итә. Эшне күрсәтсәң, алар ярдәм итәләр. Үзең йөрмәсәң, беркем дә ярдәм күрсәтми, әлбәттә», — дип сөйләде ул. 

Ни өчен балдак сул кулда?

Фермерларның икесе дә бер кыз һәм бер малай әтисе. Камил әфәнденең оныгы юрист булып эшли. Аның авылга кайтуына да өметләр баглап торалар.

«Армиядән соң районга эләктем, 20 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләдем. Ул вакыт дәвамында үземнекен эшләдем, үземнекен күрдем. Шәһәргә китү турында уйламадым. Безнең кебек кешеләр юктыр инде ул.

Авыл хуҗалыгына кереп китүгә гаилә каршы иде. Хезмәт хакын һәм даими эш урынын югалтуны кем хупласын инде. Без эшли башлаганда монда чиста кыр иде. Хезмәт хакындагы аерма бик нык сизелә.

Беренче елны сыерлар торагы төзелгәннән соң киңәшмә булды. Камил Гобәйдуллович хисап бирә: «Без быел бодай, арпа утырттык», — дип сөйли. Ул вакытта авыл хуҗалыгы министры Марат Готович: «Камил абый, син тегендә утырта идең, ә хәзер син чәчәсең», — дигән иде. Әйе, без элек утырта идек, хәзер чәчәбез», — дип елмайды Шамил әфәнде.

Камил әфәнде хатыны белән участокта эшләгән вакытта танышкан. «Тоткарлаган идегезме әллә?» — дип шаяртып кына сорадым, ул рәхәт кенә елмайды да: «Ул үзе мине тотты бугай. Ул мине аңлый. Без фермага төнлә, бәйрәм вакытында да киләбез. Су катмаганмы, хайваннар исәнме, суыткыч эшлиме, ут сүнмәгәнме — барысын да тикшереп торабыз», — дип сөйләде Камил әфәнде.

Камил әфәнденең балдагы сул кулның урта бармагында булганга игътибар иттем. Шул ук вакытта балдак булырга тиешле бармакта да ак эз калган. «„Москвич“ машинасын кабызганда стартер ачкычтан эшләп китмәде, мин гайка ачкычы алдым да турыдан тоташтырдым, ул балдакка эләкте. Балдак кып-кызыл булып торды, янды. Бер айга якын шулай йөрттем, аннан икенче бармакка киеп куйдым», — дип сөйләде ул.

Өлкән буын тарафыннан яшьләргә карата еш кына шелтә сүзләрен ишетергә туры килә. «Яшьләрне сүгәргә кирәк түгел. Ул кешенең үзен сүгәргә кирәк. Яшьләр белән аралаша алмаган кеше үзен генә сүгә ала», — дигән фикерен белдерде Камил әфәнде.

«Безнең кебек кешеләр юктыр», — дигәнне фермерлардан бик еш ишетәм. Аларның һәрберсе кайчандыр авылны сайлап, үз эшен булдырган.