Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бай һәм дини Тукай авылы: биек капка, уникаль мәхәллә, мишәрчә кыз урлау серләре

«Энҗе, син аннан шаккатып кайтачаксың!» Чуашстан Республикасы Тукай авылына сәяхәткә җыенганда бу җөмләне әйтмәгән кеше калмагандыр. Бар да алар әйткәнчә булды – бардым, шаккатым, кайттым. Күккә ашкан капкалы, өчәр катлы йортлы, мәхәлләле уникаль мишәр авылында үземне урлый яздылар. Тәфсилләп сөйлим әле.

news_top_970_100
Бай һәм дини Тукай авылы: биек капка, уникаль мәхәллә, мишәрчә кыз урлау серләре
Абдул Фархан

 Өч катлы йортлар һәм мәгърур капкалар иле

Тукай — һәркем өчен дә таныш сүз, ул күпчелек татар кешесе өчен бер генә мәгънәдә яңгырый. Әмма бу сүзне данлыклы иткән тагын бер мәгънәсе бар әле. Чуашстандагы Тукай авылы.

Юк, бу уникаль авылның шагыйрь Габдулла Тукайга кечтеки генә дә катышы юк. Чуашстан Республикасы Комсомол районы Тукай авылы 17 гасырда барлыкка килә. Чыганакларда беренче булып 1710 елда телгә алына. Тик аны русча Токаево дип язалар икән. Шулай үзгәртә торган бик авыр атама түгел дә соң.

Алдан әйтеп куям: Тукай бик бай авыл, бик бай. Авыл башына килеп керүгә үк кызыл кирпечтән өелгән ике, өч катлы йортлар тезелеп киткән. Өчәр метрлы зәвыклы капкаларны күреп тә исем-акылым китте. Блогер Фагыйлә апа Шакирова белән Америка ачкандай йөрдек, билләһи. Мондый каралты-кураны җирле халык миңа «мишәр психологиясе» дип аңлатты.

Нәрсә ул мишәр психологиясе? Татар гомер-гомергә дәүләт төзегән. Дәүләт төзи алмаганда ул йортын дәүләт кебек итеп төзегән. Ә мишәрләр бөтенләй йортларын сарайга әйләндергәннәр. Аннары Тукайда йортларга ун еллык мода бар икән. Менә өч катлы хан сарае төзеп куялар, ун ел үтә һәм безнең өчен кичә генә төзелгән кебек булган хан сараен сүтеп, икенче хан сарае төзеп куялар. Яңа йорт күршенекенә караганда ике кирпечкә булса да зуррак булырга тиеш икән. Менә сезгә мишәр психологиясе. Чөнки мишәр чыдый алмый башлый. Татарга тик торырга ярамый, ул һаман-һаман нәрсә дә булса төзергә тиеш. Бу әйбер аның канына, җелегенә сеңгән инде.

Ярар, сүтсен дә төзесен, ди. Әгәр дә ул йорт бер катлы гына, гадирәк итеп кенә төзелгән булса, беркем дә шулхәтле аптырамас иде. Тукайдагы йортлар Мәскәү миллионерларының өйләре кебек бит. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: бер ким җире юк. Капка каршында, ишегалларында, әбиләр әйтмешли, әсфәлт, өй эчләрендә ничәшәр йөз меңлек җиһаз.

Һәрбер авылда берничә бай йорт була, анысына халык өйрәнгән инде. Ә монда метр саен шундый йорт та шундый капка. Күзне түгәрәкләп, машина тәрәзәсенә төбәлеп килгәндә үк, вәт булдыралар бу мишәрләр дип килдем.

Ә капкалары.

— Әле хәзер капкалар тәбәнәкләнде, заманчалашты. Элек ике тапкыр биегрәк иде, — диләр үзләре капкалар турында.

Мондый биек капка күргәнем булмагач, миңа аның ике тапкыр биегрәге күккә тияр кебек. Капкаларның шундый биек булуы шул ук мишәр психологиясенә барып тоташа. Йорт-кура бөтен яклап та капланган, капланган гына түгел, чорналган булырга тиеш. Күршесе дә күрмәсен, үткән-сүткән кеше дә каранып китмәсен, «минем йортым — минеке генә» дигән принципка таянып барлыкка килгән икән шундый капкалар. Кайсы йортка карама — һәрберсенең капкасы үзенчәлекле дизайн белән эшләнгән. Өйнең өч катлы булуы да, кызыл кирпече дә, кыйммәтле җиһазлары да онытыла ул капкаларны күрсәгез. Чын, валлаһи, чын.

Мондый мәхәллә — фин татарларында һәм Тукай татарларында гына

«Өч катлы йорт белән биек капка күргәне юк икән моның», — диярсез тагын, алга таба сөйлим әле. Капкаларга сокланып, бу авылны чыннан да уникаль иткән урынга килеп җиттек. Ул да булса — мәхәллә. Тукай мәхәлләсе — безнең илдә бердәнбер. Андый мәхәллә фин татарларында һәм Тукай татарларында гына бар.

Шулай ук кызыл кирпечтән өелгән өч катлы мәхәллә йортында безне ак яулык бөркәнгән әбиләр каршы алды. «Сез Чуашстанда яшәүче чып-чын татар әбиләре инде?» — «Да, да!»

— Хәзрәтебез Коръәнне дә өйрәтте. Кулыбызга алып, Коръән укыйбыз. Көн дә Казанны «кабызып», Казан хәбәрләрен тыңлап торабыз. Әлһәмдүлилләһ, беребез дә аерылырга теләми, барыбыз да мөэмин мөселманнар, — ди әбиләр. Бергәләп дога да кылдылар, мөнәҗәт тә әйттеләр. Чытырдап торучы ныклы рухлы, ныклы мишәр әбиләре. Баскан җирдә ут чыгаручы әбиләр. Аларга карагач, яшисе дә, яшьнисе дә килә башлый.

Әбиләр бу состав белән генә җыелмый икән әле. Пандемия аркасында гына таралышканнар бераз. Мәхәлләдә, гадәттә, алтмышлап әби җыела икән. Кайбер якларда әбиләр чакырган ашка да килми, ә Тукай әбиләре гөрләшеп, гөрләтеп яшиләр.

Тукайда бик дини халык яши. Алар бертавыштан: «Наил хәзрәт Төркиядә укып кайтты да, авылны дингә бастырды», — диләр. Наил хәзрәт Ямалетдинов Тукай мәхәлләсенең хәзерге җитәкчесе. Милләте өчен җанын-тәнен бирергә әзер кеше икәне әллә каян күренеп тора. Хатын-кызларның урамда яулык киеп кенә йөрүләре дә күпне сөйли.

Мәхәллә йортында намаз, уку-укыту бүлмәләре, түгәрәк өстәл, беренче катта ашханә, аскы катта спортзалга хәтле бар. Балалар дәрестән соң мәдрәсәгә укырга йөриләр. Кышкы озын кичләрдә аларны өйләренә автобус белән кайтарып кую да уйланылган. Алар монда ашап-эчеп, уйнап, укып кайталар. Гомумән, авылда тәрбия, аерым алганда дини тәрбия бирү күпләр өчен үрнәк булырлык. Бу мәхәллә йортына килеп-китү генә түгел, монда бит рәхәтләнеп яшәп була.

Аннары, төрле хәләл мәҗлесләрне дә шушында үткәрәләр икән. Кунак-мазар килсә, шалт итәләр дә табын әзерләп куялар. Иң мөһиме, монда кешене акча түләп эшләтмиләр, халык үзе килә, эшли, продукциясен дә алып килә.

Мәхәллә йортында балалар өчен түгәрәкләр дә бик күп төрле. Мисал өчен, тегү түгәрәге, әдәби кичәләр. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын махсус чакырып, әдәби кичәләр оештыралар. Чөнки мәктәптә 45 минут эчендә әдәби әсәрне уку да, анализ да ясау бик авыр. Ә монда иркенләп, чәйләр эчеп сөйләшеп утыралар икән. Тәрбия. Үрнәк.

— Мәдрәсәгә йөзгә якын бала килеп йөри. Яшьләребезнең 60 проценты гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән укый. 11 классны тәмамлаганда татар балалары тәһарәт ала белсеннәр иде. Алалармы, алмыйлармы — анысы икенче сорау. Иң мөһиме, ала белсеннәр. Аннары ике рәкагәт намаз укый белсеннәр. Укыйлармы намазларын, укымыйлармы — икенче әйбер. Ул гаилә эше, әти-әни эше. Фундамент булсын иде. Тәһарәт алып, намаз укый белгән кешегә башка әйберләр сеңгән була инде. Бәлки алар ун, егерме елдан намазга басарлар, — ди Наил хәзрәт.

«Мәхәлләне халык үз акчаларына төзеде»

Әлеге искиткеч мәхәлләне халык үз акчасына төзеп чыга. «Һәр ком бөртегенә кадәр халыкныкы, шуңа күрә монда кешенең өзелгәне дә юк», — ди Наил хәзрәт Ямалетдинов.

— Тукай мәхәлләсенең килеп чыгуының мәгънәсе шунда — монда авылның битараф булмаган кешеләре җыела. Без эшчәнлекне 2007-2008 елдан бирле алып барабыз. Мәчет янында имамга, муллага балаларны тәрбияләү ягыннан булышып барырга кирәк. Балаларны укытыр өчен укытучылар, биналар кирәк. Аларны кем эшләргә тиеш? Халык, әлбәттә. Халык кына бирә ала торган акыл зәкәте дә, мал зәкәте дә бар.

2008 елда Тәлгать Таҗетдин мәчетләр янында иҗтимагый советлар булсын дигән указга кул куйды. Альбир Крганов белән дә киңәшләшеп, без авылга әлеге советны булдырдык. Иҗтимагый киңәшмәнең уникальлеге шунда — без монда сәясәт уйнамыйбыз. Иҗтимагый, дини, мәдәни урыннар булсын — күп җирдә сәясәт уйныйлар. Мәсәлән, шул ук депутатларны сайлау. Дин, мәдәният аша үзләренчә сәясәт уйнау башлана, — ди Наил хәзрәт.

Авылда биш йөзләп йорт исәпләнә, ике меңгә якын кеше яши. Шушы халык шушы мәхәллә йортын төзеп чыга. Мәхәллә бүгенге көндә дә халык акчасына гына яши. Анда кергәч, халык сәдакә сала. Әле елдан-ел балалар артуына карамастан, Тукай авылында балалар бакчасы булмый. Район башлыгы, авыл советы җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән киңәшләшеп, мәчет янындагы янкормага мәктәпкә хәтле яшьтәге балалар өчен бакча ясап куялар. Чөнки мәхәлләнең төп максаты — авыл тормышына ярдәм итү.

Мәхәллә җитәкчесе ел саен алышынып тора. «Бер ел эчендә берәр нәрсә эшләп буламы соң ул?» — дигән соравыма, Наил хәзрәт: «Рәхәтләнеп», — дип җавап бирде. Барысы да мәхәллә тормышына сәясәт кермәсен өчен эшләнелә. Ә бер тапкыр җитәкче булган кеше берничә елдан тагын сайлана ала.

Мәхәлләдә хәзер яшьләр комитетын булдыру турында уйлыйлар. Чөнки өлкән буын көннән-көн олыгая, алмашка яшьләр килә. Яшь егетләр үзләре белеп, аңлап, комитет сорап йөрерлек булгач, сокланырга гына кала.

Хуҗалык җирләре — мәчет исемендә

Тукай халкы бик бердәм. Моны әбиләреннән дә, бәбиләреннән дә күреп була. «Төрле заманалар булды, тик безнең халык бердәмлеген югалтмады», — ди олы яшьтәге апалар. Тукайны уникаль авыл иткән сыйфатның берсе ул бердәмлек. Мәсәлән, янгын ише хәфев чыга калса, авыл халкы җыелып, зыян күргән гаиләгә ярдәм итә. Өен торгызып чыгарга да, ашарына-эчәренә дә авыл халкы ташый. Тагын бер мисал китеримче.

Авылда хуҗалык таралгач, җирләрне судлар аша мәчет исеменә теркиләр. Беркем дә тарткалашып, ризалашмыйча йөрми — уртага салып киңәшләшәләр һәм бер уртак фикергә киләләр. Халык бердәм булып, авылга инвесторларны кертми. Бәлки шуның аркасында да алар шундый бай һәм мул тормышта, Аллага шөкер итеп яши бирәләрдер. Бердәмлек — ул көч!

Җирләрне мәчеткә теркәгәч, халыкка кишәрлекләрне җирәбә ярдәмендә бүлеп бирәләр.

Бу сүзләрдән соң, әлеге авылда мәхәллә җитәкчесе авыл советы башлыгына караганда югарырак дәрәҗәдә дә торган кебек тоелуы ихтимал. Мәхәллә җитәкчесе моны алай түгел, ди. «Мәхәллә — ул аерым оешма түгел. Без барыбыз да халык өчен эшлибез. Алардан өстен булырга теләмибез дә», — ди.

«Аерылырга теләмибез, бер мәчеткә генә йөрибез»

Киләсе тукталыш — мәчет. Ике йөз кешелек авылларда да икешәр мәчет була, гадәттә. Шундый дини Тукай авылында мәчетнең берәү генә булуы башта бераз аптыратты. Мөмкинлекләре, урыннары бар, кешеләре эшлибез дип тора, ә мәчет берәү генә. Моның да сере шул бердәмлеккә барып тоташа: халык бер-берсеннән аерылырга теләми, «Гел бергә булдык, бергә бер мәчеткә йөрибез», — дип әйтәләр икән.

Безнең сәфәрнең нәкъ менә җомга көнгә туры килүе дә шәп булды бит әле, иптәшләр. Мәчеткә карт бабайлар да, мәктәптә укучы малайлар да, егет булганнар да агыла гына. Башта җомга вәгазе тыңладылар, аннары бергәләп намаз укыдылар. Әлеге дә баягы пандемия аркасында әбиләр генә түгел, бабайлар да сирәгәйгән икән. «И, элек мәчет шыплап тула иде, әле әз без», — диләр, ә үзләре чират торып мәчеттән чыгалар.

«Без читләргә өйләнмибез»

Тукайның тагын бер уникальлеген әйтимме? Әйтәм — Тукайда халык саны ел саен арта гына бара, чөнки яшьләр авылда кала. Кайдадыр укып кайталар да, авылда төпләнәләр. Юк, шәһәргә тартылмый Тукай яшьләре. Авылда эшен дә таба алар. «Юк, ышанмыйм, бөтенесе дә авылда калмый алар», — дисәгез дә, калалар. Япь-яшь егетләрнең, түбәтәйләрен батырып киеп, тезелешеп мәчеттән чыгып барганнарын күргәч, үзем дә ышандым. Чуашстан татарлары өчен авылда калу — ул менталитет.

Аннары, биредә төп йортта кайсы малай каласын әти белән әни килененә карап билгели. Төпчек малай кала дигән закон юк монда, иң мөһиме — килен әйбәт булсын. Шуңа күрә, бергә яшисе килмәгән киленнәр өчен биредә әйбәт килен булу кирәк түгел икән, мин әйтәм. Алай дисәң, авыл халкы кемнең кызы нинди икәнен белеп тора инде ул. Чөнки авыл егетләре авыл кызларына гына «үләнә» икән ич.

Риназны тегеләй дә, чеметеп карадым, болай да — юк. «Без читтән кыз алмыйбыз, без авылдан өйләнәбез», — ди.

— Укып бетергәч, авылда калам. Без бөтенебез авылда, яшьләрнең алай читкә киткәне юк. Әби-бабай, әти-әни тәрбиясе шундый, безнең гадәткә кергән инде ул. Якын-тирә авылларда да, шул ук Урмай, Шыгырданда да яшьләр шәһәргә тартылмый, авылда кала.

Мал-туар асрау, төзелеш — кем нәрсә эшли ала, кем нәрсә булдыра, шулай тырышабыз.

— Өйләнәсеңме әле?

— 20 яшь кенә әле миңа. Әле өйләнмим. Бездә, гадәттә, 24 яшьләрдә өйләнешәләр инде.

— Әгәр дә сөйгән ярың авылда каласым килми, шәһәргә китәбез дисә?

— Без үзебезнең авыл кызларына өйләнәбез, читләргә карамыйбыз.

— Шәһәр кызларына карамыйсызмы?

— Юк, безнекеләр авылдан.

— Бик гашыйк булсаң дамы?

— Юк.

— Әниләрең: «Менә син төп йортта каласың!» - дисәләр, берсүзсез каласыңмы?

— Әйе. Мин гаиләдә үзем генә, минем бүтән сайлау мөмкинлеге юк инде (көлә).

«Төнге бердә никах укыганым бар»

«Менә егет, менә кыз, икегезгә дә 20, уртагызда хәзрәт утыра никах укырга. Сине урласалар да була инде», — дип көлешкәндә мин дә көлгән булдым анысы. Блогер Фагыйлә апа да: «Энҗе, урласалар, мишәр килене булып каласың инде», — ди. Бу якларда кыз урлау модасы барлыгын да «почти» үземнең үрнәктә белә яздым. Наил хәзрәт тә: «Төнге бердә никах укыганым бар», — дип өркетеп куйды. «Башкорт чигеннән Чуашстанга килеп утырсаң», — дигән уйларны егетләрнең: «Без үзебезнең авыл кызларына гына өйләнәбез», — дигәннәре себереп таратты. Урлыйлар икән дип куркып, бармый ята күрмәгез тагын.

Ә чынлыкта Тукайда урланган кызлар күп икән. Заманында урланып кияүгә чыккан кызлар — хәзер ак яулыклы әбиләр дә инде. Бәлки элеккеге заманнарда кыз ризалыгыннан башка да урлаган булганнардыр, хәзер андый адымга баручылар юк, ди.

— Элек бик еш урлыйлар иде, хәзер инде сөйләшеп китәләр. Үземнең бер кызымны урладылар. Башта урлап киттеләр дә, аннары үзебез төштек. Анда кода-кодагый буласы кешеләр: «Алып китмәгез инде», — дип ялыналар. Без шулай ризалаштык. Кияү белән кызым аңа кадәр сөйләшеп торалар иде инде, аның ризалыгыннан башка урланган түгел, — ди Минсәдәт апа.

«Хәзер урлау дигән нәрсә юк та бугай инде ул, күпчелек сөйләшеп китәләр», — дигәнне яшь егетләр: «Урлыйлар, урлыйлар», — дип бүлдерделәр. Урлау дигәннәре әти-әни каршы булганда оештырыла торган серле операция. Кызны алып китәләр, телефоннарын сүндерәләр. Аннары инде кода-кодагыйлар килешә шунда. Әле урлап киткән кызларның төенчекләрен төйнәп кире кайтканнары юк икән. Кайта да күрмәсеннәр инде.

Үгез асрап, ит сату — отышлы бизнес

Авыл җирендә саф һавада яшәве рәхәт анысы. Тик эш проблемасы күп кенә авыл сөючеләрне шәһәрләргә илтеп ата шул. Тукайда җаен тапканнар — үгезләрне бер яктан алып кайталар да, икенче якка илтеп саталар. Төп кәсеп тә шул ит бизнесы икән монда. Алар, әлбәттә, бу турыда җәелеп китеп үк сөйләмиләр сөйләвен, тик бай булуның серләренә бераз төшенгәндәй булдым сыман. Кыскасы, берәр шәһәргә барып, икътисад инситутында укып чыгасыз да, авылга кайтып, ит бизнесына тотынасыз.

«Мишәрләр укыганда ук тире, ит белән сату итәләр», — дип сөйлиләр. Ничек тә яшәргә, акча эшләргә тырышкан халыкка кул чабасы килә. Эшне кулларына китереп тоттырганны көтеп ятмаганнар, җаен тапканнар бит.

Үгездән тыш, атны да күпләп асрыйлар монда. Мишәр казылыклары да ни тора бит, ә! Ә ике мең кешелек авылда бер генә көтү һәм анда да 150 башлап кына сыер чыга икән. Кыскасы, монда сыер бизнесы түгел, ә үгез бизнесы «рулит».

Аннары Тукайның уникаль бавырсакларын әйтеп үтмәсәм, гөнаһ булыр кебек. Актаныш ягындагы чәкчәкне Казан тирәләре бавырсак, ди. Ә Тукайда бавырсак ул беренче карап торышка кечкенә көлчә кебек, ә тәме шул ук. Мондый уникаль бавырсакларны Урмай белән Тукайда гына пешерәләр. Элек-электән килгән йола бу шундый, бавырсакны сындырып ашарга кирәк дигән.

Ә чәкчәкләре Казан тирәсендәге чәкчәкләрдән дә ваграк. Бу ризыкларны чиста ат мае, чиста бал һәм чиста бодай оныннан пешерәләр. Чәкчәк ни кадәр озаграк тора, шулай тәмлерәк була, ди. Безне Тукайга кергәндә үк матур киемле кызлар бавырсак һәм чәкчәк белән каршы алды. Чын татарча итеп. Коточкыч көчле җилләр исүе дә сәбәп булмаган, казанлыларны каршы алырга чыгып басканнар. Рәхмәт!

Урамнары тар булса да, күңелләре киң

Тукай мишәрләре белән рәхәтләнеп «цыкылдап» кайттык шулай. Атлаган саен үзенчәлекләре килеп чыгып кына тора Тукайның. «И, сез әле авылның биш процентын да күрмәдегез бит», — диләр үзләре. Мин инде артыгын да күрдек бугай дип йөри идем.

Урмай, Шыгырданнар белән чагыштырганда, Тукай авылы әле баеп кына килә икән. Заманча да, шул ук вакытта дини дә, тәрбияле дә, бай да халык яши Тукайда. Монда килеп киткән кешеләр арасында намазга басучылар да булган. Тукай үз халкын гына түгел, кунакларны да тәрбияләп җибәрә. Ак көнләшү белән көнләшеп тә, сокланып та киттем. Урамнары тар булса, күңелләре киң.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100