Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда чиплаштыру башланды: «Номер бер тапкыр һәм гомергә бирелә»

Коронавирус котыра башлагач, чиплаштыру сүзе телгә керде. Имеш, вакцинация аша наночиплар кертеләчәк һәм аларга бөтен иң мөһим мәгълүмат теркәлгән була. Чиплаштыру булыр дип уйлыйсызмы? Башланды инде ул! Әлегә бозаулардан. «Татар-информ» хәбәрчесе шушы процессны карап кайтты.

news_top_970_100
Татарстанда чиплаштыру башланды: «Номер бер тапкыр һәм гомергә бирелә»
Салават Камалетдинов

Чиплаштыруны авыл халкының иң кадерле малыннан тотынганнар. Тана бозауларның ике колагына да шалт итеп «алка» тагалар һәм электрон паспортлары да ясалып куя. Мал турында бөтен мәгълүмат шушы чипта сакланачак. Чип куелган терлек чалынып, ите сатуга чыгарылгач, аның хакында бөтен мәгълүмат та сатып алучыга билгеле булачак. Моңа кадәр «Энем, каян алып килеп сатасыз?» — дип сораган апалар терлекнең сәламәт икәненә үз күзләре белән инана алачак. Смартфон чиптагы мәгълүматны «укырга» мөмкин булачак. Бозау кайда туган, нинди авырулары булган, кайда чалынган — бернине дә яшереп калып булмый.

Закон гамәлгә кергәч, системага кертелмәгән мал-туарны сатарга рөхсәт тә булмаячак.

Татарстанда беренче чирканчыкны Арча һәм Балтач районнары ала. Шушы ике районда инде 200ләп бозауга электрон тамгалар тагылачагын белгәч, Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белгечләре белән Балтачның «Борбаш» хуҗалыгына кузгалдык.

Әле яңарак кына туган нәни бозауларның һәркайсының аерым түбәле «бүлмәсе» бар. Кайсылары челләгә түзә алмыйча, кояштан качып, почмаккарак сыенырга тырыша. Бер дистәләп бозау инде заманча электрон тамгалы, иптәшләре дә яңа «алкалар» көтә.

Районда чиплаштыру ике атналап элек башланган. «Борбаш»тан кала, «Кызыл юл», «Тукай», «Сосна», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар керешкән. «Уңыш», «Кама» һәм «Сорнай» хуҗалыклары да шушы эшкә тотынырга җыена. Балтач район ветеринария бүлегенең баш эпизоотологы Ришат Нуриев әйтүенчә, бөтен 20 күмәк хуҗалыкта яңа туган бозаулар белән шушы эш үткәреләчәк.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе вәкиле Дамир Лотфуллин әйтүенчә, бозауларга ике бирка тагыла.

— Элекке биркалар кайчак югала, каядыр эләгеп, төшеп кала. Электрон бирка нык тора. Аның берсе визуаль уникаль номер белән, икенчесе QR-код белән электрон тамга. Берсе югалса, язуы бозылса, икенчесенә карап ясатып була. Башкортстан тәҗрибәсен өйрәндек, алар бер колакка гына цифрлы биркадан башлаган, ә без, югалу мөмкинлеген исәпкә алып, ике бирка куярга килештек. Хуҗалыклар да моңа аңлап карый, комплекты белән сатып алалар. Безнең бит әле савым заллары да бар, хәзер элекке кебек аерым өч бирка кирәк булмаячак. Шушы биркалар савым залы системасына кертеләчәк. Яңа биркалар салкында да, эсседә дә сыналган, алар теләсә нинди һава торышына чыдам, — диде Дамир Лотфуллин. 

«Элек биркалар югала иде»

«Борбаш» хуҗалыгы зоотехнигы Альберт Габдрахманов барлыгы 2250 мөгезле эре терлек булганын, ике ай эчендә 103 бозау туганын әйтте.

— Бозау тугач, исәпкә алганда, элек тә номер суга идек, ләкин биркалар юкка чыга, номерын укырга җайсыз була иде. Бу яңа төрле биркалар югалмас дип ышандыралар. Бозау тугач, үсеше, нинди вакциналар кадалганы — бөтенесе кертелә. Нәселле хуҗалык булгач, без ел саен ун процент терлекне сатарга тиеш. Яңа система учет алып барганда һәм сатканда булышыр, мал табибларына да уңайлы булыр дип уйлыйбыз, — диде ул.

«Әти-әнисен, кайчан туганын — барысын да күрсәтә»

Гөлчәчәк Габдрахманова тугыз ел зоотехник-селекционер булып эшли. Бозауларның паспортын ясау системасын өйрәнү өчен, телефонына http://16.regagro.ru кушымтасын йөкләгән.

— Системада авыл хуҗалыгы терлеге дигән җиргә керәм дә, штрих-кодны бозауга туры китергәч, шундук эзләп таба. Әти-әнисен, кайчан туганын — барысын да күрсәтә. Бу безгә гаҗәп булды, эшләп китә алырмын дип, бөтенләй күз алдыма китермәгән идем. Бик җайлы икән. Кайчан туды, әнисе кем икән дип, журналдан эзләп торасы юк. Элек ручка белән сыерына да, бозавына да аерым-аерым карточкалар тутыра, журналга да яза идек. Хәзер компьютерга керткәч, уңайлы, алга китеш инде бу. Башта биркалар төшеп калмасмы икән дип борчылган идек. Интернетта берничә җирдә укыгач, моның биркасы төшсә дә, шайбасы төшми икән, дип уйлап куйдым. Нык беркетелә, кидертергә дә бик җайлы, — дип уртаклашты Гөлчәчәк.

Биркаларга заказ Республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә бирелә. Белгечләр хуҗалыкка килеп, кайсы колагына кайсысын кидертәсен өйрәтеп китә. Хайванны теркәү документын ничек тутырырга икәнлеген аңлата. «Кичә Аланда үзем дә бер осеменаторга өйрәтеп кайттым», — ди инде эшнең шактый гына җаена төшкән Гөлчәчәк.

«Номер бер тапкыр һәм гомергә бирелә»

Белгечләр безгә шушы процесс башыннан ахырына кадәр ничек барганын күрсәтте. Иң элек, теркәү ведомостена штрих-код кәгазе ябыштырыла. Мөгезле эре терлек дигән җиренә галочка куела, җенесе күрсәтелә, туган көне, токымы кертелә. Гадәттә, кушамат шәхси хуҗалыкларда гына очрый, шуңа күрә зур фермалар турында сүз барганда, алар ведомостьта «кушамат2 дигән баганага терлекнең уникаль номерының соңгы биш санын язалар.

Бу система шуның белән дә үзенчәлекле: уникаль номер башка төбәкләрдә кабатлана алмый. Ветеринария хезмәте өчен дә ул шул яктан уңайлы. «Номер бер тапкыр һәм гомергә бирелә. Терлек үлсә дә, аның номеры бүтән башка терлеккә тагылмый», — ди Дамир Лотфуллин.

 — Малларның колакларында кимерчәкләр бар, бирканы керткәндә, шул кимерчәккә тимәскә, тиешле урынын тапкач, биркач дигән җайланма белән кисәк кенә кысып алырга кирәк, — дип аңлатты Дамир Лотфуллин.

— Без бозау бераз ныгып китсен дибез, тугач 2-3 көннән соң гына бирка тагабыз. Күбрәк кич белән эшләргә тырышабыз, эсседә түгел, — диде Гөлчәчәк Габдрахманова.

Ике колакка төрле тамгалар беркетелүен әйткән идек, аларны беркетә торган җайланмалары да ике төрле булып чыкты. «Һәр ферма өчен икешәр яңа комплект булса уңайлырак. Үзләрендә иске биркачлары булса да, без хуҗалыкларга алар белән өйрәтеп тә тормыйбыз, яңаны алыгыз, дибез. Алар туры да килми, аннары яңалары авырттырмый, бозау сизми дә кала», — ди Дамир Лотфуллин. Әлеге җайланманың берсе 1500 сум торганын әйтте.

Менә биркалар тагылды да, зоотехник Гөлчәчәк ноутбугын тотып, килеп тә җитте. Малны системага теркәү өчен шәхси кабинетта логин-парольләрне, башка белешмәләрне кертте, «сакларга» дигән төймәгә, аннары «теркәргә» дигәнгә басты. Аннан соң районның баш эпизоотологы Ришат Нуриев мәгълүматны раслап, бозауны бердәм базага учетка куйды.

Тамгалардан баш тартса, фермерны ит тә, сөт тә сата алмау ихтималы турында кисәттеләр. «Хуҗалыклар аңларга тиеш: программада хайванның тарихы язылачак. Чагыштырып карасаң, халык санын исәпкә алу кебек бу», — дигән иде белгеч «Кыр көне”ндә.

«ЮХИДИда автотранспорт теркәлгән кебек, бу да нәкъ шулай ук», — дип чагыштырып әйтте миңа Ришат Нуриев.

117 сумлык биркалар кыйммәтме?

«Борбаш» хуҗалыгы алдан кайгырткан: 300 комплект бирка хәстәрләп куйган. Бер бозауга тагыла торган ике тамганың бәясе 117 сум.

— 300 башка комплектны 117 сумнан сатып алдык. Ул 35 мең сумга төште. 117 сум кыйммәтрәк инде ул. Без әле соңрак, үзебез алган биркаларны кулланып бетергәч кенә бу системага керербез дип уйлаган идек, без уйлаганнан иртәрәк булып чыкты. Әле бездә «Борбаш» җәмгыяте дип һәм Белоруссиядән кайтарылган, сан язылган шундый ук пластмасс биркалар бар иде. Аларны 32 сумнан гына сатып алган идек, дөрес, алар электрон бирка түгел инде, — ди Альберт Габдрахманов.

Яшерен-батырын түгел, 117 сумны Лаешта «Кыр көне”ндә семинарда катнашучылар да кыйммәтсенгән иде. «Материал арзанрак булган җиргә, башка поставщикка мөрәҗәгать итә алабызмы? Хуҗалыкта 10 мең баш терлек булса, 117 сумнан шактый кесәгә сугачак бит», — диде кайбер хуҗалык вәкилләре. Бирка ясаучылар күп күләмдә заказ бирелгәндә, ташламалар ясалачагын, бозылса, югалса, номерлар бушлай алмаштырылачагын вәгъдә итте.

«Базарда биркалар 35 сумга да, 500 сумга да бар, алтын урталыкны сайладык. Зур күләмле хуҗалыкларга ташламалар да каралырга мөмкин. Хуҗалык үзенә 100 сумга тамга да сатып ала алмаса, нинди коммерция эше турында сүз барырга мөмкин?!» — диде «Татар-информ”да матбугат конференциясендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

  Өч ел эчендә Татарстанда барлык мөгезле эре терлек идентификация системасына керергә мөмкин

Кул белмәгән эшне тиз генә эшләп булмый бит аны. Бу процесс та озаккарак сузылган.

— Киләчәктә республикада бөтен терлекне чиплаштыру мөмкин, ләкин бу процесс тиз генә бара алмый. Закон кергәч, уникаль номерсыз, QR-кодсыз терлекне каядыр башка җиргә күчерергә яки сатарга ярамаячак. Шуңа күрә өч ел эчендә бөтен терлек идентификацияләнергә тиеш дибез. Моның буенча «юл картасы» бар, тик эш гел план буенча гына бармый, тоткарлыклар да була. Барысы да районнардан тора, теләк белдерсәләр, өйрәнелгән тәҗрибәне аларда да кабатлап була, — дип белдерде үзәк директоры Нияз Хәлиуллин матбугат конференциясендә.

Белгечләр Арча белән Балтачка иярергә теләк белдереп, Кайбыч, Лаеш, Тукай, Кукмара, Әтнә районыннан да заявкалар булганын әйтте. Бүген барлыгы 5 меңләп биркага заказ ясалган.

2021 елның 1 сентябреннән Россиядәге барлык мөгезле эре терлек үзенә генә хас уникаль номеры белән бердәм идентификация системасына кертелергә, ягъни паспортлы булырга тиеш дигән федераль закон гамәлгә керергә тиеш. Киләчәктә умарталарны, кошларны һәм башка терлекне дә чиплаштыру ниятләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100