Терлекче Фәнүзә Миңнебаева: «Бозаулату эшен яратам, сыерга көч биреп торам»

Ватсапта Саба терлекчесенең күңелле генә җыры таралды. Мөлаем гына ханым шаян җыр башкара. Җырлаучы — Фәнүзә Миңнебаева Саба районының «Урта Саба» хуҗалыгы терлекчесе.

Фәнүзә район мәдәният йорты каршында оештырылган «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенә йөри. Берләшмәнең җитәкчесе — Хәниф Тимербаев район мәдәният йортында эшли. Артистлар барып җитә алмаган кечкенә авылларга да алып чыга Сабаның үзешчән артистларын Хәниф абый. Артистлар арасында Фәнүзә Миңнебаева бердәнбер терлекче. Ферма эшеннән кайткач, күрше авылларга чыгып, концертларда җырларга да көч таба. 

– Хәниф абый безне бергә туплап, җыеп алып чыгып китә. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничегрәк җырларга, киңәшләрен бирә. Талантлы, таләпчән оештыручыбыз булганга сөенеп йөрим. Күңелемдәге моңымны халыкка җиткерергә телим.

Артистлыкка укырга китәсем килде яшь вакытта, хыялым чынга ашмады. Шулай да хәзер сәхнәгә чыга алуыма сөенәм, — ди Фәнүзә. – Ялгызлык турындагы, моңлы җырлар күңелемә якын. Шундыйларны яратып тыңлыйм, үзем дә яратып башкарам, ялгызлыкны үз күңелем аша кичергәнгәдер. 28 яшемдә алты яшьлек кызым белән авылдан Сабага тулай торакка килдем. Ул чакта ябык кына, юаш кына кыз идем. Хәзер генә ул яңгыр килә, дип ашыгып өйгән печән чүмәләсенә әйләндем. Әрсез ятлар керде ирем белән икебезнең арага, ике баламны алып китәргә уйладым. Әмма улымны ирем алып калды. Ялгызым кызымны үстердем.

Үткәннәрне искә алып, зарланып, елап утырасым килми. Төрле чаклар булды. Күңелдәге хисләремне шигырьгә салам. «Ярың булсын көтәргә» дигән шигыремә районыбызның композиторы Рәйсә апа Имамиева көй дә салды. Сүзләрен яздым да, көй салыйк әле дип Рәйсә апага бардым. Аннары үзем өчен генә җырлап йөрдем, болай халык алдында җырламадым. Ул аны үзе санаторийга баргач җырлаган. Моның сүзләре мәгънәле, чын йөрәктән чыккан, кем җыры бу дигәннәр. Ул инде әйтеп күрсәттем, ди. Җырлар алар кешенең тормышыннан алыналар, кешенең күңел халәте, дип уйлыйм үзем. Шуңа бу җырны әйбәтләп тыңлаган кешегә барысы да аңлашыла.

Шунысы сөенечле, хәзерге көнем Аллаһка шөкер, кайнанама да кайтып, ярдәмләшеп йөрибез. Ирем быел үлеп китте, балаларның атасы бит, соңгы юлга озатырга кайттык. Балалар да аралашып үстеләр, кызым суд приставында эшли, малаем ерак юлларда йөк ташый. Балалар әбиләре белән аралаша, кайтып йөриләр.

Үткәннәрне ачу итеп яшәмим. Гел бер хуҗалыкта терлекчелектә эшләдем. Хезмәтемне дә күрәләр, бәялиләр. 18 ел терлекчелектә. Килгәч тә башта сыер саудым, аннан «родильный”га күчерделәр. Бозаулату эшен бик яратам, сыерларга көч биреп торам. Бозаулары зур яки җайсыз туры килгәндә сыерга үзебез дә булышабыз, тартып алган чаклар да бар. Пычрак эш, дип тормыйм, малга ярдәм итү үзе зур савап. Аларның әйтеп, аңлатырлык телләре юк бит, күзләреннән аңларга да өйрәндек эшли-эшли. Баш саннары гел бер сан гына тормый тудыру торагында, керә тора, чыга тора дигәндәй. Ел әйләнә бозаулый.

Колхоз малы дип карамыйбыз, үзебезнеке дип карыйбыз. Җанлы мал колхозныкымы, үзеңнекеме - жәл. Пычракта, салкында да яткырасы килми. Нәрсә булган очракта да үзебез җавап бирәсе. Эшеңне яратырга кирәк. Эшеңне яратсаң, пычрагы да, авырлыгы да күренми.

Үзем өчен генә җырлап йөрим. Моңың бар, җырла, дип әйтсәләр, сөенәм. Фермада эшләп кайтсам да арымыйм, җыр ял иттерә.

Терлекчелектә хезмәт җиңел түгел. Шулай да, иң җаваплы һәм авыр хезмәт «родильный”да дип ишеткән бар. Килешәсезме?

Әйе, чөнки бозаулаган тана, сыерларны савымга өйрәтергә кирәк. Аларның галәмәт каты тибә торганнары була. Алар угыз сөтләре беткәч, күпмедер көн торгач, сөтләр чистаргач кына саву залына чыгарыла. Аппаратка өйрәтеп кертергә кирәк. Угызлар чиләккә аерым савыла. Савымга өйрәтү бик җайлы гына бармый. Шулай да рәтенә төшенәсең инде озак еллар эшләгәч. Йә сыпырасың, йә җырлыйсың яннарында. Җырлаганны маллар да ярата, колакларын торгызып тыңлыйлар. Сыерлар бөтенләй икенче, акыллы хайваннар алар. Кәефем булганда гел җырлап йөрим. Җырлаганда борчулар, сагышлар да онытыла.

Терлекче хезмәте бәяләнәме?

Бәяләнә, тырышсаң, эшләсәң хезмәтеңне дә күрәләр. Хезмәт хакымнан зарланмыйм. Вакытында бирәләр, безнең өчен анысы бик мөһим. Кирәк гозереңне кире какмыйлар. Ярарга тырышып та әйтмим, мин туры сүзле, ошамаган әйбер булса шунда ук әйтәм, кирәк булса сорап алам. Эшкә вахта йөртә. Терлекченең эш сәгате дүрттән уникегә, уникедән кичке сигезгә кадәр, сменалап.

Ашханәдә беренче, икенче ашлар бирәләр теләгән кешегә. Бик тәмле пешерәләр, бөтен нәрсә бар. Камыр ризыклары да пешерәләр. Елдан-ел алга бара хуҗалык. Бу яңа рәис — Раил Шәймәрдановка кадәр Габделхәй абый Зәйнетдинов эшләде. Шул заманда ашханә ачып калдырды. Көне буе калып эшләгән чаклар да бар, шундый вакытта керәбез дә ашыйбыз. Вахта ысулы белән күрше районнардан килеп эшләүчеләр дә бар. Барысына да кайнар ризык каралган.

Эшче кирәк булса, әйтик, берәр терлекче авырып китсә, икешәр смена калып эшләгән чакларым да бар. Беренчедә үз сменамда эшләсәм, икенчедә сыер сауган чакларым да бар. Сәламәтлегем барында күңелле, рәхәт кенә. Эшләгәч акчасы да була, сөенеп йөрим. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, ярдәмләшеп эшлибез. Бер сменада Нурия Гарипова белән бергә без. Ул Теләче районы Үзәк бистәсеннән килеп эшләп йөри, килешеп эшлибез. 

Ватсап төркемендә таралган шаян җырның авторы — шагыйрь Фәнис Яруллин. Көен Саба композиторы Рәйсә Имамиева язган. Тыйнак кына, күңелне тибрәндереп җырлый Фәнүзә. Җырлаучылар күп, әмма Фәнүзәнең җыры тыныч, салмак, һәр сүзе күңелгә үтеп кереп, уйга салырлык. Шаян такмаклары елмайта.