Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмәдә кыяр-помидор үстерүчеләр: «Көннәр кыска булганда утыртуның мәгънәсе юк»

Помидор һәм кыярны өйдә тәрәзә төбендә дә үстереп була икән бит. Урамда әле кар ятканда тәрәзә төбеннән өзеп алган кыярны кетер-кетер ашавы кызыктыр ул. Аны юып түгел, киемгә сөртеп тормасаң да буладыр инде. Яшелчәләрне бүлмәдә үстергән бакчачылар тәҗрибә белән уртаклаша.

news_top_970_100
Бүлмәдә кыяр-помидор үстерүчеләр: «Көннәр кыска булганда утыртуның мәгънәсе юк»
pixabay.com/ru

«Кышкы чия» җыры бар, «Кышкы кыяр» җыры да булмасмы икән... Аннан соң сөйгәннәргә «кыш көнендә пешкән кыярым» яки «помидорым» дип әйтеп булыр иде. Анда күпме мәхәббәт булыр иде, чөнки өйдә тәрәзә төбендә кыш көне яшелчә үстерү бары тик «күңел өчен»гә нигезләнгән.

«Балконда черри помидоры үстерәм»

Казанда яшәүче Миңнегөл апа тәрәзә төбендә кечкенә помидорлар үстерә икән. Кыяр да үстереп караган, тик уңышлы булмаган. Тик ул яшелчәләрен кышка калдырмый.

Помидорларны икенче ел балконда үстерәм, былтыр уңыш күбрәк булган иде. Быел игътибарым җитеп бетмәде, ахры. Өч-дүрт ел элек кыяр да үстереп карадым, әмма уңыш булмады, нәрсәнедер дөрес эшләмәдем.

Мин яздан ук черри помидорларын рассадага утыртам. Чүплекләрдән биш литрлы шешәләр алып керәм, аларны әйбәтләп юам да шунда үсентеләрне күчерәм. Бер шешәгә бер төп утыртам. Быел икене утырттым, берсе начаррак киткән иде, бәлки, уңыш шуңа начаррак булгандыр. Былтыр бер куактан 45ләп помидор алдым. Мин аларга ашлама да сипмәдем. Туфракны сатып алам, анда кирәкле элементлар бар инде. Помидорларны балконда гына тотам. Кышка үстермим, алар өчен махсус лампа сатып алырга һәм балконны җылытырга кирәк. Соңгы помидорларны ноябрь аенда алдым, аннан соң да бәләкәйләре бар иде, тик кисеп аттым инде. Салкыннар да башланган иде. Кышкыга дип япкан банкаларым да балконда тора, шуңа балкон ишеген гел ачык тотам, өйдә дә бик җылы булмый, — дип сөйләде Миңнегөл апа.

Ул бүлмәдә җир җиләген дә үстереп караган. Былтыр орлыктан тишелеп чыккан булган, әмма күчереп утырткач, җанланып китә алмаганнар. «Җиләкне күчереп утыртулар әле дә төшемә керә», — ди ул.

«Көннәр кыска булганда утыртуның мәгънәсе юк»

Тәҗрибәле бакчачы Роза Нургалиева быел беренче тапкыр тәрәзә төбендә помидор үстереп карарга булган, ә кыяр үстерү тәҗрибәсе бар икән инде. «Кәҗәсе түгел, мөгезе кыйммәт аның», — дип елмая бакчачы, өч кыяр өчен әйбәт кенә тырышырга кирәк булуына ишарәләп.

Мин кыярны берничә ел өйдә үстердем. Башта «Балконное чудо» дигәнне чәчә идем, өйдә үсә торган сортлары күп инде аның. Ике ел «кытай» кыярын үстердем. Анысы яктылыкка талымсыз һәм тиз үсә. Аның бик озын һәм нечкә өч кыяры була инде. Быел да бүлмә кыярын үстереп карарга ният бар, әлегә чәчмәдем. Гадәттә, 25-29 гыйнварда чәчәм, 8 март тирәсенә үсеп җитә. Аннан алда чәчүнең мәгънәсе юк дип саныйм, чөнки көннәр кыска әле, ә кыярга яктылык күп кирәк. Көндез дә яктылык булдырырга кирәк, көне буе өйдә утырып булмый бит. Болытлы көннәрдә ут 12-13 сәгать яктыртып торырга тиеш. Миндә фитолампа тора, гади ут куярга да ярый. Кыяр бер тәрәзә төбен яулап ала инде ул.

Мин «Агрикола» дигән ашламаны кулланам, ул һәр төрле яшелчә өчен аерым була. Авылдан алып килгән туфракны кибетнеке белән бергә кушам. Кыярны биш литрлы савытка бер төпне утыртырга кирәк. Бер елны бер савытка берничәне утырткан идек, чәчәге күп булды, ә кыярын үстерергә көче җитмәде.

Орлыкны сайлап алганда аның тышында «бүлмә өчен» дип язылган булырга тиеш. Тәҗрибәсе булмаган кешеләр шундыйны сайласын.

Помидорны быел беренче тапкыр өйдә үстереп карарга булдым. Аны орлыктан чәчәргә дә мөмкин, тик орлыктан чәчмәдем, ул тагын да мәшәкатьлерәк булыр иде. Ян үсентене теплицадан алып кердем дә утырттым. Ул шулай тизрәк үсеп китә. Кайбер сорт помидорларны шулай ян сабактан үрчетеп була. «Жигало» дигән сорт үсеп утыра хәзерге вакытта, әле чәчәккә бөреләнеп кенә килә. Ул бик биек булмый. Ике чүлмәктә утыралар әле. Ул сортның помидоры күп булырга тиеш. Помидор белән шөгыльләнгәнем юк иде, бу әле беренче тәҗрибә.

Бакчадан аерылып тормас һәм кызык өчен генә инде ул өйдә үстерү. Мәшәкатьле эш түгел, — ди Роза Нургалиева.

«Оныгым кыярны ноябрь аенда ук чәчте»

Сабада яшәүче Чулпан апа Заһидуллина өйдә помидор да, кыяр да үстерә. «Помидор үсте инде, кыяр бәләкәй әле, бик игътибар бирелмәде», — ди ул.

Помидорның «өй сорты»н үстерәбез. Алты елдан артык шул сортны саклап киләбез. Ул помидор орлыгын күрше авылда яшәүче сыйныф җитәкчесеннән алып кайткан идем, әле дә саклыйбыз. Аны көздән үк чәчәбез, октябрьдә тишелә. Менә хәзер помидорлары бар, чәчәк аткан өлеше дә бар. Чәчкәндә авылныкы белән кибет туфрагын кушам. Кибет ашламаларын кулланмыйм. Банан кабыгын әчетәм дә шуны сибәм. Ул банан кабыгы өч-дүрт көн суда тора. Язга таба бер тапкыр чүпрә әчетеп сибәм. Бәрәңге кайнаган суларны да сибәм. Ул помидор кыш буе өйдә тора, аннан соң урамга чыгарып утыртабыз, ул тагын да матураеп үсеп китә. Мин утны еш кулланмыйм. Залда биш тәрәзә булгач, яктылык җитә.

Кыярны декабрь аенда утыртабыз, гадәттә. Быел оныгым ноябрь аенда ук чәчеп куйды. Быел кыярга яктылык җитеп бетмәде, март аенда ашый идек инде. Мин гардинга җеп бәйлим дә, кыярны шунда үрмәләтәм, мыекландырмыйбыз, бер тармак кына китә. Күләгә һәм һава шартлары үзгәрүгә чыдам сортларны сайларга тырышам.

Ул күңел өчен генә инде, бер шөгыль. Башта тишелерме дип көтәсең, аннан соң куанып йөрисең. Аның кыяры да күп булмый инде, тик бер кыярны өзеп ашау да бик рәхәт, балаларга да куаныч, — ди Чулпан Заһидуллин.

Үземнең дә өйдә бер таяк булып имбир үсеп киткән иде. Әңгәмәдәшләрем сөйләгәнгә кызыктым, хәзер шуңа иптәш итеп кыяр яки помидор үстерәсе килә инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100