Фермер Гөлшат Садыйкова: «Эшне башлаганга әллә ничә тапкыр үкендем, тик ташламадым» | intertat.tatar

Фермер Гөлшат Садыйкова: «Эшне башлаганга әллә ничә тапкыр үкендем, тик ташламадым»

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Гөлшат Садыйкова гаилә фермасын булдырган. Фермерлык эшен башлаганга күп тапкырлар үкенгән вакытлары булган, тик хатын-кыз бер адым да артка чигенмәгән.

Гөлшат ханым мәдәният өлкәсендә белем алган һәм китапханәче булып эшләгән. Җиңе ел элек, өченче баласын йөрәк астында йөрткәндә ул фермерлык белән кызыксынып китә. Ә холкы — артыгын уйлап тормыйча шартлатып эшли торган, шуңа ике да уйламыйча бу эшкә алына.

«Бәби табасың бит инде, йөрмә, икенче елга килерсең»

«Авылда эш булмагач, ирем гел шабашкада йөри иде. Русланның (ире) шундый эштә йөрүе дә ферма булдыруга бер этәргеч булды. Шабашка җәй көне генә бар бит, ә кышын эш юк. Эш башлаучы фермерларга миллион ярым акча бирәләр икән, дигән сүзләрне ишеттек, шуңа кызыктым. Аннан соң 100 баш малга исәпләнгән ферма төзесәң, район егерме баш тана бирә дигән программа бар иде. Кайбер кешегә бушка тана бирделәр ул вакытта.

Грантка документлар белән министрлыкка йөрдем, ул вакытта авырлы да бит әле, эчем дә зур иде инде. «Бәби табасың бит инде, йөрмә, икенче елга килерсең», — дип тә әйтәләр иде. Без миллион ярымлык грант оттык, шундый зур акчаны ышанып тапшыруларына рәхмәтле инде без. Акчаны алдык, ферманы төзедек, тик ул вакытка егерме сыер алу программасы бетте. Безгә бушка тана бирмәделәр. Кырыкка алтмыш программасы белән мал алдык. Сарыклардан башларга дип тә уйлап караган идек, тик алардан кайчан керем аласың, ә сыер көн дә сөт бирә. Хөкүмәт тарафыннан грантлар булмаса, андый зур эшләрне башкарып чыгып булмас иде», — дип сөйләде фермер ханым.

Шулай якты өметләр белән янып йөргәндә, маллар алып кайткач кына, барысы да куркыныч төштә кебек була. Сатып алган егерме сыерда чир табыла һәм аларны очсыз бәядән сатып җибәрәләр. Ә әҗәтләр күп әле ул вакытта, өч бала турында да уйлыйсы бар.

«Сөйрәдек, тарттык ул елны, бер җирдән алып тордык, икенче җиргә илтеп бирдек. Бурычка баттык, тик түздек, абыйлар ярдәм итте.

Башлаганда ул бик җиңел эш кебек иде, тик бер дә алай түгел, ул чыннан да авыр эш. Тәҗрибә дә юк иде әле. Беркайда да җиңел түгел. Китапханәдә эшләгәндә дә балаларны күрми идем, хәзер балалар күз алдында, үзебезгә эшлибез. Аннан соң без балачактан ат кебек эшләдек, мин җиңел эшнең нинди икәнен күз алдыма китерә алмыйм», — ди Гөлшат Садыйкова.

«Этләнә инде хатын-кыз»

«Фермага тотыныйк дип башта үзем йөрдем, бу тулысы белән минем инициатива иде. Этләнә инде хатын-кыз. Лидерлык көчле миндә, анысы әнидән килгән. Апаем, мәсәлән, укытучы булып эшли, ул тыныч.

Барлык кәгазь эше белән үзем йөрдем. Ирем алай йөрми, тик эшкә ат инде. Шул авыр вакытларда ирем бер генә тапкыр да: «Син йөрдең, нәрсәгә кирәк иде, синең аркада газапланабыз», — дип әйтмәде, тик үземнең үкенгән вакытлар күп булды. Үземә: «Китапханәңдә генә утырсаң ярамый идеме, Гөлшат?» — дип бик күп тапкыр әйттем. Ирем мине тыеп тора. Мин кызам да, шалт эшләп китәм, уйлап тору юк, ә ул уйлый. Лидерлык көчле булса да, мин иремнең сүзеннән чыкмыйм.

Ничә тапкыр үкенсәм дә, эшемне ташламадым. Ничек ташлыйсың инде?! Соңыннан: «Булдыра алмады бу», — дип әйтерләр. Кеше нәрсә әйтер, дип үстерделәр бит инде безне.

2015 елда безгә Рөстәм Миңнеханов килде, зур семинар булды. Ул елны фермага ут суздылар, сигез миллионга юл эшләделәр. Семинарга әзерләнеп йөргәндә уртанчы малай бик нык пеште, күкрәк тирәләре нык зыян күрде. Балага өч яшь иде ул вакытта. Бер ай хастаханәдә яттык, авыр хәлдә иде. Менә шул вакытта бернинди акча кирәкми, кырылып китсен фермасы, дидем. Миннән башка гына иремә дә авыр булды. Семинар вакытында баланы апам карап торды, мин кайтып киттем. Берни сиздермәскә тырыштым», — дип сөйләде Гөлшат ханым.

Сынаулар булмый тормаган, тик түзем инде адәм баласы, алга атларга көч таба. Садыйковлар уналты ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбиялиләр. Гөлшат ханымның ире сабый чагыннан ук авырлыкларга каршы торырга өйрәнгән. Ул ятимлектә үскән. Әтисе ташлап киткән, ә сигез яшендә әнисе бакыйлыкка күчкән. Ул әби-бабай тәрбиясендә үскән. «Бабай бик яхшы кеше иде, ул Русланны хезмәткә өйрәткән, шуңа күрә ул гомерлек итеп эшли, ә миңа тиз кирәк. Шулай туры килгәнбез, без җиде ел очрашып йөредек, мин башка егетләр белән йөрмәдем дә бугай.

Йөрешкән вакытта ук Русланга: «Өйләнешкәч, синең туган көнеңә малай табам дип йөри идем. Беренчесе кыз туды. Әй тиле, малай табасы килә бит. Икенче малайны туган көненә таптым, фәрештәләрнең „Амин“ дигән вакытына туры килгән бит», — дип сөйләде фермер ханым.

«Кредитлар һәм төзелеш булмаса, ул акчага рәхәтләнеп яшәп була»

Өч ел элек алар гаилә фермасы буларак тагын бер грант отканнар, хәзер яңа ферманы төзеп бетереп киләләр. Кырыклап сыер тоталар, мал башын да йөзгә җиткерүгә әз генә калган. Малларга печәнне үзләре үстерә, ә ашлыкны сатып алалар. Гөлшат ханым сүзләренчә, үзләренә үстерү кыйммәткә чыга.

«Сөт бәясе төшкән әле, шунысы гына борчылдыра. Әлегә кадәр 22 сумнан биргән идек, инде 50 тиенгә төшеп тә киткән. Бөтен әйбернең бәясе арта, ә сөт төшә. Анысы да дөрес түгел кебек. 30 сум, минемчә, сөт өчен бүген иң кулай бәя булыр иде. Кооператив төзү ул проблеманы бераз хәл итә, диләр. Алар турында сүз бара инде.

Хәзер эшнең кереме бар инде. Кредитлар һәм төзелеш булмаса, ул акчага рәхәтләнеп яшәп була, тик редитлар бар әле, аена 50 меңләп түләп торабыз», — ди Гөлшат Садыйкова.

Ферма эшендә аларга хәзер ике эшче ярдәм итә, шуңа күрә чыгып китү мөмкинлеге дә бар. Садыйковлар концертларга йөрергә яраталар. Гөлшат ханым Илсөя Бәдретдинова белән Рифат Зариповны яратуын әйтте. Җырчы буларак кына түгел, ә көчле һәм чая булуларын хөрмәт итә.

«Элегрәк хатын-кыз фермерлар юк иде диярлек. Җыелышларга барганда мин бик уңайсызлана идем. Алай да ир-атлар тарафыннан түбәнсетеп карау булмады. Эштә без бертигез. Кемдер ярата эшләгән кешене, кемдер мыскыл итеп карый. Көнчелек тә бардыр. Матур киенеп, ялт итеп йөрү юк бит инде. Фермадан кайтканда кибеткә кереп чыгарга кирәк була. „Киемен дә алмаштырып кермәгән“, — дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Анда кием алмаштыру өчен өйгә кайтып торыш юк инде, тиз генә кереп чыгасың да кайтып китәсең», — ди фермер.

«Күз тиюгә ышанам»

Өйдән фермага кадәр алты-җиде минутлык юл. Ике ферма бинасын бер яктан наратлар колачлап утыра. Яңа төзелгән фермага маллар кертә генә башлаганнар әле, аларга иптәшкә анда бик көр тавышлы эт яши. Төзелеш вакытында да Гөлшат ханым тик утырмаган. «Гел шунда йөрдем. Ирем басуда чакта, әти белән икәү идән „заливать“ иткән дә булды. төзелештә җизни белән апаем бик ярдәм итте. Туганнар белән бергә барлык авырлыкларны да җиңеп була», — ди ул.

Икенче фермада тормыш гөрли. Каршыга ук ике мәче йөгереп чыкты, берсе ярты юлда туктап калды да, тыныч кына карап утыра башлады, икенчесе зур кызыксыну белдереп, аяк астында чорналды.

Бер сыерга сокланып карадым да, Гөлшат ханым белән күз тию турында сөйләшеп киттек. «Мин күз тиюгә ышанам. Элек безнең ап-ак сыерыбыз бар иде, шундый матур, җилеме дә ак иде. Бер тапкыр көтүдән туры өйгә кайтмыйча урамны әйләнде, аннан соң чирләде дә үлде. Күз тигәндер дип уйлыйм, бар ул әйбер», — ди ханым.

Ферманың икенче ягында сарыклар да бар. Гөлшат ханымның ире аларны күңел өчен асрый, чөнки бабасы гомер буе сарык тоткан.

«Беләсезме, үзем өйгә кайтып, күңел фермада калган вакытлар була. Кайтып керәм дә, нишлиләр икән, берәрсе авырып ятмыймы икән, дип уйлап йөрим. Кайвакыт ятар алдыннан гына Руслан да фермага чыгып китә, тикшереп кайта. Балалар да фермага йөрергә ярата, бигрәк тә малайлар. Кызыбыз кызгана малларны. Соңыннан сатасын яки сугымга җибәрәсен аңлый хәзер. Аллаһка шөкер итеп кенә яшибез инде, эшләргә эшебез, кайтырга җылы, рәхәт өебез бар», — дип сөйләде Гөлшат Садыйкова.