«Көнбагыш үстерү — керемле эш»: бер гектардан ничә сум чыга?

Җәй көне кояштай балкып торган көнбагышлар башларын түбән игәннәр. Өлгергән көнбагыш кырында беркем дә фотога төшми инде. Өлгергән кырларда комбайннар һәм суктырылган бөртекләрне ташый торган йөк машиналары гына. Көнбагыш — иң соң суктырылып алына торган культураларның берсе.

Апас районындагы «АгроАктив» хуҗалыгы кырларында быел 515 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр. Өч-дүрт көннән көнбагыш суктыруны тәмамларга планлаштыралар, кырда өч комбайн эшли.

Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин уңышның мул булуын әйтте. Хуҗалыкта бер гектар мәйданнан 31,5 центнер уңыш алалар. Көнбагышны алар май өчен генә үстерәләр, шуңа орлыклары эре түгел. Комбайннан бушатылган көнбагышны йөк машиналары ындыр табагына кайтара, аннары Саба районы Мингәр авылындагы май заводына илтәләр. Узган елны Казан май заводына да җибәргәннәр, тик анда чират торасы булган.

Көнбагышны кабул иткәндә заводның да үз таләпләре бар.

«Көнбагышның майлылыгын тикшерәләр, майлылык 46 проценттан да ким булмаганда гына завод кабул итә, бездә ул 49 процент. Дымлылыгы да тугыз процент булырга тиеш, без 8,6 процент белән җибәрәбез. Көнбагыш комбайннан нинди хәлдә кайта, шулай ук заводка китә. Без аны чистартып тормыйбыз, алай эшләсәк, артык чыгым булыр иде», — ди ул.

«Элек көнбагышны сенаж өчен генә чәчәләр иде»

Көнбагыш быел зур табыш китергән. «Без көнбагышны 30 сумнан сатабыз, ә бодайның бер килосы 10 сум тора. Бер гектар җирдән җыелган көнбагыш 90 мең сум була. Узган елны көнбагышның бәясе 17 сум гына иде. Көнбагыш үстерү — керемле эш. Бер гектарга 18 мең сумлык чыгым булды, ә хәзер 90 мең алабыз. Узган елны бәясе булмагач, быел күбесе үстермәде көнбагышны.

Көнбагышка башта гына игътибар кирәк. Чәчәбез һәм рәт араларын эшкәртеп чыгабыз. Көнбагыш үстерүнең бернинди авырлыгы юк, иң зур проблема — җыеп алу. Яңгыр, кар яуса, озакка сузыла.

Элек көнбагыш үстерү киң таралмаган иде, Аны сенаж өчен генә чәчәләр дә, яшел килеш уралар иде. Ул вакытта май ясаучы заводлар да булмагандыр. Без 2016 елда, беренчеләрдән булып, көнбагыш үстерә башладык.

Мондый уңышлы ел кабат тиз генә булмас, дип уйлыйм. Мин үзем күптән авыл хуҗалыгында. Уңыш булса, бәясе булмый, бәясе булса, уңыш булмый һәм һава торышы начар була. Узган елны уңыш күбрәк иде, тик бәясе булмады. 2017 елда көнбагышны 17 гыйнварга кадәр суктык. Быел идеаль ел булды, бәя, уңыш, һава торышы — барысы да туры килде. Мин 1997 елда өйләндем, анда шулай җылы булган иде, сентябрь ахырында кыска җиңле күлмәкләрдән йөрдек», — дип сөйләде ул.

Быел кайсы кияү шулкадәр җиңел куллы булды икән?

Көнбагыш туфракны бик ярлыландыра икән. Чәчү әйләнеше кагыйдәсе буенча, көнбагышны бу кырга биш елдан соң гына чәчәчәкләр. Көнбагышны гибрид орлыктан үстерәләр, чөнки бездә ул орлыкка кадәр җитешеп өлгерми. Басудан көненә йөз тонна көнбагыш җыела. Аның өчен комбайнчыларга да яхшы хезмәт хакы түләнә. Хуҗалыктагы уртача хезмәт хакы 35 меңне тәшкил итә, әлбәттә, анда барлык хезмәткәрләр дә саналган. «Җитәкче һәм мин йөз мең алгач, шулай чыга инде, дип уйлыйсыздыр, тик мин дә, җитәкче дә йөз мең алмыйбыз», — ди Фәргать Сибгатуллин.

Хуҗалыкта чебиләрне көзеннән саныйлар. Чәчү сезонына ягулык алып куйганнар инде. Быел техниканы да алмаштырырга теләгәннәр, тик күңелләренә ятышлы тәкъдим булмаган. «Алдарга телиләр безне, ә без бирешмибез», — ди Фәргать әфәнде. Җитәкчеләре Америкада укып кайткан, а выл хуҗалыгын цифрлаштыру мөмкинлекләрен дә кулланалар. Техниканың кайда булуын, күпме ягулык сарыф итүен, туктап торган вакытын — барысын да телефоннан гына карап торалар.

Фәргать әфәндегә 50 яшь булса да, ул цифрлаштыруны бик җиңел кабул иткән, аннан башка эшли дә алмыйм, ди. Ул үзе 20 яшеннән авыл хуҗалыгы тармагында эшли, машина йөртүче булып эшли башлаган булган.

«Тракторчы булырга хыялланып йөрдем»

Комбайн безнең якка килгән вакыттан файдаланып, комбайнчы белән сөйләшеп алырга булдым. Басып торырга вакыт юк, киттем комбайнга утырып. Фәрит абый Гыймадиев бу хуҗалыкта 27 ел эшли, ун елдан артык комбайн йөртә.

«Алтынчы сыйныфта укыганда ярдәмче булып эшләгән идем. Абыйлар янына трактор паркына бара идем, үскәч тракторчы булырга хыялланып йөрдем. Сигезенче сыйныфны бетерүгә шушы хуҗалыкка килдем. Башта „Нива“ комбайнында эшләдем, аннан соң „Дон“ кайтты. Иртәнге алтыдан, кичке 8-9 кадәр эшлим хәзер. Кечкенәдән шул эшкә бирелгәч, эшлисе генә килеп тора. Үземнең малай да авылда механизатор булып эшли. Өч малай минем. Кечкенәсе көллияттә икенче курста укый, җәй көне минем янга килеп йөри. Өйдә дүрт үгез асрыйбыз, аларны хатын карый, шуның өчен өйдә генә тора», — дип сөйләде комбайнчы.

Комбайн сигез рәт көнбагышның өске өлешен генә кисеп бара. Бункер тулгач: «Бункер заполнен», — дип тавыш бирде машина. «Камаз» машинасы килде дә, көнбагышны төяп китте. Алда ике комбайн туктап тора. Анда әтиле-уллы Нигъмәтуллиннар эшли. Равил абыйның комбайны эшләргә теләми, ә улы Раил аңа ярдәм итәргә туктаган. Мин алар янында төшеп калдым.

«Эштән китәргә теләгән вакытлар да булгалый»

«Адашып калма инде, үзең дә "семянка" буе гына», — дип елмайды миңа Равил абый. Ул 1984 елдан ук колхозда эшли икән. «Ничә колхоз алышынды инде, ә мин эшлим», — ди ул.

Бигрәк шат күңелле кеше булып чыкты Равил абый. «Комбайнның җимерелгәне сизелә инде, компьютердан марҗа да кычкыра башлый. Карап чыгабыз инде, нәрсәсе җимерелгәнне белер өчен», — дип сөйләде ул.

Без Раил Нигъмәтуллин белән кырның икенче башына кайтып киттек. Ул да 13 ел комбайн йөртә, ә нәкъ менә бу комбайнда җиденче сезон эшли. Үзе Апастан эшкә килеп йөри, ә хатыны белән ике бала үстерәләр.

«Кечкенә чактан ук техника белән кызыгып киттем. Сигезенче сыйныфта укыганда, дәресләрдән соң әти янына эшкә килә идем. Хәзер ел саен алдынгылар рәтендә барам, комбайнга утырганнан ук күрсәткечләр югары булды. Узган елны республика премиясен дә бирделәр. Хезмәт хакы да җитәрлек була, зарланмыйм. Киләсе елга яңа комбайн бирәбез, диделәр. Эштән китәргә теләгән вакытлар да булгалый, тик китеп булмый», — дип сөйләде ул. Комбайн белән мине үзебезнең машина янына ук китереп куйды да, без саубуллаштык.

Басудан без ындыр табагына киттек. Анда көнбагыш өеме тора. Шуннан ул май заводына китә. Монда асфальт та майлап куйган кебек. «бу кадәр көнбагыш күргәнегез юктыр әле. Тиен рәсемле савыттагысын гына күргәнсездер», — дип елмайды Фәргать әфәнде. Алар үзләре дә көнбагышны кибеттән сатып алып ашыйлар, әйтүемчә, монысы бик вак - яра-яра авызың арып бетәр.

«Бездә җитештерелгән майга сорау зур»

Көнбагыш өеме өстендә ниндидер хайван эзләре барлыгы сизелә. Мин тычканнар йөри әллә, дип уйлаган идем. «Күгәрченнәр йөри монда, ә тычканнар ияләшми, чөнки көнбагыш монда озак тормый. Соңыннан барысын да чистартып куябыз», — ди Фәргать абый. Алар көнбагышны ярминкәдә дә саталар икән, шәһәр халкы мондый вак көнбагышны кошларын ашатыр өчен сатып ала.

Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов сүзләренчә, көнбагыштан алынган май чит илгә чыгарыла. «Бездә җитештерелгән майга сорау зур. Бездә генә ГМО юк икән. Чит илләр үстергән көнбагышта бар, ә Россия көнбагышы чиста», — ди ул. 

Кызык булып чыга инде. Бездәге шәп май чит илгә китә икән, ә без чит илнең сыйфаты нинди дә икәне билгесезен сатып алабыз...

Районда барысы 950 гектар көнбагыш үстерәләр.

Хуҗалыкта инде барлык эшләр дә дә тәмамланган, бер-ике көннән соң көнбагышны да алып бетерерләр. «Аннан соң шәһәр режимына күчәбез: шимбә кыска көн, якшәмбе ял булачак бездә дә», - дип елмайды Фәргать абый.

  • Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, быел республикада 119,9 мең гектар мәйданга көнбагыш чәчелгән. Барлык мәйданның 84 процентыннан 116,7 мең тонна уңыш җыелган, ә бер гектардан уртача 16,6 центнер көнбагыш җыела.