«Авылдан киттек, шәһәргә барып җитмәдек» - Бистәләргә ни җитми?

Акча беркайчан җитми инде ул. Җыйсаң — күп, таратсаң — әз дигән кебек, район җитәкчелеге авылларына, бистәләренә дә казнасыннан өлеш чыгарырга тырышадыр да, тик бистәләр ул сумманы һич җиткерә алмый икән. Иң авырткан җир — юллар. Бистәләр тормышы турында «Интертат» газетасы кызыксынды.

«Без шәһәр дә, авыл да түгел, уртада буталып йөрибез»

Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров Муниципаль берәмлекләр советының соңгы съездында бистәләр өчен аерым программалар, нормативлар сораган иде. «Ни шәһәр, ни район үзәге, ни авыл җирлеге булмыйча, без һәрвакытта да программаларда тулысынча катнаша алмыйбыз. Дәүләт программаларын формалаштырганда, бистәләрнең мәнфәгатьләрен аерым нормативлар буенча исәпкә алып булмасмы икән?» — дип мөрәҗәгать иткән иде ул Рөстәм Миңнехановка. Карабашта 5 меңнән артык кеше яшәгәнен, 45 чакрымнан артык юл булганын, 30 елдан артык асфальт җәелмәгән урамнар барлыгын әйткән иде. Боз кузгалмадымы икән дип, Марат Тәлгатовичка шалтыраттым.

 Бу проблема актуаль әле, урыныннан кузгалмады. Юллар ремонтлау буенча бистәләргә аерым квота була икән, елына 1 млн суммы ул, 2 млн, 3 млн буламы — ул безгә халык белән эшләү өчен уңайлырак булыр иде. Әгәр мин киләсе елга «шул-шул урамны ясыйм» дип халыкка әйтәм икән, мин аны эшләргә тиеш. Хәзер башта планга кертәбез, ул планнар 150 тапкыр үзгәрә дә үтәлмичә кала. Мин халык алдында алдакчы булып калам, — ди Марат Минхәйдәров.

Районнарга юл төзүгә акча бирелгәндә, Бөгелмәгә, Әлмәткә дип, гомумән районнарга түгел, ә Бөгелмәгә шулкадәр, Карабашка фәлән кадәр дип, аерым бүлеп бирсеннәр иде, дигән теләген әйтте ул.

— Әйтик, конкрет Бөгелмәгә 100 млн, Карабашка 5 млн икән, шул вакытта халык белән эшли алам. «Быел юк, чөнки лимит шулкадәр, киләсе елга мин сезгә аны эшлим», - дип аңлатырга мөмкин ул вакытта. Мәсәлән, быел Пушкин урамы турында халык белән көз көне сөйләштек, яз көне, һичшиксез, юл була дигән идем. Хәзер бу кыскартулар белән ул юл тагын кермәде.

Район үзәге булмаган шундый бистәләр өчен лимит булырга тиеш, дип саныйм. Акча бүленеше беркемгә бәйсез, конкрет булырга тиеш. Халык һәркайда да бертөрле яши бит. Бөтен мәгънәсе шунда. Планлаштырып эшләр өчен безгә квота кирәк. Икътисад министрлыгы ул темага эшли башлаган дигән мәгълүмат ишетелгән иде, ләкин быел булмас инде ул, киләсе елга тормышка ашса, шат булыр идек, — диде җитәкче.

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигән әйтем бар бит. Бистәләр дә моңарчы авыл җирлекләренә генә катнашырга рөхсәт булган грантлар программасына керүгә ирешкән. Карабашка бәхет елмайган.

— Элек авыл җирлекләре генә катнаша иде. Без бит шәһәр дә, авыл да түгел, уртада буталып йөрибез, шуңа шундый аңлашылмаучанлыклар бар. Бу хакта сөйли торгач, ул тема тормышка ашты: иң төзекләндерелгән торак пунктларына бирелә торган грантны быел җиңдек, үзебезнең хуҗалык өчен техника алачакбыз, — диде Марат Минхәйдәров.

Сүз уңаеннан, былтыр 2 млн сум грант Азнакайның Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенә тәтегән булган.

Яшьләрне авылларда тотып калу, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дә бистәләр кысрыкланган булып чыкты.

— Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясенә йорт төзиләр иде, тик былтыр ул программадан бистәләрне төртеп чыгардылар. Мәсәлән, Шакировлар гаиләсенә субсидиянең яртысын былтыр бирделәр, аннары карар чыкты да, хәзер икенче яртысын ала алмыйлар булып чыкты. Эшләре тоткарланды. Шул ук исемлектә йорт төзергә әзер, теләкләре булган, бюджетта эшләүче дүрт гаилә бар. Муниципаль берәмлекләр советы хәзер запрос җибәрде дип беләм, бистәләр аларга бу программаны торгызу турында хат белән чыккан иде, хәзер нинди стадиядә икәнен белмим.

Карабашны бүген төп ике мәсьәлә борчый: яшьләргә йорт салу һәм юлларны тәртипкә китерү. «Зур программага кермәсәк, ул юлларны төзекләндерүгә дистә еллар узачак», — ди Марат Минхәйдәров.

Район җитәкчелегенә шелтә белдерүе түгел аның, барысына да бүлә башлагач, күп чыкмавын ул үзе дә аңлый.

— Барысына да җитәрлек бирелсә, ул безгә дә җитәр иде. Бөгелмәдә төзекләндергәч, Карабашка бирергә була. Бу шундый тормыш принцибы инде. Бөгелмә башлыгы булсам, мин дә шулай эшләр идем. Монда район башлыгыннан тормый, республика буенча кирәк бу программа.

«Бездә юллар барысы да диярлек җимерек»

Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы  Владимир Михайлов та Марат Минхәйдәров белән теләктәшлектә. Әлеге бистәдә 11 мең кеше яши. Мәйданы - 991 мең гектар.

— Чыннан да, яңа нормативлар кирәк. Финанслау җитми. Су, газ, канализация белән бәйле проблемалар җитәрлек. Районнарның безне акча белән тәэмин итәргә көче җитми. Аерым программа булса, комачауламас иде. Авыл җирлекләре өчен бар ул программа, авыл үзидарәсе биналары да ремонтлана. Без дә әлеге программага керергә теләгән идек, пгт (шәһәр тибындагы бистә — «Т.И.» искәрмәсе) булгач, үтмәдек. Шәһәрнекенә дә, пгт булгач, керә алмыйбыз. Андый нечкәлекләре бар инде…

Безгә юллар ремонтына бюджетта 960 мең сум каралган. Бу акчага нәрсә эшләп була?! Бер урамга асфальт түшәү, чокырларны ямауга җитсә генә. Бездә барлыгы 50 чакрым юл бар, алар җимерек. Ун проценты гына канәгатьләнерлек дип әйтергә була.

«Авыл җирлекләре инде килешүләр төзеп, вак таш кертә, без әле һаман тотына алмыйбыз»

Кама Тамагы районының Куйбышев затоны шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Николай Ефимов та лимит бик чикле булуын яшермәде. Авылларда эшләү җиңелрәк тә, дип саный 2860 кешелек бистә башлыгы.

— Бездә лимит 2 млн сум, без шуңа сыешырга тиеш. Килешүләр буенча бер әйбер дә рәсмиләштерә алмыйбыз, бары тик аукционнар аша гына эшлисе. Нәрсәдер сатып ала алмыйбыз, чөнки лимитка сыешмыйбыз. Авылларда ул чикләнмәгән. Яңа нигезләмә буенча, алар подрядчысыз 600 мең сумга кадәр берәр хезмәткә, вак таш алу, һәйкәл төзекләндерү һәм башкаларга килешү төзи алалар. Без алай эшли алмыйбыз.

Судно төзү заводы көчкә сулый, салымнар керми дә диярлек. Ул ябылса, бөтенләй үләчәкбез, бюджетка салым кермәячәк. Дәүләтнеке булганда, ул әле бистәгә булыша иде, хәзер хосусый булгач, файдасы юк.

Без кәгазьдә генә пгт булып саналабыз. Лимитны һичьюгы 3 млн сумга кадәр арттырсалар да, җиңелрәк булыр иде. Аукционнар, сәүдәләшүләр аша бик күп вакыт китә. Я үзара салым, я Президент программасы хисабына яшибез инде күбесенчә. Авыл җирлекләре инде килешүләр төзеп, вак таш кертә. Без әле һаман тотына алмыйбыз, кәгазь боткасы күп, сәүдәләшүләргә дә чыга алмыйбыз.

2015 елда Президент программасы буенча бераз вак таш биргәннәр иде. Юлларның 40 процентлап өлешендә генә асфальт, — диде Николай Ефимов.

«Бездә проблема юк»

Шул ук Кама Тамагы районының Тенеш эшчеләр бистәсе башлыгы Илнур Гыйниятов кыенлыклар күрмәвен әйтте.

— Финанс ягыннан без үз-үзебезне тәэмин итәбез. Авыл хуҗалыгында махсуслашкан бистәләрдә проблема бар инде ул. Бездә шахта җитештерүе булгач, проблемалар юк. Бюджет тулылыгы буенча без иң бай бистәләрнең берсе. Бистәдә уртача хезмәт хакы 40-41 мең сум. Зарланырлык берни юк.

Барлык урамнар асфальтланып бетәчәк. «Безнең ишегалды» программасы буенча юл кертеп бетерсәк, 380 метр гына асфальтсыз юл калачак.

Канализация буенча федераль программага керсәк, бүтән проблемалар юк дияр идем. Район республикага мөрәҗәгать итте, мәсьәлә хәл ителергә тиеш, проект булырга тиеш диделәр. Кама Тамагыннан без 6,5 километр суүткәргеч сузган идек. Шуны көйләп бетерсәк, бөтен проблемалар чишелеп килә.

«Бистәләр язмышы район башлыкларыннан тора»

Азнакай районының Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева бистәләр өчен аерым нормативлар булса, яхшы булыр иде, дигән фикердә.

— Әйе, шәһәрләргә аерым нормативлар булган кебек, бистәләргә дә булсын иде ул. Республикада район үзәкләре саналмаган бистәләр шактый бит. Безнең язмыш авыррак.

Карабаш белән без күршеләр. Икебез дә район үзәкләре түгел, халык саны ягыннан икенче урындагы торак пунктлар. Район үзәкләре булган бистәләргә рәхәт, аларга акча күбрәк тәтидер, бәлки. Минемчә, бистәләр язмышы район башлыкларыннан тора. Алар республика акчасын халык санына карап пропорциональ итеп бүлә икән, андый бистәгә яшәве рәхәт. Район үзәге сез түзәрсез дип кысса, үзендә күбрәк калдырса, андый бистәләргә кыенрак. Аллага шөкер, главабыз дөрес итеп күрә һәм бүлә дип әйткәнем бар. Республикаданмы, федераль казнаданмы — авыллар, бистәләр, шәһәрләргә дә туры пропорциональ бүленә.

Карабашта ул проблема элек бар иде, соңгы елларда тормышы яхшырды, хәлләнеп киттек, дип сөйли ул. Президент грантын да быел Карабаш җиңде, 2 млн сум алды. Былтыр без җиңгән идек. Авыл җирлекләренә 1 млн сум Президент гранты бар иде, безгә ул юк иде. Ике ел элек бу мәсьәләне күтәрдек, «Безгә дә ул акча комачауламас иде, без кем соң - шәһәрме, авылмы?» - дигәч, былтырдан безне дә керттеләр, — дип сөйләде Роза ханым.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә тиешле өстенлекләрдән дә бистәләр мәхрүм икән.

— Авыл җирлегенә килеп эшләүче табибларга, укытучыларга 1 млн сум бирелә бит, бездә юк ул, шуңа күрә без җаен эзләргә тырышабыз инде. Ә белгечләргә ихтыяҗ сизелә, күбесе шәһәрдә калырга тырыша. 1 млн сумга кызыгып кайтучылар әле ни дисәң дә бар, — ди Актүбә башлыгы.

Бистәдә бүген 9 мең кеше яши. 10 мең булган, тик кимегәннәр. Роза Галиева әйтүенчә, төп проблема - эшсезлек.

«Авылларда эшләү җиңелрәк»

Сарман районының Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Кәримов белән сөйләшә башлагач, шәһәр тибындагы бистәләрне техника сатып алу өчен грантлар программасына кертүне сорап чыгыш ясаучы нәкъ менә ул булуын белдем.

— Төзекләндерү, ямьләндерү буенча проблемалар бар инде. Без авыл да, шәһәр дә түгел, шуңа проблемалар туа. Шәһәр мохитен төзекләндерү программасына кермәкче идем, безгә, бистә булгач, катнаша алмыйсыз, диделәр. Шөкер, «Безнең ишегалды» программасы безнең өчен әйбәт булды. Күп фатирлы йортларның ун ишегалды планлаштырылган иде, пандемия белән бишкә калды. Барлыгы 35 ишегалды бар. Шул программа буенча ишегалларында юллар яңарыр дип өметләнәбез. Ә урам юлларын былтыр бистәнең 55 еллыгына яңарткан идек.

Килешәм, бистәләргә лимитларны арттырырга кирәк, чөнки юллар — төп мәсьәлә. Тик бюджет артмас инде ул, икътисад аякка басканчы тагын кысылыр, — дип саный Рафик Кәримов.

Ул да авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә тиешле өстенлекләрдән бистәләр төшеп калуын әйтте.

«Без авылдан чыктык, шәһәргә әле барып җитмәдек»

Яшел Үзән районының Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Юлия Некрасова:

— Бистәләр өчен аерым нормативлар кирәк. Без шәһәр дә, авыл да түгел, безгә аерым финанслау кирәктер, бәлки. Безне авыллар белән бер төрле финанслау сәер. Халык саны да күбрәк бит бездә. Халык та: «Без бит бистә, авыл түгел», - дип зарлана. Без авылдан чыктык, шәһәргә әле барып җитмәдек. Урта бер җирдә калдык.

Быел бездә ике мең квадрат метр асфальт түшәү ниятләнә. 7-8 мең кешесе булган бистә өчен бу бик аз. Бер проценттыр инде бу. Калган юллар начар диярлек, вак таш та бөтен җирдә юк. Эш шунда ки, юллар өчен 5-6 ел элек булган финанслау сакланды, ә бәяләр үзгәрә. Быел ике урамга вак таш җәелергә тиеш иде, инфляцияне исәпкә алып, акча бер урамга гына калды, — дип сөйләде Юлия Некрасова.

Аның сүзләренчә, кайбер тармакларда авыл җирлекләренә кагылышлы өстенлекләрне бистәләр югалта.

— Барлык авыл мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» программасы буенча хезмәт, информатика кабинетлары ясадылар. Безнең мәктәп бистәдә булгач, бу программадан төшеп калды. Тимер юлда эшләүче хатын-кызларга ял көннәре буенча ниндидер ташламалар бар. Авыл территориясендә икән — өстенлек бар, бистә территориясендә эшләүче ул өстенлектән мәхрүм.

Авыл хуҗалыгы программалары булса, чикләүләр юк. Кредитлау буенча да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да шул ук ташламалар бар, — дип ачыклык кертте Юлия Некрасова.

«Акча җитмәү сизелә»

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары, Урыссу бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов та акча җитмәү мәсьәләсе белән килеште.

— Ул проблемалар һәркайда бар. Нигездә, республика программалары һәм үзарасалым ярдәмендә тернәкләнәбез. Калган акча чыганаклары юк. Бюджеттан лимит артса, яхшы булыр иде, акча җитмәве сизелә. 20 еллар элек төзегән юллар тузып килә инде, аларны яңартырга кирәк.

Төзелеш-монтаж эшләренә, су, газ кертүгә дә байтак акча тотыла. Проектларга да кирәк. Программалар күп — тик кайсына узасың, кайсына юк бит әле. Ә республика бюджеты акчасын чамалап бүләбез инде. Беркем дә үпкәләрлек булмасын дибез, кайвакыт авылларда кичекмәстән эшләргә тиешле эшләрне өстенлекле итеп куябыз, - диде Равил Шәрипов.