Чәчәк үстерүче: «Чәчәкләрем әшәке вирусны җиңәргә ярдәм итте» | intertat.tatar

Чәчәк үстерүче: «Чәчәкләрем әшәке вирусны җиңәргә ярдәм итте»

Елның коры килүе яшелчә, икмәк уңышына тәэсир итми калмады. Ә чәчәкләр корылыкка ничек түзгән? Өй алдында, бакчада чәчәк «диңгезләре» үстергән хуҗабикәләр эссе җәй турында ни сөйли?

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Таһира ханым Әхмәтханова мин шалтыратканда гаиләсе белән Ык буенда ял итә иде. Шуңа да карамастан, ул бик рәхәтләнеп, җентекләп, яраткан бакчасы турында сөйләде.

«Чәчәкләрем әшәке вирусны җиңәргә ярдәм итте»

Мин хәзер лаеклы ялда, әби белән бабай инде без, үз өебез белән яшибез. Минем иң яраткан чәчәкләрем — петуния. Үзебезнең ишегалдында йөздән артык чүлмәк петуния үстерәм. Чәчәкләрнең төрлесе бар инде: колеус, эустома, львиный зев, гортензия… Мин розаны бик яратсам да, ул мине яратмый. Барысы да үлеп бетте диярлек, өч-дүрт төп кенә калды. Бик яратам инде чәчәкләрне, алар булмаса, мин яши дә алмаган булыр идем. Чәчәкләрем әшәке вирусны җиңәргә дә ярдәм итте. Апрельдә чирләгән идем. Хастаханәдән кайткач бер атна гына ятып тордым да, рассада утырта башладым. Мин чәчәксез яши алмыйм. Шулар гына мине коткарып калды дип уйлыйм. Минем яшәү, ашау, йоклау — барысы да шул чәчәкләр.

Кешеләр миңа: «Сезнең бакчада яшелчә үсәме соң, чәчәк кенә үстерәсезме?» — ди инде. Төрле кеше була бит. Безнең унике сутый җир, өч яшелчә теплицасы бар, бөтен әйберне дә үстерәбез, тик иң яратканым — чәчәк. Лаеклы ялга чыкканчы ук өч бакчам бар иде, иптәшем белән бакчаны бик яратабыз. Балаларны да бакча карарга өйрәтеп үстердек. Ирем белән гел бергә атлыйбыз. Мин нәрсә сорасам, барысын да ясап бирә. Киштәләр, рассада өчен ут куя. Чәчәк үстерү өчен яшелчәгә караганда да ныграк тырышырга кирәк бит. Чәчәк бик күп игътибар сорый. Бет кебек орлыкны бик тырышып үстерергә кирәк», — ди ул.

Чәчәкләр үстерүче ханым быел петуния орлыкларын бик ераклардан Интернет аша заказ биреп кайтарткан. «Ул петунияләр бик зур булып үсте, 40-60 литрлы кисмәктә үстердем, бер төпнең диаметры ике метрга кадәр җәелде. Үзем дә шаккаттым. Алар бездә үсә торган петуния түгел инде, җылы булгач, үстеләр бугай.

Мин гортензияне яратам, алар бит бик кызыклы, башта барысы да ак була, көзгә таба берсе ал, берсе кара-кызыл төскә керә. Карлыган, помидор, кыярга караганда, чәчәккә күбрәк ашлама кертәм, һәрберсенә төрле кирәк бит. Чәчәк үстерү өчен теләк бик зур булырга тиеш.

Эустоманы үстерү бик авыр бирелә. Быел минем өметләр акланмады, кызу булганга шулай булдымы… Башка мин аның белән мәшәкатьләнмәскә булдым. Быел чәчәкләр бик матур үсте инде», — ди бакчачы.

Таһира апа социаль челтәрләрдә үзенең төркемен дә булдырган. Үзе белмәгән әйберләрне өйрәтерләр, дип өметләнгән булган, ә чынлыкта исә үзеннән барысын да сорыйлар икән. Аның кызы да бик яратып чәчәкләр үстерә. Таһира апа кызына да профессиональ орлыклар кайтарткан. Хәзер якын-тирәдәге бөтен кеше ул орлыкларны Таһира ападан сорый икән.

«Күршеләрем дә чәчәк үстерә. „Син миңа ул орлыкларны алып бирерсең инде, сиңа гына өмет итеп торам“, — ди. Минем бик бирелеп китүне күргәч, сорыйлар инде. Әле төркемгә бер фото куйган идем. „Нишләп шундый матур ал чалбарыңны киеп чәчәкләр арасында төштең?“ — дип язалар. Мин караңгы төсләрне бөтенләй яратмыйм. Миңа ачык, якты төсләр кирәк. Үземнең халатым да, чалбарым да — барысы да чәчәкле-чәчәкле. Әбиләрнең шулай инде», - ди Таһира апа.

«Ирем чәчәкләрне ярата, аны миңа бик сиздерми генә»

Ире дә аның мавыгуын хуплый, хәтта үзе дә чәчәкләргә һушы китеп йөри икән. Чәчәкләргә су сибүне дә ул оештырган. Кечкенә мотор ярдәмендә кисмәктән җылы су гына сибәләр. Бик эссе көннәрдә көн саен, калган вакытта — көн аралаш. Петунияләрне биш-дүрт көнгә бер ашлама белән тукландырып торалар.

«Безнең этебез бар. Ирем иртә тора да, эт белән чыгып китә. Керә дә, анда синең теге чәчәгең аткан, күрдеңме әле, ди ул миңа. Чәчәкләрне ярата, ул аны миңа бик сиздерми генә, тик күрдеңме шул чәчәгеңне дип кереп әйтә. Ул барлык бәйрәмнәргә дә чәчәк бүләк итә. 38 ел бергә яшибез, бер тапкыр да чәчәксез калганым юк. Коронавирус вакытында чәчәкләр кайтармадылармы, булмаган ахры, быел яз көне парафиннан ясалган чәчәк бәйләме алып кайтып бирде. Бик тату яшибез, Аллага шөкер. Хәзер дүрт онык бар», — дип сөйләде Таһира апа.

«Былтыр бик матур чәчәк атканнар иде, быел алай ук түгел»

Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче Гөлшат ханым Ашрапованың да иң яраткан чәчәге — петуния. Аннан кала бархатцы, циния, флукс, георгин, львиный зев, лобулярия, вербена, эустома һәм башка бик күп чәчәкләрне үстерә. Ул да быел петуния орлыкларын ераклардан кайтарткан.

«Мин чәчәкләрне күңел өчен үстерәм, кеше килгәч тә карарга матур ич инде. Әни, ирем, өч бала белән бергәләп карап үстерәбез. Ике улым зур инде, кечкенә кызыма 13 яшь. Кызым да чәчәкләр ярата, су сибә. Эссе булгач, көн дә су сибеп торабыз. Мин балалар белән ял итәргә барган идем, чәчәкләрне әнием белән ирем карап торды. Кызу булгач, башта бик авыр үсте, кайберләре үсеп китә алмады.

Былтыр бик матур чәчәк атканнар иде, быел алай ук түгел. Мин быел беренче тапкыр калибрахоа үстереп караган идем. Аны үстерә белмәдем әле. Алар эссегә бик сизгер булды. Петунияләр дә нык кызу вакытта үсә алмыйча торды, бездә яңгырлар булмады, тик бик нык боз явып үтте. Барысын да боз бәреп китте, чәчәкләре өзгәләнгән иде. Начарларын кисеп аттым, тукландырдым, шуннан тернәкләнеп киттеләр инде», — дип сөйләде ул.

«Бархатцыда да талпан барлыкка килде»

Бакчачы ханым сүзләренчә, чәчәкләр үсеп кенә килгәндә азотлы ашламалар, ә аннан соң фосфор һәм калийлы ашламалар кертергә кирәк. Кырау төшкәнче бакчалары шау чәчәккә күмелеп утыра. Чәчәкләргә бал кортлары бик килми икән, алиссум дип атлган чәчәккә генә киләләр, тик кызу булгач, ул үсеп китә алмаган. Алай да быел бөҗәкләр бик азган.

«Ул чәчәкне кәбестәгә тия торган бет ашый икән. Быел хәтта бархатцыда талпан барлыкка килде, андый әйбер күргән юк иде. Ул розаларны да бик ярата. Мин розаларны күп утыртып карадым, әмма бездә кызыл балчык, шуңа кышны чыга алмыйлар. Туфракка ел саен ком, тирес кертәбез. Бик тырышабыз», — ди Гөлшат апа.

1 сентябрь алдыннан авыл җирендә бәйрәмгә чәчәк эзләү бар иде. Гөлшат апага килүче булмаган. «Миндә бәйләм җыя торган чәчәкләр юк», — ди ул. Кашкарыйларны ул үстерми икән, чирлиләр, ди. Алар чәчәкләрне чүлмәкләрдә дә үстерә. Былтыр ире Гөлшат апага чүлмәкләрне кую өчен «агач» та ясап биргән. Ун литрлы ун чүлмәкне шунда куйганнар. Быел егерме литрлы тугыз чиләк сыя торган арка да ясаганнар. Гөлшат апа Казанда күреп кайткан да иреннән сораган.

«Ирем машина йөртүче булып эшли, эретеп ябыштыру эшләрен дә белә, шуңа күрә нәрсә сорасам, шуны ясап бирә, Аллага шөкер. Ел саен бакчага яңалык кертергә тырышабыз», — дип сөйләде Гөлшат ханым.

«Дүртәр мең төп чәчәк үстерәм»

Арчада яшәүче Рәзимә апа Бариева да өч-дүрт мең төп чәчәк үстерә. Ул өй тирәсен чәчәккә күмгән. Болай чәчәк үстерү аның балачак хыялы булган.

Элек бит беренче сентябрь бәйрәменә чәчәк бәйләме белән бара идек. Минем мәрхүм дәү әнием умартачы иде. Бакчада гел агачлар, бер дә чәчәк үсмәде. Элек кайнаналар усалрак булгандыр инде, әни дә сүз әйтә алмады. Агач төбенә чәчәк утыртып карыйбыз — үсми. Беренче сентябрь алдыннан без чәчәк эзли башлый идек. Күршедә Миңсылу исемле апай бар иде. Аңа чәчәккә чират торабыз. «Эх, бу чәчәк миңа эләксә ярар иде», — дип тора идем, ә ул әле башкаларга кисә тора. Без соңрак кергән булганбыздыр инде. «Миңа эләкми инде, миңа эләкми инде», — дип көтеп торганнарым әле дә күз алдында.

Кияүгә чыккач, үз йортым булгач, бөтен дөньямны чәчәккә күмәр идем, дип хыялландым. Теләгем тормышка ашты, бер булмаган җирдә дә чәчәк үстерәм хәзер. Бер елны миңа да чәчәк алырга килгәннәр иде. Хәзер чәчәк бәйләмнәрен сатып алалар, роза эзлиләр, ә миндә роза юк, мин аны бөтенләй яратмыйм, үстерә белмимме, нишләптер кешеләрнеке кебек матур булмый», — дип искә алды ал балачак хыялын.

«Орлыкны кешегә бирмим, кул китә»

Рәзимә апа әле күбрәк берьеллык чәчәкләрне үстерә, әкрен генә күпьеллыкларга күчә башлаган. Ул да үлеп петуния ярата. Ел саен быел рассада чәчмим, сатып кына алам дип сүз бирә икән дә, февраль аеннан савытларын әзерли башлый. Бөтен тәрәзә төпләрен чәчәк үсентеләре белән тутыра. Мунчаның тәрәзә төпләре дә буш калмый. Ул орлыкларны көздән үзе ясап куя.

«Быел да чәчмим дип антлар биргән идем үземә, орлыкларын җыеп кердем дә, «2021 ел» дип язып салфеткага төреп куйдым инде. Чәчү берни түгел инде, күчереп утырткан вакытта сеңлем ярдәм итә. Суны да «вертушка» белән сибәбез, өч-дүрт мең төп чәчәккә су сибеп бетерә торган түгел бит. Хәзер чәчәкләр бик матур утыра. Циния, сальвия, остеоспермум, бархатцы үстерәм.

Кызу булгач, чәчәкләр бик матур утырды. Яңгырлы елда йөрәгем бик авыртты, чәчәкләрнең матурлыгы булмады. Быелгы кебек булганы юк иде әле, ди күршеләр дә. Эссе булгач, киресенчә, ялт итеп, төрле төскә кереп утырды, яңгырлы елда шәлперәя дә төшә. Виоланы башка өйгә кертмим дидем, ул бик су сорый торган чәчәк икән, сусыз тора алмый, шуңа күбесе үлде. Соңгы арада гортензиягә күчә башладым, аларга да бик күп су кирәк.

Беренче ел гына алиссум чәчтем, аны бет ярата икән. Бу вакытта кешенеке шау чәчәктә утыра, минеке ник шулай соң дип карасам, бет ашап бетергән. Бархатцыны элек бер дә яратмый идем, исе дә ошамый иде, матурлыгын да күрмәдем. Сеңлем утыртып карарга киңәш итте. Берничәне генә утырткан идем, алар тулы-тулы чәчәк атты, хәзер үрчетәм шуларны», — дип сөйләде бакчачы.

Ул бакчасына чәчәкләр арасына гипстан ясалган уенчыклар, калай сыннар да куя. Калайдан сыннар ясаучы остадан куян, төлке, күбәләк һәм башка хайваннарны ясаттырган.

«Чәчәкләргә күз тия дип әйтә алмыйм. Тик шуны сиздем: орлыкны бөтен кешегә дә бирергә ярамый икән, кул китә. Бер чәчәкнең орлыгын ничә кешегә бирдем, шуннан соң авыр тишелә башлады. Шау итеп тишелеп чыга иде. Сораучылар күп: мин күрмәгәндә алыгыз дип әйтәм инде. Үз кулым белән бирәсем килми», — дип Рәзимә апа.

Чәчәк үстерүче ханымнар петунияне бик ярата икән. Бер карасаң, ул әле күптән түгел генә авылларга кайтты. Элек циния, бархатцы, кашкарыйдан ерак китми идек инде.