Туфрагың әче булмасын!

2019 елда Татарстан ачы туфраклы җиргә известь кертү буенча Россиядә беренчелеккә чыккан. Нурлат районында «Сөләйманов» фермер хуҗалыгында узган семинарда известь кертүгә күп игътибар бирелде. Ничек Татарстан беренчелекне яулаган? Җиргә известь кертүнең әһәмияте нәрсәдә һәм нинди нечкәлекләре бар?

Җирнең ачылыгын бетерү өчен 1960нчы еллардан известь киң кулланыла башлаган. Басуларга известь кертү бүген дә авыл хуҗалыгы тармагында мөһимлеген югалтмый. Киләчәктә дә Татарстан кырларына известь кертүне арттыру планлаштырыла.

«Хуҗалыклар известь кертүнең кирәклеген аңлый»

Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров известь кертү буенча каралган планнар турында сөйләде:

Быел көзге һәм язгы культуралар сөендерә. Безнең максат — барлык агротехник чараларны башкарып, мул уңыш алу. Культураларны чәчү — бер эш, үстерү — икенче эш. Әче туфракка известь кертү, эремә үзәкләрен куллану — һәркайсы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруда мөһим роль уйный.

Россия күләмен караганда, Татарстанда иң күп мәйданга известь кертелә. Хуҗалыклар известь кертүнең кирәклеген аңлый. Былтыр 50 мең гектар җиргә известь кертелде, быел 80 мең гектарга кертү каралган. Татарстан бюджетыннан да, федераль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә. Известь керткән хуҗалыкларга 90 процент субсидия каралган.

«Химия системасы Татарстанда гына сакланып калды»

Нурлат районында известь кертү белән шөгыльләнүче «Нур-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Миңсәлим Нуруллин известь кертүнең кагыйдәләре һәм нечкәлекләре турында сөйләде.

Мин известь кертү белән 16 ел шөгыльләнәм. Җир ачы булса, мул уңыш алып булмый, минераль ашламалар кертүнең дә файдасы булмый. Җирнең ачылыгын күрсәткән pH күрсәткече 6-6,5 булырга тиеш. Гадәттә, ул түбән була, шуңа карап җирне ачылык төркемнәренә бүләләр: нык ачы, уртача ачы, аз ачы. Җирнең ачылыгын бетерү өчен известь кертергә кирәк. Известь кертелгән җирдә культураларның тамыр системасы нык була, җәелеп китә. Үсемлекләр биеклеккә дә әйбәт үсә.

Татарстан басуларының 42 процентына төрле дәрәҗәдәге ачылык хас. Химия системасы Татарстанда гына сакланып калды дип уйлыйм. Башка төбәкләрдә известь кертү юк диярлек. Бездә ул өлкәгә күп игътибар бирелә. Татарстанда известь чыгарыла торган 17 карьер бар. Күп кенә башка төбәкләрдә известь карьерларын тараттылар.

Миңсәлим Нуруллин известь кертүгә бәйле яңалыкларын да җиткерде. Изветь кертер алдыннан җирнең ачылыгын тикшерергә кирәк. Кама арты районнарының җирләрен «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе тикшерә. Пробаларны алып китеп, махсус лабораториядә тикшерәләр. Җирнең ачылыгын без үзебез билгели алмыйбыз. Бакчага известь кертү өчен дә башта җирне тикшерергә кирәк.

Җирнең ачылык дәрәҗәсе билгеләнгәннән соң, махсус проект ясала. Анда бер гектар җиргә кертергә кирәкле известь күләме, известьнең составы билгеләнә, без шул проект буенча эшлибез. Без известьне Чирмешән карьерыннан алып кайтабыз. Аның өчен үзебезнең техниканы кулланабыз? - дип сөйләде ул.

Ачылык дәрәҗәсе уртача булса, бер гектар җиргә уртача сигез тонна известь кертелә. Җир нык ачы булса, бер гектарга 10-12 тонна булырга мөмкин. Күп ашлама керткән җирләр нык ачы була. Чөгендер җиренә, мәсәлән, күп ашлама кертелә. Гадәттә, басуларга биш елга бер тапкыр известь кертү каралган булса, чөгендер басуына 2-3 елдан яңадан кертергә туры килә.

Известьне җирләр коры булганда көндез кертергә кирәк. Известь таратканда җилнең тизлеген дә тикшереп торырга кирәк. Җилнең тизлеге секундына биш метрдан көчлерәк булса, известь таратырга ярамый. Ул, җил уңаена очып, төрлечә таралачак, һәм барлык кырда бертөрле булып таралмый.

Известьнең бөтен кырга да бертөрле таралуын тикшерү өчен махсус тәлинкәләр кулланыла. Махсус трактор известь таратып үткәннән соң, тәлинкәләргә җыелган известьне электрон үлчәүдә үлчибез һәм бер гектарга кертелү нормасын санап чыгарабыз. Ул күрсәтелгән нормадан 25 процентка тайпылырга мөмкин, күбрәк тайпылыш рөхсәт ителми.

Известь кертә торган техника бер гектарга кирәгенчә известь кертүгә көйләнә. Тракторның йөргән юлы мониторларда күренеп тора. Трактор туры сызык буенча барырга тиеш, һәр буй арасында 10 метр ара калдырыла. Ара күбрәк калса, күзәтү системасында известь барлык мәйданга да кертелмәгән булып күренә.

Без сөйләшеп торганда трактор сары чәчәккә күмелгән кырга известь таратуга кереште. Бер буй узгач, чүмечле бәләкәй машина тракторның арбасына известь өстәде. Кырдагы сары чәчәкле үсемлек — горчица, ул махсус чәчелгән. Горчица җирнең уңдырышлыгын арттыра икән. Басуны сөрәләр дә, шунда уҗым чәчәләр.

Мин эшләгән дәвердә кризис вакытында известь кертү бераз кимегән иде. Хәзер мәйданнар ел саен арта бара. Мәйданнар арту безне бер дә куркытмый, көчебез җитәчәк. Сентябрьгә бирелгән күләмнәрне эшләп бетерергә тырышабыз. Быел Нурлат районында гына эшлибез. Узган елларны Әлки һәм Алексеевск районнарына да чыккан идек.

«Известьнең бөтен кырга да бертөрле күләмдә кертелүе мөһим»

Туфракның составын тикшерү белән шөгыльләнүче «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе җитәкчесе Мөгътәсим Маметов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде:

Без лабораториядә туфракның составын тикшерәбез. Черемә, фосфор, калий, авыр металлар булуын да карыйбыз. Туфракның ачылык дәрәҗәсе билгеләнә һәм известь кертү өчен махсус проект ясыйбыз. Известьнең бөтен кырга да бертөрле күләмдә кертелүе мөһим.

Известь керткәннән соң өч ай узгач, туфракның составында үзгәрешләр булу-булмавын тикшерәбез. Аның өчен пробаны лабораториягә алып кайтмыйбыз, кыр шартларында гына тикшерәбез. Әгәр уңай якка күчеш булмаса, хуҗалык басуларга яңадан известь кертергә тиеш була. Бу очракта ул эш хуҗалыкның үз хисабына башкарылачак. Андый тәҗрибә булганы юк әле.

Биш ел саен туфракның ачылыгын тикшереп торабыз. «Әлмәт» агросәнәгать станциясе Татарстанның 21 Кама арты районына хезмәт күрсәтә. Башка районнар туфракны Казанда тикшертә ала.

  • 2019 елда Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, иң зур мәйданга — 57 мең гектар җиргә известь кертелгән. Быел 80 мең гектар җиргә известь кертү планлаштырылган. Татарстан басуларының 42 проценты - ачы җирләр. Хәзерге вакытта 5 мең гектардан артык җиргә известь кертелгән.
  • 2020 елда известь кертү эшен алып барган хуҗалыкларга 90 процент субсидияне кайтару өчен федераль бюджеттан 302,2 млн сум акча бүленгән.