«Стационар эремә комплекслары кирәк, алар республикада артачак» | intertat.tatar

«Стационар эремә комплекслары кирәк, алар республикада артачак»

Май бәйрәмнәрендә туктап торган булсалар да, хәзер янә тотынганнар. Сүзем шул Зәй районы Әхмәт авылында төзелә торган үзәк турында. «Агуланабыз бит, безгә нишләргә» дип, Әхмәт халкы редакциябезгә кабаттан мөрәҗәгать итте.

«Чебен дулап кына тәрәзә ватылмый»

— Май бәйрәмнәре бетү белән сишәмбе эшкә киттем. Сишәмбе бер машина каршыга очрап, мине бәреп китәрдәй булды. «Әһә, болар шунда бара икән» дип уйлап куйдым. Чыннан да эштә вакытта ирем, «тегеләр эшлиләр бит», дип шалтырата. Тракторлар да килгән иде, — дип сөйләде шул авылда яшәүче Гөлүзә Хамматова.

Зәй районында гербицидлар, ягъни үсемлекчелектә кулланыла торган, ягъни чүп үләннәрне үтерә торган химик эремәләр заводы төзелә дип язган идек. Оешма вәкиле, «халык каршы чыккач, туктап торабыз» дигән иде.

Район башлыгы да, беркем белмәгән диделәр башта, хәзер башлык та риза, документ та әзер. Тиз генә җайлап-майлап куйганнар. Авыл җирлеге башлыгы безнең өчен начар икәнне аңлый, ләкин хәзер ул да яклый алмый. 

Башта ул күрше Аксар авылында төзелергә тиеш булган дип, авыл халкыннан имеш-мимешләр дә ишетелде. Утсыз төтен чыкмый бит, шуңа күрә ул дөрес булырга да мөмкин. Аксарда төзеттермичә, безнең җир бар, ферма да ябылган дип, безнең җирдә төзергә рөхсәт биргән булып чыга инде. Чебен дулап кына тәрәзә ватылмый, халык борчыла инде. Үзебез рөхсәтсез демонстрация дә ясый алмыйбыз. Нәрсә эшләргә дә аптырап йөрибез. Юристларга да ярдәм сорап язган идек, — дип сөйләде Гөлүзә Хамматова.

«Әхмәт авылындагы үзәк — агрофирма өчен иң кулай урын»

Зәй районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев май бәйрәмнәреннән соң зур җыелыш булганын әйтте. 

— Анда «Агросила» җәмгыяте эшли. Алар башта район башлыгы белән килештермичә, барып, җирләрне әзерли башлаганнар. Алар 15 майга эшләтеп җибәрергә уйлаганнар, бу республикага килгән субсидиягә бәйле. Хуҗалык бер гектарга 40 кг тукландыру матдәсе туплый икән, ашламага субсидия кайта. Эремә үзәге булса, субсидия бәясе 30-50 процентка артыр иде, шуңа күрә алар бәйрәм вакытында өлгереп булса дип керешкәннәр. Аннан эш туктатылды. 

Бер атна чамасы элек без комиссия белән барып карадык. Алар администрациягә проектларын алып килделәр. Безнең шәһәрнең архитекторы да, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе дә бар иде. Документларны, проектны, чыгымнарын каргаач, төзергә дигән карарга килдек.

Президент указы белән бөтен районнарда эремә үзәкләре ясарга дигән күрсәтмә бар. Бу агрофирма саен булырга тиеш, җирләре 500 гектардан арткан КФХ ларга да ясарга тәкъдим ителде. Бу гербицидны куллануны 25-30 процентка киметә, чөнки су сыйфатлы, катылыгы, әчелеге әйбәт булгач, гербицид эремәгә әзрәк кушыла торган була, шуңа бу зур экономия китерә. 

Санитар таләпләр барысы да үтәлә. Санитар-саклау зонасы авылдан 300 метр, башнядан 300 метр, елгалардан 300 метр булырга тиеш. Әхмәттә башнядан ераклык 462 метр, авылдан 580 метр, елгадан 700 метр. Бертөрле типтагы проект буенча эшләнгән ул. Борчылырлык урын юк: ис булса да, 300 метрда бернинди ис тә калмый торган итеп ясалган. Ябык циклда бернинди һава да чыкмый. 

Бөтен Россия буенча ясалган әйбер. Завод түгел бит ул. Суны мичкәләргә тутыралар, кояш нурларында 24 градуска кадәр җылытыла, катылыгын, әчелеген бетерәләр, селтелегә әйләндерәләр. Бөтен әйбер автоматик эшләнгән. Бернинди тоткарлыксыз шул эремәне басуга алып чыгып китәләр, — диде Фәргать Камалиев.

Ул төзелеш күрше Аксар авылында булырга тиеш дигән сүзләрне кире какты. 

— Юк, бу сүз дөрес түгел. Әхмәтнең керә торган бетон асфальт юлы бар, икенчедән, аның комплекста үз коесы белән башнясы бар. Өченчедән, «Зәй» агрофирмасына иң кулай урын. Кая барсак та, тигез ара. Бигеш, Аксарга барабызмы — уртада урнашкан.

Кызуларда башка башняларда авылларга су да җитми бит әле, ә бу аерым башня. Елгадан суыртып алабыз икән, мондый кызуда елгада да су кими торган була, плотина ясарга кирәк. Плотинадан да 300 метрга күчерергә тиеш булабыз. Плотина янында ярамый бит. Утын да сузарга, насосны да куярга кирәк. Мичкәләрне 300 метр ераклыкта урнаштырырга, аңа юлын салырга кирәк. Бөтен таләпләргә туры килә торган урында бу, — дип аңлатты авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Фәргать Камалиев үзәкнең елына нибары 2-2,5 ай вакыт кына эшләвен искәртте. «Май–июнь-июль айларында гына сибәбез, аннары без аны кулланмыйбыз бит. Чәчү сыман сезонлы гына эш», — диде.

Халык белән ни өчен алдан сөйләшмәгәннәр дигәнгә, ул сөйләшүләр, һичшиксез, булачагын әйтте. Халыкка аңлатмыйча кабат эшли башлаганнарын белми дә булып чыкты. 

— Берәр көнне җыелып, авыл советы рәисе белән дә җыелып аңлатмыйча булмый. Глава да, халык белән сөйләшмичә, аңлатмыйча тотынмагыз, дигән иде.

«Стационар эремә комплекслары кирәк»

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов мондый үзәкләрнең әһәмиятен аңлатты. 

— Стационар эремә комплекслары кирәк. Бу экологик яктан караганда да шулай. Теләсә нинди җирдә канистралар белән химикатларны түгәләр, кайдадыр калдыралар. 

Стационар комплекслар аркылы үткәндә, суның сыйфаты, температурасы, катылыгы, әчелеге көйләнә. Стационар эремә үзәкләренең саны республикада артачак. Хуҗалыклар аларның файдасын күрә. Бердән, гектарга химикатлар 20-30 процентка киметеп, кимрәк доза белән кертелә. Икенчедән, басуларда теләсә кайда химикат түгеп, басуларда йөрмәс өчен бик кулайлы үзәк. 

Халыкка аны файдалы дип, дөрес итеп әйтергә кирәк. Аның үзенең санитар нормалары бар. Авыл җирлегеннән, су чыганакларыннан күпме ераклыкта булырга тиешлеге турында нормативлар билгеләнгән, шуларга туры китереп төзелергә тиеш.

Халыкның канәгатьсезлегенә килгәндә, Казанда да сәнәгать предприятиеләре, машиналар чыгарган газларны сулыйсыбыз килми, ләкин реаль тормышның үз таләпләре, үзенең куелган күрсәтмәләре бар, — дип белдерде министр урынбасары.

Халыкның борчылуын беренче язмада әйткән булсак та, ни өчен бездә гади кешегә шундый биектән төкерүгә тиң караш?! Бик белдеклеләнеп эш башлап, әле һаман да халык белән якынаерга теләмәгән оешма вәкилләренең ашыгуымы, текә булып күренергә тырышуымы? Халык белән сөйләшүләр, аңлатулар булырмы? Күзәтүне дәвам итәбез.