Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер төптән утыз җиде бәрәңге чыкты»: җир алмасы уңышы быел сөендерәме?

Кабыгы белән пешкән яшь бәрәңгене, майга манып, пешә-пешә ашау ни тора. Күпләр ул бәхетле мизгелне кичергән инде, тик бәрәңге Татарстанның барлык районнарында да бер вакытта өлгерми икән, уңышы да төрлечә була. Төрле районнарда бәрәңге уңышы ничек?

news_top_970_100
«Бер төптән утыз җиде бәрәңге чыкты»: җир алмасы уңышы быел сөендерәме?
pixabay.com/ru

«Беренче яңа бәрәңгене кызыбыз диплом алып кайткач пешердек»

Тәтеш районы Үтәмеш авылында яшәүче укытучы Зөлфия Хөсниева, яңгырлар яумый торгач, бәрәңге булмый дип нык борчылган.

Без иртә өлгерә торган бәрәңгене ике-өч атна элек ашый башладык. Соң өлгерә торганын алып караган юк әле. Быел бәрәңге бик әйбәт түгел шул. Иртә өлгерә торганы үскән вакытта бер дә яңгырлар булмады, шуңа ваграк, бер төптән 3-4 бәрәңге чыга. Кичә бик әйбәт яңгыр яуды, соң өлгерә торганына файдасы булыр, әле сабагыннан аерылмаган.

Бәрәңге орлыгын авыл кешеләреннән алдык, үзебезнекен дә калдырабыз, сортларын белеп бетермим инде. Ике ел кивига охшаган каты, кытыршы бәрәңге үстерәбез, ул әле соңрак өлгерә. Бәрәңгене кызыл төстәге агу белән агулап утыртабыз, шуңа корт тими. Иртә өлгерә торганын алай агуламадык, шуңа кайбер төпләренә соңыннан сиптереп чыгарга кирәк булды. Агулап чәчүнең зыяны күптер, сүз дә юк, тик ул бик уңайлы.

Узган елларны бәрәңгене сата идек. Тик былтыр бәрәңге дә күп булды, сатып алучы да булмады диярлек, шуңа терлекләргә ашаттык. Былтыр бер капчык бәрәңгенең бәясе 200 сумга гына калды, алдагы елларда 400-450 сум иде. Аптыраганнан, быел әзрәк утырттык. Бәрәңгеләр начар булса, сораучы да күп булыр инде.

Мундирда пешергән яшь бәрәңге - иң тәмлесе. Әле әнкәйнең юбилеена кунаклар кайттык, шашлык янына күп итеп мундирдагы бәрәңге пешердек. Беренче яңа бәрәңгене быел кызыбыз диплом алып кайткач пешергән идек. Яңа кишер, кәбестә, бәрәңге белән урамда казанда яшелчә ашы ясадык, бик тәмле булган иде.

Французча бәрәңгене бик яратып ашыйбыз. Аның рецепты бик җайлы. Шакмаклап тураган бәрәңгене майлаган табага тезәм, аның өстенә тоз, борыч сибәм. Икенче катка фарш җәям, аның өстенә кыздырылган суган белән кишер, аннан майонез сылыйм, өстенә сыр уам һәм духовкага тыгып куям.

Мин бәрәңгене нык яратам инде. Яңгырлар яумый торгач, уңыш булмый дип йөрәгем ярылды. Балаларның алай исе китми, - диде Зөлфия Хөсниева.

«Авыл халкы нәрсәгә тотынса да, иң беренче бәрәңге кирәк»

Сарман районы Иске Кәшер авылыннан Әлфинур Әхмәдуллина бер төптән сигез-тугыз зур бәрәңге алган.

Бәрәңге уңышы бик яхшы. Беренче бәрәңгене 2 июль көнне алып ашадык, бик тәмле. Без «Ароза», «Удача», «Скарлет», «Винеста» сортларын үстерәбез. Корт төшмичә генә булмады, ике тапкыр агулап йөреп чыктык. Хәзер бер төптән каз йомыркасыннан зуррак булган сигез-тугыз бәрәңге алабыз. Безнең якта быел җил дә вакытында исте, яңгыр да вакытында яуды, Аллага шөкер.

Бәрәңгене сатмыйбыз, үзебезнең гаилә өчен генә үстерәбез.

Ул элек-электән кешене ачлыктан коткарган,. Хәзер дә авыл халкы нәрсәгә тотынса да, иң беренче бәрәңге кирәк. Безнең бөтен милли ризыклар да бәрәңгегә кайтып кала, - диде Әлфинур Әхмәдуллина.

«Бәрәңге уңышы бик мактанырлык түгел»

Нурлат якларындагы бәрәңге уңышы турында Миңсәлим Нуруллин сөйләде:

Быел бәрәңге уңышы бик мактанырлык түгел. Хатыным ашка салырга дип яңа бәрәңге казып керде. Бер төптән җиде-сигезәү чыкты. Зурлыгына килгәндә, тавык йомыркасы кадәрләре бар, бик вак түгел. Яңгырлар да әйбәт булды быел, тик берара бик кызу булып алды, шунда зыян килгәндер әзрәк. Менә хәзер урып-җыю эшләре вакытында яңгырлар яхшы ява башлады.

Бәрәңгене иртә һәм соң өлгерә торганына аермадык, бергә кушылган. Орлыгын сатып алмыйбыз, үзебезнекен калдырабыз.

Быел бәрәңгедә бераз корт булды, тик агуламадык, кортын җыеп алдык. Без бәрәңгене үзебез өчен генә үстерәбез, яратып ашыйбыз.

Икенче икмәкнең уңышы белән мин канәгать, әле үсәргә вакыты бар. Ел да үзебезгә җитәрлек була.

«Яңа бәрәңгене алмадык әле»

Кукмара районы Адай авылында яңа бәрәңге ашап карамаганнар әле. Сания Зыятдинова сәбәбен болай дип аңлатты:

Бакчадан яңа бәрәңгене алмадык әле, чөнки соң, 28 майда гына утырттык. Ни өчен дигәндә, без су буенда яшибез һәм бакчалар соң җитешә. Бәрәңгеләр әле чәчәк атып утыра, тик октябрь айларына ук калмыйбыз, сентябрь урталарында алып бетерәбез инде.

Иртә өлгерә торган сортны да бер-ике буразна утырткан идек, анысын да алып караган юк әле. Бәрәңгедә корт бар, агулыйбыз. Бакча бәләкәй булса да, кортны җыеп йөрмибез. Авыл җирендә башка эш тә күп, ул печән вакытына туры килә. Утыртканда бәрәңгене агуламыйбыз, ашлама кулланмыйбыз, җиргә бары тик тирес кертәбез.

Узган елларда сатуга бирә идек бәрәңгене, хәзер алырга теләүче юк, шуңа үзебез өчен генә үстерәбез. Ялгыз яшәүче, бәрәңге үстерә алмый торган апаларга сәдака итеп бирәбез.

«Бер төптән утыз җиде бәрәңге чыкты»

Буадан Гөлгенә Җамалтдинова бер төптән хәйран гына бәрәңге казып алган:

Иртә өлгерә торган бәрәңгене июль ахырында алдык. Быел бәрәңге корты бик аптыратмады, соңыннан бераз булды, кызыллары күбәеп киткәч, агу сиптердек. Быел 9 майда утырткан идек, ваграк.

Иртә өлгерә торган бәрәңге янына бер төп соң өлгерә торганы эләккән булган. Шул бер төптән утыз җиде бәрәңге чыкты. Ваклары белән санап караган идем, кызык өчен. Ул хәтлене бер тапкыр да күргәнем юк иде. Ул орлык кайдан килгән булгандыр, түгәрәк, ак, матур бәрәңге үзе. Иртә өлгерә торган сортның бер төбеннән биш-алты бәрәңге чыкты.

Хәзер яңгырлар яугач, бәрәңге эреләнер дип өметләнәм.

Иң беренче бәрәңгене йомры килеш, кабыгы белән пешердем. Аны майга манып, суган, кыяр белән тәмләп ашадык. Ит бәлешен дә пешерәм, ул бик җайлы ясала. Камырына кефир, катык яки ачыган сөт, сыер мае, үсемлек мае, сода, бер йомырка салам, нәзек кенә камыр җәям. Эчлегенә бәрәңге, күп итеп суган, майлы каз ите, күп итеп кара борыч салам. Кетердәп торган камырлы бәлеш була.

«Бәрәңгесе булмаса да, корты була»

«Монда булган» инстаграм бите хуҗасы Гөлназ Мөхәммәдиева Биектау районы Ташлы Кавал авылында яши, ул әле яшь бәрәңге алмаганнарын әйтте:

Без яшь бәрәңге ашамыйбыз әле, казып та карамадык. Бәрәңге ямь-яшел булып утыра. Зур алабуталарны йолкыганда бер төп ияреп чыкты, вак иде әле бәрәңгесе. Корттан бер тапкыр агуладык, ансыз буламыни инде? Бәрәңгесе булмаса да, корты була.

Без ел да соң утыртабыз һәм соң алабыз, май урталарында гына утырттык.

«Бездә уңыш мул булачак»

Арча районы Югары Оры авылыннан Кадрия Хәкимова бәрәңгене шөшле белән казып ала:

Быел бәрәңге бик әйбәт, сеңлем. «Удача» дигән сортны утырткан идек. Тавык йомыркасыннан эрерәк, бик матур бәрәңге. Кортны бер тапкыр гына агуладык. Барысы да өлгереп җитсә, бәрәңге күп булачак. Мин әле төбе белән алмыйм. Безнең элеккедән калган, чабата үргәндә кулланыла торган шөшле дигән әйбер бар, шуның белән генә берничә бәрәңге алам. Бер төптән өч зур бәрәңге чыга.

Беренче бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә салып пешердек тә, майга манып, салат белән ашадык. Хәзер бройлерлар өлгерде, шуның итен башта «утятницада» бераз пешереп алам, аннары яшь бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, лавр яфрагы, тоз, борыч салып, томалап пешнрәм. Бик тәмле ризык була.

Бәрәңгене сатканыбыз юк. Без бройлерлар, үрдәкләр үстерәбез, шуларга ашатабыз.

«Быел бәрәңгегә нык күп корт төште»

Әлмәт районы Елховой авылыннан Гамилә Дәрҗемановада Голландия бәрәңгесе уңа:

Бер-ике атна яңа бәрәңгене ашыйбыз, ашка салып пешерәм. Быел күп бугай бәрәңге, тик былтырга караганда ваграк. Быел бәрәңгегә нык күп корт төште, яфракларын ашаган, ике тапкыр агуладым.

Иске бәрәңге күп калды, кая куярга да аптыраган. Элек җыялар иде, хәзер юк, соңгы биш елда бөтенләй җыймыйлар. Авылдагы әбиләргә биш-алты капчык кына саттым. Күптән түгел бройлерлар сатып алдым, шуларга көненә бер чиләк пешереп ашатам.

Төрле сортларны утыртам: Голландиянеке, кызыл, алсу, сап-сары, аграк төстәге бәрәңгеләр бар миндә. Бакчамда Голландия бәрәңгесе уңа, бер авылда яшәсәк тә, әниләрдә кызыл бәрәңге мул була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100