Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәйгә карап кыш килә, кышка карап җәй килә» яки халык синоптиклары фаразлары

Быел яз һәм җәй айларында һава торышы нинди булыр? Халык синоптиклары ни сөйли?

news_top_970_100
«Җәйгә карап кыш килә, кышка карап җәй килә» яки халык синоптиклары фаразлары
Владимир Васильев

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев фикеренчә, быел чәчү иртә башланыр, ә урып-җыю соңрак тәмамланыр.

«Август аендагы бер атналык эсседә сабан ашлыкларының башаклары тулачак»

Көз турында сөйләшергә иртәрәк әле. Ә яз һәм җәйнең нинди буласын әзрәк чамалап була, - диде Әмир Шәрәфиев. - Узган елларда яз иртә килде. Чәчүгә иртә чыгабыз, дип мәш килделәр, шулай да чәчүгә беренче майдан иртәрәк чыкмадылар.

Әле өч ел элек яз башында кисәк җылытты да, апрельдә, арышлар уянган вакытта, 12-13 градус суыклар булды. Арышлар һәлак булды. Былтыр алай булмады, быел да алай булмас дип торыйк инде. Быел чәчүгә беренче майдан иртәрәк, апрель ахырында чыгачаклар. Яз соң килмәс.

Май ае былтыргысы белән чагыштырганда бераз корырак булыр. Явым-төшемнәр күп булмас. Май ноябрьгә туры килде, ул коры булды, бик озак кар төшмәде. Сабан культураларын чәчкәннән соң корырак булыр.

Июньгә чыккач, печән әзерләгән чор башында явым-төшемнәр була, шуның белән печән әзерләү бераз тоткарланырга мөмкин, тик шулай да әзерли алырлар.

Җәйгә карап кыш килә, кышка карап җәй килә. Иң озын төн һәм иң озын көннән соң була ул алмашыну. Декабрь җәйгә карап килде. Узган ел гыйнвар бик җылы булды, ә июль гыйнварга карап салкын булырга тиеш иде, тик ул бик эссе килде. Хәзер җәйгә карап кыш килә. Июль бик эссе булган иде, ә гыйнварда ничә ел күрмәгән суыклар булды.

Киләсе җәй нормаль булыр, дип уйлыйм. Февральгә август туры килә, урып-җыюга соңрак чыгарлар. Гадәттә, 20 июльдән соң чыгалар иде, быел сабан ашлыклары иртә өлгерми. Менә хәзерге бер атналык суык август аена туры килә дә, шул вакытта эссе булып, сабан ашлыкларының башаклары тулачак. Уҗым культураларын урып-җыюга чыккач, яңгырлар булып, газапланырлар әзрәк. Бер атна җылыдан соң сабан өлгерер. Чәчүгә иртә чыксалар да, урып-җыю соңгарак калыр.

Быел кар күп яуды, диләр. Чынлыкта былтыргы белән бер тирәдә булды, тик былтыр кар эреп барды. Быел кар гыйнвар аенда күбрәк яварга тиеш иде. Декабрьнең беренче ун көнендә агач сарысын чыгара, диләр. Ул вакытта яңгыр явып, агачлардан сары су тама. Быел ул булмады, шуның өчен гыйнвар белән февральдә яңгыр яуды. Ул әйбәт түгел. Урып-җыю кыза башлаганда гына кинәт суытыр, ике-өч көн дәвамында ямьсез вак яңгыр явар.

«Хәзер табигать бернинди законнарга буйсынмый»

Табигатьтә 99 еллык цикл бар. Бу ел якынча 1921 елга туры килә, тик анда корылык булган, ә безнең вакытка ул корылык 2010 елга туры килде. Шул елдан табигать нормага кереп җитә алмады. Давыллар, яңгырлар, гарасатлар булды, фаразлар туры килмәде. 2021 елдан соң гына табигать үз халәтенә кайтачак. Хәзер ул бернинди законнарга буйсынмый.

Хәзер туфракта дым калмады, ничә еллар инде көз көне яңгыр яумый, ул әйбәт түгел. Мин алмагачларга су сибәм. Элек су җәелә иде, хәзер көне буе сибеп торсам да бер тишектән сеңеп бара. Астагы дым белән өстәге дым тоташырга тиеш, ә хәзер өзеклек бар.

Быел туң көчле, ул үсемлекләр өчен бик әйбәт. Туфрак бераз эри төшеп, үсемлекләр үсәргә әзерләнә башлагач, астагы туң дымны тотып тора. Апрельдә суык булмаса, уҗымнар әйбәт булыр.

Былтыргы шартлар чиягә килешмәде, быел алар әйбәт булыр. Алма былтыргы кебек күп булмас. Карлыган чәчәк атканда суык булмаса, ул да әйбәт булыр, - дип сөйләде халык синоптигы.

«Июнь аенда корылык булыр»

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров печән һәм салам запасларын булдырырга киңәш итә.

«Хут суыгы» башланды гына әле, ул бетмичә, җәйгә анализ ясап булмый. Ул февральнең 10 көнне керә, 19 көнне чыга. Шул көннәрдә әйбәт салкыннар булса, җәй дә әйбәт була. «Хут суыклары» җылы булса, җәй әйбәт булмый.

Яз иртә килә дип әйтә алмыйм, вакытында килергә тиеш. Узган елны март аенда ташу акты, андый хәл күргән юк иде. Тик аннан соң суытып җибәрде дә барыбер үз вакытына булды.

Май аеның беренче ун көне салкынча, яңгырлы була. Шул вакытка игеннәрне чәчеп өлгерсәләр, ашлык булачак. Аннан соң ун көн корылык көтелә. Егермесе көнне яңгыр ява башлый да, тагын ун көн яңгырлы җылы көннәр була. 31 майдан 16 июньгә кадәр корылык көтелә, бер яңгыр тамчысы да төшмәскә мөмкин. Анысы бик хәтәр инде, эссе булачак. Шуннан соң гына яңгырлар китә. Игенчеләргә минем киңәшем шул: иртәрәк чәчеп калырга кирәк.

Июль аенда яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак. Күп хайван асраган кешеләр өчен шуны әйтәм: әлегә печәннәр, саламнар бар, акчалары булса, запас әзерләп кую начар булмас. Ни өчен дигәндә, июнь аенда корылык булыр. Әлегә печән үстергән кешеләрдә ул эскерте-эскерте белән бар, әле арзан да. Көз көне печән дә, салам да бик кыйммәт булачак. Шуны истә тотсалар, бик шәп булыр иде.

Быел бәрәңгене иртәрәк, май башында утыртырга кирәк. эссе башланган вакытка тишелеп чыгачак. Суган, кишерне апрель аенда чәчәргә кирәк. Быел алма булмый инде, ул чәчәк тә атмаска мөмкин. Узган ел алма искиткеч күп булды, ул алмагачтагы барлык витаминнарны алып бетерде. Карлыган, крыжовник өчен шартлар әйбәт булыр. Быел, Алла бирсә, бал әйбәт булачак.

Узган елгы кебек ел тагын 10-15 елдан килсә генә, искиткеч булды бит ул. Бөтен культуралар сыгылып торды, - дип сөйләде Рәис әфәнде.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче синоптик Салих абый Шәрипов болай диде:

Җәй әйбәт булырга охшый, карлар әйбәт яуды. Шуңа әйбәт булыр дип уйлыйм. Кар булгач, яңгыр явар. Яңгыр булгач, ашлык та булыр.

Сынамышлар

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар, җылы булса, тары уңар.

Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.

Көн озая башлагач, гыйнвар башында, бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.

Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер.

Гыйнварның егерме дүртендә булса, аяз, бик нәфис килер яз.

Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

Кышын томан булса, җәй юкәдә бал була.

Кышын кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100