Язгы чәчү башланып китте: бер метр җирне алты орлыкка бүләек | intertat.tatar

Язгы чәчү башланып китте: бер метр җирне алты орлыкка бүләек

Буа районында чәчүгә керештеләр. Яшел төстәге чөгендер орлыклары һәм күп шланглы машина турында репортаж яздык.

Кырда чәчкечле ике яңа трактор йөри. Еракта тузан өермәсе булып икенче трактор җирне эшкәртә. Хуҗалыкның баш агрономы Хәмит абый Гыйматдинов машинасыннан кечкенә көрәк алды да, басуга кереп киттек. Бер буразна янына туктадык та, ул көрәк белән әкрен генә туфракны аралый башлады. Без трактор чәчеп калдырган орлыкны эзлибез икән. Чөгендер орлыгын күргән бар бит инде. Хәзер туфрак арасыннан билгеле бер формасы булмаган, шулай да йолдызга охшаган, ачык коңгырт төстәге орлыклар күренер дип карап торам. Юк икән бит, коңгырт та, «йолдыз» да түгел. Шома гына яшел төен килеп чыкты, яшел борчакка охшаган, тик ике тапкыр кечерәк. Агроном абыйның: «Менә ул орлык», — диюенә аптырап калдым. Барлык кирәкле матдәләр белән баетылган орлык шундый була икән. Шома кабык астында барыбер шул чатлы-чотлы орлыктыр инде.

Норма буенча бер метр җиргә алты орлык төшеп калган булырга тиеш. Әкрен генә туфракны аралагач, икенчесе, өченчесе күренде. Бишенчесен озаграк эзләдек, ялгыш алып атмадыкмы икән, дип тә уйладык. Шуннан анысы да килеп чыкты, хәзерге техника андый гөнаһлар ясамый булса кирәк. Алтысы да үз урынында дип «пичәт» сугып куярга да була.

Һава торышы әйбәт торса, ул орлыклар бер атнадан тишелеп тә чыгачак. Чәчүгә әле ял көнне генә чыкканнар. Туфракның температурасы сигез градустан югары булса, чәчүгә чыгарга ярый икән, анда коронавирус юк. 

«Бу — үзем сайлап алган язмыш»

Хәмит әфәнде - инде утыз өч ел хезмәтенә тугры булган тәҗрибәле агроном. Хәрби хезмәттән кайтуга агроном булып эшкә кергән дә, бүгенге көнгә кадәр баш агроном булып эшли. «Иң күп эш чәчкәндә һәм җыеп алганда була, ә иң авыры чәчкәннән соң орлыкның тишелеп чыгуын көтеп утыру. Корыга китмәсме, яңгыр булырмы, һава торышы ничек торыр, җил очырмасмы — гомер буе шулар өчен кайгырып торасы. Чәчү тәмамлангач, иртән беренче эш — тәрәзәгә карау. Тишелсен өчен яңгыр яусын иде, җыеп алганда яумасын иде, дип уйлап йөрисең.

Бу — үзем сайлап алган язмыш. Бер заман китәргәме инде әллә, дип уйлап йөргән идем. Безнең бит бер дә ял юк. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәре — без гел эштә. Ялы булган эшкә керимме икән, дип уйлап карадым. Агроном белгечлеге белән тагын кая китеп булсын инде, урын юк бит, ул җир белән генә бәйле. Хәзер андый уйлар башка килми дә инде. Аннан соң эшләргә ияләнгән, отпускның бер-ике атнасын кайда булса да дәваланып уздырасың ди, мәсәлән, ә калганы ахырына кадәр бетми дә. Тизрәк эшкә барасы килә, өйдә аптырый башлыйсың», — дип сөйләде ул.

Чәчеп йөрүче тракторлар безнең янга килеп җиттеләр. Трактор артына тагылган чәчкечтә орлык тутырылган унике тартма бар. Ул унике буразна ясап бара. Беренче тракторчы Алексей Никитин чәкечне тикшерде. Җиденче ел эшли икән инде. Юк, русча түгел, татарча сөйләштек.

«Чөгендер чәчкәндә иң мөһиме — йоклап бармаска»

«Чөгендер чәчкәндә иң мөһиме — йоклап бармаска, ориентирларны югалтмаска кирәк. Шул ук вакытта әйләнәме-юкмы икән, дип артка да карап барасы. Җил булу безгә берничек тә комачауламый, орлык җиргә күмелеп бара бит. Ун көндә чәчеп бетерәсе иде инде чөгендерне. Эш тә ошый, хезмәт хакы да җитәрлек. Аннан соң да эш күп әле, бер дә тик торган юк», — дип сөйләде ул.

Икенче тракторчы Вячеслав Терентьев вакытлыча килеп эшли. «Һәр елны монда килеп эшлим. Иртәнге алтыдан караңгы төшкәнче тырышабыз. Чөгендер чәчү - ул төгәллек һәм тугрылык таләп итә торган эш. Барысын да җентекләп карарга кирәк. Чәчкечнең тәгәрмәче әйләнмәсә, туктатып тикшерергә туры килә», — дип сөйләде ул.

Унике тартмага да бер күләмдә орлык салына. Күпмедер вакыттан соң аларны тикшереп карыйлар. Бер вакытта бер үк күләмдә салынган орлык бер үк вакытта чәчелеп тә бетәргә тиеш. Берсендә күбрәк калган икән, димәк, бер буразнага чәчелмәгән була. Андый хәл килеп чыкты икән, шул бер тартма белән яңадан йөреп чыгасы була, ә калган унберен эшләтмиләр. Шул унике тартма орлык ун гектарга җитә икән.

«Бу егетләр соңыннан ашлама да кертә. Ашлама керткән вакытта да һава торышын белеп торырга кирәк. Сиптереп чыкканнан соң бер сәгать узгач яңгыр яуса, ул ашламаны юа. Җил, артык кызу ярамый, бал кортлары очмаска тиеш, юкса, агуланалар», — дип сөйләде баш агроном.

Без буразнадагы орлыкларны тикшергән кебек, тракторчылар үзләре дә җирне пычак белән казып карый. Соңыннан бит ул басу өчен үзләренә үк җавап бирәсе була. Барлык җаваплылыкны да тоеп эшләргә кирәк шул. Миннән чәчелгән бит дип кенә булмый, бәлки, чәчелмәгәндер.

Хәмит абый теләсә кайсы тракторчыны чөгендер чәчүгә куеп булмый, ди. Бөртеклеләргә караганда чөгендер ике тапкыр артыграк җаваплылык сорый. Монда җаваплылык зур, барысы да төгәл булырга тиеш. Әз генә дә кыек китәргә ярамый. Шул ук вакытта нервларның да бик каты булуы кирәк. Тракторда чабарга ярамый. Чәчкеч бер үк вакытта буразна да сыза, орлыкны да нәкъ кирәкле урында төртеп калдыра, артыннан күмеп тә бара. Тракторны бераз тизләтә калсаң, ул орлыклар төрле җиргә чәчелергә яки теге бер метрга алты түгел, ә җиде-сигез чәчелергә мөмкин. Монда әрәм-шәрәмгә юл юк, иптәшләр.

«Мин бу машинаның бәясен дә белмим»

Чөгендердән кала, хуҗалыкта борчак, бодай, арпа чәчәләр. Арпа чәчүне карарга дип икенче басуга юлга чыккан идек, анда күрше республика аша ук барасы икән. Чувашия аша Татарстан басуына бардык. Анда да орлыклары зәңгәр яки кызыл төстә булса, мин инде гаҗәпләнмәс идем. Җирдә таныш орлыклар күргәч, җанга тыныч булып китте, үзебезчә, гади икән әле.

Монда трактор түгел, чәчү комплексы эшли. Ул өч өлештән торган зур бер система кебек. Башында трактор, аннан соң бункер, аның артында чәчкеч тә бар. Ул чәчкечкә бик күп яшел төстәге шланглар беркетелгән. Шланглар сигезаяк капшавычлары кебек төрле якка сузылыр сыман. Бункердагы орлык һәм ашламадан торган кушылма шул җитмеш ике юл буйлап җиргә барып җитә. Дүрт-биш тракторны бер иткән инде бу машина.

Бу комплекс әле беренче тапкыр гына кырга чыккан, аны тракторчы Николай Кудрявцевка ышанып тапшырганнар. Ул ярдәмчесе белән йөри. «Мин бу машинаның бәясен дә белмим. Җиде-сигез миллион торадыр ул. Аны йөртү зур җаваплылык инде. Орлыкның җиргә төшүен тикшереп барырга кирәк, без дә казып карый идек, хәзер барысы да экраннан күренеп тора. Шланглар чүп-чар белән тулса, машина тавыш бирә. Бик игътибарлы булырга кирәк. Мин үземнең каенага белән эшләп йөрим. Үземне абый өйрәткән иде. Хәзер биш-алты ел эшлим инде, армиядән кайтуга, эшкә чыктым.

Эшем ошый, зарланмыйм, кайда да эшләп була. Кыш көне хезмәт хакы азрак була, җәйгә арта ул. Чәчеп бетергәч, тукландырырга чыгасы була, кырлар күп. Кая чакыралар, шунда барып эшлибез», — дип сөйләде Николай әфәнде.

Аннан соң Николай абый тракторда йөртеп килде. «Казаннан безгә кадәр килдегезме?» — дип куйды ул бер гаҗәпләнү белән. Әйе, чәчеп карыйсы килгән иде. Тыныч кына кап-кара җир буйлап йөрисең. Шул ук вакытта артка, алга һәм читтәге өч-дүрт экранга карап барырга күзләр генә җитсен.

Николай абыйның ярдәмчесе Алексей татарча белми икән. Ул чәчү вакытында гына ярдәм итеп йөри, шуңа өйрәнеп өлгермәгән әле. Өченче ел йөри икән инде. «Без кояш белән бергә йөрибез», — дип елмайды ул.

Эшнең иң башы гына әле, егетләргә түземлек һәм матур һава торышы телим.