Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быел моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз»: икмәк мулдан булырмы?

Республика кырларында комбайннар гөр килә. Кояш белән бергә кырга чыккан комбайннар төне буе да якындагы урманнарга, авылларга бишек җырын җырлап йөри. Урып-җыю эшләре ничек бара? Кайсы районның күрсәткечләре әйбәт?

news_top_970_100
«Быел моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз»: икмәк мулдан булырмы?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында күрсәтелгән оператив мәгълүматка караганда, Татарстанда барысы 253 мең гектар җирдән 1028 мең тонна ашлык җыеп алынган. Узган елның 4 август көненә җыеп алган уңыш күләме һәм эшкәртелгән мәйдан зурлыгы өч тапкырга кимрәк булган. Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 40 центнер ашлыкны тәшкил итә. Уңдырышлылык буенча алдынгы сафларда Зәй, Тәтеш, Сарман, Актаныш, Азнакай, Балтач районнары тора. Кама Тамагы, Әгерҗе, Югары Ослан, Бөгелмә, Яңа Чишмә районнарында күрсәткеч түбән.

«Районнарда эшкә әзерлек дәрәҗәсе югары»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов:

Урып-җыю эше әйбәт кенә башланып китте, бүгенге көнгә мәйданнарның егерме процентыннан диярлек ашлык суктырылган. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар темпларны берникадәр киметте. Районнарда эшкә әзерлек дәрәҗәсе югары. Урып-җыю эшләре алдыннан барлык районнардагы техниканы комиссия кабул итте. Урып-җыю эшләрендә барысы 3500гә якын комбайн катнаша.

Узган ел белән чагыштырганда, бүгенге көн темплары ике тапкыр артыграк. Күп төбәкләрдә икмәкләрнең дым белән тәэмин ителүе яхшы булды. Кайбер районнарда булган давыллар икмәкләрне екты, ятканнарын җыю катлаулырак булачак.

Бездә төньяк һәм көньяк районнар бар. Мәсәлән, Нурлат һәм Әтнә районнарының күрсәткечләрен әле чагыштырып булмый. Төньяк районнарда эшләр соңрак башлана, ләкин алар техник яктан көчлерәк, масштаб белән кереп китәләр һәм вакытында бетерәләр. Бөтен технологияләр кулланылган районнарда уңыш, һичшиксез, күбрәк, — дип сөйләде министр урынбасары.

«Зәй районында моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз»

Бүгенге көндә иң зур уңдырышлылык күрсәткече Зәй районына туры килә, анда бер гектар җирдән алтмыш ике центнер ашлык суктырылган.

Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев:

Кичә сәгать дүрттән районның яртысында яңгыр яуды. Бездә сигез комбайн бригадасы (барысы 51 комбайн) эшли, яңгыр яуганга дүртесе эшен туктатты, калганнары эшләде. Быел безнең районда һава торышы бик әйбәт булды, вакытында яңгыр яуды һәм җылы иде. Бер атнага якын һава температурасы 36-38 градус җылы торды, бу игеннәр өлгерүне тизләтте.

Без, басуларны сайлап, 18 июльдә беренче тапкыр чыгып караган идек, ә 24 июльдән, барлык комбайннарны чыгарып, тулы көчкә эшли башладык. Бөртекләрнең дымлылыгы егерме проценттан кимрәк булганда гына басуга керә алабыз. «Агросила» үзенең элеваторына ашлыкны алу өчен шундый шарт куйды.

Быел Зәй районында моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз. Көзге бодай гектарыннан алтмыш ике центнер чыгып бара. Гектарыннан сиксән алты центнер ашлык чыккан басулар бар, аларның мәйданы да өчәр йөз гектар. Гектардан 62-64 центнер чыкса, без инде әзсенәбез, Аллаһы Тәгалә гафу итсен.

Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, икенче яктан, без бик күп эш башкардык. Күрсәткечләр әйбәт булу — эшләнгән эш нәтиҗәсе, белгечләребез бик тырышты», — диде.

Фәргать Камалиев көзге бодайны катлаулы ашлама белән чәчүләре һәм ашлыкларны үсеш дәверендә төрлечә тукландырып торулары турында өстәп әйтте.

«Быел уңыш ике тапкыр әйбәтрәк»

Яшел Үзән районында басуларның утыз өч процентыннан ашлык урылган, тик уңдырышлылык күрсәткече бик югары түгел, уртачадан кимрәк.

Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин:

Урып-җыю эшләре елдагыча әйбәт кенә бара, яңгырлар туктады, эшне дәвам итәбез. Быел, узган ел белән чагыштырганда, уңыш ике тапкыр әйбәтрәк. Яңгырлар явып узды, ул да кирәк иде. Без быелгы һава торышы, Ходай Тәгалә биргәннәрнең барысы белән дә канәгать, — дип сөйләде.

«Әлегә бик мактана алмыйбыз»

Арча районы урып-җыю эшләренә әле керешеп кенә килә. Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов:

Без урып-җыю эшләрен башлап кына җибәрдек әле. Төньяк район булганга, эшкә соңрак керештек. Басуларның җиде-сигез процентын гына суктырдык, әлегә бик мактана алмыйбыз. Кырларда уңыш начар түгел, әйбәт күренә. Исән-сау җыеп аласы иде.

Шимбә-якшәмбе яңгырлар яуды, эшне тоткарларга туры килде. Бүген техника кырга чыкты, кичә эшләмәделәр. Уңдырышлылыкка килгәндә, узган елны күрсәткечләр гектардан 31 центнер иде, быел, Алла теләсә, артыграк булыр дип торабыз. Тулаем алганда, һава торышы әйбәт иде, июль аенда явым-төшем әзрәк булды, шуңа күрә арышлар куырылды. Бу соңгы яңгырлар да начар булмады. Алдагы көннәрдә дә һава торышы матур торып, икмәкне түкми-чәчми җыеп алсак, уңыш яхшы булыр дип уйлыйм.

«Хуҗалыклар урып-җыю эшенә ябышты»

Әгерҗе районында барлык мәйданның өч процентыннан гына ашлык җыелган әле.

Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин:

Без урып-җыю эшләренә соңрак чыгабыз. Һава торышы әйбәтләнеп килә: кичә-бүген яңгыр яумады. Ә аңа кадәр ике атна тоташ яңгыр яуды. Басуга кереп булмый иде, кайбер авылларны су басу очраклары булды хәтта. Халык базлардан, бакчадан суны насос белән суыртты. Хәзер инде хуҗалыклар урып-җыю эшенә ябышты, кышкы культураларга кереп барабыз. Безнең язгы культуралар әле ямь-яшел. Бүгенге көндә басуда кырык өч комбайнның егерме икесе эшли. Калган комбайннарның барысы дә кырга чыгарга әзер.

Безнең уңдырышлылык күрсәткечләре бик югары түгел, тик быел күп эшләр башкардык. Узган елны бер гектардан 14-15 центнер булса, быел һәр гектардан ун центнерга күбрәк уңыш алабыз. Уңыш яхшы, Аллага шөкер, — диде.

«Узган елдан күбрәк икмәк алырга планлаштырабыз»

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев:

Узган ел белән чагыштырганда, ашлык күбрәк, мулдан. Басуда эшләүче егетләребезнең кәефе яхшы. Соңгы ике көндә яңгыр яуды, шуңа күрә бераз туктап тордык, тик бүген егетләр эшкә кереште. Кырларда туксан дүрт комбайн эшли,

Уңдырышлылык бик әйбәт, кайбер кырларда гектарыннан сиксән центнерга якын ашлык чыга. Хуҗалыклар без биргән тәкъдимнәрне истә тотып эшли. Узган елдан күбрәк икмәк алырга планлаштырабыз.

«Әйләнешләрне әкренләп арттырабыз»

Норлат районында уңдырышлылык уртача күрсәткечтән күбрәк.

Норлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фаил Ивангеев:

Кичә комбайннар эшләде, бүген яңгыр явып тора. Төшкә кадәр кырга чыкканнар иде, аннан туктадылар. Бу яңгыр кирәк иде әле. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш бик әйбәт. Уртача уңдырышлылык - бер гектар җирдән кырык өч центнер ашлык. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, якынча сигез берәмлеккә күбрәк.

Бүген комбайннар бодай һәм арпа суктыра. Кичә барысы 65 комбайн кырда иде. Хәзер барлык техника да эшкә җайланган, әйләнешләрне әкренләп арттырабыз. Былтыргыдан уңыш күбрәк булыр дип уйлыйбыз, — дип сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100