Тукайның үги әтисе Коръәнен күрдем, яки Бибимәмдүдәнең Сосна Пучинкәсендә күргәннәре
Габдулла Тукайның язмышы тоташ бер фаҗига. Уйландыра, әллә нинди гыйбрәтләргә этәрә торган фаҗига. Бер уйласаң, ул бәхетле дә булырга тиеш кебек… «Татар-информ» хәбәрчесе Тукайның Сасна Пучинкәсе (Сосна Пүчинкәсе) авылындагы нигезен күреп, үги әтисенең сакланган Коръәнен тотып карады һәм әнисе Бибимәмдүдәнең каберенең урынын ачыклады.
Юлда кайтканда уйлануларым…
Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга аның әрнүле бәхетсез балачагын тасфирлап язган «Исемдә калганнар» хәтергә килә…
Кечкенә Апуш бик күпләр озын гомер кичереп тә күрмәгәнне башыннан үткәрә. 1886 елның 29 августында әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага дүрт ай ярым була. 1888 елның 22 декабрендә әнисе Бибимәмдүдә Сасна Пучинкәсе мулласына кияүгә чыга. («Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр», — дип яза Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә, ягъни «Сасна» исемле авыл, ди. Авылның атамасын «Сасна» дип тә язу әле дә очрый, әмма Югары Субаш авыл җирлегенә кертелгән рәсми атамасы — «Сосна»). Улын вакытлыча Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле ярлы бер карчыкка калдыра. 1889 елның язында Габдулланы да әнисе үз янына алдыра.
Габдулланың кара бәхете үзеннән калмый йөри: тамагы икмәккә туярга, сабый җаны ана шәфкатен татырга да өлгерә алмый, янә әҗәл килеп баса. 1890 елның 18 гыйнварында баладанмы, Шакир мулланың кыерсытуыннанмы — Бибимәмдүдә вафат була.
Бөек шагыйребезнең тормыш юлын китаплардан укып белсәк тә, ул булган урыннарны, ул тәпи киткән урман-болыннарны, ул суын эчкән чишмәләрне күрәсе килде.
Балтач районына кергән Сосна Пучинкәсе авылына юл тоттык. Элмә тактадан күренгәнчә, юлларга монда 2002 елда асфальт түшәгәннәр. Хәзер юлларның нинди халәттә икәнен чамалыйсыздыр. Алай да, дамбаның ташлары сакланган.
Бу гүзәл авыл Көшкәт елгасының уң ягындагы үзәнлегендә урнашкан. Авыл кешеләре миңа «пучинкә»не күчеп утырган дигән сүз дип аңлаттылар. Юлда барганда Тукай язмышын тагын бер кат баштан кичердем һәм берничә аңлашылып бетмәгән мәсьәләгә тукталдым.
Габдулла Тукайның әнисе — Бибимәмдүдә абыстай ни сәбәпле яп-яшь килеш үлеп китә? 26 яшьлек кызның кан китүеннән кинәт кенә җан бирүе берничек тә башыма сыймады. Хатын-кыз йә бала тапканда кан китүдән вафат була, йә… Әйтергә дә куркам, җәберләүдән. (Сүз уңаеннан — халык арасында дөрестән дә шундый имеш-мимешләр йөри).
Шуны уйлап карыйк әле, алар өйләнешкән вакытта Бибимәмдүдәгә — 23, ә Мөхәммәтшакир хәзрәткә 69 яшь була. Бибимәмдүдә киявеннән өч тапкыр яшьрәк! Хәзрәт кызны кыерсыта алганмы? Бу сорау ачык кала.
Аннан соң, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылының икенче мәхәлләсендә мулла булып тора. Бибимәмдүдә — Өчиле авылында Зиннәтулла мулла кызы. Мулла дигәч, күз алдыма хәлле кеше килеп баса. Бибимәмдүдә ирсез калгач, нигә «мискинә» хәленә тарый соң?
Авыл кешеләре белән сөйләшкәч, бөтенләй көтелмәгән борылышка тап булдым: без дога кылырга килгән каберлектә Бибимәмдүдә ятмый, имеш?!
Бибимәмдүдәнең җирләнгән урыны кайда?
Бу авылда Бибимәмдүдәнең җирләнгән урыны турында төрле имеш-мимешләр йөри: беренче версия — елганың икенче ярында урнашкан агачлар артындагы тау битендә борынгы зиратта. Икенче версия — таш куелган зираттагы кабере. Имеш, без дога кылган таш болай гына урнаштырылган, таш астында кабер юк. Миңа шунысы сәер тоелды — 150 ел үткән, ә зират кеп-кечкенә. Каберләр чагыштырмача бик аз.
Тау битендә ул зират каралмаган, тирәлекләре дә хәзер сакланмаган икән. Вакыт тыгыз булмаса, менеп тә карар идек… Безне озатып йөргән, күп еллар мәктәп директоры булып хезмәт куйган Гарифҗан Мөхәммәтшин соңгы версияне кире какты:
— Мин шул чор бабайлары белән аралаштым, Бибимәмдүдәнең каберен алар күрсәтеп бирде. Дөрес, беренчел чорда үлүчеләрне тау башына күмгәннәр. Күз алдына китерегез, ел саен язгы ташулар була. Язын вафат булган кешене ничек итеп тауга алып менеп күмәргә соң?
Басма салып булмый, күпер юк. Башкача елганы чыгып булмый. Шуңа күрә зират монда барлыкка килгән. Монда шикләнүләргә бернинди дә урын юк.
Заманында «Тукай энциклопедиясе» эшләнелгән булган, дата белән вакыйга күрсәтелеп барылган. Әмма анда әнисенең кабере билгесез дип язылган. Мин гаҗәпләнеп калдым.
Хәзер инде кабере билгеле. Каберен ачыклагач, Казанга таш куйдырырга заказ бирәләр. Архитектор Билалов мәрмәр таш ясый. Казаннан алып кайтканда кабер ташы бик җентекләп төрелгән һәм махсус йомшак түшәлмәгә урнаштырылган булуга карамастан, урталай сына. Халык шагыйре Разил Вәлиев инициативасы белән 2006 елда әлеге таш граниттан эшләнгән яңа ташка алыштырыла.
«Тукай әнисенең язмышын кабатлый: нәкъ шундый ук югалтулар, нәкъ шундый ук мескенлек»
Гарифҗан абыйга мең дә бер төрле уйларымны сөйләвемне дәвам иттем.
— Бибимәмдүдә ни сәбәпле үлеп китә?
— Аның нинди авырудан вафат булуы билгеле түгел. Рәсми рәвештә кан китүдән дип язылган. Авыруның төгәл исеме теркәлмәгән. Ул вакытта белмәгәннәрдер дә. Район газетасы редакциясендә эшләүче журналист Риф Якупов метрика кенәгәләре буенча Бибимәмдүдәнең Зур Сосна авылында түгел, ә Сосна Пучинкәсе авылында кияүдә булганын ачыклады. Зур Сосна авылы кешеләре күченеп, 150 ел элек Сосна Пучинкәсенә нигез сала.
Тукай әнисенең язмышын кабатлый: нәкъ шундый ук югалтулар, нәкъ шундый ук мескенлек.
— Мескенлек дигәннән, муллалар хәлле кеше дип күз алдына килә. Ни өчен мескен хәлдә кала Бибимәмдүдә?
— Бибимәмдүдә Өчиледә туа. Кеп-кечкенә авыл ул. Шул кечкенә авылда мулланың хәле бик тә начар була. Зиннәтулла карт тирән белемле мулла булган, ләкин туган авылына кайтып урнашкан. Туган авылында бернинди дә керем булмаган. Бибимәмдүдә үги әнисе белән үсә, үги әнисеннән туган яңа балалар да була. Шуңа күрә Бибимәмдүдә беренче мөмкинлек чыгу белән кияүгә барган.
Бибимәмдүдә бик матур, ыспай, кул эшләренә оста булган. Шәлләр бәйләгән, калфаклар чиккән, Коръәнне яхшы укыган. Бибимәмдүдәне ул чакта малай килеш күреп калган бабайлар аны яхшы хәтерли иде. Бибимәмдүдә балалар да укыткан. «Коръәнне чип-чиста ап-ак перчатка белән тота иде», — дип сөйләделәр. Бу зиһенлек әтисеннән килгән.
Сосна Пучинкәсе дә кечкенә авыл. Мәчет тә, мулла да бар, ләкин бернинди керем юк. Мөхәммәтшакир хәзрәткә тормышны үз кулы белән алып барырга, Бибимәмдүдәгә дә тырышырга кирәк була.
— Мөхәммәтшакир Бибимәмдүдәне кимсеткән, диләр…
— Ул заман авылында андый күренешләр булган. Крестьян тормышында мең төрле проблема. Бүген без өй хуҗалыгыннан авырсынабыз. Ул вакытта сыерын, сарыгын, казын, тавыгын — барысын карарга кирәк булган. Гайбәт итеп карарга кирәкми, изге фикер белән якын килергә тиешбез. Бибимәмдүдә — безнең милләтебезнең әнисе.
Бибимәмдүдә баласын карамаган, тегендә-монда ташлаган, үз тормышын көйләргә тырышкан дигән сүзләр йөри. Кайсы гына истәлекләрен алып карасак та, Тукай әнисен чибәр, матур, булдыклы, озын зифа буйлы, укымышлы дип сөйлиләр. Яшь хатынга яшьрәк кешеләр табылган булыр иде, ләкин ул шушы адымга бер генә максат белән — Габдуллаҗанны йортлы, җылы, тук булуын күз алдында тотып барган.
Әйтергә кирәк, Бибимәмдүдәнең ире Мөхәммәтгарифнең башка балалары да була. Әтисе Зиннәтулла гаиләсендә дә шундый ук башка балалар бар. Ире исән вакытта Бибимәмдүдәгә яшәргә рөхсәт булган, ләкин Мөхәммәтгариф үлеп киткәч, аңа бу йортта яшәү кыенлаша», — дип сөйләде миңа Гарифҗан абый.
«Тукай әнисенең кочагын өмет итә…»
Авылдан киткән вакытта Бибимәмдүдә баласын ялгыз Шәрифә карчыкка калдыра. «Исемдә калганнар» повестенә мөрәҗәгать итик, анда Тукай аяклары бозга ябышып катканчы ишек төбендә өйгә керә алмыйча туңып торуын яза:
«Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам, бу муллада бер ел кадәрме — күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган», — ди Габдулла Тукай.
Бу сүзләр өлгереп җиткән Тукай каләменнән язылган. Ул Шәрифә карчыктан соң, яшәүне, әнисенең кочагын өмет итә.
Бер карасаң, сабыйның тормышы җайлана да кебек. Әнисе янында, җылы өйдә яши. Ул монда сабый күңеле белән яшәү мәгънәсен таба. Күз алдында нурлар уйнаган кебек хис итәм, дип сөйли. Әмма бу сәгадәт озакка сузылмый. Тиздән аның әнисе авырып китә, озак та үтми — үлә.
«Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: „Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!“ — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын», — ди Габдулла Тукай.
Аның бер елга да сузылмаган бәхете юкка чыга. Шулай, дүрт яше дә тулып җитмәгән сабый әти-әнисез ятим бала булып кала.
Тукайның үги әтисе Мөхәммәтшакир хәзрәт Коръәне
Халык Бибимәмдүдә абыстай хөрмәтенә дога кылу, искә алуга җыелган иде. Мәрасим башланганчы Югары Субаш авылы җирлеге башлыгы Рәнис Вафин белән сөйләшеп алдым. Тукай әнисе белән торган йортның нигезен күрәсем килде минем. Ул урында хәзер лаеклы ялга чыккан шофер Камил Әхмәтхановның җире икән. Аңа кунакка кердек.
Камил абый Мөхәммәтшакир хәзрәт өен әле дә хәтерли, йорт кечкенә генә иде дип сурәтләп күрсәтте ул:
— Без укырга кергәндә шушы өйдә уйнап йөргәнне хәтерлим. Тәбәнәк кенә өй. Урам якка ике тәрәзә, ишегалдына ике тәрәзә карап тора, өйнең яртысын зур мич алып тора иде.
Түбәсе тактадан ясалган. Лапасның түбәсе салам белән капланган иде. Кышын салам түбәнең тишегеннән эчкә сикереп төшеп уйный идек.
Алга китеп әйтим, без тап булган икенче ачыш — мулла Мөхәммәтшакир йортындагы Коръән. Ул әле дә яхшы хәлдә Балтачның Үзәк мәчетендә саклана. Бу Коръәнне мулланың йортында хезмәтче булып эшләгән карт әби китереп биргән. «Ул Коръәнне Фидаил хәзрәткә тапшыра», — диде Балтач районы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев. Гаҗәп, кесә Коръәне кулдан язылган, төрле төстәге битләрдән тора. Тарихи китапчыкны әкрен генә тотып та карый алдык.
«Иң күп буйдаклар — Сосна Пучинкәсе авылында»
…Бибимәмдүдә җирләнгән зират каршында матур капкалы, милли орнаментлар белән бизәлгән, күңелне тынычландыра торган яшел төстәге мәчет тора. «Бибимәмдүдә» мәчете зур да, кечкенә дә түгел. Совет заманының каргышына эләккән мәчетнең узган гасырда манарасы киселә, мәктәп вазифасын да башкара ул. Субашта мәктәп ачылгач, авыл картлары һәм Әхмәтхан абыйның теләге белән мәчетне күмәк хуҗалыклар белән бергәләп торгызалар. Ул яңа урынга урнаша.
— Узган ел эшмәкәрләр һәм авыл халкы ярдәме белән янкорма корылды, тәһәрәтханә эшләнде, — дип авыл белән таныштыруын дәвам итте Рәнис Вафин.
Авыл башлыгыннан юлларны рәтләргә уйламыйлармы, дип сорадым.
— Урта Көшкәт һәм Субаш авылында юллар рәтләнеп килә, быел ясап бетерерләр дип торабыз. Казаннан килеп, юлларны үлчәп киттеләр, проект эшләренә керттеләр. Өметләнәбез, булыр инде ул. Быел булмаса, киләсе елга булыр, — диде ул. Авыл халкы нишләсен, елдан-ел «өстәгеләрнең» ышанычларына өметләнеп яши. Без дә өметләник.
— Югары Субаш авыл җирлегенә биш авыл керә, 320 хуҗалыкта 1200 кеше яши. Сосна Пучинкәсендә 36 хуҗалык бар. Халык бик тырыш — безнең җирлектә иң күп мал асраучылар яши, күп мал тотып, тормыш итәләр. Уникешәр сыер тоткан хуҗалыклар да бар.
Югары Субаш авыл җирлегеннән иң күп буйдаклар да Сосна Пучинкәсе авылында. Алтмыш яшьлеге дә, кырык яшьтән узганнары да бар. Авылга кайтучы кызлар юкмы яки егетләр юашмы — белмим.
Кызганыч, ул хәл бездә генә түгел инде, күп җирдә шулай — яшьләр шәһәргә агыла. Алай да, узган ел Тукай күмәк хуҗалыгына кергән Субаш авылыннан ике яшь егет, белем алып, кире авылга кайтып тракторга утырды, — дип сөйләде ул. Монысы, чыннан да, куанычлы. Алар авылда төпләнеп, гаилә корып җибәрсәләр, тагын да яхшы булыр иде.
— Өметләре шундый, — дип раслады сүземне Рәнис абый. — Аллаһ боерса, аларга ярдәм итәргә телибез — җирләр бүлеп биреп, программалар белән йортлар салып бирербез дип уйлыйм.
Авыл башлыгы сүзләренчә, Субаш авылында тугыз еллык мәктәп бар. Балаларны автобус белән шунда укырга йөртәләр. 10-11 сыйныфлар Түнтәр һәм Урта Көшкәт авылы мәктәпләренә барып укыйлар. Авыл җирлегенең төп үзәге булып Югары Субаш авылы санала. Биредә клубта барлык мәдәни чаралар үтә икән.
Субаш мәктәбенең элекке директоры Камил Сәгыйдуллин авыл халкы ярдәме белән «Апуш аланы» дигән ял итү урыны ясаган, монда төрле уен мәйданчыклары урнашкан. «Быел салым хисабына «Апуш чишмәсе”н төзекләндереп, халыкка ял итәргә дип ясарга уйлыйбыз», — дип өстәде Рәнис Вафин.
Үзара салым хисапларына Бибимәмдүдә күмелгән зиратның коймаларын яңартканнар, «Бибимәмдүдә» чишмәсенең юлларын, җирен ясаганнар. Мәчет янында «Бибимәмдүдә паркы» да ясый башлаганнар. Җәен мәчеттә лагерьлар оештырыла икән.
Сосна Пучинкәсе Римма Ратникова ярдәме белән «Тукай маршруты”на кергән. «Маршрут бу авылдан башланды. Кунаклар Бибимәмдүдә каберенә чәчәкләр куеп, аннары атлар җигеп, Кырлайга юл тотты. Прокуратура хезмәткәрләре велосипедта маршрут ясаган иде. Аллаһ боерса, быел да активистларны чакырып, маршрутны кабатларбыз», — дип сөйләде ул.
«Мөхәммәт Мәһдиев Бибимәмдүдә кабере янында озаклап басып тора»
Бибимәмдүдәгә җыйнаулашып дога кылганда Гарифҗан абый бик матур хатирәләрен искә төшерде:
1992 елда районда язучылар бәйрәмен уздырдык. Өч көн дәвамында Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевлар кунакта булды. Сосна Пучинкәсенә Бибимәмдүдә каберен зыярәт кылдык. Мәрасим тәмамланганнан соң, язучылар таралышты, берсе дә сөйләшми, моңсу рухи халәт барлыкка килде.
Хәтерлим, Мөхәммәт Мәһдиев кабер яныннан иң соңгы булып китте. Аска караган хәлдә бик уйчан булып машинага утырды. Шул ук елны ул көзен минем янга янә килде. Хәл белештек тә, Мәмдүдә абыстай янына барып кайтырга тәкъдим итте. Комачауламыйм дип, читтәрәк тордым. Урамда салкын күңелсез көзге көн: яңгыр ява, вак кар төшкәли, җил исә иде…
Башы ялангач, аска игән килеш Бибимәмдүдә кабере янында сулаганы да ишетелмичә озак вакыт басып торды ул. «Мөхәммәт абый, салкын тидерәсез бит», — дип әйтәсе килде. Аның уйларын бүләргә батырчылык итмәдем. Аннан соң мин аны Балтачка алып кайттым, Арчага илтеп куйдым.
Шуннан соң ул җәй, көз, яз көннәрендә өч-дүрт тапкыр килде һәм бергә Бибимәмдүдә кабере янына бара торган булдык. Миннән башка барганы булды микән, белмим.
Мөхәммәт абый нинди уй белән килде икән, аны монда нәрсә китергән, Бибимәмдүдә абыстайга багышлап китап язарга уйлады микән — билгесез. Сорамадым. Әмма шуннан соң ул озак яшәмәде, өч елдан соң үзе дә вафат булды. Шушы сер һаман да күңелемне борчый.
«Тукайның Зәйтүнәне бәхетсез итәсе килми»
Гарифҗан абыйдан кайчак Тукайның мәхәббәтләре турында сорыйлар икән.
— Габдуллаҗан 27 яшьтә җан биргән. Шуның соңгы биш елын сызып ташларга мөмкин. Туберкулез белән авыру сәбәпле, ул мескен хәлдә була. Шул яшьтәге кеше үзенең үләсен белеп яши. Шул арада аның мәхәббәтләре турында нәрсә сөйләргә була? Нигез юк.
Әйе, мәхәббәте булган. Тукай үзенең хәлен белә, Зәйтүнәдән уңайсызлана. Тукайның Зәйтүнәне бәхетсез итәсе килми.
Акыллы сүзләр генә сөйләсәк иде. Тукайны кимсетергә ярамый, ул халык өчен күп нәрсә эшләгән шәхес.
Тукай шәхесенә ак фикерләр белән карарга кирәк. Аның турында күп сөйлибез, искә алуыбыз бик әйбәт. Ләкин сөйләгән саен сорау туа. Һәм ул шундый тайпылышларга сәбәп була да инде», — диде Гарифҗан абый Мөхәммәтшин.
Үзен татар дип санаган һәр кеше милләт әнисе — Тукай әнисе каберенә барып, Коръән тыңлап кайтсын иде.