«Элек кукурузны август аеннан ала башлый идек»: нигә хәзер октябрьдә генә уралар?

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды, әмма урак тәмамланмады. Хәзер хуҗалыклар кукуруз ура. Бу культураны игүчеләр белән сөйләшкәч, аның бик кызыклы яңа якларын ачтым. Элек кукурузны вакытыннан алда алганнар икән, ә хәзер игәргә тәмам өйрәнеп җиткәннәр. Саба кырларыннан «Татар-информ» журналисты репортажы.

Саба районындагы «Саба» хуҗалыгының «Сатыш» бүлеге басуларындагы комбайннар силоска һәм бөртеккә кукуруз ура. Сатыш авылына килеп җиткәч үк кукуруз төягән «Камаз» машинасы янына туктадык. Ак «Нива» машинасында Фәрхәт Сәүбәнов һәм икенче машинада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән җир эшкәртү буенча консультант Ринат Нигъмәтҗанов килеп туктады.

Фәрхәт Сәүбәнов «Саба» хуҗалыгының «Сатыш» һәм «Кибәче» бүлекчәләрен җитәкли. «Сатыш»та 470, «Кибәче»дә 270 гектар җирдә кукуруз үстерәләр. 160 гектар мәйдандагы кукуруз бөртеккә игелә, ә калганы силоска салына — маллар өчен азыкка. Бөртеккә суктырыла торган кырдан чиста кукуруз бөртекләре генә кайта, ә силоска кукурузның сабагын, яфракларын, чәкәнен — барысын бергә җыялар.

«Элек кукурузны август аеннан ала башлый идек»

Силоска дигәндә кукурузның дымлылыгы 65 процент булса, җитә, бөртеккә җыйганда 33 процентка кадәр кипкәнен көтәләр.

«Без бөртеккә җыелган кукурузны комбиазык заводына ташыйбыз. Соңыннан аның бер өлеше үзебезгә кайта. Узган елларга караганда бездәге кукуруз уңышы әйбәтрәк. Ел да уңышлы килде, сортлары да әйбәт булды, бер гектардан алтмыштан артык центнер уңыш чыга. Узган ел без кукурузны карнажга да салган идек. Анда башкарак технология кулланыла. Бөртек сыткыч аша чыгарыла, аңа әчемәсен өчен закваска өстәлә һәм ул масса чокырга салына, таптатыла һәм пленка белән каплап куела. Ул бөртектән генә ясалган сенаж кебек була. Без 3-4 ел шулай ясадык, тик мин маллар өчен файдасын күрмәдем, технологиясе дөрес булмадымы.

Киптерелгән кукуруз бөртегеннән ясалган азык терлекләр өчен иң файдалысы, бозауларга да әйбәт ул. Элек, кукурузның өлгергәнен карап тормыйча, август аеннан ала башлый идек. Ашлыкны җыеп бетерүгә, кукурузга чыгып китә идек. «Вакыты җитте, нишләп чыкмыйсыз?» — дип сүгәләр иде әле безне. Көтәргә кирәк булган. Хәзер башта чәкәнне алып, бөртекне сытып карыйбыз. Сөте чыга икән, димәк иртә әле, витаминнары җыелып бетмәгән.

Элек ул кукурузны алып та бетерә алмый идек, яңгырлар башлана иде. Элекке техника белән 150 гектар җирдән кукурузны бер ай ала идек. Ул техника ярты көн эшли дә, ярты көн ватылып тора. 1987 елда ике басу кукуруз калган иде, яңгырлар башланды да алып бетерә алмадылар. Хәзер 740 гектарны бер атнада җыеп бетерәбез.

Быел кукуруз башта үсеп китә алмады. Тишелүе әйбәт булды, тик аннан соң суык булды. Июльнең икенче яртысыннан гына үсеп китте. Бездә азык өчен кулланыла торган кукуруз җитешеп өлгерми, бөртеккә җитешкәне дә ничә елга бер генә була. Кукурузны Хрущев мал өчен генә түгел, кеше өчен дә керткән. Кытайда кукуруз ашыйлар бит. Анда кукуруз ике айда өлгерә ди, ә бездә ул мал өчен биш айда өлгерә. Без кукурузның орлыгын да ала алмыйбыз. Быел кукурузга бер атнага соңрак чыктык, өлгермәгән иде.

Кукуруздан соң җир әйбәт була, анда ашлама күп керә. Кукуруз бер җирдә әйбәт үссә, һәрвакыт үсә шул җирдә игелә, ә бер үсмәгән җирдә булмаячак», — дип сөйләде ул.

«Кукуруз булмаса, сөт тә булмый»

Кукурузны силоска салганда һава калмаслык итеп таптатырга кирәк икән. Яхшырак таптатылган саен силос әйбәтрәк була. Кукуруз үстерүнең барлык нәтиҗәсе дә сыерлар биргән сөттә чагыла, сөт үстергән кебек.

«Бөртекле кукуруз сөткә бик яхшы. Сыерга бер кило кукуруз бирсәң, сөт бер килога арта, диләр. Без көненә бер сыерга ике кило бирәбез. Кукуруз булмаса, сөт тә булмый. Сенаж ашатсаң, сөтнең майлылыгы дүрт проценттан да артып китә, күләме кими, силосны күбрәк биргәч, сөт арта, майлылыгы кими.

Кукурузны без чүп үләннәренә каршы гына эшкәртәбез, корткычлардан эшкәрткән юк, шуңа күрә чыгымнары бик күп димәс идем. Сөт әйбәт булса, кереме дә була. Анысы сыер савучыдан да тора әле. Хатының начар булса, сыерны ике елдан да артык асрап булмый», — дип шаяртты Фәрхәт Сәүбәнов. 

Бер килограм силосның бәясе бер сум да ничәдер тиен генә икән, ә бөртеккә кукурузның бәясе яз көне 12 сум булган.

«Быел бәясе 18 сум буладыр. Үткән елны кукуруз Саратов, Краснодар якларыннан кайта иде, ә быел анда корылык булды, шуңа бәясе күтәрелер», — диде Ринат Нигъмәтҗанов.

Элек авыл халкы кырларда кукуруз өлгергән вакытны бик көтеп ала иде, кыр авыл янында гына булса, бигрәк бәхет була инде. Кукуруз әле дә авыл халкына кирәк икән.

«Урларга да чыккалыйлар инде. Авылның нинди булуыннан тора ул. Бер тапкыр урлаган авыл гомер буе урлый. Бу якларда бик юк андый хәлләр. Кибәче ягында булгалый. Анда фермерлар күп, бер авылда гына да 128 трактор бар, һәрберсе нәрсәдер эшләп маташа. Элек бигрәк күп чыгалар иде басуга, хәзер халык ялкауланды. Малны бөтенләй тотмаучылар, тавык та тотмаганнар бар. Хәзер барысы да кибеттә бит.

Без бәрәңге дә үстерәбез. Элек бәрәңге алганнан соң, халык, төнлә килеп, барысын да чүпләп китә иде. Хәзер кусаң да чыкмыйлар. Ваклары кала кырда, читкә чыгып калган эреләре дә була, юк, җыймыйлар», — ди Фәрхәт Сәүбәнов.

«Акча, фатир биреп кенә кешене авылда калдырып булмый»

Фәрхәт Сәүбәнов 1984 елдан инде авыл хуҗалыгы тармагында эшләве турында сөйләде. Ул үзе Теләче районының Иске Җөри авылыннан, хәзер дә эшкә күрше районга йөри.

«Унынчы сыйныфны бетергәч, шәһәргә китәргә дип уйлаган идем. Төзелеш буенча белем алырга теләдем. Мәктәпне бишлегә бетердем, укырга кергәндә тугыз балл алырга кирәк иде. телдән яхшы җавап бирдем, биш балл булды, ә язма эш өчен өчле. Бер бал җитмәде, «Казан үзегезгә булсын», — дип, кайтып киттем. Армиядән соң читтән торып укыдым.

Эшләгәндә бер дә ял юк иде, кыш көне дә документлар тутыра идек. Саба районына эшкә килгәч кенә «отпускның» нәрсә икәнен белдем. Анда да мәҗбүри җибәргәннәр иде. Ялның кирәк нәрсә икәнен аңладым шунда.

Яшьләр бик килми шул хәзер, акча да артты кебек инде. Мин Шытсуда эшли башлаганда хезмәт хакын җиде мең ярым ала идем. Хәзер начар дип әйтмәс идем. 30 меңгә якын хезмәт хакы булса да, эштән куркалар яшьләр, көн саен эшләргә кирәк. Акча, фатир биреп кенә кешене авылда калдырып булмый. Авыл хуҗалыгының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Форумнар, чаралар була. «Менә бу — ветврач, менә бу — агроном» дип мактап әйтмиләр бит, «менә бу спортсмен, менә бу — җырчы», диләр. Бала аңлый: «Җырчы әйбәт икән, спортсмен булырга кирәк икән». — дип уйлый», — дип сөйләде җитәкче.

«Менә бу — ветврач, менә бу — агроном» дип мактап әйтмиләр бит, «менә бу спортсмен, менә бу — җырчы», диләр. Бала аңлый: «Җырчы әйбәт икән, спортсмен булырга кирәк икән». — дип уйлый

«Кукуруз чәченең суы бөерләргә файдалы»

Шуннан без Фәрхәт абыйның «Нива»сында басуга чыгып киттек, шактый гына юл бардык кебек тоелды. Басу буйлап комбайннар янына бардык. Көпчәк астыннан төрле якларга кукуруз сабаклары, чәкәннәр очты. 90нчы елларда төшерелгән фильм герое итеп хис иттем үземне. Башта фурашка, аякта кәлүш тә булса тагын шунда! Кукуруз кыры шомлы фильмнар төшерү өчен әйбәт урын, болытлы көн булса, бернинди декорация кирәкми.

Комбайн белән «Камаз» туктап тора иде. Комбайнчы Айрат Галимуллин райондагы алдынгы комбайнчыларның берсе. Ул быел 29700 тонна ашлык суктырган.

«Хәзер бер генә смена, сигездән бишкә кадәр эшлибез. Башка культуралар белән чагыштырганда, кукуруз алу җиңелрәк, бункер да тиз тула. Бу комбайнга мин йөз процент бишле куям. Үзем туксан бишенче елдан авыл хуҗалыгында эшлим инде, укымагач кая барасың инде, авылда калдым. Мәктәптән соң дүрт ай шоферлыкка укыдым да, булды. Малаем җиденче сыйныфта укый, ярдәм итәргә килеп йөрергә теләгән иде — китертмәдем. Үзем дә көн саен әтигә ияреп йөреп, кызыгып калган идем», — дип сөйләде ул.

Фәрхәт Сәүбәнов ул вакытта комбайнчы эшенең бик «престижный» булуын өстәп әйтте. «Комбайнда эшләргә чират торалар иде, хәзер табып булмый. Ярдәмче булып йөрү комбайнчы булу дигән сүз иде инде», — ди ул.

Бераз җил исеп куйды да комбайн өстендә җыелып калган кукуруз бөртекләре шыбырдап җиргә коелды. Аяк астында бөртексез чәкәннәр, сабаклар, яфраклар, «чәчләре» аунап ята… Кукурузның ул «чәчләре» файдалы икән. «Аны киптерәләр, һәм суда кайнаталар. Суы бөерләргә файдалы. Балаларга да бирергә була, үзебез дә эчерткән идек, тик күп эчәргә ярамый», — дип сөйләде комбайнчы абый.

Йөк машинасы руле артында утыручы Габделмәнов Муллаәхмәт инде 44 ел юлда йөри. «Эш беткәне юк, кыш көне дә төрле эшләр табылып тора. Хәзер 25 тоннага якын кукуруз кайтарам», — дип елмайды ул.

Театрга барган кукуруз

Комбайн бункерына җыелган кукуруз арбага коелды, ике машина да эшкә кереште. Без яңадан Сатышка кайттык, Фәрхәт абый белән саубуллаштык та, Ринат Нигъмәтҗанов белән азык үзәгенә юл тоттык. Басудагы кукуруз шунда кайтарыла. Кукуруз бөртекләре анда киптерелә һәм мал организмы үзләштерә алырлык дәрәҗәгә җиткерелә, тарттырыла. Кипкән бөртекләрдән ипи исе килә.

Тагын да эчтәрәк силос салына. Машина арбасыннан бушатылган кукурузны бер техника этеп тора, ә өем өстендә трактор «биеп» йөри. Силоска кукурузның ничек урылуын карар өчен без башка хуҗалык басуына киттек. Анда «Камаз» белән комбайн кулга-кул тотынышып йөри. Урган байлыгын комбайн шунда ук арбага бушата бара. Бик якын басып торганга, кипкән яфраклар башка коелды. Ул кукуруз яфраклары кич минем белән театрга да бардылар. 

  • Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, быел 44,6 мең гектар җиргә бөртеккә кукуруз чәчелгән. 15 мең гектар җирдән 80 мең тонна кукуруз җыелган. Кукурузның уңдырышлылыгы бер гектардан 53,9 центнерны тәшкил итә.