Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Унөч баламның берсе дә төп йортта калмады»: борынгы татар авылыннан моңсу репортаж

Блогер Фагыйлә Шакирова белән Апас районындагы Чирмешән авылында булып кайткач, бу төбәкне «ак яулыклы әбиләр авылы» дип атадым. Матур итеп, «ий, наным» диюләренә генә дә ни җитә бит. Әмма күңелне сагыш биләп алды...

news_top_970_100
«Унөч баламның берсе дә төп йортта калмады»: борынгы татар авылыннан моңсу репортаж
Владимир Васильев

Авылга килеп керүгә капкаларындагы язуларга игътибар иттем. Өй саен «Хезмәт ветераны», «Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яшәде» дигән язулар эленеп тора. Заманында меңгә якын кеше яшәгән авыл хәзер яшьләрсез тынып калган.

Ә шулай да мәчеттән азан тавышы, мәктәптә балалар тавышы ишетелә. Димәк, әле өмет бөтенләй үк юк түгел.

Апас районының Чирмешән елгасы янында урнашкан Чирмешән — борынгы авыл. Монда 1200 елгы караган таш эш кораллары табылган. Кырда эшләүче трактористларның да таш эшләнмәләргә тап булганнары бар икән. Таш кораллар булуы ук җирлекнең борынгы булуы турында сөйли.

Шушы авылда гомер буе китапханәче булып эшләүче Рузия апа Зыятдинова Чирмешән авылы тарихы турында китап язган.

— 1970 елларда безгә журналист Мөхәммәт Хәмитов кайткан иде. «Борындык авылы тарихын язалар. Чирмешән турында да язарга кирәк. Бу авылдан чыккан күренекле кешеләрне табып сиңа җибәрермен әле», — диде. Бер дәфтәрлек мәгълүмат җибәрде ул миңа. 35 ел буена эзләндем дә эзләндем. 2004 елларда яза башладым, китап булып 2008 елда дөнья күрде, — дип таныштырды Рузия апа.

Авылның атамасы каян барлыкка килгәнен дә ул аңлатты.

— Атама турында төрле фаразлар бар. Беренчедән, бездә «чирмеш» атамалы кыргый суган үскән. Икенчедән, тау өстендә бер туплам халык килеп яши башлаган. Аларны «чирмешләр» дип атаганнар. Безнең авыллар да башта тау башында яшиләр, аннары гына урман яныннан аска — су буена төшеп утырганнар. Озакламый чирмешләр дә төшкән. Тик алар җирле халык булмаган бит инде, шуңа күченеп киткәннәр. Безнең авылга шулай «чирмеш» дигән атама эләгеп калган. Авыл да Чирмешән, елгасы да Чирмешән, — дип сөйләде ул.

Гомумән, Чирмешән авылы икегә аерылган булган. Бер ягында татарлар, икенче ягында керәшеннәр яшәгән. Күпмедер вакыттан соң барыбер татар, мөселман булып калганнар. Авылда яшәгән башка милләт кешеләре дә күптән күченеп беткән. Хәзер авылда саф татарча сөйләшүче татар кешеләре генә яши.

Эшсезлек һәм ялгызлык турында

Тик, ни кызганыч, авылда эш юклыгы сизелә, чөнки авылның төп халкы — яулыклы әбиләр. Яшь дигәннәре дә 40-50дәге абый-апалар булып чыкты. «Үзем дә балаларымны шәһәргә куып кына торам», — дигән сүз дә ишеткәч, бераз моңсу булып китте. Тик дөреслекнең күзенә туры карыйк — авылда эшсезлек хөкем сөрә. Китәргә теләмәсә дә, эш эзләп китүчеләрнең күп булуын ишеткәч, тагын да моңсурак булды. Кызганыч, хуҗалык та таралган икән.

«Бу йортта хезмәт ветераны яши» дигән бер капканы шакып кердек. Каршыбызга, сарай хәтле йортның ишеген ачып, ак шәл бөркәнгән Сания апа Вәлиева йөгереп чыкты. Туганнан бирле фермада, аннары хуҗалык ашханәсендә эшләгәне өчен аңа «Хезмәт ветераны» исемен бирәләр.

Авыл апаларына хас сабырлык, мөлаемлык бөркелеп торучы Сания апа да сиксәннең теге ягында шушы зур йортта берүзе яшәп ята. Өч кызы да Апас районы авылларында кияүдә, улы китеп барган. «Кызларым килеп булышалар. Алар булмаса моның чаклы ихатаны карап бетереп буламыни, наным», — ди үзе.

«Үлгәч, сәдакәгә өләшергә дип оек бәйлим»

Сания апаның күршесендә генә 13 бала үстергән апа яши дигәч, күзләр шакмакланды. Үзе тапкан ун баланы, иртә китеп барган олы кызы Мәрьямнең өч улын да карап үстергән, кеше иткән ана ул. Мәүлия апа Мөхәммәтҗанова янына Төмәннән олы малае Искәндәр абый да кунакка кайткан иде.

— Мәрьям, Искәндәр, Ильяс, Илдар, Илгизәр, Мәдинә, Гөлсинә, Иршат, Гөлсирә, Илшат… — дип санап китте Мәүлия апа. 85 яшьлек ана дүрт баласын җир куенына да иңдергән инде.

— Әти сугышта әсирлеккә эләгеп, озак торгач кына кайтты. Әни биш баланы карап үстергән инде. Чуашка утын ташып, утын ярып шунда. Мин аңа ияреп бара идем. «Кызым, сине Петр дәдәйгә сарыклар карарга биреп калдырам», — дигәч: «Шушында кырда үләм, әни, тик бармыйм, чуаш кызы булмыйм», — дип елаган идем. «Бирмим инде, бирмим, кызым. Сине бирергә алып бараммы соң», — дия иде. 20 яшемдә мунча кебек йортка килеп кердем, шушы дәрәҗәгә җиткереп җыйдык инде дөньяны, Аллага шөкер. Тик унөч бала үстереп, берсе дә төп йортта янымда калмады, — ди Мәүлия апа.

Улы Иршат авылдан әнисе яныннан быел гына киткән. Сәбәбе һаман шул ук эшсезлек. Мәүлия апаны балалары ташлап киткән дип уйлый күрмәгез, әле берсенә, әле икенчесенә кунакка йөреп кенә тора икән үзе. Йөрмәслек тә түгел, балалары, оныклары барысы бергә утызга якын аның.

«Туганнар белән аралашып яшибез, Аллага Шөкер. Китми бит, Төмәнгә үк алып китәр идем мин аны», — ди янында утырган олы улы Искәндәр. Армиядән кайткач, эш эзләп, ул Төмән якларына чыгып китә һәм шунда төпләнеп тә кала. «Бөтенебез бер йортта җыелышып ятып булмый иде инде», — ди. Калган балаларның күбесе Казанда төпләнгән.

Мәүлия апа йортында Чирмешән авылы әбиләренең тагын бер кызыклы якларын белеп чыктык. Бу авылда барысы да бәйләм эше белән мавыга, ди. Һәм иң кызыгы — әбиләр үлгәчтән соң сәдакәгә бирергә дип оек бәйли икән.

— Оекларны үлгәчтән сәдакәгә өләшергә дип бәйлим. Гадәттә, мәрхүмәнең кырыгы көнне тараталар. Төннәр буе бәйләп утырам шуларны. Пенсия акчасына җеп алам да бәйлим, кайчак эрләп тә бәйлим. Монда 70тән артык оек һәм башмак бар. Унөч бала үстердем, берсен дә ялангач йөртмәдем, — ди Мәүлия апа.

Мәктәптә — кырык, бакчада — җиде

Ак таш түшәлгән урамнар буйлап, алга — авылдан бераз читтә аулак урында урнашкан мәктәпкә атладык. Агач капка, агач коймаларны узып, 1982 елда салынган ике катлы мәктәпкә керергә теләгән идек, башта кертмәделәр — ишек бикле. Барлык саклык чараларын үтәп, шулай да мәктәп бусагасын атлап керә алдык.

Хәзерге көндә өч дәрәҗә дан ордены кавалеры Ислам Насыйбуллин исемен йөртүче тугыз еллык Чирмешән авылы мәктәбендә өч авылдан кырык бер бала укый, унөч укытучы эшли. Шул ук бинада балалар бакчасы да бар. Анда җиде бала йөри икән. Өч авыл дигәнем Чирмешән, Багыш һәм Аю Көйдергән авыллары.

Мәктәп директоры Илфат Вафин 2010 елда әлеге мәктәпкә эшкә килә. «Мин килгәндә мәктәптә 120дән артык бала укый иде. Ун ел эчендә кырык бергә калды. 2015 елда мәктәпне тугыз еллык иттеләр. Ун-унбергә калучы егерме җиде бала китте шунда. Балалар саны да, халык саны да кими. Урбанизация заманы», — ди ул.

Чирмешән авылы мәктәбе дә Апас районындагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе санала. Аңа 1878 елда нигез салына. Ягъни, мәктәпкә бүгенге көндә 142 ел. Ә хәзерге көндәге бина 1982 елда төзелә. Чирмешән авылы Тәтеш уездына кергән заманнарда ук мәктәптә беренче булып рус телен укыту оештырыла. Шуңа монда укып чыккан кешеләрнең дәрәҗәләре дә зур була.

Рус теле аларга читкә китәргә дә мөмкинлек биргән. Авыл халкы өчен дә бу файдага гына була. Мәскәүгә күченеп киткән авыл кешеләре хөкүмәт аша иң беренче итеп Чирмешән авылына трактор кайтарталар. Бу ул заман өчен зур казаныш.

Апасның Чирмешән авылында дус-тату, тыныч халык яши. Ни кызганыч, халык саны бер дә артуга таба бармый, өйләрнең дә күбесендә күптән ут янмый, тәрәзәләре исә кадакланган. Авылны «наным» дип өзелеп торучы ак яулыклы әбиләр һәм урта буын апа-абыйлары тотып тора. Ә шулай да, мәчеттә азан, мәктәптә балалар тавышы булганда өмет бөтенләй үк юк түгел әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100