Арча районында «Ат көне»: ат чабышы, аттан егып төшерү уены, арбалар парады

Арча районы Яңа Кырлай авылы 19 сентябрьдә ат яратучыларны матур традициягә әйләнгән «Ат көне» бәйрәменә җыйды. Халыкара дәрәҗәдәге ат чабышларыннан тыш, биредә «Иң үрнәк арба», «Иң тиз йөк ташучы» бәйгеләре, «Аударыш» уены узды.

Татар халкында ат символы гомер-гомергә эшчәнлек, көч, гайрәт сыйфатларын чагылдырган. Шуңа да халык атта булган сыйфатларны шигырьләргә салып сөйләгән, көйгә салып җырлаган. Ат — халкыбызның тормышы белән бәйләнеп барган иң горур хайваннарның берсе. Ул халыкны ашатучы да, сугыш кырында хәрби дусты да булган.

«Аударыш» — кыю җайдаклар уены

Татарстанда соңгы елларда атчылык кәсебе үсештә. Югалып барган татар токымлы атларның саны да елдан-ел арта һәм төрле районнарга тарала. «Аударыш» бәйгесендә татар атларына атланып ярышучыларның географиясе арту да моңа ачык дәлил булып тора.

Узган ел спортчылар һәм бәйгедә җиңүчеләр күбесенчә Лениногорск районыннан булса, быелгы җиңүче — Кукмара районы егете Фирдүс Халиков. Икенче урында — Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев, өченче урында — Тукай районыннан Инсаф Хөсәенов. «Аударыш» бәйгесендә Лениногорск, Кукмара, Тукай, Саба, Питрәч районнарыннан барлыгы ун спортчы катнашты.

«Аударыш» уенында киртә белән әйләндереп алынган мәйданда атка атланган ике батыр көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче уенда җиңүче була. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Әлеге уен башка спорт төрләренә караганда күпкә көчлерәк тәэсир калдыра. Халык та «Аударыш» уенына күбрәк җыелган иде.

Көрәш вакытында көндәшеңнең аты ниләр кыланасын күзаллап булмый. Ул көндәшен тешләргә дә, аңа тибәргә дә мөмкин. Бер мизгел эчендә ат алгы аякларын күтәреп, көндәшенең аркасына ук атландырды. Әлеге уенда җайдакларга көч белән бергә, кыюлык һәм батырлык та кирәк икән.

 «Татар атларының өстенлеге — аларның чыдам булуында»

Татар токымлы атларны беренчеләрдән булып күпләп үрчетә башлаган һәм татар халкының борынгы, ләкин онытылган «Аударыш» уенын кайтарган кеше — ул Лениногорск районы «Алмакай» хуҗалыгы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин. Аның хуҗалыгы Лениногорск районында булса да, үзе Бөгелмә районында яши. «Ат көне» бәйрәмендә Фәрид Нәбиуллинны мәйданга чакырып, аны халыкка таныштырдылар.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та татар токымлы атларның баш санын арттыру өстендә ныграк эшләргә кирәклеген әйтте.

— Татар атлары катнашында төрле бәйгеләр уздырабыз. «Аударыш» уенын торгызып җибәрдек. Былтыр беренче мәртәбә «Аударыш» буенча чемпионат уздырган идек. Быел да уздырырга исәп бар. Татарстанда татар атларының санын арттырасы һәм барлык районнарда бу токымны булдырасы килә. Һәр төрки халыкның үз аты булган, шулай ук татарныкы да бар, — дип сөйләде Фәрид Нәбиуллин «Интертат» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәшебез татар атының югалып баручы токым булуын һәм ул аларны күпләп үрчетә башлавын әйтте.

— Борынгы заманнардан безнең бабаларыбыз атта йөргән. Татар аты турында мин бик күп тарихи чыганаклар таптым. Үземнең бабайның да авылда Бөек Ватан сугышына кадәр татар атлары булганы, ләкин сугыштан соң аларның калмавы турында сөйләгәнен хәтерлим, — ди Фәрид Нәбиуллин. — Татар атларын хәтерләүче бабайлар бүген дә бар әле. Чыннан да, сугышка киткән атлар әйләнеп кайтмаган. Сугыштан соң Татарстанга «Орлов» токымлы һәм, күбесенчә, йөк атлары кертә башлаганнар.

Фәрид әфәндедән: «Татар атын каян алдың?» — дип сораучылар күп икән. «Электән булган малны качырып булмый», — дип җавап кайтара ул андый сорауларга.

— Мин татар атларын үзебезнең районнардан эзләдем, — ди «Алмакай» хуҗалыгы җитәкчесе. — Бабам тасвирлаган, гәүдә төзелеше китапларда сурәтләнгән атларны, ниһаять, таптым, һәм 92 яшьлек күрше картын алып барып, аңа да күрсәттем. «Менә нәкъ шулар бит инде. Сакланганнар икән», — дип сөенеченнән ул елап ук җибәрде.

Татар атлары тәбәнәгрәк буе, тыгыз тәне, көчле аяклары, алтынсу-сары төстәге ял-койрыгы белән аерылып тора.

Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, татар атларының өстенлеге — аларның чыдам булуында. Аларны асрау өчен махсус шартлар тудырырга кирәкми, чөнки ул Татарстан климатына гасырлар буе яраклашып килгән токым. Татар атына «Вятская» токымы да, башкорт һәм казах атлары да якын.

— Безнең шартларга бөтен атлар да ияләшә алмый. Мәсәлән, гарәп аты бездә кыш көне өшеп үлә. Аның йоны нибары 1-2 см озынлыкта. Нәселле атларны төнгә калдырсаң да, туңып, калтырый башлыйлар. Безнекенең йон озынлыгы 5-6 см, шуңа күрә ул ачы җилгә дә, кышкы салкынга да түзә.

Йөк атын алыйк. Аны ныклап ашатмасаң, ул эшли дә, яши дә алмый. Безнең ат йөк аты кебек үк авыр йөк тарта алмый, ләкин уртача авырлыктагы йөк белән ерак арага җиңелрәк бара.

Шулай ук татар аты үз-үзен ашатып яши ала. Тамагы ачса, йомшак агачларны да кимерә, 30-40 см кар астында калган үләннәрне дә актарып ашый. Аңа ризык күп кирәкми. Әйбәт колынлый һәм аннан кымыз алып була, — ди Фәрид Нәбиуллин.

 «Ат чабышында беренче килү рәхәтен балаң туу хәбәрен алу белән генә чагыштырып була»

«Ат көне»нең тагын бер яме — Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат ярышы иде. Иң озын дистанция 120 чакрымга җитте. Шулай ук 40, 80, 100 чакрым дистанцияләргә дә халыкара ярышлар булды. Оештыручылар сүзләренә караганда, озын дистанция ярышына 40тан артык ат кергән. Спортчылар Татарстан, Мордовия, Чуашия, Башкортстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән. Шулай ук кыска дистанциядә татар атлары ярышы да булды.

Чабыш атлары көч һәм тизлек белән сынашканда, төрле авыллардан килгән арбалы гади атлар авыр йөк тартып ярышты. Түкләнгән салам һәм капчыкларга тутырылган ашлык йөген вакытка арбага төяп һәм бушатып, ат хуҗалары да көч сынашты.

«Иң тиз йөк ташучы» бәйгесендә катнашырга Арча районы Пешәнгәр авылыннан килгән 54 яшьлек Идрис Фазылҗанов белән сөйләшеп алдык.

— Белемем буенча мал табибы мин. Хәзер терлекчелектә төрле эш башкарам. Ярышка хуҗалык аты белән килдем. Ат чабышларында да катнашкан бар. Ярышта беренче булып килү шундый рәхәт. Шатлыктан күздән яшь ага хәтта. Ул рәхәтлекне беренче балаң туган дигән хәбәр алу белән генә чагыштырып була, — дип аңлата Идрис Фазылҗанов.

Идрис абый әйтүенчә, хәзерге заманда атка күп эш калмаган. Арбага төяп печән, утын алып кайта, тирес түгә һәм башка вак-төяк эшләрен башкара ул.

— Атны күңел өчен генә тотам. Кечкенәдән ат җене кагылган кеше шуннан башка яши алмый инде. Кайвакыт ат җигеп, басуларны, урман буйларын әйләнеп кайтам. Машинада йөргәндә табигатьнең матурлыгын күреп булмый. Атта ашыкмыйча йөргәндә дөньяның бөтен гүзәллеген тоясың, — дип хисләнеп алды Идрис абый.

Бизәлгән арбалы атлар парады бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кайберләре чын кареталар кебек эшләнгән иде. Чарада катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та бер-ике арбага утырып карамыйча түзә алмады. Ә җигүле транспорт пассажирлары гармунда халык көйләрен яңгыраттылар.

Арча районының Ташкичү авылында яшәүче 74 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов «Ат көне»ндә даими катнаша икән. Ул кечкенәдән атларга гашыйк. Элек Әхтәм абый фермада эшләгән, хәзер пенсиядә. Әмма атлар бүгенге көнгә кадәр аның төп мәхәббәте, ул үз хуҗалыгында бүген дә ат тота.