Фермер Айсинә Гыйниятуллина: «Улым минем кебек хатын тапса, бик бәхетле булыр иде» | intertat.tatar

Фермер Айсинә Гыйниятуллина: «Улым минем кебек хатын тапса, бик бәхетле булыр иде»

Теләче районы Олы Мишә авылында яшәүче Айсинә ханым 2009 елда ире белән бергә ферма хуҗалыгы ачканнар. Ул вакытка кадәр бер тапкыр да сыер саумаган ханым классташына кияүгә чыгуы, өч баласы, хатын-кызлар турындагы фикерләре хакында сөйләде.

Ферма эшен башлау уе авылда эш булмаганнан барлыкка килә. Айсинә ханымның тормыш иптәше ике-өч мең сум хезмәт хакына колхозда эшләп карый, шабашкада йөри. Әлбәттә, яңа гына өйләнешкән пар өчен ул акча җитми, бер-бер артлы ике кызлары да туа. Кайдадыр эш эзләп йөрмәс өчен, алар үзләре мал асрый башлый.

Алар үгезләрдән тотына. Ул көн дә керем китерә торган эш булмагач, сөтчелек тармагына кереп китәләр. Айсинә Гыйниятуллина сүзләренчә, хәзер инде үгез сыер янында өстәмә бер керем кебек кенә.

«Сыер савармын дип күз алдыма да китерә алмадым»

«Мин сыер асрап, сыер савармын дип күз алдыма да китерә алмадым. Үскәндә әни беркайчан да бездән сыер саудырмады. Без мал карарга ярдәм итеп йөри идек, тик сауган булмады. Елый-елый өйрәнәсең инде. Егерме дүрт сыерны аппарат белән саудым. Өйрәнү авыр булды, йокы дигән әйбер бөтенләй юк иде. Көтмәгәндә генә андый тормышка килеп керү читен иде.

Үзем табиб булырга хыяллана идем. Мин укырга кергәндә түләүле колледж гына бар иде, әтиләргә авыр булмасын өчен алай укыйсы килмәде. Юристлыкка түләүсез укыдым. Хәзер күпләр үз профессиясе буенча эшләми бит инде. Табиб акчасына ничек яшәгән булыр идем, дип тә уйлап куям, күп түгел ич инде. Әни хисапчы, әти машина йөртүче иде, ирем ягыннан фермерлар династиясе бара. Иремнән башка фермерлык эшенә кереп китә алмас идем, хатын-кыз андый эшне үзе генә башлый алмый», — дип сөйләде ул.

Айсинә ханым ире белән бер мәктәптә укыган, тик ул классташына кияүгә чыгар дип күз алдына да китермәгән. Авыл егете булгач, аңа бөтенләй игътибар итмәгән.

«Шәһәрдән кайткан егетләр дәрәҗәлерәк кебек иде. Шәһәрдән кайткан егет шәһәргә китә, ә авылныкы кая китә инде дип уйладым. Юкса үзем шәһәрдә кияүгә чыкмас өчен авылга качып кайттым. Мин Түбән Камада укыдым, ерак та иде, анда калудан курыктым. Укып бетергәч, берничә айга авылга кайтып торырга булдым, кире китәрмен, дип уйладым. Шунда классташым белән очрашып йөри башладык, шәһәргә китү теләге дә калмады», — дип сөйләде ул.

«Бүген бөтен кешедә машина бар, ул яхшы киенгән, ә белгән сүзе — «акча юк»

Фермер ханым фикеренчә, ул күбрәк иренә терәк. Кирәк булса тракторын да йөртә, тәгәрмәчен дә җыя ала. Аларда эшне ир-атныкы яки хатын-кызныкына аеру юк. Гомумән, гаиләдә дә баш белән муенга аеру юк.

«Без уналты ел бергә яшибез, шул вакыт эчендә бер тапкыр да кычкырышкан юк. Мин минутында ук әйтәсен әйтәм, берсе дә эчтә калмый. Ул тынычрак, бер генә әйтә. Без икебез дә үз сүзебезне әйтәбез дә, аннан соң чәй эчәргә китәбез. Айлар буе үпкәләп, нидер бүлеп яшәмибез, алай утырырга вакыт та юк. Гадәттә, иртән ир үз эшенә, хатын үз эшенә китә, кич кайткач — талаша. Без иртәнге дүрттә бергә торабыз, фермага чыгабыз, аннан соң халыктан сөт җыярга китәбез, аннан кайткач, сөтләрне суытабыз, биреп җибәрәбез. Шуннан төшке аш вакыты җитә, кереп әз генә ятып торасың, өй эшләрен эшлисең дә, кич тагын фермада бергә кайнашабыз», — ди ул.

Гыйниятуллиннар өч бала тәрбияли. Без килгәндә балалар мәктәптә иде, сөйләшеп утырганда өчесе дә кайтып керделәр, исәнләштеләр дә бүлмәләренә уздылар. Кечкенә уллары гына телефон эзләргә әнисе янына чыгып керде.

Айсинә ханым сүзләренчә, аның өчен әнисенең еш кабатлаган сүзләре зур мәгънәгә ия: Ходай Тәгалә үзеңә бирсен, кешедән сорарга язмасын.

«Кемдер эш бармый, акча юк, дип зарланып утыра. Ничек инде акча юк? Бүген бөтен кешедә машина бар, ул яхшы киенгән, ә белгән сүзе — «акча юк». Нәрсә дә булса эшлә! Күз алдына китерегез, менә мин хәзер сезгә: «Минем акча юк», — дип зарланып утырам, ди. Шулай дип утырудан ул миңа киләме соң? Килми бит инде, күктән дә төшми. Мин үзем дә элек шундыйрак идем. Минем әни пенсиягә чыккач, кибеттә эшләп торды, шунда мин еш кына: «Акча юк бит», — дип әйтә идем. Әни: «Булыр, кызым», — дип кабатлады.

Мин килен булып килгәндә «акча юк» дип йөргән кешеләр бүгенге көндә дә шулай ук әйтәләр. Уналты ел узды бит инде! Авыл җирендә яшисең ич, асра инде малыңны, читтән торып Интернеттан эшләп була, мөмкинлекләр күп бит.

Ходай Тәгалә муллыкны зарланып утырыр өчен бирмәгән. Арыган, зарланып утырасы килгән вакыт та була. Мин әйтә башласам, ирем һәрвакыт туктата. Тормыш ак, кара сызыклардан тора, карасын тизрәк атларга да агына чыгарга кирәк, яши барган саен карасы тарая да, агы озыная бара аның.

Без эшне башлаганда аена 150 меңләп кредит түли идек. Беренче биш ел фермер өчен бик авыр була. Безгә 24 яшьләр булган инде ул вакытта. Өстәвенә, өй дә төзи башладык. Яшь гаиләгә ипотека бирделәр, ирем шабашкада эшләп җыйган акча да бар иде, аннан соң икенче балага ана капиталы алдык. Ул вакытта зур акча кебек иде ул. Әлбәттә, хәзер дә кредитлар бар, түләп бара алабыз аларын.

Без 2012 елда грант оттык. Шуннан соң бүтән хөкүмәт акчасына кермәдек. Ул бер юаныч, алдау гына бит инде. Ул бетә дә, син хөкүмәткә күбрәк эш нәтиҗәсе кайтарырга тиеш», — дип сөйләде ул.

«Авылда һәр хатын-кызның машина йөртү таныклыгы бар диярлек, ул сандыкта тора»

Язын ире чәчүдә булгач, калган эшләр фермер ханым җилкәсенә төшә. Документлар белән йөрергә кирәк булгач, машина йөртү таныклыгы алган ул.

«Сатып алу мөмкинлеге дә бар иде, элек бөтен кеше барып алды бит. Мин теориясен дә, йөртүен дә үзем бирдем. Акчам булгач, сатып алам, дигән уй башыма да килмәде. Укыган кеше бирә ала ич, аны мода өчен түгел, ә кирәк булганга аласың. Авылда һәр хатын-кызның машина йөртү таныклыгы бар диярлек, ул сандыкларында тора. Вакыты узгач, алмаштыралар әле», — дип елмайды ул.

Иртән халыктан сөт җыйгач, һәр кеше белән аралаша белергә дә кирәк. Кәеф булмаса да, сүз дәшмичә генә сөтне алып китеп булмый ич. Иртә таңнан авыл хәбәрләрен, төнлә күргән төшләрен дә сөйли башласалар әле… Сүз артыннан сүз китә бит инде, синең фикер белән килешмәгән кешеләр дә була. Сүзгә килүләргә карата Айсинә ханымның үз фикере бар.

«Акыллы, төпле фикерле кеше икән, мин аның белән сүзгә килә алам, ә кешенең өч тиенлек акылы бар икән, ул акыра да акыра, әйтә дә әйтә, мин китеп барам. Авыл җирендә берәрсе эш башлап җибәргәндә кеше күпсенә кебек. Кабул итеп бетерә алмыйлар, ниндидер гайбәт сүзләре чыга. Аларны күңелгә алмаска кирәк. Фермер кешегә дә әйбер күктән төшми ич, ул хезмәт белән килә, ә көнчелек сизелә. Бер кеше әйтмәсә, икенчесе әйтеп куя.

Без беркайчан да әти-әни тиеш дип, аларга салынып утырмадык, көтмәдек. Кредитын алдык, әкрен генә түләдек. Ул вакытларда фермерлар турындагы зур китапка чыккан идек. Күп кеше мине танымый, ул вакытта мин шундый ябык булганмын, күздә нур да булмаган инде. Күп кеше: «Туй көнеңне, элеккеге вакытыңны сагынасыңмы? — дип сорый. Юк, мин ул көннәрне сагынмыйм, минем бүгенге көнем рәхәт.

Гаилә корганда әти-әни фатир ачкычы, машина бүләк итсә, бәлки, җиңелдер ул, әмма аның кадере юк. Алар үзләренеке дими. Әз генә талаш чыкса да, яшьләр аерылыша хәзер. Авырлыкны күтәрә алмыйлар, ә тормыш итә башлагач авырлыгы да, акчасызлыгы да килә. Бездә синеке яки минеке дигән чикләүләр юк. Сиңа күбрәк алдык бит әле, монысы миңа булсын, дип чутлаган да юк», — ди ул.

«Синең ирең — кайнанаңның газизе бит»

Ферманың бер үзенчәлеге бар — ул өйалдында гына. Ә йорт авыл уртасында. Шуңа күрә ферманы киңәйтүне әлегә планлаштырмыйлар. Икенче яктан, бу бик җайлы инде, мал караган арада тиз генә ашарга да пешереп аласың. Фермадагы хәлләрне камерадан күзәтеп була. Үзләреннән кала фермада эшләү өчен ике кешене алганнар, тик алар бу авылдан түгел, ә читтән килүчеләр.

«Без эшчеләрне авылдан эзләмәдек тә. Эш башлаган кешегә шул ук авылдан эшчене җәлеп итү авыррактыр. Без яшьрәк тә бит, ә авылдагы яшьләр андый эшкә килми, олырак кешегә эш кушып эшләтү үземә дә читен кебек», — дип аңлатты Айсинә ханым.

Хәзер күп кенә хатын-кызлар фикеренчә, ир кеше тәэмин итеп торырга тиеш, ә хатын берни эшләмичә өйдә ята ала, эшсезлектән акча туздырып кайту хокукына да ия. Айсинә ханым, әлбәттә, бу категориягә керми. Өченче бала булып малае тугач, ир-атларга карата фикере дә үзгәргән.

«Ул мескен ир нишләп бетәргә тиеш соң?! Ике кызым булганда мин икенче төрле уйлый идем, аннан соң өченчегә улым туды. Ир баланы күбрәк кызганасың, чөнки ирнең бәхете хатыныннан тора. Хатыны юньле булса, ирнең дә күңеле үсә. Кызлар тизрәк җитлегә, ә ир-ат соңрак өлгерә. Улыма юньле хатын телим. Улымның хатыны минем кебек булса, ул бик бәхетле булыр иде, дип куям.

Синең ирең кайнанаңның газизе бит. Иреңне яратасың икән, кайнананы да яратырга кирәк, дип уйлыйм. Күпләр: «Күрә алмыйм кайнананы», — ди. Соң малаен яратасың бит. «Аның малае башкача бит», — дигән җавап кайта. Ничек башкача булсын инде?!

Минем кайнана беркайчан да безнең эшләргә кысылмады. Кайвакыт: «Әни, син минем барлыгымны беләсеңме соң?» — дип тә сорап куям үзеннән. Алар безнең өчен үрнәк, ирем дә бер тапкыр да әти-әнисеннән зарланмады. Минем турында да: «Син кайнанаң туфрагыннан килгән», — диләр. Ул да тик тора белми. Күпләр кайнаналары аларга тиеш дип уйлый. Тиеш түгел. Сиңа да, малаена да тиеш түгел», — ди ул.

«Ир-атны өйдә елап утырып кына тотып тора алмыйсың»

Тиеш дигәннән, тагын хатын-кызга нәрсә тиешләр әле? Әйе, бәйрәм саен бүләксез, бигрәк тә чәчәксез булмый бит әле. Ханым фикеренчә, гаилә тормышында чәчәк көтеп утыру — мәгънәсезлек. Очрашып йөргәндә ул гадәти хәл әле. Аннан соң гаилә бюджеты уртак була.

«Бүген нәрсәдер кирәк икән, без аны бергә алабыз. Бәйрәмдә ул миңа чәчкә букеты тиеш, дип көтеп утырмыйм, ул миңа кирәкми. Сүз дә юк, хәзер дә сюрпризлар ясыйбыз. Телефоным ватыла икән, ирем туган көнне дә, бәйрәм җиткәнен дә көтми инде, бара да алып кайта», — ди ул.

Айсинә ханым сүзләренчә, аңа сөтчелек тармагындагы фермерлар белән аралашу кызыграк, чөнки бакчачылык, мәсәлән, аны кызыксындырмый. Бер тармакта эшләүче фермерлар бер-берсенә конкурент та бит әле. Күпме сөт сауганын, ничә бозау алуларын һәрвакыт белеп торырга кирәк. Фермерларның күпчелеге, әлбәттә, ир-атлар. Фермер ханымга егетләр белән уртак тел табу мәктәп елларыннан ук җиңел бирелгән. Ул аларны егет дип тә түгел, ә һәрвакыт дус итеп кабул иткән, тик егетләр дә дус дип кенә чикләнүгә гарантия юк. Ул хатын-кызлар арасында дуслык булуга да ышана, тик бүген дә дуслары арасында егетләр күбрәк. Бу очракта иң табигый сорау — ире көнләмиме?

«Иптәшем тарафыннан көнләшү дигән әйбер юк. Ул яктан мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Мин машина белән чыгып китеп, соңрак кайтсам да: «Син кайда йөрдең? Нигә шулай озак?» — дип сорау алганы юк. Күпләр ул сорауны бирә. Ирем дә: «Хатын-кызның күңелендә булса, аны саклап йөреп туктатып булмый. Йөрисе килгән хатын йөри инде», — ди. Мин дә иремә ышанам, ул чыгып китсә, кайдадыр йөри, дип гомеремдә дә уйламыйм. Алай яшәп булмыйдыр инде ул. Ир-атны өйдә елап утырып кына тотып тора алмыйсың. Көнләшү - чирдер ул. Бөтенләй юк түгел ул, әлбәттә, чамасы булырга тиеш.

Без, мәсәлән, кичләрен кызлар белән бассейнга, фитнеска яки кафеларга чыгып китәбез. Ирем бер сүз дә әйтми. «Нишләп йөрисең анда?» — дими. Көне буе эшләп арысам да, шулай чыгып кергәч, җиңел булып китә. Авылда яшим, дип үзеңә чикләүләр куярга кирәкми. Аннан соң, авылда яшәгәч, күпләр халат киеп йөри инде, миндә халат бөтенләй юк, спорт киеме, чалбар бездә», — ди ул.

«Әнинең орышуы истә калмый, әтинеке катырак тәэсир итә»

Айсинә Гыйниятуллина авылда яшәүче өч бала әнисе булса да, бик актив. Ул волейбол да уйный, клубтагы концертларда да бии. Кызлары да шунда ук биюгә йөри. Олы кызлары белән ана арасында аерма - егерме ел. Алар әле бер дулкында, бер-берсен аңлый, шулай әни кеше кызлар тормышындагы үз ролен дә аңлый.

«Кайвакыт яшемне бөтенләй онытам, гел 18 кебек. «Балалар «әни» дип эндәшкәч, уянып киткән кебек булам. Өйдә мин күбрәк оратор. Бераз тавыш күтәреп куярга булса — мин. Әтиләре бер әйтә һәм бетте. Алар мин катырак әйтүгә өйрәнгән. Әнинең орышуы истә калмый бит, ә әтинеке катырак тәэсир итә һәм онытылмый. Аталары кызларга каты тормый. Балаларны артык очындырмыйбыз. Алар үзләре өчен акчаның кайда торганын белә, кирәк булса, алырга рөхсәт сорыйлар.

Шундый әйбер дә бар: без балага соңгы айфон алып бирсәк, «Алар бит акчалы, бай», — дип фикерли кеше. Кереме күп булмаган гаилә баласына шуны ук алса, җиңел кабул итәләр. Акча бар дип, балаларга, мәсәлән, чәшке тун алып бирмибез инде, кирәкми ул.

Бүген үземне бәхетсез дия алмыйм, мин дә бәхетсез дип утырсам, башкалар нәрсә әйтер. Юк-юк, Аллаһка шөкер. Өч бала, менә дигән ирең, тормышың булгач, зарлану дөрес түгел. Кайбер дәрәҗәле җирдә эшләүче кешеләр үзләренчә, бу эш түгел дип зарлана. Мәктәпкә барып укытучы белән аралашсам, ул зарлана, балалар бу эшне сайламасын, ди. Күп кешедән ишеткәнем бар: мин хөкүмәт эшендә эшләгәнче, ике сыер савып, тынычлап өемдә ятар идем, ди. Минем эшем әйбәт икән әле, дип уйлап куям.

Һәркем үзенчә яши. Һәркем үзенекен дөрес дип саный. Бөтен кешегә ярап бетеп булмый, ярарга кирәк тә түгел», — дип сөйләде фермер ханым.