Сыерның сәламәтлеге - тояктан. Тояклар җәрәхәтләнмәсен, сыер аксамасын өчен нишләргә?

Үкчәле аяк киемнәре йөри-йөри ышкылгач, набойка кактырабыз бит, менә сыер «түфлиләре» дә шулай ышкыла икән. Кайчак протезлар да куярга туры килә. Тоякларны вакытында кыскартып, чистартып тормасаң, сыер аксый да башлый. Малың сәламәт булсын дисәң, аякларын карап торырга кирәк.

Татарстанда терлек аягын дәвалаучы мал табиблары өчен укулар башланган. Чувашстан белгечләре төрле районнарга барып, еш күзәтелә торган хаталарны теориядә һәм практикада күрсәтеп аңлата. Кукмаралылар да өч көн рәттән тоякларны вакытында тәрбияләргә кирәклегенә инанды. Укыту һәм өйрәтү өчен ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе Чувашстанның «Тимофеев+» оешмасы белгечләрен чакырган. Алар — шушы эш буенча чит илләргә барып, тәҗрибә туплап кайткан кешеләр.

Тояк ул — ат, сыер, сарык кебек кайбер имезүче хайваннарда аяк бармакларын каплап торган мөгез сыман катлау. Шушы катлау үсеп тора, белгечләр аны, ким дигәндә, ярты елга бер, ә иң яхшысы 3-4 айга бер чистартып һәм кисеп торырга киңәш итә. Кисмәсәң, бармаклары да кәкрәя дә, сыер дөрес баса алмый һәм аксый дигән сүз.

«Аяк сәламәт булу иткә, сөткә 10-15 процент үсеш бирә»

Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин өйрәнүләрдә барлыгы унике хуҗалыктан өчәр белгеч катнашканын, үзе дә тагын да күбрәк белем тупларга теләгәнен әйтте. Башта Чувашстан белгечләре тоякларны ничек итеп дәвалауны алдан әзерләп куелган сыер аякларында гына күрсәткән, икенче көнгә «Уңыш» хуҗалыгында махсус станокта авыру аяклы сыерларның тоякларын дәваладылар.

— Рацион дөрес булмаса, матдәләр алмашы бозылса, тояк катламы тиз генә үсеп китә. Фермаларда дымлылык та тәэсир итә. Чәчне, тырнакны кисәбез бит, хайван да шулай, аның үз белгече булырга тиеш. Иң авыр хезмәтнең берсе бу. Бик күп проблемалар бар, белгеч белеп бетермичә, хата да җибәрергә мөмкин. Аяк системасы дөрес эшләми икән, продукциягә дә тискәре йогынтысы була. Бу бик кирәкле программа. Мин моны күптән көткән идем инде, аяк сәламәт булу иткә, сөткә 10-15 процент үсеш бирә. Авыр хезмәт булгач, күп кеше алынмый да. Бу эшнең нормативын да, түләү ягын да карарга кирәк. Белгечләр бригадасы килеп эшләп китә ала, ләкин тагын проблема килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә үзеңнең дә ортопедың булырга тиеш», — диде Рифат Кәримуллин.

Аның сүзләренчә, терлек арткан саен проблемасы да артачак. Әйтик, бер хуҗалыкта өч мең сыер булса да, елга ике мәртәбә чистартасы булгач, алты мең сыер дигән сүз. Сыер дөрес басмаса, бу инде соңгы чиккә җиткерелгән стадия. Тояк бармаклары арасындагы ярыкта ялкынсыну да булырга мөмкин.

Рифат Кәримуллин әйтүенчә, көзге эшләр беткәч, шәхси хуҗалыкларга чыгар өчен ике команда оешкан. Ортопед булмаган хуҗалыкларга барып, килешү нигезендә эшләү көтелә. Тоякларны чистарту, дәвалау өчен Кукмарада бүген ике станок бар.

«Тояк астындагы бармакларны эчкә кереп кисәргә ярамый»

— Бу мөһим процедура, кешегә маникюр, педикюр ясаган кебек үк, ләкин бу сыерга матурлык өчен түгел, сәламәтлек өчен кирәк. Эш башлаганчы, үкчә биеклеген, тигезлеген линейка белән карарга, линейка булмаса, бармак куеп та чагыштырырга була. Еш кына моңа игътибар итмиләр. Һәр бармакта үкчәнең биеклеген дөрес билгеләргә кирәк, — дип аңлатты Чувашстан ортопеды Александр Тимофеев.

Ни сәбәпледер, ул операция ясаган бер сыерның аяк тояклары бик күптәннән каралмаган, сыер тәмам аксаган. Хәтта шундый тәҗрибәле белгеч тә бу сыерның тоягын ухылдамыйча гына рәтли алмады. Башта үскән өлешен болгарка белән кисеп алды, ул урын инде үлекли дә башлаганга күрә, галәмәт сасы ис таралды. Резин накладка куйганчы да әле ул урынны байтак вакыт чистартырга туры килде, кан саркыды. Иң авырткан нокталарына кагылып киткәндә, сыер да бик тыпырчынды. Александр Тимофеев журналистларга: «Наркоз ясалырга тиеш иде, ясалгандыр», — дисә дә, сораша торгач, малга наркоз ясалмавы билгеле булды.

Әле бит эш белән генә түгел, акчасы түләнгән икән, күрсәтеп, аңлатып барырга да кирәк. Шактый озакка сузылгач, станокта аягы күтәртелгән сыер тәмам туйды. «Арды бу», — дип, кукмаралылар үзләре дә жәлләп куйды аны. Сыер бер мәлне чыдый алмыйча, эләктергән чылбырларын да дөбер-шатыр китереп, котыра ук башлады, башын селтәп, мөгезен дә бәреп төшерде. Берәүләр аккан канны туктатыр өчен спрей сиптереп, мөгезен бәйли, Тимофеев аягындагы җәрәхәтен су белән юа… Вакытында дәваламагач, шулай зурга китә шул.

— Монда бик каты деформация, кызганыч, бу сыер инде элеккечә басмаячак, сеңере тартылган. Безнең бурыч — анатомияне яхшы белү. Тояк сөягендә ротация барлыкка килгән, ул борылган, күчкән, кайсы яктан кан ага башлавын да белмибез. Бик ювелир, нечкә эш бу.

Беренче эш итеп озынлыгын кисәбез. Хәзер бик сак эшләргә, кайсы бармагы катырак җәрәхәтләнгәнен аңларга кирәк, шул бармактан башлыйбыз. Аннары пычак белән аралап, зыян күргән участокны эзлибез.

Тоякка бик зур басым төшүен аңларга кирәк, сыерлар бит тояк очына гына басып йөри, аңа беркем кроссовки кидертми. Тояк сөяге өчен оптималь авышлык почмагы кирәк. Бу очракта ни өчендер тояк вакытында кыскартылмаган. Миңа калса, я кеше психологик яктан курыккан, зыян китердең дип гаепләмәсеннәр өчен тимәгән, бәлки, белмәгәндер дә. Тояк бик каты үскән, сыер үкчәсенә басып йөргән һәм кан сауган, өлешчә некроз, сөяге дә үлекли башлаган. Бу үлекле пододерматит дип атала. Безнең бурыч: мөмкин кадәр күбрәк сәламәт тукыма калдыру, — диде белгеч.

«Җәрәхәт төзәлсен өчен, протез ябыштыру хәерлерәк»

Теге проблемалы тоякның эшен төгәлләп, Тимофеев икенче аягына тотынды, аңлатып сөйләде.

— Йомшак җирдән йөргәндә, көтүлектә тоякларга алай зыян килми, ә ярыклы идәннәрдә, каты бетон өслекләрдә күп йөргәндә, сыер «аскы бармагын» җәрәхәтли. Тоякның бу урыны еш кына ашала, ялкынсына, ләкин бармакларның берсе иртәрәк, икенчесе соңрак ышкылырга мөмкин. Безгә «развал-схождение» ясарга кирәк. Асылынып торган дерматитларны чистартабыз, бу үле тукыма — бактериялар өчен азык. Менә бу очракта без хата күрәбез, эчкәрәк кереп, запас калдырмыйча, кайчандыр күбрәк кискәннәр. Әгәр артык киселгән булса, тире юкармасын, үссен, җәрәхәт төзәлсен өчен, моны төзәтергә, накладка кидертергә, каты гына басып торып, ябышканчы көтәргә кирәк.

Берни эшләмичә шулай да калдыра алабыз, ләкин безнең тәҗрибәгә ышаныгыз: каты өслекле идәннәрдә тояклар бик ышкыла. Протез ябыштыру хәерлерәк. Якынча ике айдан үкчә бераз күтәрелә. Үкчәләрне кисү куркыныч, алар авырдан төзәлә. Кеше робот түгел, ялгыша да ала, мәсәлән, караңгырак булса, күрмичә күбрәк тә кисеп ата. Ә запаста накладкалар булса, вакытында төзәтеп тә була. Эш тирәнгә китсә, сыер өчен бу стресс, — диде Александр Тимофеев.

Моңарчы тоякларга агачтан протезлар куйган булганнар, Чувашстан белгечләре резин материалдан протез күпкә арзанрак та, йомшаграк та дип аңлатты. Александр Тимофеев әйтүенчә, агач протезны Россиядә ясамыйлар, чит илгә заказ бирә торган булганнар. 14 пар протез, келәй белән тулы бер набор 6500 сум тирәсе. Шуңа күрә алар үзләре резин протезлар ясап, күп кенә чит илләргә дә сата башлаган. «Агач протезлар пары уртача 700 сумлап тора, резин накладкалар 100 сумга да тулмый», — диде ул.

Расыйм Шафиков — шушы хуҗалыкның мал табибы.

— Бу хуҗалыкта 1 мең баш савым сыеры бар, кичекмәстән ярдәм кирәк булган 10-15ләп сыер җыеладыр. Сыерның аксаклык дәрәҗәсе нинди — без аны күрергә, таный белергә тиеш. Шәхси секторда сыер аксый башласа да, безне чакыралар бит, шуңа күрә без яхшылап өйрәнергә тиеш, — диде.

«Восток» хуҗалыгының ветсанитария белгече Николай Чулковның ун елга якын стажы бар. Ул Чувашстаннан алып кайткан станокта эшли.

— Минем вазифа — күбрәк тояклар белән эшләү. Авыл хуҗалыгында бу — авыр эшләрнең берсе. Сыерның сәламәтлеге тояктан тора. Әгәр аягы сәламәт булмый икән, сөте дә булмый, бозау да алып кайта алмый. Тоякларны күбрәк яз-көз карарга тырышабыз, бозаулауга киткәнче һәм бозаулагач. Баш саны күп булгач, проблемасы да бар. Тояк шешәргә мөмкин, аны гел карарга, берничә тапкыр бәйләргә, бәйләвечне чишеп, яңадан перевязка ясарга кирәк.

Протезлар белән дә эшләгән булды, чөнки тояк бармаклары табаны берсенә-берсе туры килмәсә, тигез булмаса, җәрәхәт барлыкка килә, ә бу сыер өчен стресс. Язва төзәлсен өчен накладка куярга кирәк. Тырнак үсеп китә, тигезләнә, аннары төзәлгәч, аны кире алып атасың, — диде Чулков.

Александр Тимофеев әйтүенчә, терлек тоякларын чистарту, дәвалау — бик пычрак эш.

— Бу эш шахтерныкыннан да начаррак, шуңа күрә дөньяда бу бик югары бәяләнә. Бу бик керемле эш. Мин гел әйтәм: бер мал табибы белән генә булмый, читтән кеше чакыру хәерлерәк, чөнки үз кешең намус белән үк эшләмәскә дә мөмкин, ветеринария табибы үз хезмәткәрләренең хатасына күз дә йомарга мөмкин. Кеше яллау яхшырак. Һәр аксаклык — криминаль очрак. Көтүлектә аксак сыер булмасын дип, максат куярга кирәк, — диде Тимофеев.

Тоякларда авырулар килеп чыгуның сәбәпләре.

  • Тайгак, пычрак, каты һәм гел юеш идән;
  • Гиподинамия — хәрәкәт кимегәндә, организм функцияләре бозылу;
  • Дөрес корылмаган, җайсыз урыннарда озак вакыт басып тору;
  • Балансланмаган туклану (каты азык җитәрлек булмау). Протеин, крахмал күп булган, клетчатка аз булган азык тоякның табан асты җәрәхәтләнүгә китерә.

 

Әгәр тоякны вакытында кисмәсәң:

  • Әгәр тояк вакытында киселмәгәнлектән үсеп китә икән, малның гәүдә авырлыгы дөрес урынга төшми, тоякның табанына яки йомшак тиресенә төшә. Пододерматит үсеш ала.
  • Инфекцияләр куркынычы да арта;
  • Тоякларның бәйләвеч аппараты тартыла.


Тояк авырулары.

Ламинит яки кориоз.

  • Ламинар катлауда ялкынсыну процессы бара, тояк нык булмый. Физик имгәнү, терлек азыгында аксымнар артык күп булуы, терлек организмында йогышлы авырулар булса, агулы матдәләр тәэсирендә килеп чыга.
  • Ламинит булса, терлекнең хәлен җиңеләйтү өчен, суыта торган компресслар ясарга, сыерга бары каты азык, күп итеп су бирергә, кальций глюконаты инъекцияләрен башкарырга кирәк. Мал табибы авыртуны баса торган препаратлар билгели. Сыер абзары идәненә йомшак җәймә түшәргә. Һәр ике ай саен тоякны эшкәртеп торырга, коррекцияләргә кирәк.
  • Кориум ялкынсынуы булса, мал тоягының арткы өлешенә баса, басканда гел авырту тоя, тояк бармагы өскә карап тора, тоякның мөгез өлеше үсми, ярылган урыннар күренә, мөгез катлау йомшак була, тояк өстендә шеш барлыкка килә.
  • Кориум (дерма) яки тырнак өсте пластинкасы — тоякка туклану матдәләре кертә, тояк сөяге өчен терәк булып тора.


Дерматит.

  • Бактериаль характердагы инфекция, эпидермисның югары катламына зыян сала. Инфекция күбрәк гел абзарда гына тотыла торган терлектә очрый.
  • Дерматит ике төрле була: үлекле һәм асептик. Асептик генезистагы дерматит билгеләре озак вакыт күренми. Соңрак сыер ашамый башлый, тынычсызлана, аксый, тоякның мөгез катлавы саргая.
  • Үлекле генезистагы дерматит, тукымага патоген микрофлора кергәч, көчәя. Еш кына бу табан астындагы озак төзәлмәгән ярык аркасында килеп чыга. Бу вакытта сыер авырту аягына басарга теләми, гел читкә тайпылдыра. Малның тән температурасы күтәрелә, аягының аскы өлеше кайнар була. Тоякның катлаулары куба башлый, үлекли.


Флегмона.

  • Бу патология җәрәхәтләргә, ярыкларга патоген микрофлора керсә, аза. Бу дерматитның катлаулы формасы нәтиҗәсендә яки аякны тимерчыбык, жгут белән кысу аркасында да була.
  • Сыер тынгысызлана, температурасы күтәрелә, аппетиты югала, сөте кими, бик аксый, тояк тиресе шешебрәк тора, мөгез тукымалар кубарчыклана.
  • Табан асты таш, пыяла, очлы предметлар белән яраланырга мөмкин. Йомшак тире җәрәхәте бигрәк тә куркыныч, буыннар аппаратында, сеңерләрдә ялкынсыну башланырга мөмкин. Бу чирне аксаклыкка карап белеп була.
  • Тоякта табан асты һәм йомшак тире арасында эренле яра да барлыкка килә ала. Мондый чир еш кына салкыннар вакытында барлыкка килә. Терлек басмый диярлек, аппетиты югала. Йөргәндә, аягын читкә этәрә, аркасын бөгә. Сөт күләме кими, авырлыгы югала. Тояк кайнарлана, мөгез катлау сыгылмалыгы кими.


Тоякларны дәвалау.

  • Тигезсез урыннарны тигезләргә; идән өслеген алмаштырырга; рационын карарга, чөнки көрпә күп биреп, витаминнар, минераллар җитмәскә мөмкин.
  • Зыян килгән тукымаларны чистарткач кына эшкәртергә ярый. Эшкәртү өчен фурацилин, риванол кулланыла. Аннары ихтиол мазе, лимоксиннан компресс, аппликацияләр куела. Җәрәхәтләрне сөртеп яндырырга, аннары бәйләп куярга кирәк. Мал табибы новокаин һәм антибиотиклар билгеләргә мөмкин.


Тояк авырулары килеп чыкмасын өчен нишләргә.  

  • Идән өслеген чистартып тору зарур, чөнки тояк эченә пычрак кереп тулу имгәнү өчен хәтәр, тирестә селте күп булганлыктан, мөгез катлау барлыкка килү процессын да боза. Идәнгә салам, пычкы чүбе, ком, резин келәмнәр җәяргә була.
  • Сыерның туклану рационына витамин һәм минераллар кертү;
  • Абзарны җилләтеп тору кирәк, маллар рәхәт һавада торырга тиеш. Дымлы урында бактерияләр күбрәк үрчи.
  • Сыер көненә 12 сәгать ятып ял итәргә тиеш, чөнки горизонталь хәлдә җиленнәр аша кан өч тапкыр күбрәк йөгерә, бу сөт артуга китерә. Бу вакытта тояклар, буыннар да ял итә. Сыерга ял итү өчен шартлар тудырылмаса, тояк чирләре һәм аксаклык куркынычы арта. Бигрәк тә, бозаулау алдыннан куркыныч, чөнки бу вакытта тояк мөгезе әкрен үсә, тояк тизрәк ашала һәм юкара. Бозаулагач та, тоякларга зур нагрузка аркасында кан саварга мөмкин.
  • Мөгезле эре терлекнең тояк мөгезе ай эчендә уртача 5-7,5 мм га үсә. Мал актив хәрәкәтләнмәсә, ышкылу булмаганлыктан, тизрәк тә үсәчәк. Авылда коры асфальт яки каты грунт юлыннан атнасына 1-2 булса да терлекне йөреп керергә чыгарырга кирәк. Тояклар да чистара, мөгез өлеше кирәгенчә ышкыла.
  • Мал табибына даими күрсәтеп тору;
  • Тоякларны, ким дигәндә, елга ике тапкыр чистартырга һәм кисәргә. Алдан — 5, арттан 3 сантиметрдан артмавы шарт. Тоякның өслеге тигез булырга, ярымтүгәрәк рәвешендә киселгән булырга тиеш. Моны тәҗрибәле белгеч кенә эшли ала.
  • Профилактика максатыннан, тоякларга ванна ясарга була. Моның өчен 5 процентлы бакыр купоросы яки 10-15 процентлы аш тозы эремәсе әзерләргә кирәк. Тоякларны пычрактан чистартып, су белән юалар, аннары чиратлап җылы эремәле чиләккә тыгалар. Бакыр купоросы белән процедура 3-5 минут, тоз белән — 10-15 минут булырга тиеш. Бакыр купрорсы белән ванналар мөгез катлауны ныгыта, имгәнсә, авыр өзлегүләр булдырмый.