Фермер Илнар Гарипов: «Татар атлары янына яхшы ният белән генә килергә кирәк»

Саба районы Ике Басу Артыш авылы янындагы калкулыкта фермер Илнар Гариповның татар токымлы атлары яши. Атлар үрчетү - хезмәт сөючән фермерның бердәнбер шөгыле түгел икән. Балык та үрчетә, карлыган, җиләк тә үстерә ул. Илнар Гарипов фермерлык эшендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Татар» сүзе кергән бөтен нәрсә чыдам»

Кечкенәдән атлар белән янып яшәгән кеше гомер буе аттан аерыла алмый. Авыл егетенең аты булмаса, нәрсә була инде ул? «Аты барның канаты бар», — дигән сүз юктан гына чыкмагандыр, — дип сүз башлады Саба районы фермеры Илнар Гарипов.

Мин бәләкәй вакытта әти бер җигүле ат тота иде. Ат карап, атка атланып үстем мин. Икенче-өченче сыйныфта укыган вакытта ук ат көтүен көттем. Мәктәптә укыганда да гел ат өстендә йөрдем. Аттан егылып төшкән вакытлар да булды, анысы онытыла инде, сикереп торасың да, алга барасың.

Илнар Гарипов үзе Сабада яши. Хуҗалык Ике Басу Артыш авылы янындагы калкулыкта урнашкан. Хуҗалыкка кадәр машинада унбиш минутлык юл. Тау астында күл җәелеп ята.

Бу урын бик ошады миңа. Яшьлек хыялыма туры килгән урын бит. Су буенда рәхәтләнеп ат көтүләре ни тора! Атлар турында бик күп хыялландым, барысы да хыялдан туа, — ди хуҗалык җитәкчесе.

Татар атлары белән шөгыльләнә башлаганга ике ел була инде. Ферма төзергә миллион ярым грант алдык. Ферма төзеп куйдык. Бары тик Татарстан атларын гына үрчетәбез. Беренче алган атлар да үзебезнеке иде, башка җирләрдән китермәдек. Хәзер хуҗалыкта колыннар белән бергә утызлап ат бар.

Аксыл атлар киртәләп куелган утарда йөриләр. Күрше мәйданчыкта 7-8 гади ат бар. Хуҗалары солы салуга, таралып йөргән атлар азык янына җыелдылар.

Кичә көчле яңгыр астында калдылар. Бүген кичкә тулысынча кибеп бетәчәкләр. Гади атларны сатып бетереп, бары тик татар токымлы атларын гына калдырырга уйлыйбыз. Искиткеч чыдам татар атлары. «Татар» сүзе кергән бөтен нәрсә чыдам ул, — ди Илнар Гарипов.

«Татар атлары янына яхшы ният белән генә килергә кирәк»

Татар атлары төсләре белән аерылып торалар, аксыл-сары төстә булалар. Алар бик биек булмыйлар, җилкә калкымына кадәр биеклек 154 сантиметрдан артмаска тиеш. Гади атлар белән чагыштырганда, татар атлары бик чыдам: суыкка да, кигәвенгә дә түзәләр. Алар кешегә тиз ияләнә. Тик атлар янына начар уй белән килергә ярамый, яхшы ният белән генә килергә кирәк. Бу атлар акыллы фикерне генә кабул итә, — ди фермер.

Айгыр әлегә аерым тора. Колыннар май аенда тусын өчен, айгырны беренче июньнән генә кушалар икән. Атларны айгырдан башка гына болынга чыгармыйлар. Айгыр — көтүче: үзе алып бара, алып кайта, барысын да күзәтеп тора. Колыннар унбер айдан туа. Май — колыннарга ныгып китү өчен иң әйбәт вакыт: җылы, кигәвеннәр дә юк. Атна-ун көн колыннар аерым тора. Печән чемченә башлагач башкалар янына чыгара икән фермер.

Гади көннәрдә атларны ашатырга иртәнге сәгать дүрттә киләм. Алар төнлә колынлыйлар, ул көннәрдә өченче яртыда өйдән чыгып китәм.

Татар атлары далаларда яшәгәндә азыкны тояклары белән казып эзли торган булганнар. Без аларны андый ачлыкка калдырмыйбыз, гел ашатып-эчертеп торабыз. Беренче сатып алган атларның аяклары кыскарак иде, хәзер алар биегрәк һәм ныграк. Мин атларны бик әйбәт ашатам, атның нинди булуы ашатудан тора. Солысын да, печәнен дә үзебез үстерәбез. Болыннар да төрле үләннәргә бай. «Ат үзе табып ашый», — дигәнгә ачуым чыга. Ул бит җан иясе, аны да карарга, иркәләргә кирәк, — дип сөйләде фермер.

Без сөйләшеп торган вакытта бер ат колынны башы белән читкәрәк төртеп җибәрде. Хуҗалары: «Тимә!» — дип әйтүгә, башка якка карап куйды. «Үз анасы янына куып җибәрә ул колынны. Татар атлары колыннарны тәртиптә тоталар, бик саклыйлар», — ди фермер.

Колын әнисе янына борылып китте.

«Бик кәефсезләнеп килсәң дә, ат янында тынычланасың»

Татар атлары кымыз ясау өчен дә әйбәт. Киләчәктә кымыз ясау теләге дә бар. Хәзер әкрен генә кымыз ясау технологиясен өйрәнәбез. Бүгенге көнгә кадәр бер тапкыр да ясап караган булмады, чөнки колыннар әле туа гына башлады. Ат колынлагач ук кымыз ясап булмый. Колыннар ныгырга тиеш, аның өчен берәр ай көтәсе була. Аннан соң гына кымыз ясау өчен саварга мөмкин… Атны саву сыерны савудан аерыла, көненә дүрт тапкыр савасы һәм ул күп сөт бирми…

Фермер әйтүенчә, дәүләт татар атларын үрчетүгә ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы атлар өчен җавап биргән махсус коллектив та бар икән. Яшьләр дә атлар үрчетү белән кызыксына башладылар, ди фермер. Атлар турында кызыксынып шалтыраталар икән. миннән. «Күп яшьләр килеп күрәләр дә, кызыксыну уяна», — ди ул.

Яшьләргә киңәш шул: эштән курыкмагыз. Ат алырга да эшне башлап җибәрергә кирәк. Ат күп игътибар сорый, әлбәттә. Аны ябып куеп кына булмый: ашатырга, карарга, колынлатырга кирәк. Сыерлар асраган очракта да күп хезмәт сорала, берсе дә җиңел түгел.

Ат бик тынычландыра, янына килүгә башкача уйлый башлыйсың. Бик кәефсезләнеп, ачуланып килсәң дә, ат янында тынычланасың. Атлар үрчетүне дәвам итүчем — улым бар. Әлегә бәләкәйрәк. Дүрт яшь ярым гына аңа. Олы кызым да бар, ул инде югары уку йортын тәмамлады, — ди әңгәмәдәшем.

«Авылда тик торып та, бер эш белән генә туктап калып та булмый»

Авылның тау бите җир җиләге яфракларына күмелгән. Шуннан астарак җиләк һәм карлыган басулары сузылган. Фермер башка юнәлешләре белән дә таныштырды.

Ун ел элек балык үрчетү белән мавыга башладым, карп һәм сазан үрчетәм. Анысы да балачактан калган хыял. Балыкларны чит республикалардан эзләп йөрисе юк, барысын да үзебездә булдырабыз.

Балыклар уылдык чәчәргә өскә күтәреләләр, аларны тотып, икраларын савып алабыз һәм кире җибәрәбез. Уылдыкны махсус колбаларга урнаштырабыз. Шунда ике атна үсәләр, аннан кечкенә балыкларны күлгә җибәрәбез, башка күлләргә дә сатабыз. Беренче елны балык йөз граммга кадәр үсә, икенче елны бер килограммга җитә.

Су буенда басулар булгач, дүрт-биш ел элек җиләк тә үрчетә башладык. Италия сортларын үстерәбез. Яз көне барысын да чистартабыз, кисәбез, утыйбыз. Авылдан булышырга киләләр. Дүрт ел узгач, җиләк картая, аның урынын үзгәртергә кирәк була. Җиләк күп кул эшен сорый, һәр төпкә кул тияргә тиеш. 

Аннан карлыган да үрчетә башладык. Кызыл, кара, ак карлыган ярты гектарга сузылган. Карлыган, җиләкләрнең төпләренә тирес кертеп торырга кирәк. Күлдән су сибәбез.

Карлыганнарны әти бик ярата. Үзенә 70 яшь булса да, карлыган үстерешергә дә булыша, атларны да караша. Авылда тик торып та, бер эш белән генә туктап калып та булмый.

Бездән ераграк урында Илнар Гариповның кызы иелеп җиләк эшкәртә иде. Мондый ярдәмчеләр барында, һичшиксез, бу эш тукталмас, дәвамлы булыр, дип уйлап куйдым.