Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермер Фәнис Әхмәтханов: «Хатыны аерылып китсә, фермер эшен алып бара алмый»

Арча районы Корайван авылында ферма булдырган Фәнис Әхмәтханов авылны саклап калган дисәм дә дөрес булыр. Маллар барыбер авыл тормышын җанландырып җибәрә, сыер мөгрәгән тавыш та җан кертә.

news_top_970_100
Фермер Фәнис Әхмәтханов: «Хатыны аерылып китсә, фермер эшен алып бара алмый»
Михаил Захаров

Узган елны гына Корайван авылында мәчет төзелгән. Күрше авыл мулласы: «Мәчет кирәк», — дип гел кабатлап торган теләген. Фәнис әфәнде ул сорау белән авыл советына мөрәҗәгать иткән, халык җыелган һәм мәчет төзү турында карар кабул ителгән. Декабрь аенда гына зурлап ай куйганнар, тик мәчет әлегә ачылмаган. Фермер сүзләренчә, авылда унбишләп кенә хуҗалык бар, аның да күпчелеге яшьләр түгел.

Тагын авылда башлангыч мәктәп бар, анда бер бала укый. Авылның икенче башында ферма. Ферма күршесендә генә фермерның кызыл кирпечле ике катлы йорты тора. Өй тәрәзәсеннән ап-ак кыр күренеп тора.

Фәнис әфәнде хәләл җефете Гүзәл ханым белән өч малай үстерәләр. Фермада ярдәм итеп йөргән олы уллары Тәтешкә МЧС колледжына укырга кергән, уртанчысы мәктәптә укый, ә төпчеге быел беренче сыйныфка барачак.

«Авылның бер башында ферманы сүтә тордылар, икенче башында мин яңаны төзи башладым»

«Бу йортны ун ел төзедек. 2010 елда өйнең фундаментын сала башлаган идек, ферма төзергә тотынгач, ул торды да торды. Фермадан акча керә башлагач кына өй төзүне дәвам иттек, ә ферманы 2014 елда гына төзедек. Бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты ул. 2011 елда җир алган идем, аның файдасы бик булмады. «Ферма салыгыз, грантлар бирәбез», — диделәр ул вакытта. 2013 елда грантта катнашкан идем, уза алмадым. Аннан соң үзем кредитлар алдым. Минем инде өч сыер бар иде.

Элек авылда өч-дүрт ферма бар иде, алардан берни калмады. Авылның бер башында ферманы сүтә тордылар, ә икенче башында мин яңаны төзи башладым. Минем кырга чыгып йөри башлаганны күргәч, кеше аптырады инде: «Юләрме әллә син, кеше көлдермә инде?» — диделәр. Ул вакытта бу урында буш басу гына иде.

Әҗәте күп иде башта, хәзер дә бар инде кредитлар, чөнки техника күп алдык. Иске техника белән эшлисе килми, түли аласын белгәнгә алабыз бит кредитны. Сәламәтлеккә дә зыяны бардыр инде ул кредитларның, гел түлисе турында уйлыйсың бит. Шуңа күрә җиргә генә ышанып, кредит алу дөрес түгел. Корылык булса, берни алып булмый диярлек, ә хайван әзме-күпме сөтне биреп бара.

Хәзер субсидияләр бирәләр үзе, ярый. Телевизордан сөйләгәнчә бик күпләп бирмәсәләр дә, җитә инде. Элек грантларны күп бирделәр, тик барысы да дөрес кешегә бирелмәде. Алган кешеләрнең күбесе әллә нәрсә төземәде, өч-дүрт ел эшләде дә ябылды, ә бит ел саен төзелеш булырга тиеш.

Фермада утыз башка якын мал бар. Гаиләмне алып барырга җитә. Эшләгән кеше биш-алты сыер белән тамагын туйдыра ала, аның сөтеннән акча кереп бара. Ике-өч сыерны үзең өчен генә тотарга була», — дип сөйләде фермер.

«Әти минем төп йортта калырга тиеш булуымны аңлатып үстерде»

Фермерның хатыны Гүзәл дә фермада эшли, сыерлар сава. «Иртәнге дүрттә чыгып китәбез дә көне буе ферма белән ике арада йөрибез. Читкә, озак вакытка өйдән чыгып китә алмыйбыз. Кунакка барасым бар әле, дип ферманы ябып, сыерларга бер көн ял биреп китеп булмый ич. Кунакка йөрибез, сирәк кенә булса да концертларга барабыз. Терлекләрне калдырырга кеше юк, бик кирәк вакытта күршедәге абый ярдәмгә килә. Фермада эшләүче читтән килгән бер кешебез бар, тик ул сыерларны саумый. Мин шәһәргә йөрергә яратмыйм да, электән үк һавасын яратмадым. Авылда да шәһәрчә яшәп була бит, монда калганга беркайчан да үкенмәдек. Тырышсаң, ике катлы йорт та салып була», — дип сөйләде Гүзәл ханым.

Фермада эшләргә кеше булмау сәбәпле, алар мал башын арттырырга уйламыйлар. Авылдагы күп кеше Казанга китеп эшли икән. «Кешенең хәзер эшлисе килми, урыны да юк эшләргә. Бүген сайлау мөмкинлеге бар. Мәсәлән, авылдан дүрт хатын-кыз Казанга хастаханә идәнен юарга йөри. Аена ун көн юа, шуның өчен 20-25 мең сум акча ала. Ә бездәге сыер савучылар көн саен эшләп тә ул кадәр ала алмый. Җәен көтү көтәргә, чәчүгә эшчеләр табып була әле, ә менә фермага мал карарга килергә теләмиләр», — ди фермер.

Фәнис әфәнде сүзләренчә, алар бу ферманың киләчәген төпчек улларының кулына калдырырга тели. Ул үзе дә биш балалы гаиләдә төпчек малай булган. Киләчәктәге җаваплылыкны әтиләре кечкенәдән аңлатып үстергән. «Әти, төпчек бала буларак, төп йортта минем калырга тиеш булуымны аңлатып үстерде. Барысы да китеп бетте, ә мин калдым. Авыл бетеп бара, ә нигезне сакларга кирәк. Мин дә китсәм, нигез бетә ич инде. Совет заманында безнең авылда сарык фермасы бар иде, җәй көне көтү көтә идем. Бер ай өчен 150 сум түлиләр иде, җәй буена 450 сум эшли идем. 1987 ел өчен йөз сум акча да бик күп иде», — ди ул.

«Хатын-кыз белән бергә эшләмәгәнгә тарала да инде фермалар»

Фәнис сүзләренчә, хатын-кыздан башка гына ферма эшен алып барып булмый. «Мин дә үзем генә эшли алмас идем. Хатын-кыз белән бергә эшләмәгәнгә тарала да инде фермалар. Үзләре генә башлап карыйлар, хатыннары ярдәмгә килми икән, тарала. Күп кешенең хатыны сыер саварга чыкмый. Ул ир үзе азапланып карый, ә килгән кеше алай ук якын килеп эшләми инде ул. Сыерны үзеңнеке итеп тәрбияләргә кирәк. Чит кеше савып китә икән, ул бозылып китәргә дә мөмкин. Ир белән хатын бергә эшләмәсә, алып барып булмый. Мин кая да булса чыгып китсәм, хатынга ышанып калдырам. Хатыны аерылып китсә, фермер үзе генә эшли алмый», — дип сөйләде ул.

Гүзәл апа тыйнак кына: «Мин ияреп йөрүче кеше генә инде», — дип куйды. Чыннан да, ул - иренә терәк. Фермадан кала хатын-кызның өйдә дә эше бетми, өч бала да бар. Җәй көннәрендә ул ялланган эшчеләргә ашарга пешереп тә тора. Гүзәл ханым үзе күрше авылдан гына, бер мәктәптә укыганнар, шулай да 2001 елда гына өйләнешкәннәр. Ул вакытта икесе дә колхозда эшләгән. Ул елны Гүзәл ханым бер-бер артлы якын кешеләрен югалткан.

«Әни, абый, әти үлде. 90 яшенә җитә торган бабай белән калдым авылда. Гел болай йөреп булмый, яшь бара дип өйләнештек, тормыш корырга кирәк иде. Аллага шөкер, ирем бик әйбәт кеше булып чыкты, үкенерлек булмады. Тигезлектә яшәргә язсын.

Ул нык ярсып йөри торган кеше түгел. Гел пар күгәрченнәр кебек кенә яшәп булмый, әлбәттә. «Пыр» килеп талашып та аласың. Кайвакыт телевизордан: «Пар күгәрчен кебек кенә тордык», — дип сөйлиләр, алай булмый инде ул. Балаларны да атагыз кебек булыгыз дип тәрбиялим. Тип-тигез җирдә ниләр эшләп куйды бит бер тиенсез, нинди батырлык кирәк аның өчен!

Гаилә башлыгы миңа да бик сабыр кеше кебек тоелды, тик үзе: «Сабырлык җитми шул», — диде.

«Өйдә русча сөйләшкәнебез юк, ә балалар русча аралаша»

«Балалар хәзер урамда да уйнамый бит. Элеккеге урман турындагы мультфильмнарны да карамыйлар. Шакмак башлыларны карыйлар. Без урамга әниләрдән качып чыгып китә идек. Башта чоланга киемнәрне чыгарып куя идем. Аннары шыпырт кына үзем чыгам. Шуннан шугалакка яки тауга барасың», — дип искә алды ир кеше.

Гүзәл ханым сүзләренчә, моннан кала тагын бер проблема бар — балалар русча сөйләшә.

«Өйдә русча сөйләшкәнебез юк, ә балалар русча аралаша. Авылдагы балалар бакчасында, мәктәптә русча сөйләшү юк бит инде, чеп-чи татар авылы. Олысы дәү әниләре белән үсте, ул татарча сөйләшә, ә икенчесе, өченчесе русча сөйләшә. Аны бернишләтеп тә булмый, шул мультиклардан өйрәнәләр.

Авылда да тел югалып бара, җитмәсә, мәктәптә татар телен кыскартып куйдылар, бер дәрес немец теле укыта башладылар. Аның урынына татар телен укытсыннар иде. Инглиз теле кирәк инде, аңлашыла, ә башка телләрне теләге булган бала үзе дә өйрәнә», — дип хафаланды Гүзәл.

Фәнис әфәнде улларының ничә ел инглиз телен укып та белмәвен өстәп әйтте. Югыйсә, рус теле дә чит тел бит, ә аны ун ел эчендә бик әйбәт өйрәнәләр. «Телне бетерү өчен бернинди тыю, чикләү кирәкми икән. Ул үзеннән-үзе бетә», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

Ул үзенең мәктәпкә алты чакрым юл җәяү йөрүен искә алды. Узган елны эш кызу вакытта мәктәп укытучысы әти кешенең улларын килеп алуны сораган. Фәнис 16 яшьлек бала үзе кайтсын дигәч, алай җибәрергә ярамый дип җавап кайтарганнар. «Хәзер укытучыларга да таләпләр арта бара. Балалар укытучыны танырга теләми, хәтта көнләшәләр укытучыдан. Безнең өчен укытучы зур кеше иде, каршы сүз әйтү турында уйламый да идек. Хәзер балалар да үзгә шул», — дип сөйләде Гүзәл ханым. Үзе бик еш: «Аллаһка шөкер, бик әйбәт яшибез. Балалар да тырыш булсын иде», — дигән теләкләрен кабатлады.

Көнче Кояш

Аннан соң без маллар янына фермага чыгып киттек. Ашлык саклана торган сарайдан куркыныч кош тавышлары ишетелде. Мин башта берәр кош кысылып калып, шулай ярсу кычкырамы, әллә кошлар азык өчен талашамы дип уйлаган идем. Ул ясалма тавыш кошларны куркыту өчен тора икән, тик чыпчыкларның бер дә исе китми.

Фермадагы сул рәт башында әле бер айлык кына бозаулар башларын сузып тора. Берсенең колагындагы алкасына Кояш дип язылган. Фермага яңа гына кертелгән азыктан пар күтәрелә. Шул вакытта җанны әрнетерлек песи тавышы ишетелде. Бер соры йомгак сикереп чыкты, аның янына тагын бер ак мәче килде. Аларга кич һәм иртән сөт салып бирәләр. Ул соры йомгакны сыйпаган арада Кояш чәчне тарткалый икән, әллә көнләшеп куйды.

Сыерлар бер-берсен җәрәхәтләмәсен өчен күбесенең мөгезләре киселгән. Аларның да исемнәре бар: Айлы, Кырлай, Балан, Күбәләк…



Галерея: Фермер Фәнис Әхмәтханов белән очрашудан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100