«Авыл халкы җитештергән продукцияне кая куярга белми»: ничек сатарга була? | intertat.tatar

«Авыл халкы җитештергән продукцияне кая куярга белми»: ничек сатарга була?

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ничек эшли? Кооперативка кергәч, хуҗалык тормышы җайга салынамы? Бу сорауларга җавапны «Интертат» язмасында таба аласыз.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы — авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрнең күмәк хуҗалык алып бару өчен берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән оешма. Шул ук вакытта һәр хуҗалык үзенең бәйсезлеген югалтмый. Хуҗалыкларның кооперативка берләшүенең максаты — һәр кооператив аерым эшләгәндә иң отышсыз функцияне берләштерү. Берләшү нәтиҗәсендә масштаб эффекты барлыкка килә.

Масштаб эффекты нидән гыйбарәт? Товарның күләме артканда бер берәмлек товарга туры килгән чыгымнар кими. Мәсәлән, хуҗалык базардан үзе өчен генә ашлама сатып ала, ди, ә кооперативка берләшкәч ул башкалар белән бергә күпләп сатып ала.

Кулланучылар кооперативының берничә төре бар: эшкәртүче, сатучы, хезмәт күрсәтүче, тәэмин итүче. Кооперативның эшчәнлеге Авыл хуҗалыгы кооперативлары турындагы Федераль законга нигезләнә. Кооперативны биш физик яки ике юридик зат булдыра ала, икедән артык кооператив тагын да зуррак кооператив булып берләшә ала, кооператив башкарган эшләрнең яртысы аның әгъзалары өчен булырга тиеш.

Татарстанда барысы өч йөздән артык кулланучылар кооперативы эшләп килә. Кооперативларда торган әгъзалар саны җиде меңнән дә артып киткән. Аларның ике меңнән артыгы кооперативка 2020 елда кушылган.

«Сөт, ит, яшелчә эшкәртү кооперативларын булдыру тенденциясе бар»

ТР «Агроревсоюз» Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ревизия союзының башкарма җитәкчесе Гөлфирә Ризаева сүзләренчә, аларның ревизия союзында 125 эшләүче кооператив бар. Калганнары башка союзларда.

Бүгенге көндә сөт, ит, яшелчә эшкәртү кооперативларын булдыру тенденциясе бар. Үсемлекчелек тармагына хезмәт күрсәтү кооперативлары да эшләп килә, алар техника белән тәэмин итәләр. Шулай ук кош итен эшкәртүче кооперативлар да үсеш алып килә. «Минзәлә Бройлер» кооперативы күптән түгел барлыкка килде. Мөслим районында казлар белән шөгыльләнүче кооператив бар.

Кооперативлар, нигездә, үз әгъзаларына хезмәт күрсәтә, алардан чимал сатып ала. Кооперативларның үсеш принцибы шуннан гыйбарәт. Хәзерге вакытта шундый мохит барлыкка килде: фермерларга һәм крестьяннарга хезмәт күрсәтүче кооперативлар кирәк. Ул кооператив шул ук районда булырга тиеш, җитештергән продукцияне башка районга илтергә кирәкми. Якындагы кооператив сөтне сатып ала һәм эшкәртә, аннан соң тирән эшкәртүгә башка оешмага җибәрәләр. Хәзерге вакытта тирән эшкәртүне дә күп кенә кооперативлар үзләре ясый. Теләче, Саба, Байлар Сабасы, Мөслим районнарында сырларга кадәр ясыйлар. Кукмара районындагы бер кооператив субпродукт эшкәртү белән шөгыльләнергә җыена.

Кооператив булдыру өчен нишләргә кирәк? Без, бер авылдагы биш крестьян, эшкәртү белән шөгыльләнергә уйладык, ди. Без бергә утырып сөйләштек һәм кооператив булдыру турында беркетмә нигезендә карар кылдык. Аннан соң кооперативның уставы ясала, рәисне билгелиләр һәм салым органында рәсмиләштерәләр», — дип сөйләде ул.

2015 елдан кооперативларга грантлар бирелә башлаган. Кооператив сугым, ит, сөт эшкәртү цехы төзергә булды икән, ул район башкарма комитетында төзелешкә рөхсәт ала, смета, проект ясый, документлар җыя һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын алуга дәгъва кыла ала.

2019 елда — биш, 2015тә 70тән артык кооператив грант алган.

Гөлфирә ханым шулай ук кооперативлар өчен бирелгән субсидияләр турында да әйтеп узды:

2019 елдан кооперативларны субсидияләү программасы эшли. Кооператив үзенең әгъзаларының продукциясен сатып ала икән, сатып алынган чимал күләменең 10-15 проценты субсидияләнә, тик ул сумма бер кварталда 1,5 миллионнан артмаска тиеш. Кооператив эшчәнлеге өчен сатып алынган җиһазлар һәм техника 50 процентка кадәр субсидияләнә, тик субсидияләнгән өлеше 10 миллионнан да артмасын. Кооператив үзенең хуҗалыклары өчен мал сатып алса, өч миллионга кадәр субсидия бирелә.

«Кооперативлар халык өчен эшләсә, әйбәт булыр иде»

Саба районындагы 19 хуҗалык итләрен «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына тапшыра. Кооператив рәисе Рамил Гарипов сүзләренчә, алар 2017 елдан эшли башлаганнар, ит эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Кооперативта 22 кеше эшли.

«Кооператив әгъзалары арасында бәләкәй оешмалар һәм зур товар җитештерүчеләр бар. Шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян фермер хуҗалыкларында җитештергән продукцияне сату проблемасы бар. Без ул проблеманы үз өстебезгә алабыз. Малларын югары бәядән сатып алабыз да, аларның «Кая урнаштырырбыз?», «Алырлармы икән?» — дигән сораулары калмый. Без үзебезнең машина белән киләбез, үлчәп алабыз һәм шул ук көнне хисаплашабыз. Күпмесендер үзебез эшкәртәбез, калганын, нигездә, Мәскәүгә җибәрәбез.

Кооперативка берләшүнең тискәре ягы юк дип уйлыйм. Малны төрле яклардан килеп җыючылар бар. «Малны алып киттеләр, ә акча түләмәделәр», — диючеләр дә бар, ә бездә андый әйбер юк, көнендә акчасын түлибез.

Авыл тормышы өчен дә кооперативлар булу бик әйбәт дип уйлыйм. Сөт, ит, яшелчәләр буенча кооперативлар булса, авыл халкы кызыксыныр иде. Ул да сөтен, итен җитештерә, бәрәңгесен, кишерен үстерә, ә соңыннан продукцияне кая куярга белми. Кооперативлар халык өчен эшләсә, әйбәт булыр иде», — диде Рамил Гарипов.

«Умырзая» кооперативына кергән «Мөхәммәтшин З.З.» күмәк фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин сүзләренчә, кооперативта булу киләчәккә ышанычлы карашның гаранты.

«Эшләү өчен бик уңайлы, сүз дә юк. Без терлекчелек тармагында эшләгәч, ит сату проблемасы бар иде. Ит комбинатлары беткәч, „частниклар“ белән генә эшли идек. Алар бик ышанычлы түгел, җае килмәсә, алып китмәскә дә мөмкин, түләүне суза. Кооператив булгач, итне җибәрү өчен ышанычлы урын бар, бәяләр дә килешенгән, эшләве күпкә җиңелрәк, барысы да үз вакытында эшләнеп бара. Шуңа күрә иртәгесе көнгә ышаныч белән яшибез. Аннан соң мал авырып китәргә дә мөмкин, төрле хәл була һәм без кооперативка мөрәҗәгать итәбез. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бәйрәм, ял булуга карамыйча малны алып китәләр», — дип сөйләде Зөфәр Мөхәммәтшин.

«Министрлык тарафыннан ярдәм булмаса, эшли алмас идек»

Норлат районындагы «Восток» кооперативы сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул инде 2007 елда ук оешкан.

«Ярыйсы гына эшләп ятабыз. Без сөтне җыябыз, эшкәртәбез һәм сырлар ясыйбыз. Бүгенге сөтне 23 сумнан сатып алабыз. Кооперативта 12 кеше эшли. Узган ел белән чагыштырганда, быел әзрәк авыррак булды, пандемия комачаулады, алай да Аллаһка шөкер, эш бара, туктап торган юк.

Фермерларга ярдәм итеп торабыз, техника белән булышырга тырышабыз, бергә-бергә кушылып эшләргә тырышабыз. Министрлык тарафыннан да ярдәм бар. Алардан ярдәм булмаса, эшли дә алмас идек, чөнки сөт кыйммәт, продукция бәясен бик арттырып сатып булмый, конкурентлык зур. Югары бәя куйсаң, сатып алмыйлар. Без чын табигый продукция белән эшлибез, ә күбесе пальма майлары белән эшли, ул арзангарак та чыга. Халыкка аны аңлатып булмый, аларга очсызрак кына булсын», — дип сөйләде кооператив рәисе Марсель Сабиров.

Рафис Ганиев җитәкләгән хуҗалык «Восток» кооперативына керә. Кооперативка кергәч, алар сөт җитештерә башлыйлар, ә аңа кадәр ит белән шөгыльләнгәннәр. Башта ук ун сыер алганнар, хәзер 45 баш сыер тоталар. Рафис Ганиев фикеренчә, сөтчелек - һәр көнне керем кертә торган тармак, ә итне бер тапкыр тапшырасың да ул юкка чыга. Өстәвенә, сыер бозау да китерә әле.

«Без, кооператив әгъзасы буларак, «Агростартап» программасында катнаштык. Аягында нык басып торган кооператив әгъзасы булгач, грант оту җиңелрәк бирелде. Грант алгач та киңәшеп-уйлашып бергә эшләдек. Сөтне кооперативка 25 сумнан тапшырабыз. Сөтне үз вакытында килеп алалар. Кинәт кенә нинди дә булса акча мәсьәләсе килеп чыкса да, алар белән бергә ул проблеманы чишәбез.

Без эшли торган кооператив район үзәгендә урнашкан, ә без авылда. Андый кооператив авылда булса, ул халык өчен эш урыннары да барлыкка килер иде», — дип сөйләде ул.

«Кооперативка кергән хуҗалыкларга төрле программаларда катнашырга ярдәм итәбез»

Азнакай районында да сөт эшкәртүче «Бәрәкәт» кооперативы бар. Анда барысы 135 җитештерүче кергән, аларның 27 фермерлар, ә калганы шәхси хуҗалыклар.

«План буенча, 2020 елда керем ун процентка артырга тиеш иде, безнеке 45 процентка артты, Аллаһка шөкер. Билгеле булганча, бездә райондагы башка сөт алучылар белән чагыштырганда бәя унбиш процентка артыграк, сөтне 24 сумнан алабыз.

Әлегә без сөтне җыябыз, суытабыз, фильтр аша чистартабыз, нормаль хәлгә китерәбез һәм эшкәртүче заводларга җибәрәбез. Хәзер инде үзебез тирән эшкәртү турында уйлыйбыз. Беренче продукция сыр, эремчек, каймак, катык булыр дип көтәбез.

Кооперативта торган хуҗалыклар өчен, беренче чиратта, бәя ягыннан уңайлы. Продукциянең бәясе кыйммәт була. Без үзәкләшкән рәвештә азык кайтартабыз. Шулай ук кооперативка кергән хуҗалыкларга төрле программаларда катнашырга ярдәм итәбез. Лаеклы хуҗалыкларны программаларда катнашырга өндим», — дип сөйләде кооператив рәисе Рәмис Сәхапов.