Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уңыш җыю — шахмат уены кебек: я отасың, я оттырасың» — Буа районында урак өсте

Басу-кырларда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Без килгәндә Буа районы хуҗалыкларында бодай һәм арпа суктыралар иде. Быелгы уңыш сөендерерлекме? Буа районы «Авангард» һәм «Коммуна» агрофирмалары игенчеләре белән «Татар-информ» хәбәрчесе сөйләшеп кайтты.

news_top_970_100
«Уңыш җыю — шахмат уены кебек: я отасың, я оттырасың» — Буа районында урак өсте
Абдул Фархан

Көн дәвамында яңгыр явачак дигән кисәтүләргә карамыйча, менә-менә тамчы тама дигән болыт өермәсен узып, Буа районы кырларына юл тоттык. Без килгәндә яңгыр сибәли башласа да, игенчеләр үз эшләрен дәвам итте. Яңгыр да куркытып алган гына булып чыкты: эшләрен бүлдермик әле, дигәндер зур болыт.

Ә шул арада ООО «Авангард» агрофирмасы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов та килеп җитте. Комбайнчылар белән аралашып алырга ул ярдәм итте. Алайса эш кызу монда!

Кырда ун комбайн иде. Бер дә туктамыйча эшлиләр. Комбайннар без торган җиргә килеп җиткәч, таң калдым — шуның кадәр зур була микәнни дип, башымны югары күтәреп карап тордым. Эшләүләре — үзе бер тамаша, комбайн янында кычкырып сөйләшсәң дә ишетерлек түгел бер-береңне, самолет тавышлары кебек каты.

Нишләп гаҗәпләнә бу димәгез, кыр эшләрен якыннан күреп карамаган шәһәр кызы өчен бу бөтенләй көтелмәгән яңалык иде.

«Бу ел бик коры килде», яки уңыш мул булсын өчен яңгыр ничә тапкыр яварга тиеш?

Хәмит абый сөйләвенчә, аларның комбайннары ике тапкыр диярлек күбрәк — унтугызау. Калганнары башка кырларда эшли икән. Иң элек Хәмит абыйдан уңыш турында сорарга булдым:

— Бу ел бик коры килде, һәм ул безнең якта гына түгел. Узган ел һәр гектардан 52,2 центнер алган идек, быел уртача 22-23 центнер тирәсендә генә бара.

Алтынчы июньгә кадәр бер тапкыр явып алды, шуннан соң һава торышы үзгәрде, эссе булды, яңгыр да яумады. Шул вакытта ашлык куырылды, көчен югалтты. Яңгыр бик аз — 18 миллиметр яуды.

Бала ана карынында чагында ук формалаша бит, ашлык та шуның кебек: 3-4 сантиметр үскәч формалаша. Шул вакытка җир коры булса, әйтик, өч башак түгел, берне генә чыгара. Бер башакта егерме бөртек түгел, ун генә бөртек була. Нәсел калдырыр өчен ун бөртек булса да җитә, ди. Күпмедер үскәч, яңгыр яуса да, файдасы юк — тагын бер ботак үсеп чыга алмый, ун бөртек берничек тә унбергә әйләнә алмый.

Өч тапкыр яхшы итеп яңгыр яуса, уңыш мул була: чәчү беткәч, җәй уртасында һәм ашлык өлгерер алдыннан. Шул җитә. Иген үсеп җиткәч, яңгыр яуса, бөтенләй үлеп китмәскә генә файдасы була.

Быел бер башак булды, аның да башагында бөртекләр аз. Башка елларда өч башак була иде. Узган ел 3,5-4,5 башак бирде. Быел да ашламаларны 70 центнерга дип әзерләгән идек, әмма корылык үзенекен итте.

«Быел 2010 елгы корылыктан да катырак көйдергән»

Барлыгы 7 800 гектар бөртекле культура чәчелгән, шуның 1500ен суктырасы калган (яртысы бодай, яртысы арпа). Без Авангардның «Новый путь» бүлекчәсендә идек. Хәмит абый әйтүенчә, бу кырда язгы «Экада — 109» бодай сорты чәчелгән булган. 130 гектарлы кыр.

— Көзге бодай уртача 23 центнерга якын чыкты, 1300 гектар борчак бар иде, һәр гектардан 16 центнер алдык. Арпа һәр гектардан — 24-26 центнер, язгы бодай 22-23 центнер чыга.

800 гектар соя сугасыбыз бар, ул август ахырларында өлгерә башлый. 830 гектар кукуруз җыясы калды, ул сентябрь башында булыр. Комбайннар, машиналар җитәрлек, суктырган уңышны зернотокка ташыйлар, кирәк кадәрчә арпа һәм бодай культураларын чәчүгә алабыз. Чистартып, фуражга салабыз һәм элеваторга тапшырабыз, — дип тәгаенләп аңлатты Хәмит Гыйматдинов.

Хәмит абыйның агроном булып эшләвенә быел 35нче ел киткән икән. Нигә бу һөнәрне сайлавы турында да кызыксынып алдым. Баксаң, ул аның балачак хыялы булган:

— Үсемлекләрне ярата идем, сигезенче класстан соң Тәтештә агроном белгечлеген үзләштердем, армиядән кайтканнан соң читтән тыш Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын бетердем. Колхозга эшкә кергән идем, биш ел районның баш агрономы булып эшләп алдым, колхоз беткәннән соң агрофирмалар оештырдылар да, «Авангард»та баш агроном булып эшлим.

Мин эшли башлаганда борчактан 9-10 центнер уңыш ала идек, бөртеклеләрдән — 16 центнер. 20 центнер чыкса, ул бик зур уңыш булып санала иде. Чагыштыру өчен, узган ел — 52 центнер, ә кайбер кырлардан 75 центнерга кадәр уңыш чыкты. Хәзер җирне яхшылап эшкәртәбез, пестицидлар белән күбрәк эшлибез, ашламалар кертәбез, биологик препаратлар кулланабыз. Шуның нәтиҗәсеннән, уңыш та яхшы чыга.

Буа районы урып-җыю эшләре буенча беренче бишлектән төшмәде. Быел ничек булыр, яңгыр күбрәк яуган җирләр дә бар. 2010 елда корылык булган иде, хәтерлисездер. Анда да урып-җыю эшләре 10 июльдә генә башланган булган. Быел без 5нче июльдә башладык. Димәк, быел 2010 елгы корылыктан да катырак көйдергән, кызурак булган дигән сүз.

Яшь игенче Илдус Әхмәтов: «Комбайнда пенсиягә кадәр эшләргә исәплим»

«Корылык булды шул, күпме суктырып йөрибез — һаман юк», — дип сүзгә кушылды яшь комбайнчы булып ике ел хезмәт куючы Суыксу авылыннан Илдус Әхмәтов:

— Былтыр бу вакытта унҗидешәр мең центнер җыйган була идек, быел дүрт-биш мең генә җыйдык. Яңгыр кирәкле вакытта яумагач иген үсми, башаклары кечкенә кала, — дип аңлатты егет.

Илдус киләчәктә дә һөнәренә тугры булачагын әйтте. «Аллаһ теләсә, пенсиягә кадәр комбайнда эшләргә исәплим, сәламәтлек булса. Хатыным шатланып кына тора, әле минем янга килергә тели», — диде ул.

Башка авыл малайлары кебек үк, Илдус та ярдәмче булып эшли башлый, аннан соң икенче сезонда комбайн артына утыра. Хәзерге вакытта төп ярдәмчесе дә — хатыны:

— Комбайнда эшләү ошый, иномарка булгач, тузан керми, кондиционерлар эшли. Хезмәт хакы вакытында түләнә, Аллага шөкер, зарланмыйбыз. Иртәнге биштә чыгып китәбез, кичке җиде-сигезгә кадәр эшлибез.

Тузан өрдерәбез, майлыйбыз, юынабыз-киенәбез дә, эшкә тотынабыз. Баштан суктырабыз, урып-җыю эшләре беткәч, юдырабыз, чистартабыз. Ремонт кирәк икән, кышын ремонтлыйбыз. Аннан соң тракторга күчәбез: чәчәбез, сукалыйбыз. Акча җитә. Аю үзенә бал каплаган кебек, бертуктамыйча җәй буе эшлибез, кышын запас җыеп йөрибез…

Әти дә искә төшереп: «Елмайгач, ак тешләр генә күренә иде, ә хәзер сез ап-ак футболкадан йөрисез», — дип чагыштыра. Заманалар үзгәрде.

Техникумда ташчы, эретеп ябыштыручыга укыдым да, әтинең юлыннан киттем — ул да гомере буе колхозда эшләгән кеше. Кечкенәдә үк әтиемнең ярдәмчесе булдым, «Нива» комбайны бункерына утырып йөри идек. Күңел комбайнга тартылды. Ошап китте. Укып бетерүгә үк комбайнга барырга булдым.

Безнең авылда бөтен яшьләр дә Казанга китеп бетте, авылда беркем дә калмады. Мин шәһәрдә тора алмыйм, авылда яхшырак, иркенрәк. Шәһәрдә биек-биек йортлар, беркая да барып булмый. Ә монда көне буе кырда, саф һавада. Җирдә казынырга яратам.

Комбайнга утыргач та, аңлап бетереп булмый иде, үземә утыргач авыр булды. Кул үзеннән-үзе ята ул. Авыр дип эшли алмаучылар да бар, — дип таныштырды үзенең хезмәте белән Илдус.

Комбайнерчыларга сокланып карап тордым әле. Самолет рулендә утыралармыни диярсең: ак күлмәктән, аяклар өчен келәмнәр җәйгәннәр — шартлары яхшы. Ә бит 35 ел элек шартлар бөтенләй башка булган, уңыш та башкача, ә җир шул ук. Мәсәлән, бу комбайн бункерына 6,9 тонна ашлык сыя, прицеплы КамАЗларга уртача 20 тонна бушаталар.

«Татарстан сортларын Россиянең төрле төбәкләреннән сатып алалар»

Озак та үтми, юлыбыз икенче кырга юнәлде. Анда безне ООО «Коммуна» агрофирмасы директоры Сәлим Даутов көтеп тора иде. Без барып җиткәндә игенчеләр мәш килеп арпа суктырып ята иде:

— «Коммуна» сөт һәм бөртекле-кузаклы культураларның күпьеллык үлән орлыкларын җитештерү белән шөгыльләнә. Язын 30 миллионнан артык орлыкларны төрле хуҗалыкларга саттык. Безнең орлыкларны Россиянең чит төбәкләреннән килеп алалар.

Сатуда төрле сортлар бар: көзге культуралардан «Скипетр», «Марафон», «Универсиада». Шулай ук, арпа, борчак, сабан бодае орлыкларын да җитештерәбез. Борчаклардан «Велес», «Фрегат», «Синбир» сортлары. Сабан бодаеннан «Йолдыз», «Аль Варис», «Архат», «Балкыш» кебек сортлар. Боларны без питомникларда үрчетәбез.

«Балкыш» — язгы бодай сорты. Беренче тапкыр үрчетәбез. Җыеп аласы килә. Чит якка да сатасы килми, чөнки Татарстан сорты. Хәзерге вакытта сортларны чит илдән алу модага керде. Яхшы сортлар үзебезнең Татарстаныбызда да бар. Татарстан сортларын Россиянең төрле төбәкләреннән килеп сатып алалар, — диде ул.

Шулай да, бар йөрәгем белән куанганым шул — өстенлекне Татарстан сортларына бирәләр икән. Әйтеп тә торасы юк, бу сортлар Татарстан климатына бик яхшы яраклашкан. Аннан соң, эш бармы соң, дип сорагач, Сәлим абый мине тынычландырырга ашыкты:

Механизатор, шофер, терлекчеләр, хисапчылар кирәк безгә. Кызганыч, күпчелек яшьләрнең авылда каласылары килми. Үзебезнең кадрларга һәрчак ярдәм итәбез. Стипендиатларыбызны Казан дәүләт аграр университетында укытабыз. Бездә эшләргә дисәләр, шатланып бюджетта укытабыз. Бу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үтә, — дип мисал китерде Сәлим абый.

Уңыш узган елга караганда ике тапкыр кимрәк

Бал кортлары тотучылар күп бездә. Урман, су бар. Умарталарны читтән дә китереп куялар. Ашламаларны төнлә сибәбез, сибәр алдыннан бал кортлары хуҗаларын кисәтеп куябыз. Бал кортларының үлеме очрагы булмады, шөкер, — дип сөйләде җитәкче.

«Менә бу кырда арпа иде», — дип таныштыруын дәвам итте Сәлим абый. «28 центнер чыккан, башка кырдан 29,5 центнер. Бер кырда „Миләүшә“ дигән исемле соя сорты иде, 106 гектар мәйданда үсә. Быел яхшы булырга тиеш дип торабыз».

Хуҗалыкта яңа ферма төзелә. 330 савым сыерлары бар икән, көнгә уртача ун тонна сөт тапшыралар. Салам халыкка да, үзебезгә дә җитә ди.

Корылык турында да сорамыйча кала алмадым. «Корылыкның төп үзәге бездә иде», — дип дәвам итте директор. «Вегетация чорында барлыгы 7 миллиметр яңгыр яуды. Бер яуганда 5 миллиметр, ике миллиметры — калдык-постык явым-төшем. Шуңа күрә үсемлекләрнең тотышы, уңышның булуы көздән яхшы сукалап, эшкәртеп, вакытында иртә чәчкәнгә күрә генә бирешмәде. Җилемчә (клейковина) 23-24 процент тәшкил итә, — дип сөйләде Сәлим абый һәм комбайнерларын чакырды. Алар барлыгы алтау икән.

Сәлим абый сөйләгәннәрдән, уңышның ике тапкыр азрак булганы турында нәтиҗә ясый алабыз.

«Җан тартмаса, кан тарта» — Хәзерге авыл яшьләре комбайнда эшләргә каламы?

Минем унга әтиле-уллы «Коммуна» җәмгыяте игенчеләре Илшат һәм Ришат Ибләминовлар килде:

— Улым ике ел комбайнчы булып эшли, миңа булыша, — дип таныштырды Илшат әфәнде. — Хәленнән килә. Шунысы бар: яшьләрнең бик исләре китми хәзер мондый эшкә. Улымның кызыксынуы бар, ул нәселдән киләдер.

Бу хезмәтне бик авыр дип әйтмәс идем, канга сеңсә, «ничава», эшләп була. Тузаны бар, диләр… Анысы үзеңнән тора. Комбайныңны ничек карап чыгасың, ул да сиңа шулай ук җавап кайтара. Булмый дисәң, кырда да булмый.

Комбайнда эшләгәнемә 27 ел. 12 яшемдә «Нива» комбайнында ярдәмче, армиягә барганчы «Нива» да үзем эшләдем, армиядән кайткач «Дон» комбайнын бирделәр. Хәзер икенче ел «Нью Холанд» та хезмәт куям. Эшләп була, түзәрлек. Аллага шөкер, җитә. Үзеңнән тора инде, кыерсытмыйлар.

Мин бер китеп тә караган идем, кире кайттым. Җан тартмаса, кан тарта, диләр. Шул инде ул. Уңыш төрле елда төрлечә: быел 25 центнер гына, былтыр 60 центнерны алдык.

«Әти өйрәтте, рәхмәт аңа. Йөртүе, сугуы кыен булды. Бер ияләнгәч, була, — дип сөйләде егет.

«Игенчелек шахмат уены кебек: йә отасың, йә оттырасың»

Сөйләшеп торган арада өлкән буын игенчеләрдән Илдус Насыйбуллин, Ринат Нигъмәтуллин, Мөслим абый да яныма килде. Ринат абый миңа игенчелек хезмәтен шахмат уены белән чагыштырып күрсәтте:

— Комбайнда 28нче сезон, 64нче яшем белән барам, — дип сүзен башлады Ринат абый. — Бер өйрәнгәч, азартка кереп китәсең. Игенчелек шахмат уены кебек: йә отасың, йә оттырасың. Техниканы карап торсаң, ул да сине уңайсыз хәлгә калдырмый.

Быел миңа яңа комбайн бирделәр. Кулны ияләштерү кыенрак иде, ияләштек инде. Техника эшләү өчен уңайлана бара. Уңышка килгәндә, явым-төшем булмау сәбәпле, 15 центнер чыгара торган, 30 центнер чыгара торган кыр да бар. Бөтен тирә-якта шулай дип әйтәләр. Булганын түкми-чәчми җыеп алырга кала инде.

Бункерга культурага карап: борчак — 80 центнерга кадәр, бодай — 72-75 центнер, арпа — 62-65 центнерга кадәр сыя.

Корылык дигәннән, яңгыр сорап дога кылу һ.б. йолалар үткәрү бездә дә бар. Аллаһы Тәгалә бирмәсә укып кына яңгыр яумыйдыр инде ул. Урып-җыю башланыр алдыннан кырга чыгып «барысы да исән-сау башкарылып чыксын» дип, хәзрәт дога укый.

Урманда бу авылга нигез салган Бабай зираты бар. Яңгыр яумаган чакта шуның каберлегенә барып дога укыйлар, аңа барып ирешсен, дип. Яңгыр яумаса да, әрвахларга дога кылу артык булмас.

Урманда бу авылга нигез салган Бабай зираты бар. Яңгыр яумаган чакта шуның каберлегенә барып дога укыйлар, аңа барып ирешсен, дип. Яңгыр яумаса да, әрвахларга дога кылу артык булмас.

«Эштән курыкмыйбыз!»

Буа игенчеләре белән сөйләшеп торган арада, калган комбайнчылар күз йомып алган арада кырны суктырып бетерде. Икенче кырга тотындылар. КамАЗда эшләүчеләр дә тик тормый: ашлыкны бер-бер артлы зернотокка ташыды. Бөртекле культураны складка түгел, ә чистартырга һәм киптерергә алып киттеләр.

Зернотокта бер төркем апалар һәм яшь кызлар көрәкләр тотып ашлыкны төйи иде. Илсөяр апаны эшеннән биш минутка бүлдереп алдым:

— Беренче ел гына эшлим әле. Төп эшем — балалар бакчасында. Җәен эшләмибез бит, шуңа күрә монда эшләп алырга киңәш иттеләр. Көндезге икедән кичке унга кадәр хезмәттә. Җиңел дип әйтмәс идем, төрлечә була инде. Хезмәт хакын белмим әле, алып карамадым. Өстәмә керем өчен генә эшләргә чыктым.

Яшьләр дә болай гына килми инде: әти-әниләренә булышалар, үзләренә нәрсә дә булса алыр өчен тырышалар. Сәламәтлек кирәк, әле дә ярый тузан һәм пычрактан сакланыр өчен битлекләр, перчаткалар бирелә. Себерке белән көрәк — төп коралларыбыз. Зарланмыйбыз, коллективыбыз дус-тату, — диде Илсөяр Шакирова.

Илсөяр ападан тыш, үземнән яшьрәк кызларның да тырышып-тырмашып эшләүләрен күреп алдым. Бик читенсенсә дә, Чулпан белән уртак тел табуы җиңел булды:

— Уку йортына керер өчен, киемнәр алыр өчен монда эшләргә кердек. Эшләргә авыр. Ияләшәсең инде. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлегенә укыйм, 17 яшь миңа. Әни җәен монда кереп карарга киңәш бирде, авыр булса, чыгарсың, диде. Әлегә барысы да яхшы. Эштән курыкмыйбыз, кушканны гына эшлибез. Урып-җыю эше беткәнчегә кадәр эшләячәкбез, сентябрьгә кадәр. Октябрьгә дә калырга мөмкин, уңыш ничек була инде, — диде Кайбыч авылыннан Казан педагогика көллияте студенты Чулпан Нуретдинова.

Уңыш җыю процессы, күргәнегезчә, берничә этаптан тора. Ашлыкны баштан төйиләр, аннары чүп-чардан арындыралар, аннан соң киптерәләр, чөнки ашлык дымлы була. Соңыннан гына ашлык йә элеваторга сакланырга җибәрелә, йә фуражга калдырыла.

Уңыш кына мул булсын

Кырлар буйлап безне Буа районы баш инженеры Рәис Идрисов йөртте. Аның сүзләренчә, районда йөздән артык фермер, тугызлап хуҗалык бар икән.

Шуңа игътибар иттем: кырлар буш тормый монда, кая барма — бер буш кыр юк. «Буш җирне карап кына торалар, кайда җир бар, шунда утырталар. Кырлар бездә буш тормый», — диде инженер. Татарстаныбыз өчен тагын бер кат горурланып куйдым.

Буаның калган кырларында да шаулы диңгез кебек бодай чайкала иде. Ярсып эшли монда халык, җиренә җиткереп. Эш тә әйбәт бара, уңыш кына мул булсын.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 июльгә 47 процент мәйданнарда урып-җы төгәлләнгән (730 мең га).

Уңыш 16,7 ц/га тәшкил итә. Шул исәптән:

язгы бодай - 16,4

көзге бодай - 17,7

арпа - 16,8

Былтыр уңыш 41,2 ц/га булган.

Урып-җыюда алдынгылар:

Урылган мәйда буенча (процентларда):

Зәй - 69

Минзәлә - 65

Яшел Үзән - 64

Уңыш буенча алдынгылар:

Тукай - 24,1 ц/га

Зәй - 21,1 ц/га

Чистай - 20,4 ц/га

Иң начар уңыш:

Әлмәт - 9,1 ц/га

Баулы - 11,2 ц/га

Чирмешән - 12,0 ц/га

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100