«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята? | intertat.tatar

«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята?

Ни өчен «Наласа авылы көе» бик популяр булган? Бүгенге көндә авыл ничек яши? Наласада «Татар-информ» хәбәрчеләре булып кайтты.

«Балачагым гөрләп үтте

Наласа кырларында.

Сагынуларым, сагышларым

Бу моңлы җырларымда».

Мәкаләне татар халык җыры «Наласа авылы көе» юлларыннан башлап җибәрәм. Бу җырны өлкән буын яхшы белә, ләкин Наласаның нинди авыл икәнен белүчеләр сирәгрәктер. Арчадан ун километр көнбатыштарак урнашкан татар авылыннан репортаж тәкъдим итәбез.

Һәр авылда туган як тарихы белән кызыксынган, аны танытырга тырышып йөргән кешеләр була. Рамил Мөхетдинов — шундыйларның берсе. «Татар-информ»нан килгән кунакларга ул авылны күрсәтеп йөрде.

— «Наласа авылы көе»нең кайчан килеп чыкканын төгәл беркем дә әйтә алмый. Авыл картлары фаразы буенча, аны чит җирләргә эшкә чыгып киткән авылдашлар сагыштан иҗат иткән. Туган ягыннан аерылган кешеләр күп булгач, җыр телдән-телгә күчкән. Бу көй белән бик күп башка авылларның җырлары да җырлана. Шуңа күрә ул халык җыры дип атала да инде, — дип таныштырды Наласаның яшь активисты Рамил Мөхетдинов.

«Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый»

Тарихчылар авылның яшен кимендә 510 ел һәм аның беренче кешеләре Нократ елгасы буеннан күченеп килгән дип фаразлый. Авыл исеме килеп чыгышының төрле вариантлары бар. Тарихчы галим Рәшит Галләм бер генә вариантның мантыйкка туры килүен белдерә. «Гасырларны кичкән Наласа» китабында ул Киров өлкәсе җирлегендә «Ноли» дигән елга булганын, татарча «Налису» дип аталганын яза.

Елгадан ерак түгел урнашкан Малмыж төбәгендә татарлар әле дә күпләп яши, шуңа күрә татарларның аннан күченеп килгән булуы шик уятмый. Рәшит Галләм фикеренчә, тарихи хәтерне чагылдырган Наласа топонимының Налису елгасына бәйле барлыкка килүе ихтимал. Илнең төрле почмакларында бер үк төрле топонимнарның еш очравы халык күчеше вакытында яңа урынга туган җир белән бәйле атамалар бирелүе белән аңлатыла.

Авыл башында кызыл кирпечтән салынган биш яңа йорт рәткә тезелеп тора. Аларны агрофирма киләчәктә хосусыйлаштыру мөмкинлеге белән үзенең яшь белгечләренә җиткергән.

— «Игенче» агрофирмасы салдырган йортларда тракторчы, икътисадчы, ветеринар булып эшләүчеләр яши. Биш өйнең өчесендә башка авыллардан күчеп килгән кешеләр тора. Алар монда килеп, гаиләләре белән төпләнделәр. Димәк, авыл зурая. Наласада агрофирма ярдәменнән башка да йорт салучылар җитәрлек. Авылдан яшьләр китә димәс идем. Арчага якын булгач, монда яшәү бик уңайлы, эш табу мөмкинлекләре күп. Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар. Ара ерак түгел бит — 60 километр чамасы гына.

Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый инде. Чагыштыру өчен, элек безнең басуларга җиде чәчкеч чыга иде. Һәрберсендә өч кеше эшләде. Хәзер шул ук җиргә бер трактор җитешә. Чәчүне тулысынча ике кеше башкарып чыга. Берсе — тракторчы, икенчесе — йөк машинасы йөртүчесе. Бетте. Калган унтугыз кешегә нинди эш табып бетерсеннәр? Я алар читкә китеп эшләргә, я үз эшен булдырырга тиеш, — ди Рамил Мөхетдинов.

Наласада халык саны арта бара

Наласаны күзәтеп йөргәндә авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированы очраттык. Авыл тормышы турында аннан да сораштым.

— Авылда рәсми рәвештә 703 кеше теркәлгән. Башка җирдә теркәлеп яшәүчеләрне дә исәпләсәк, халык саны сигез йөзгә тула. Мин ун ел элек эшкә керешкәндә җирлек буенча — Наласа һәм Урта Бирәзә авылларында 1,1 мең кеше исәпләнә иде. Хәзер 1,2 меңнән артыграк. Яшьләр авылда калгач, дистә ел эчендә халык саны арту ягына таба бара. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә йорт салырга субсидия бирүләре яшьләр өчен яхшы булды.

Соңгы елларда гына шушы программа ярдәмендә ун йорт салынды. Агрофирма төзеткән биш йортны һәм дәүләт ярдәменнән башка җиткерелгән җиде өйне да исәпләсәк, Наласада егерме ике яңа йорт барлыкка килгән. Авылның үсүенә социаль объектларның төзек, Арчаның якын булуы, «Игенче» агрофирмасының уңышлы эшләве йогынты ясый. Агрофирмада илле хезмәткәр эшли, авылда тагын утыз кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, унике эшмәкәр бар. Социаль объектларда эшәләүчеләр дә күп, — ди Илфира Шакирова.

Наласада шәхси затлар арасында сөт продукцияләре, ит, комбикорма җитештерүчеләр, агач эшкәртүчеләр, тимердән капка һәм башка җиһазлар ясаучылар бар. Биредә «Арча лимонады» да җитештерелә. Авылда бүгенге көндә ике сыер көтүе чыга. Һәрберсендә иллегә якын гына мал булса да, шәхси хуҗалыкларда эре терлек бетеп барган заман өчен бу яхшы күренеш.

Авылга кадәр асфальт юл кергән, бөтен урам юлларына таш җәелгән. Балчыкка батмыйча гына теләсә кайсы капка төбенә җиңел машинада килеп була. Авыл үзәгендә ике катлы таш мәчет, ике катлы урта мәктәп, яңа балалар бакчасы, мәдәният йорты тора. Наласа урамнары чиста, пөхтә. Каралты-куралар төзек, ташландык йортлар күренми. Үзара салым программасы нигезендә бөтен чишмәләрне, зиратны тәртипкә китергәннәр, дүрт километр юлга таш җәйдергәннәр.

— Авылдагы тормышны начар димәс идем. Авыл йортында хәзер шәһәр фатирында булган бөтен уңайлыклар бар. Моңа әле шәхси мунча, гараж, иркен бакча, саф һава да өстәлә. Шәһәр халкы күп әйбердән мәхрүм бит ул. Кала кешесенең тормышы алмагач чәчәк атканын да күрә алмыйча үтеп китә. Авылга даими кайтып йөрүчеләр күрә инде, ләкин авылсыз кешеләр дә бик күп бит, — ди Рамил.

«Халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк»

Быел оештырылган татар блогерлары арасындагы республикакүләм бәйгедә Наласа авылының инстаграм сәхифәсе «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясе җиңүчесе булды. Сәхифәне Рамил Мөхетдинов алып бара. Җиңү сере турында Рамилнең үзеннән сорадым.

— Бәйге шартлары буенча, сәхифәдә авыл белән бәйле кызыклы фактлар уртаклашырга кирәк иде. 1960нчы елларда Наласага «Цирк» фильмында негр баласын уйнаган актер, язучы, Советлар Союзы офицеры Джеймс Паттерсон килгән. Ул Мәскәүдә туган, СССРда яшәгән, хәзер Вашингтонда тора. ПЕН-үзәк аша мин аның белән элемтәгә чыктым. Ул авылны ачык кына исенә төшерә алмады, ләкин үзенең Татарстанга сәфәрен, Казаннан ерак түгел авылда халык белән очрашканын хәтерли. Ул заманда Наласа авылының «Октябрь» колхозы республикада алдынгылар рәтендә булган, шуңа күрә зур кунакны безгә алып килгәннәр. Авыл халкы өчен бу зур вакыйга булып истә калган. Шушы тарихи фактны ачып, бәйгедә катнашкан идек, җиңү яуладык, — ди ул.

Социаль челтәрдә авыл сәхифәсен алып бару шәхси вакытны, көчне дә таләп итә. Эшне башлагач, ташламаска да кирәк. Мин Рамил Мөхетдиновтан ни өчен шушындый эшкә алынуы белән кызыксындым.

— Мин табигатьне бик яратам. Алма бакчасына чыгып керсәм дә рәхәт була. Күңелгә ошаган әйберләрне фотога төшереп, башкалар белән дә уртаклашасым килә. Бу дөньяда бөтен нәрсә вакытлыча. Тарих үзе дә вакытлыча. Әгәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының сөйләгәннәрен яздырып калган булсак, бездә нинди зур багаж булыр иде. Ә ул юк. Кеше исән вакытта сөйләтеп калдырырга никтер онытабыз.

Инстаграм барлыкка килгәч, мин Наласа авылының сәхифәсен алып барырга уйладым. Авыл табигатен фотога төшерәм дә, шунда элеп куям. Шулай ук халыкны авыл тарихы белән таныштырам, күренекле шәхесләр турында постлар язам. Кешеләр моңа кызыга башлады. Наласа белән бәйләнеше булмаганнар да инстаграмдагы сәхифәне даими күзәтеп баралар. Араларында авылны килеп күрергә теләүчеләр дә бар. Шундый теләк белән хәтта Санкт-Петербургтан язучылар булды. Авылга туристлар җәлеп итү өчен инстаграм яхшы сәхифә икән.

Авылның сәхифәсен алып бару миңа матди табыш китерми. Мин бары тик җәмгыятькә файда китерәсем килгәнгә генә башкарам ул эшне. Тормышның ямен күрмәүче соры кешеләр бездә болай да бик күп. Хәзер кунакка йөрешү юк, якын аралашу кимеде. Кеше эгоистка әверелде. Минем андыйлар рәтендә буласым килми.

«Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» — дип әйтүчеләр бар, әлбәттә. Без беребез дә мәңгелек түгел. Яшибез икән, халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк. Бүгенге көн иртәгә кабатланмаячак, шуңа күрә яхшы эшләрне вакытында башкарып калырга тырышам. Мин бу фикерне үз балаларыма да аңлатам, — ди Рамил.

«Нәни» Рөстәм Галиуллин

Наласа авылы көрәшчеләре белән данлыклы. Батырларның исемнәре озак еллар буе район һәм республика күләмендәге ярышларда яңгырап тора. Мәсәлән, Әхәт Закиров 1948 елдан бирле 22 ел буе Арча һәм Казан Сабантуйларында мәйдан тоткан, берәүгә дә бил бирмәгән. Сабантуйларда көрәшер өчен аны хәтта берничә көнгә армия сафларыннан да кайтарта торган булганнар. Әхәт батыр үрнәгендә яшьләр бүгенге көндә дә спортка тартыла, бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Район күләмендә Әхәт Закировка багышланган көрәш турнирлары уза.

— Татарстан язучылар берлегенә кергән өч язучыбыз — Рөстәм Галиуллин, Гүзәл Әдһәм (Шакирова), Гөлчирә Нәҗметдинова бар. Гүзәл Әдһәм галимә дә әле. Ул КФУның Алабуга институты доценты булып эшләде. Безнең авылдан чыккан тагын ике галим бар. Аларның берсе — озак еллар Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек кафедрасы мөдире, профессоры булып эшләгән Әхәт Салихов, икенчесе — 1970 елларга кадәр Казан дәүләт педагогика институтының математик анализ кафедрасында доцент булып эшләгән Котдус Йосыпов, — дип таныштыра Рамил Мөхетдинов.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны шәхсән белгәч, аның турында кызыклы фактлар ачасы килде.

— Рөстәм Галиуллин миннән җиде елга яшьрәк, шуңа күрә түбәнрәк сыйныфта укыды. Алар класста бик күп булдылар. Рөстәмнәр икәү иде. Галиуллинны без «Нәни Рөстәм», икенчесен «Зур Рөстәм» дип йөрттек. Хәзер икесе дә олы гәүдәле ир-атлар булдылар.

Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә дә авылдан читләшмәде, кунакка еш кайта. Аны мәктәпкә балалар белән очрашуларга чакырып торалар. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы укыган өч балага Рөстәм Галиуллин шәхси премиясен булдырды, авылдашларга «Казан утлары» журналларын бүләк итә. Авылдан чыккан кеше туган җиренә ярдәм итә икән, яхшы бит инде.

Безнең мәктәп, гомумән, авылдаш һәм райондаш язучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар күренекле якташларын якыннан белсәләр, әйбәт инде. Мондый хезмәттәшлек укучыларга үсәр өчен яхшы үрнәк һәм стимул булып тора.

«Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр»

Без авылның урта мәктәбенә дә кереп чыктык. Ул ике катлы бинада урнашкан. Унбер еллык мәктәптә бүгенге көндә 69 бала белем ала. Бирегә башка авыллардан килеп укучылар юк.

— Мәктәптә фәннәр параллель рәвештә рус һәм татар телләрендә укытыла. Балалар үткән материалны ике телдә дә сөйләп бирә ала. Югары уку йортларына керүче укучыларыбыз күп. 3-4 бала укып бетергән елларда вузларга китүчеләр 100 процентка да тула. Урта яки югары һөнәри белем алмыйча калган балаларыбыз юк. Белем алганнан соң авылга кайтучылар бар. Быел үземнең кызым агроном булып кайтты. Эш булгач, бик сөендек. Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр. Анда фатир мәсьәләсен хәл итү дә авыррак, — ди тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова.

2008 елда авылның тарихын барлау максатыннан җәмәгатьчелек советы төзелгән. Күмәк эшчәнлек нәтиҗәсендә 2010 елда музей булдырганнар. Аңарчы авылда музей булмаган. Наласаның 500 еллык юбилее алдыннан китап чыгарырга материаллар туплап, 2012 елда аны нәшер иткәннәр. «Гасырларны кичкән Наласа» китабының төзүчесе — Исрафил Насыйбуллин, авторлары — Рәшит Галләм, Камил Фәсхетдинов һәм Миңнегөл Әхмәдуллина. Материаллар туплауда укытучыларның зур хезмәте кергән. Табылган тарихи мәгълүматлар документаль фильм да төшерергә мөмкинлек биргән.

Мәктәп бинасының икенче катында урнашкан музей белән таныштык. Мин күргән башка бик күп музейлардан аермалы буларак, биредә күпчелек урын экспонатларга түгел, ә шәхесләргә бирелгән. Авылның данлыклы көрәшчеләре, сугыш ветераннары, хезмәт батырлары турында күп мәгълүмат тупланган. Наласадан чыккан галимнәргә, язучыларга да хөрмәт күрсәтелгән. Яшь булса да, Рөстәм Галиуллинга да музейда урын бирелгән. Һәр бала музейдан туган авылы өчен горурлык хисе белән чыгадыр, аның да тарихта үз эзен калдыру теләге уянадыр. Шәхсән үземдә шундый хисләр туды.

«Кешенең шәхси тормышына кагылышлы нечкәлекләрне укырга яратмыйм»

Рамил Мөхетдинов Наласа авылында туып үскән. Ул октябрьдә генә кырык яшен тутырды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятендә һәм Казан дәүләт педагогика университетында татар теле, әдәбияты укытучысы һәм журналистика белгечлеге алган. Ул хатыны Әдилә белән өч бала тәрбияләп үстерә. Олы улына - 14, икенче улына - 12, кызына 1 яшь.

Рамил Мөхетдинов төрле елларда авыл советында һәм районның башкарма комитетында эшләгән. Бүгенге көндә ул Арчаның өстәмә белем бирү оешмасы «Укучылар сарае”нда мәктәп балаларын журналист һөнәренә әзерли. Аның дәресләренә биш төркемгә бүленеп даими рәвештә җитмеш биш бала йөри. Рамил Мөхетдинов өстәмә белемне татар телендә бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

— Балалар журналист һөнәре белән бик нык кызыксыналар. Практик дәресләрне Арча радиосында уздырабыз. Мастер-классларга танылган журналистларны Казаннан да чакырырга хыялланам. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Айваз Садыйров белән Булат Бәйрәмов ялындырып тормаслар дип уйлыйм, — ди Рамил Мөхетдинов.

Сүз уңаеннан, бүгенге татар журналистикасы турында Рамилнең фикере белән кызыксындым.

— Массакүләм мәгълүмат чараларын даими күзәтеп барам. Бүгенге көндә радиожурналистика үсештә дип саныйм. Күңел ачу өчен эшләүче радиостанцияләрдән тыш, әхлакны үстерә, уйландыра торганнары да ачылды. Элегрәк күбесенчә «Татарстан» радиосын тыңласам, хәзер «Тәртип”не, «Китап”ны да бик яратам. Мобиль кушымта ярдәмендә аларны теләсә кайсы җирдә тыңлап була.

«Татар-информ»нан, «Арча хәбәрләре»ннән бөтен яңалыкларны белеп барам. «Интертат»та кызыклы мәкаләләр чыга. Хәзер бөтен дөнья ачык, шуңа күрә журналистлар кирәген дә, кирәкмәсен дә яза. Мин кешенең шәхси тормышына бәйле булган нечкәлекләрне укырга яратмыйм. Кайбер интернет басмаларда яңалыкның эчтәлегендә куркыныч әйбер булмаса да, фаҗигале башисемнәре уйлап табалар. Шулар гына кайвакыт эчне пошыра. Тулаем, татар журналистикасын яхшы бәялим. Татарча җиткерелгән мәгълүматка ихтыяҗ бар икән, тел киң кулланышта дигән сүз, — ди ул.

Җанисәп уңаеннан бер фикер җиткерәсе килә: татар милләтенең үсеше өчен яхшы демография кирәк. Моның яхшы үрнәкләре дә бар. Рамил Мөхетдиновлар гаиләдә дүрт егет үскәннәр, ә әниләренең бүген унбер оныгы бар. Барысы да татарлар.