«Быел кырда җигүле ат дугасыннан күмелми» яки «тукранбаш юллары» кая илтә? | intertat.tatar

«Быел кырда җигүле ат дугасыннан күмелми» яки «тукранбаш юллары» кая илтә?

Һава торышы белгечләре быел җәй майда ук башланды, ди. Көннәр дә эссе торды. Шуның белән авыл хуҗалыгындагы барлык процесслар бер зур адым белән алга күчте, әллә артка буламы инде ул. Гомумән әйткәндә, барысы да бик тиз үсә һәм өлгерә.

Бөтен процессларның тиз баруы авыл хуҗалыгы белгечләре телендә «вегетация бик тиз бара» була. Дөрес якка барамы икән соң? Кайтыр юлын табармы?

Шул хәлләрне белү өчен без Теләче районы Алан авылындагы хуҗалыкка килдек. Әйе, хуҗалык үзе дә авыл исемен йөртә. Безне хуҗалыкның җитәкчесе Сәйдәш абый Дәүләтшин каршы алды. Шунда ук аның белән басуга киттек.

Хәзер хуҗалыкта сенаж салалар, печәнне әле чаба гына башлаганнар. Калган еллар белән чагыштырганда, сенажны бераз иртәрәк сала башлаганнар, тик бик куркыныч аерма түгел. Аның каравы, икенче ягы бар. Быел узган елгы массаның яртысы кадәр генә җыелган. «Яңгыр булмады бит, дөресрәге, соңрак булды. Узган елгы рекордлы уңыш булу икеле шул. Арыш инде серкә очырды, 20-25 көннән соң җыя башларга да була. Арпалар да башакланды инде, алар бик тәбәнәк кенә шул, салам белән дә авыррак булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде җитәкче.

«Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, әти — механизатор… иде»

Сәйдәш абый әле ярты ел элек кенә җитәкче буларак эшли башлаган. Аңа кадәр элеккеге хуҗаның урынбасары булган. Хәбир абый ноябрь аенда үлеп киткән. Ә тулаем караганда Сәйдәш абый бу хуҗалыкта инде 2003 елдан эшли. Карьераны мал табибы буларак башлаган булган. Казанда белем алып кайткач ук монда урнашкан.

«Мал табибының эше авыр һәм күп. Соңгы елларда гына ул һөнәрнең дәрәҗәсе күтәрелде, чөнки белгечләр юк. Эшли башлаган елларда әллә ни түгел иде, хезмәт хакы да, дәрәҗәсе дә юк иде. Хәзер Аллага шөкер дияргә кирәк, табиблар үзләренә бәяне белә. Караш башка хәзер, ул бик сизелә. Аларга кытлык хәзер, менә табибы кирәк, ә табып булмый», — ди Сәйдәш абый.

Ул үзе Ямбулат авылыннан. Бер ел килеп йөргән. Эшләп йөргәндә хатыны белән танышкан, ул Алан авылыннан булган, әле Казанда укып йөргән. Аннан соң инде гаилә корганнар. Тора-бара Аланда йорт салып чыкканнар.

Сәйдәш абый — өч бала әтисе. Иң нәниенә әле ун ай гына. Олы уллары һәм уртанчы кызлары бар. Өченчесе дә кыз булсын дип хыялланган булганнар. Ничек насыйп булган бит. «Кызлар барыбер икенче төрле инде ул. Үзебез гаиләдә өч малай үстек», — ди ул.

Быел гына ул әтисен җирләгән. «Әни үзе генә калды. Әти бик кисәк кенә үлеп китте шул, 67 яшь туласы иде. Әни гомер буе диярлек сыер савучы булып эшләде, әти — механизатор…иде. Миңа да алардан килгәндер инде. Әмма хәзерге балалар бөтенләй башка төрле», — ди ул.

«Кызлардан курка ул»

Без килгән басуда тукранбаш үскән. Аны берничә көн элек чабып чыкканнар, хәзер шуларны җыеп йөриләр. Комбайн җирдә яткан үләнне турап, икенче машинаның арбасына тутырып бара. Үләннең дымлылыгы 60-55 процентка калырга тиеш, югарырак булса, җыеп куйган терлек азыгы бозыла. Кибеп калган үлән җир өстендә калкуланып тормый, җир белән бертигез диярлек, чөнки ул аз. «Гектарыннан 450ләп центнер ала идек, яткан үләнне атлап чыгып булмый иде, ә быел менә бәләкәй генә, 250 центнер тирәсе чыга», — ди Сәйдәш абый.

Сәйдәш абый машиналарны туктатты. Трактордан һәм комбайннан ике абый төште. «Менә безнең алдынгылар инде», — ди җитәкче кеше. Тракторчы Радик абый Кыямов бу хуҗалыкка ярты ел элек кенә килгән әле. Эшкә ул иртәнге алтыда чыгып китә.

«Һәр эшнең авырлыгы да, җиңеллеге дә була инде. Сезгә минем эш авыр, миңа сезнең хезмәт авыр кебек. Мин шәһәргә дә китеп караган идем, андагы ыгы-зыгыга ияләнә алмадым, авылда тыныч. Алдынгы дип арттырып җибәрделәр инде», — дип елмайды ул. Комбайнчы абый янына барыйм дисәм, ул инде машинасына менеп тә утырган, машинасын да кабызып җибәрде. «Кызлардан курка ул», — дип елмайды Сәйдәш абый. Машиналар җиргә яткан үлән күрсәткән юл белән алга китте.

Ул арада шул тракторларның эшен көйләп торучы бригадир килеп җитте. Менә шул тракторлар ватылып куйса, ул тизрәк барысын да «майлап куярга» тиеш инде. Үзенең малае да ветеринарга укый. «Укып бетергәч, монда кайтырсың дип әйткән идем, белмим бит, нишләр. Мин үзем калсын дим инде, тик күбрәк эт белән мәчене ярата шул», — дип елмайды ул. Ә үзе исә эшеннән канәгать.

«Тракторы белән өч тапкыр Мәскәүгә барып кайткан»

Малларга азык күп кирәк, чөнки хуҗалыкта ике мең ярым баш мал бар.

Салам начар булса, бәя күтәрелер инде, дим. Алар инде саламны базардагы кебек сатмый. Хуҗалык һәм эшчеләр өчен җитештерәләр. Эшчеләргә, әлбәттә, тулы бәядән бирмиләр.

Аннан без сенаж тутырыла торган траншеяга кайттык. Төш вакытына туры килдек, машина белән төшке ашны алып килгәннәр иде. Тракторчы һәм комбайнчылар комбайн тәгәрмәченә утырып кына ашап алдылар. Төшке аштан бүлеп, мин дә йөрим әле.

Тракторчы Зөфәр абый Шәйхетдинов хуҗалыкта кырык ел эшли икән инде. Ул бөтен журналистларны да белеп бетергән. Шунда ук: «Сез Теләчедән килдегезме?» — дип сорады.

Юк, Казаннан.

Теләчедә мондый журналистлар юк кебек шул, барысын да беләм инде, килеп-китеп йөриләр. Эшләр әле әйбәт, Аллага шөкер. Аланда яшим, Аланда эшлим. Колхозны таратмыйча тотабыз. Хуҗалык зур, әйбәт. Авыл зур, бөтен халык хуҗалыкта эшли. Пешекчеләр бик әйбәт пешерә, гомер буе шуны ашап яшибез инде, шуны ашап алтмышка җитәбез, — ди ул.

Зөфәр абый хатыны белән генә яши, балалары юк. Хатыны мәктәптә география укытучысы булып эшли. «Мин үзем дә география фәнен мәктәптә укыганда ук ярата идем», — ди ул. Әле үзенә чит ил тракторын биргәннәр. Ике трактор төрттереп җыеп куйган сенажны хәзер менеп таптата ул.

Зөфәр абый әле яз көне бөтен язгы чәчүне бер үзе чәчеп чыккан. «Бөтен мәйданны санасак, биш мең гектарга якын була. Ул мәйданны километрларга күчерсәк, шул тракторы белән өч тапкыр Мәскәүгә барып кайткан кебек була», — ди Сәйдәш абый.

Авылда кеше күп дигәннән, халыкның күбесе чыннан да хуҗалыкта эшли, анда барысы 165 хезмәткәр бар. Читтән килүчеләр юк диярлек, авылдан читкә йөрүчеләр дә күп түгел.

«Кырларда җигүле ат дугасыннан күмелми»

Аннан соң без икенче басуга киттек, Сәйдәш абый анда тукранбашлар әйбәтрәк, диде. Башта авыл эченнән уздык, аннан сап-сары басу күренде. Мин аны нишләптер горчица дип уйладым. Рапс шулай иртә чәчәк атадыр дип башыма да килмәгән иде. Аннан соң арыш басуы башланды. «Бу кырларда җигүле ат дугасыннан күмелә дип җырлыйлар бит әле. Менә быел дугасыннан күмелми, чөнки сабаклар бик кыска. Сабагы кыска булгач, башагы да шундый була, уңыш та азрак була», — ди Сәйдәш абый.

Сабантуйлар булып узды бит әле. Аны да искә алдык. Монда Сабантуй вакытында бераз яңгыр явып узган булган. Сәйдәш абый үзе дә көрәшче икән. «Көрәшкән кешеләрне күргәч, кан кызыга мәйданга чыгарга. Теләкне басып чыктым. Беренче урынга ук булмады инде. Хәзер көрәш модага кереп китте бит, тик ул башка төрле, безнең яшь вакыттагы көрәш түгел», — ди ул.

Икенче басуда үләнне комбайн чабып йөри. Монда ятып калган тукранбаш «юллары» да биек. Безне күргәч, комбайн туктады. «Кызлар алып килдем әле сиңа», — ди Сәйдәш абый. Комбайнчы Айрат абый Сабиров комбайн «ишегалдына» гына чыкты.

Исәнмесез!

Исән әлегә!

Сезнең белән сөйләшергә мөмкинме соң?

Юк, юк сөйләшергә вакыт юк, эш кызу, нык тыгыз.

Күптән эшлисезме?

Күптәннән дип, иртән ук чыккан идем инде.

Аңа кадәр?

Аңа кадәр йокладым әзрәк. Җитәкче барысын да белә инде безнең турында, ул сөйләп бирер.

Дөрес сөйләмәсә?

Улмы? Гомумән ялганлый торган кеше түгел. Мин аңа 150 процентка ышанам.

Нык кызу эшегез артында фотога төшерсәм ярыймы соң?

Ишек аркылы гына

Рөхсәт бирүегез өчен рәхмәт!

Айрат Сабиров үзе сигезенче ел эшли икән, алдынгыларның берсе.

«Сез хатыныгызга бер басу чәчәк бүләк итә аласыз бит»

Бер басу чәчәк ич бу. Сәйдәш абыйга әйтәм әле: «Сез хатыныгызга бер басу чәчәк бүләк итә аласыз бит», — дим. «Озакламый ромашкалар чәчәк ата, Алла теләсә. Башта хатыныма гына җыеп кайта идем, хәзер кызга да кочагы белән бүләк итәм», — ди ул. Аңлыйм мин аның кызы кичергән хисләрне.

Менә ауган үлән ике көн тирәсе кибә дә, аны да җыячаклар. Без агачлар янындарак басып торабыз, анда үлән биегрәк булып үскән, ә басу уртасында тәбәнәк. Комбайнга кырга крергә вакыт җиткәнне ничек беләләр? Бер квадрат метр җирдә математика башлана. Үләннең утыз проценты чәчәк аткан икән, җыярга ярый инде. Ул вакытта аксым әйбәт була. Быел массасы җыелсын дип бераз озаграк тотканнар, яртысы диярлек чәчәк аткан.

«Эш күп әле. Яз башында кырларны күргәч, азыксыз калабыз дип, бик курыккан идек. Кайдан да булса эзләргә туры килер, дип уйлап куйдым. Хәзер Аллага шөкер дияргә була. Ул яңгыр булмау төшләргә керә инде. Хатын әйтмешли, хәзер яңгыр яуса да, булмаса да сүгенәбез инде. Шул басуларны күргәч, тынычланып китәсең. Алла теләсә, булыр әле, дип өметләнәсең. Болай булса, әйбәт кенә чыгабыз әле азык белән», — дип елмайды Сәйдәш абый.

Әле, чыннан да, эшнең башы гына. Уңышлы булсын, дип телисе генә кала.