Кулларына карлыган төсе иңгән: җиләк басуында акча эшләп буламы? | intertat.tatar

Кулларына карлыган төсе иңгән: җиләк басуында акча эшләп буламы?

Булдырган кеше булдыра инде. Буа районындагы Яңа Тинчәле авылыннан кайтканда шундый уйлар белән баш тулы иде, ә авызда карлыган һәм кура җиләге тәме. Кайбер кеше үз эше белән янып йөри, алга омтыла, үсеш ноктасын күрә һәм әллә ниләр башкарып ята инде.

Яңа Тинчәле авылында яшәүче Руслан Мифтахетдинов гаиләсе белән авыл хуҗалыгына бирелгән. Алар бодай, арпа, җиләк-җимеш, борай, майлы культуралар үстерә, атлар тота. Елы ничек килүгә карап, берсеннән керем булмаса, икенчесе уңышлы булыр, дип елмая Руслан.

«Башта өч буразна карлыган утыртып куйган идек. Карап тордык та, алай гына булмый инде, кызык та түгел, дидек, арттырдык. Кура җиләген дә үстерә башладык. Төрле яклап эшләргә тырышабыз. Менә коры еллар була бит, ә карлыган талымсыз бит ул, бераз игътибар бирсәң, уңышын да бирә. Тамчылап су сиптерәбез, әле быел куймаган идек, рәтләрен тигезләгәндә алып тордык, киләсе елга яңасын алып куясы булыр. Алары да чыгым, өч ел саен су сиптерү җайланмасын алыштырып торырга кирәк»», — ди ул.

Без килгән басуда кара карлыган әле өлгереп җитмәгән. Җиде гектар җиргә җәелгән куаклар монда, ә барысы кырык гектардан артык мәйданда җиләк-җимеш үстерәләр. Бу Шотландиядән кайткан сорт безнекеләрдән соңрак өлгерә икән. «Ул бик тиз үсеп китте, безнең сортлар авыррак китә, әле тамыр җибәрә, аннан соң үсә, аннан соң гына җимеш бирә. Белоруссия сорты да соңрак өлгерә. Ул безнең өчен уңайлырак та була, базарга иртә чыгучылар күп, ә без соңрак чыгабыз, бәясе дә күтәрелә», — дип сөйләде әңгәмәдәшем. 

«Начар куллар җыйса, карлыган изелеп бетә»

Җыелган карлыганны кич белән машиналар Казанга төяп китә. Кара карлыганга ихтыяҗ зуррак. Карлыганны җыяр өчен 20-30 кеше ялларга кирәк. Аны аз җыюның файдасы юк, артыннан машина килеп йөрми. Казанга киткән карлыган 140-150 сумнан сатыла, ә Мәскәүдә инде бәяләр ике тапкырга югарырак. Кыш көне карлыган бәясе 500-600 сумга күтәрелә. Җиләкләрнең бәясе җыючының осталыгыннан да тора.

«Начар куллар җыйса, карлыган изелеп бетә. Безнең якларда җыярга кеше табуы бик авыр шул. Брак җыючылар була. Кич алырга килгәч карыйлар да, бракны калдыралар, бернишләтеп тә булмый. Арада каралып бетмәгәннәре булса, вак булса, бәясен төшерәләр. Шуның өчен җыючыларны гел күзәтеп торырга кирәк. Нужасы бар инде. Йә җыеп бетермиләр, йә сабакларын яткырып калдыралар. Комбайн белән җыюга күчәсе иде. Ул да эшчеләр кирәкми дигән сүз түгел, комбайн бит чүбе, яфрагы белән бергә җыя. Безнең саклар урын булмагач, урыннан ук җибәрергә туры килә, кышка кадәр саклап торсаң, кулайрак инде. Шуның өчен склад ясарга, суыткычлар алырга кирәк, алардан башка эшләп булмый», — ди Руслан Мифтахетдинов.

Эшчеләргә хезмәт хакын көн саен түлиләр. Ничә кг җыйган, шуның хакын ала. Бер кг карлыган өчен 50 сумга кадәр акча түләнә.

Эшчеләр белән бер проблема булса, икенчесе — сатуга җибәрү өчен машина табу. Машина дигәннән, эшчеләр бит якын-тирәдәге авыллардан килеп эшли. Эш бирүче аларны үзе иртән автобус белән җыеп йөри, кич кайтарып куя.

«Кипмәгән яфракның бер килосы якынча 30-40 сум тора»

Карлыганнарның араларын чистартып торалар. Куакларда җиләкләр өлгерә башлагач, аларның арасына керү бик әйбәт түгел, аларга зарар килергә мөмкин. Карлыган басуларына бернинди ашламалар да кертмәгәннәр. Бары тик су сибеп торалар, быел анысы да тәтемәгән әле. Шул бер утыртасың да карлыганны, аны күчереп утырту турында утыз елга онытсаң да була, бары тик артык үсеп киткән ботаклардан чистартып торырга кирәк. 

Аннан соң бакчада үлән бете карлыганның җанын ала бит инде. Монда юк, тфү-тфү. Ул төрле культураларның бергә булуыннан барлыкка килә икән. Бет берсеннән туя да икенчесенә сикерә, ә болай карлыган аны кызыксындырмый икән. Шуның өчен карлыганны башка төрле культуралардан ераграк утырту хәерле.

Карлыганның җимешләрен җыйганнан соң, яфракларын җыярга керешәләр. Аны капчыкларга җыялар да, шул килеш кенә сатып җибәрәләр. «Җылы якларда яфрагын да бездән иртәрәк җыялар, без сата башлаганда бәясе калмый. Кипмәгән яфракның бер килосы якынча 30-40 сум тора», — ди Руслан абый.

Шул ук басуда кура җиләге дә үсә. Барысы 10 гектар кура җиләге үстерәләр. Аны сатуга җибәрмиләр. Теләгән кеше үзе килеп җыя да, һәр кг өчен 100 сум түли. Алай кеше үзе килеп җыюның да тискәре яклары бар: алар бәләкәй үсентеләрне таптый, ә үстерүче өчен ул плантацияне киңәйтү мөмкинлеге.

«Быел утырткан кура җиләгенең күбесе китмәде, салкын булдымы... Буш урыннар калды. Тишелеп чыккан куакларны шул урыннарга күчереп утыртабыз. Әле агроном белән киңәшкән идем. Яз көне күчереп утырткан кура җиләге әйбәтрәк китә икән, шуның өчен ул эшләрне язга калдырабыз. Кура җиләген дә техника белән җыюга күчү хыялы бар. Кура җиләге яфракларын да сораучылар бар, тик мин кызганам аны. Яфракларын өзүне авыр кичерә. Агрономнар әйтүенчә, кура җиләге белән ашламасыз эшләп булмый. Алай товар рәвеше саклана икән. Тик ашлама керткән юк әле», — ди хуҗалык җитәкчесе.

«Аллага шөкер, уңыш әйбәт әле. Кошлар да, куян да тими карлыганга. Бу басуда алмагач булса, бер нәрсәсе дә калмас иде. Карлыганның сортларын гына дөрес сайларга кирәк», — ди Руслан әфәнде.

«Савытлар буталып китсә, монда сугыш башлана»

Аннан соң без икенче басуга киттек, анда урак өсте. Карлыган куаклары арасыннан ак, кызыл яулыклы апалар күренә. Бу басуда «советский» карлыган үсә, ул инде өлгергән, тулып тора. Анда кара гына түгел, кызыл, ак, ал карлыган да бар. Карасын гына җыясы калган. Араларында чыннан да ал карлыганнар бар. Алар башта ак була икән, янында кызыллары да булгач, шулар белән туганлашып китәләр. Нишләптер зәңгәр төскә кермиләр, караларын яратып бетермиләрме. Аның тәме дә башка төрле, карасына якынрак.

Кыр янындагы тал төбендә карлыган тутырган һәм буш тартмалар тора. Чиләкләргә җыйган карлыганны шунда бушаталар. Фотограф Салават фотога төшерү өчен икесен янәшә куйган иде, ул бик куркыныч эш икән. Икенчесе янына ялгыш куеп калдырсаң, бетте баш. «Алла сакласын, савытлар буталып китмәсен, аннан соң монда сугыш башлана бит. Болай да кайбер көннәрне „ник мин аз җыйган да, ул күп җыйган“ дип ыгы-зыгы чыга. Менә бүген 12 кеше чыкты, кичә 20 иде. Кеше саны һәркөнне шулай уйнап торганга эшләве авыр. Кем килә алмый, кемнең нәрсә», — ди Руслан әфәнде.

Эшкә хатын-кызлар да, ирләр дә килә. Аннан соң кайбер кешенең кулга акча керүгә начар гадәткә бирелү ягы да бар бит әле. Иртән исерек баштан килүчеләр булса, аларны карлыганга якын да китермиләр инде. Кайбер кеше бер тапкыр килә дә, сабырлыгы җитмәгәнен аңлый.

Киттек шулай карлыган рәтләре буйлап. Кайбер куакларның ботаклары чыннан да ятып калган. «Менә әйткән идем бит яткырып калдыралар дип, эреләре дә калган әле. Аларны тагын бер кат җыеп чыгабыз», — ди җитәкче.

«Карлыганнан пилмән ясыйм»

Карлыган җыеп торган бер апа янына килеп җиттек. Ул чиләген яшел яулык белән муенына асып куйган. Галина Егоркина - дүрт ел стажы булган профессиональ карлыган җыючы. Аңа 63 яшь, элек элеваторда эшләгән. Ул Чүпрәле районының Борындык станциясендә яши. Аның кулларына кара карлыган төсе иңгән.

«Иртән сигезгә киләбез, кичке дүрткә кадәр эшлибез. Ияләндем инде карлыган җыярга. Миңа ошый, эресен һәм караларын гына җыярга кирәк. Көненә 22-25 кг җыям. Руслан да миңа үз улым кебек, миңа ышана. Үзем дә яратам карлыганны, кайнатма ясыйм, катырып куям. Карлыганнан җиләк пилмәне дә ясыйм. Берничә җиләк куям да, бераз шикәр сибеп җибәрәм, камырга төрәм. Бик тәмле була. Карлыганны күп ашарга ярамый, ул кан басымын күтәрә. Соңыннан яфракларын җыябыз инде. Карлыган яфрагы, бөтнек, сары мәтрүшкә белән чәй тәмле була. Машина кирәк, диләр җыярга. Аны алсалар да, мин курыкмыйм эш булмас дип, аны бит аралап чистартып торырга кирәк.

Ике ел элек монда ашханәдә ашарга пешерә идем. Хәзер дә ашарга шунда йөрибез. Көз көне мин бәрәңгегә чыгам. Үзем генә яшим бит. Ирем юк, үлгәненә 11 ел була инде, бергә булуга кышын 34 ел булыр иде. Кызым һәм улым бар, оныкларым да үсеп килә», — дип сөйләде Галина Егоркина.

«Көнгә өчәр чиләк карлыган җыям»

Карлыган арасында кырлыган да үсә. Җаның күпме тели, шул кадәр үлән киптереп була. Хуҗалар үзләре дә үләннәр җыя икән, узган ел биш капчык үлән киптергәннәр.

Карлыган җыеп акча эшләү мөмкинлеге 9 сыйныфны тәмамлаган егетләрне дә кызыксындырган. Булат Низамов беренче тапкыр карлыган җыярга чыккан.

«Дус малай белән бергә килдек, ул чакырды мине. Эш авыр түгел бит. Ял итәсе килсә, ял итеп алып була. Көненә 19-21 кг җыям инде. Иртәнге якта эшләргә җиңелрәк, аннан соң кыздыра башлый. Кигәвеннәр бар инде, шунысы гына… Хәзер Буага юрист белгечлегенә укырга керәм. Өйдә дә эш юк. Комбайнга зурракларны гына алалар», — ди ул.

Якында гына тагын бер яулыклы хатын-кыз башы күренде. Наталья ханым әле икенче көн генә җыя. Ул чиләген асып йөрми, җирдә торган ак чиләккә кара җиләкләрне җыеп бара. «Күрше авылда җиләк җыярга кеше кирәк икән, дип ишеттем дә килдем. Әле ошый, бик арытмый. Бөҗәкләр генә борчып ала. Кичә өч чиләк җыйган идем, бүген дүртенче була инде. Элек тә шулай эшләп йөри идем. Минем өйдә дә карлыган бар, кайнатмалар ясыйм, компот ябам. Күбрәк кара карлыганны яратам», — ди Наталья.

Эшчеләр арасында олы яшьтәге апа-абыйлар күбрәк. Бер гаиләдән берничә кеше йөрүчеләр дә бар икән.

«Арыйбыз инде, тик эшләргә кирәк»

Михаил исемле абый шулай ук беренче ел чыккан. «Эшкә чакырдылар да килдем. Кем җиләк яратмасын инде, яратам. Күп ашап булмый бит аны. Көненә ике-өч чиләк җыям әле. Көне буена арыта да инде. Төшке ашны ашарга ашханәгә барып киләбез, монда якын гына ул, җәяү йөрибез. Эшкә алып китәләр, кайтарып куялар. Миңа 62 яшь инде, эшләмим. Үзем генә өйдә утырасы да килми. Ялларда балалар кайта, ә хатыным тугыз ел элек китеп барды шул, чирләгән иде», — дип сөйләде абый.

Кепка өстенә яулык чорнаган Татьяна Алексеева да чиләген җиргә куеп җыя. Ул инде өченче ел карлыган басуын аралый.

«Миңа ошый, карлыган яратам. Өйдә дә кызылы, агы, карасы бар. Яфракларын да җыям. Узган елларда көненә 25 кг җыя идем, быел азрак әле, эшкә кереп китеп булмый. Кояш астында киенеп кенә эшләргә кирәк. Төшке аштан соң ял итеп алабыз. Бөҗәкләр алай борчымый кебек», — ди ул.

Апа-җаным, белсәгез иде, 15 минут эчендә мине ничек ашап бетергәннәрен, дим. «Алар баллыга килә бит», — дип елмайды ул.

Татьяна ханым янында гына «алдынгы» Лидия Алексеевна җыеп йөри. «Дүртенче ел эшлим инде, көненә 30 кг җыйганым да була, кайчан ничек инде. Арыйбыз инде, тик эшкә алынган икән, эшләргә кирәк. Миңа инде 69 яшь менә, өйдә утыра алмыйм. Кызганыч та бит, коелып әрәм була», — ди ул.

«Моннан кайткач, өйдә дә эш көтеп тора»

Без теге юан тал төбенә кире кайтып җиткәндә ике яшь кыз белән бер апа чиләкләрен күтәреп кайтып килә иде. Фәридә Гайнуллова кызы Гөлфизәр һәм күрше кызы Валерия белән килгән.

Гөлфизәр былтыр да эшкә чыккан булган. Ул да көненә 25-30 кг җыя. «Ияләнгәч авыр түгел, акчасын түлиләр. Беренче көннәрдә авыррак булган иде. Мин кызыл һәм ак карлыганны җыярга яратам, чөнки аларын тәлгәшләп җыябыз. Карасын җыярга яратып бетермим. Ике атнадан бетәр инде ул», — дип сөйләде кыз.

Кич кайткач әле өйдәге хуҗалыкта да эш көтә: су сибәсе, андагысын җыясы, печәнгә барып кайтасы. Әле кич урамга чыгарга да вакыт калырга тиеш.

Фәридә апа да кызлар белән эшләргә кызык, ди. Соңыннан үзләре генә серләшсен дип, алардан аерылып тора икән.

«Үземә бик ошый, авыр түгел. Өйдә сыерлар, бозаулар көтеп тора. Вакыт җитә барысына да. Минем өч кызым бар. Өченчесе беренче сыйныфны тәмамлады, ул өйдә әтисе белән калды. Әтисе беренче группа инвалид, начар күрә шул. Барыбер эшли инде. Фермерлар трактор ясарга алып китә. Күрмәсә дә, кул эшен башкара. Ул башта комбайнда да эшләгән. Аннан соң операция ясаткан булган, операциядән соң эшләргә ярамаган, барыбер тракторга утырган. Егерме елга якын бергә инде без, мин аның янына зур кызым белән килдем. Беренче ирем яхшы кеше булмады. Искә алмыйк аны», — дип сөйләде Фәридә апа.

«Хатынымны Казаннан алып кайттым»

Аннан соң Руслан әфәнде безне төшке ашка ашханәгә алып керде. Ашханәдән ерак түгел атлар йөри. Руслан Мифтахетдинов атларны яратуын сөйләде. Ул мәхәббәте балачактан калган.

«Атларны бик яратам. Өйдә дә ат тота идек, күрше абыйда да бар иде. Ул безне һәрвакыт утыртып йөрде. Бәрәңге сукалаганда инде… Ат белән бәрәңге сукалауның нәрсә икәнен авыл егетләре генә белә. Күрше апага, карт әбигә, ялгыз әбигә сукала, шулай көне буе ат өстендә йөрисең… Хәзер атлар белән кызыксынучылар арта, үстереп саталар. Савым сыерына караганда, хәзер атларга игътибар күбрәк кебек», — ди ул.

Руслан әфәнде өч бала әтисе икән. Иң кече кызларына әле ике ай гына булган. «Хатынымны Казаннан алып кайттым, өйләнешүебезгә ун ел булды. Батыр егетләр янына кайта кызлар. Мин Казанда укыдым, ул күрше кызы белән мәктәптә бергә укый иде, аның янына кунакка килеп йөрде. Тәрәзәдән күрдем дә, гашыйк булдым инде. Вакыт булганда балаларны да алып киләм монда. Алар мине ачулана инде. Безнең белән уйнамыйсың, балыкка йөрмисең, диләр. Кыш көне инде алары, эшләр беткәч», — ди ул.

Аннан соң Руслан абый литрлап чәй эчә торган татар җанлы кеше булып чыкты. Шулай бер тапкыр Казанда укыганда дус егетенә кунакка килгән. Аның әнисе чәй тәкъдим иткән, ризалашкан инде. Аннан икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы чынаяк киткән. Тагын эчәсеңме? Әйе. Ахыр чиктә: «Син чын татар кешесе икән», — дип, алдына бер кәстрүл белән кайнаган су китереп куйганнар.